СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Таһир Нәбиуллин “Өермә”

Көн кичкә авышкан иде инде.
— Шулпа өчен бу балык та артыгы белән җитә, әйдә, улым, ярга чыгыйк, —Кәрим бабай кармак салып утырган оныгы Хариска дөнья барлыгын исенә төшерде.
Көймә ярга терәлү белән, Харис аны комга тартып менгезде дә балык тоту кирәк-яракларын, ашамлыклар тутырган чиләкне, җылы киемнәрне һәм бәртәс, алабуга, чабак салынган сөзмәне ярга чыгарып ташлады. Бабай, аркасына аскан ике көпшәле мылтыгын таш өстенә куеп, учакка коры-сары җыярга булды. Ә аерылмас дуслары Актүш көймәдән иң беренче сикереп төшүе белән урман ышыгындагы таныш лагерьны, иске учак эзләрен иснәнеп тикшерергә, якын-тирәдәге кош-кортларны куркытырга, аннан соң «барсы да тәртиптә» дигән сыман яңадан көймә янына килергә өлгерде.
Кәрим бабай лаеклы ялына чыкканнан соң, шушы ике дустын ияртеп менә өченче ел инде Озын күл буенда кыска сәяхәттә йөрергә гадәтләнде.
Бу сәяхәткә төрлесе төрлечә җыеналар. Актүш — атасы ягыннан овчарка катнаш токымнан, анасы ягыннан гади йорт эте. Ул атасыннан гәүдә зурлыгы, көч һәм матурлык, анасыннан аклы-каралы төсне мирас итеп алган. Сәяхәткә чыгасын ул бабайның күл култыгында көймәдә торган мылтыгын тикшерә башлавыннан ук сизә. Аннары Харисның кармаклар көйләвен түземсезлек белән көтә. Кармак сапларын тешли, кылларын чуалтып бетерә. Ә көрәк белән селәүчән казыганда сикерә-сикерә өрергә тотына, ярдәм иткән булып, ал аяклары белән тиресне туздыра.
Рыбнадзорда җәмәгать инспекторы буларак, маршрут күп вакыт бабайның тәкъдиме буенча сайлана. Култыктан чыгып күл уртасына җиткәч, бабай, гадәтенчә, беразга көймәне туктата да:
— Йә, бүген кая юл тотабыз?—ди.
— Сорап торма инде, алдан ук сайладың бит,—ди Харис.
— Тәкъдимем шул—Таулы борын тирәләрен әйләник.
Моны хуплагандай, көймә борынында тыныч кына утырган Актүш өреп куя. Һәрвакыт диярлек шулай.
...Шулпа пешкәч, балыкчылар учак янына сузылып яттылар да рәхәтләнеп ашарга керештеләр. Тик менә көзге көн төшлектән тиз авыша шул. Көндез каракучкыл болытлар арасыннан күренеп-күренеп кенә киткән кояш офыкка якынлашуга, эңгер-меңгер дә төште.
Әрәмәлек — күлнең гүзәллеге. Анда нинди генә кошлар, нинди генә җәнлекләр юк! Куаклар арасыннан ялтырап яткан култыкларда су кошлары бала чыгара. Биредә кыр кәҗәләре, кабан дуңгызлары, пошилар бар.
Кинәт әрәмәлектә мылтык тавышы яңгырады. Озак та үтми, ниндидер җан иясенең күлдә шапыр-шопыр йөзгәне ишетелде. Поши! Харислар ягына таба йөзә.
Ул арада бер култыктан моторлы көймә шәйләнде. Көймә, пошиның юлына аркылы төшәргә чамалапмы, бар тизлегенә оча иде. Күз ачып йомганчы, йөзеп барган пошига якынлашты. Көймәдәгеләрнең берсе (ә алар өчәү иде) аягүрә басты да пошига элмәкле аркан ыргытты. Элмәк пошиның мөгезләренә чорналды. Пошиның бу тупаслыктан бар гәүдәсе белән ярсып ыргылуы булды, аркан белән тартылып, көймә әйләнеп тә капланды!
Бу хәлләрне ярдан ут йотып күзәткән Харис шатлыгыннан «ура!» кычкырып җибәрде. Ләкин... алҗыган поши капланган көймәне тартып чыга алмады, шуңа күрәме, көймәгә ябышкан кешеләргә таба борылды.
Судан башлары гына калкып торган браконьерларның котлары очты. Ирләр куркуларыннан кычкыра башладылар. Коточкыч күренеш иде бу.
Кәрим бабай белән Харис көймәләренә ташландылар. Харис үзе дә аңышмыйча, кычкыра-кычкыра ишүендә булды. Көймә борынындагы Актүшнең усалланып пошига түгел, көймәгә сырышкан кешеләргә карап өрүе сәер тоелды аңа, тик бу турыда уйларга аның вакыты юк иде.
Харис ярсып иште. Актүш бертуктаусыз өрде. Тик Кәрим бабай гына аптырап калмады. Көймәсен поши белән батучылар арасына китереп кертте, арканны җәһәт кенә балтасы белән чабып өзде дә мылтыгын күтәреп, һавага атып җибәрде.
Поши, мылтык тавышыннан куркып, кинәт ярга таба ыргылды. Үзенең иректә икәнлеген сизеп, судан чыгарга ашыкты. Чыгып басу белән кагынып алды да мәһабәт мөгезләрен җилкәсенә ташлап, бау очын сөйрәгән килеш, биек ярга менеп китте һәм күздән югалды.
Пошины коткаручылар капланган көймәгә юнәлделәр. Аларга якынлашкан саен Актүш рәхимсезрәк өрә бирде.
Браконьерларның берсе болар көймәсенә тотынмакчы гына иде, ярсыган эт шул якка сикерде. Хуҗасы тыюга карамастан, чәйнәп ташлардай булып котырынды эт, тегеләргә көймәгә менәргә ирек бирмәде.
Кара син, хайваннар нинди гаделләр. Эт тә боларның яман уйлы кешеләр икәнен сизгән бит! Яман кешеләрдән табигать тә үч алырга омтыла икән шул...
Әле генә үлемнән котылып дер-дер калтыранган браконьерларга каравы көлке дә, кызганыч та иде. Моторы-ние белән бөтен әйберләре су төбенә китте, үлем куркынычы бугазларыннан алды, көзге суның суыгы үзәкләренә үтте. Җитмәсә, менә бу бозау кадәр эт, киемнәрне сыкканда да, җанга җылы кермәсме дип миләүшә чәе эчкәндә дә, учак янында җылыга елышканда да, өзгәләп ташлардай булып, һаман ырлап торды. Әзмәвердәй өч таза ир куркуларыннан телләрен йоттылар. Карт белән кечкенә малай каршында үзләренең көчсез калуларына хурланалар иде, ахрысы.
Эт, тегеләр киткәч тә, байтак вакыт ырылдап утырды.
— Бабай, мөгезендәге бау комачаулар инде пошига, ә?
— Юк, улым, суда җиңгәнне, коры җирдә агачка чорналса да, бауны өзәрлек кенә көче бар аның.
— Әй, көймәләрен каплавы кызык та булды бит, бабай, ә?
— Әйтмә дә генә, улым, гомерлек хурлык!
Алар көлешә-көлешә йокларга яттылар.
Харис урман шаулавын тыңлый-тыңлый йокыга китте. Төшендә ул урман өстендә өермә купканын күрде. Өермә теге өч ирне каяндыр суырып алды да һавада бөтерә башлады. Алар кул-аякларын бутап-ялварып ярдәмгә чакырдылар. Ә Харис, бабасы һәм поши бергәләп, исләре китмичә, боларны көлешә-көлешә күзәтеп тордылар.
Поши мөгезендәге бау урынына әллә миләш, әллә гөлҗимеш куагы үсеп чыккан да җимешләре бик тәмле булып кызарып пешкән, имеш...