СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рафис Гыйззәтуллин "Кияүләр"

Ел саен шулай. Язгы чәчүләр тәмамланып, сабантуена санаулы көннәр генә калган бермәлне Галимҗан картның капка төбенә ике җиңел машина килеп туктый. Алар урамның ике очыннан җилдереп керәләр дә олы капканың як-якка ачылып китә торган кыл уртасында, мөгезгә-мөгез дигәндәй, тукталып калалар.
Галимҗан карт капканы ача, кияүләрен баш селкеп кенә сәламли дә оныклары каршысына атлый. Тегеләре, чырык- чырык килеп, бабаларын уратып алалар. Муенына сарылалар. Берсен-берсе бүлә-бүлә, тәтелдәргә керешәләр.
Балаларның әнә шулай бабалары белән мәш килүләрен әниләре, елмаеп, читтән генә карап торалар. Аларны әбиләре янына өйгә кертеп җибәргәч, Галимҗан карт кияүләренә дәшә:
— Нихәл, егетләр?! Әйдәгез, әйдә, бик вакытлы килдегез әле,— ди, һәм борылып, ишегалдына атлый. Кияүләр аңа иярәләр.
Галимҗан карт түр якка уза. Җайлап кына диванга утыра. Әзмәвердәй ике кияү аның каршысына кунаклыйлар. Хәзер бабалары аларның эшенә бәя бирәчәк. Ә кияүләре икесе ике авылдан. Ярышып эшлиләр. Икесе дә механизатор. Һәркайсы эштә янып-көеп йөри. Быелгы чәчүдә дә шәп эшләделәр. Тик Галимҗан карт кына мактау сүзләрен әйтергә ашыкмый, һаваланып китмәгәйләре, дип уйлый, күрәсең. Кызларын да болай гына бирмәде шул Галимҗан карт. Сынау арты сынау үткәч кенә...
Әле дә хәтерендә, сыйфат комиссиясе рәисе булып эшләгән чагында Галимҗан басуга килде. Карый: Газиз комбайны тезем өстендә сүнәр-сүнмәс тора. Ә яр буенда Мөршидә белән Газиз табигать матурлыгына хозурланып утыралар.
— Бу ни хәл? — дип тегеләрне элеп алды, селкеп салды Галимҗан.— Кылны кырыкка ярыр мәлне!..
Белә иде Мөршидә әтисенең гадәтен. Күрәсең, Газизне дә искәртеп өлгергән. Егет сикереп тә торды, комбайны янына элдертте дә...
Көзен, Газиз Мөршидәне сорарга килгәч:
— Күпме ашлык суктырдың? Дәшмисеңме?! Юк, олан, вакытның кадерен белергә өйрәнгәч сөйләшербез бу хакта,— дип, аның ниятенә каршы төште Галимҗан.
Тырышты Газиз. Төннәрен йокламаса йокламады, икенче елны «Уңыш батыры» булды бит тәки...
Кече кияве Сәях белән дә борчагы пешмәде баштарак картның. Мәдинәгә өйләнеп, авылдан каядыр читкә китмәкче булды егет. «Техника яраткан кеше кайда да яши ул»,— дип килеп кермәсенме бер кичне.
— Безнең нәселнең кендеге шушы җиргә береккән, улым. Шунда үстек без, шунда тернәкләндек. Кызым әнә укытучы. Укытсын, балаларда туган туфракка мәхәббәт тәрбияләсен. Син дә көчеңне ата-бабаң туган җирдә күрсәтсәң, әйбәтрәк булмасмы? — диде аңа Галимҗан карт.
Мәдинәнең дә бәхетен чит-ят җирдән эзлисе килми иде бугай. Әтисенең Сәяхны үгетләвен елмаеп тыңлап торды.
Китү турында башка сүз кузгатмады егет. Үз авылында төпләнеп эшли башлады.
Галимҗан карт гадәт буенча бу юлы да сүзне ерактан башлады:
— Син, Сәях кияү, клуб тирәгездән үткән-сүткәндә саграк була күр инде,— диде ул, мыек очларын чеметкәләп,— Мәдинәне тол, балаларны ятим итүең бар. Сезнең авыл яшьләре анда: «Сикереп-сикереп биер идем, клуб ишелер, куркамын»,— дип җырлыйлар икән. Нигә аның яңасын төзү турында уйламыйсыз?..
Бу сүзләрдән соң Сәях кечерәеп калгандай булды, кызарып чыкты. Газизгә нәрсә, ул авызын ерып көлә.
— Газиз кияү, син ни...— дип борыла төшеп утырды карт.— Әллә минем кызны яратмый башладың инде?
Тегесе күзләрен челт-челт иттерде, ачык ишектән хатыны ягына карап алды. «Бу ни хикмәт? Мөршидә зарланганмы әллә?..»
— Сүрелгән юк, бабай...— диде Газиз, ни әйтергә дә белмичә.— Әле малай көтеп йөрибез...
— Кһем-кһем...— диде Галимҗан карт,— алайса теге чакта агым суына сез сокланып утырган Элмәле елгасы ник саега, кибә бара? Ярлары да ишелә. Әле беркөнне генә күреп кайттым. Куакларны таптап, кемдер трактор белән үткән. Сезнең егетләр эше оу! Яраткан кешең белән йөргән урыннарны изге итеп саный гашыйклар, аның матурлыгын саклый...
— Иртәгәдән...— дип бертавыштан сөйли башлаган иде дә кияүләр, сүзләре алгы бүлмәдән килеп кергән бала-чага тавышына күмелеп калды.
— Әйдә, карт, өстәл янына утырыгыз,— диде карчыгы, өтәләнеп.
...Шау-гөр итеп бәйрәм иткәч, капка төбендәге ике машина, сөзешергә җыенган үгезләр сыман, берсе өстенә берсе үкереп килделәр дә кисәк кенә туктап калдылар, артка чигә- чигә борылдылар һәм икесе ике якка: берсе «Ярыш », икенчесе «Уңыш» колхозына таба элдерттеләр.
Капка баганасына терәлеп торган Галимҗан картның уйларын карчыгы бүлде:
— Уңдык кияүләрдән, шөкер,— диде ул, ераклашып барган машиналарның әле берсенә, әле икенчесенә кул болгый- болгый.
Галимҗан карт җавап бирмәде, күзләрен кыса төшеп, елмаеп кына торды.