- Әй кызым, кода килеп китте бит әле безгә быел!
— И әни, ничәнче кат сөйлисең инде син аны миңа.
— Сөйләрсең дә! Кодаң шундый кеше булсын да, шаккатып сөйләрлек кенә итеп очраш инде гомереңдә...
— Тормыш шундый булгач...
— Ярый, анысына үпкәләрлек түгел, Аллага шөкер! Әле сөйлисем килгәнен синең ишеткәнең юк. Син бит коданың килүен дә китүен генә беләсең, бер тамаша булды бит ул! Ул көнне... юк, нишләп ул көнне генә булсын, бер ел алдан башланды ул көн... Бер ел алдан... Апрель аенда әтиеңне җирләдек...
— Әни!
— Шулхәтле ятимлекне, шулхәтле ялгызлыкны тоярга Ходай язмасын... Әтиеңне җирләгәч, дөнья тарайды, караңгыланды минем өчен... Авызымда — аш, күземдә — яшь... Ятсам да күз алдымда, торсам да... Кайтып тордыгыз берәм-берәм, рәхмәт анысына... Авырган чагында, барыгыз да, кайтып, бигрәк тә сөендергән идегез әтиегезне. Хәтерлисеңме, сез кайткач, урыныннан торып та утырган иде?
— Хәтерлим... беләсеңме, әни, нәрсә диде ул безгә шулчакта?
— Тагы бер кат сөйлә әле...
— Балалар... бәләкәй чагыгыздагы кебек, өй уртасында барыгыз да, әүмәкләшеп, бер уйнагыз әле, дигән иде.
— Сирәк җыелышасыз шул, сирәк. Тәрәзәдән күзен алмый көтә иде. Ә монда бөтенегез бергә бит, алтыгыз да!
— Без бәләкәй чакта, сыек чыбык матчадан төшмәде инде. Талаша башласак, барыбызны да почмак саен өләшә иде.
— Ул чыбык истә калган синең, ә сукканын хәтерлисеңме соң?
— Юк, бер тапкыр да кул күтәреп сукканы булмады.
— Тәрбия чыбыгы иде ул, тәрбия! Әтиегез әүмәкләшеп уйнагыз дигәч, нәрсә эшләдегез, оныттым да инде?
— Син нәрсә, әни! Миңа кырык яшь, Әлфиягә утыз сигез, Миңнуллага утыз биш, Хәлимгә егерме җиде, Алфирага егерме! Әнә шулар әүмәкләшә башласа!
— Әтиегезнең сезне балалар итеп күрәсе килгәндер шул.
— Көлештек барыбыз да әйткән сүзеннән, ул да елмайгандай итте.
— Хәле авыр иде шул. Үләр, өзелер, күрми калырсыз дип, барыгызны да чакырган идек ул чакта. Сез кайтып киткән дәва булып, тагы ике ай торды бит.
— Нәкъ ике ай, көнгә көн.
— Озатырга бөтен авыл килгән иде...
— Әнә кода килгәч тә, әтиегез кайткан кебек булды. Анда да бөтен авыл җыелган иде. Ул елны печән уңган иде урманда.
— Әни, нишләп әле берсен башлыйсың, икенчесен ташлыйсың дигәндәй?..
— Һаман шул бер сүз инде ул, очына гына чыга алмыйм. Печән өешергә дип, күрше Сәвия дә барган иде. Җәйге эш кайнап торган чакта, вакыт табып барды, рәхмәт төшсен.
— Соң?
— Ә инде Сәвиягә, утынга турарга дип, капка төпләренә каен керәже кайтарып аудардылар. Хәлимгә әйттем, улым, турап бир әле Сәвиягә шул утынны, дидем. Бәйрәм ашы кара-каршы бит.
— Соң?
— Нәрсә дисен, тураса да турый, турамаса да турый. «Дружбасы» бар бит аның. Бер-береңә ярдәм итеп яшәмәсәң, күршелекнең ни хаҗәте бар? Юк икән, ул көнне генә турый алмады, әллә яңгыр яуды, әллә башка эш булды. Ул көнне бөтен урамны каплап калды теге ботаклы-чатаклы өрлеккә салырдай каен керәжләре Сәвияләр турында. Әле икенче көнне дә Хәлимнең кулы җитмәс иде, болай булды... Төнлә белән Рәшит тракторында олы юлга малаен каршы алырга чыккан чакта, теге утынга дигән агачның берсен эләктереп, байтак кына өстерәп барган, караңгы бит, күрмәгән инде... Ул агач өстерәлү бернәрсә, аңар ияреп, өй каршысындагы рәшәткә дә киткән, рәшәткәгә ияреп, ничә еллар буе балаларның авыз суын китереп, ел саен кызыл алма сырып ала торган алмагач та төбе-тамыры белән килеп чыккан. Ярый әле, абайлап алган, шушы өемгә Сәвиянең өе дә эләккән булса, Рәшиткә өй салып бирәсе була иде, Ходай саклаган.
Икенче көнне таң белән бу хәлне күрдек тә, әйтәм Хәлимгә, улым, кисеп бир Сәвиянең утыннарын, эш олыга киткәнче, дим. Хәлим әйтә, мин как раз шунда чыгарга тора идем, эшләпәмне таба алмыйм, кая икән, ди. Мин әйтәм, нәрсәгә сиңа ул эшләпә, атаңның кәләпүшен ки әле, синнән башка аны кияр кеше юк бит, дим. Хәлим, көзге каршысына килеп, менә шул кәләпүшне киям дип торганда, күзләрен тасрайтып, килен килеп керде ишегалдыннан.
— Хәлим! Бар әле, ишегалдына перси белән әллә нинди кешеләр керде, тагы сиңа штраф салырга йөриләр микән? — ди.
— Калхуз персидәтелен шулай «перси» дип йөртәләр алар. Штраф дигәннән, Хәлим колхозда түгел бит хәзер. Шуңа күрә бакча сукалатырга булса, аларча, сука чираты безгә иң соңыннан җитәргә тиеш. Агаң мескен дә, колхозда бер генә көн калдырмыйча эшләсә дә, сука чиратын көтеп алырга түземлеге җитмичә, бакчаны көрәк белән казый иде. Шул авырлыклар алып киткәндер инде... Хәлим колхоз сукасына ялынып тормады, суканы үзе ясады да кеше чиратында сукалап та чыкты. Шуңа персинең ачуы чыккан, ди, шуңа штраф салам, дип йөри дип әйттеләр анысын. Мин әйтәм, туктагыз әле, бакча кайгысы түгелдер, колхоз бәрәңгесен утыртырга, бәрәңге ярырга дип, миңа эшкә әйтергә килгәндер дип, үзем чыктым алар каршысына. Чыксам, ике-өч чибәр кеше басып тора, өсләрендә парычкы кәчтүм, муеннарында гластук, атаң башы, киенеп куя инде урындагы кеше, карап туя алмассың.
— Апа, ни хәлең бар? — ди персидәтел.
— Аллага шөкер, — мин әйтәм. Үзем эчемнән генә, шулай ул, безнең ише пенсионерларсыз барыбер эшегез бармый, өйгә чаклы килеп җиттеңме, дип уйлап куйдым.
—Апа, ди, сезнең Мостафа дигән кодагыз бар икән Уфада, безгә хәбәр иттеләр, бүген ул сезгә килергә тиеш икән, шуны беләсезме? — ди.
— Бик әйбәт, мин әйтәм, килсен! Нишләп соң аны сезнең аша әйттерәләр, туры үземә генә килмәгәннәр, эш вакытында сезне йөртәләр, — дим.
— Апа, зур кеше икән сезнең кода, нишләп аны башта ук әйтмәгән идегез? — ди бу.
— Кайсы баштан? — мин әйтәм.
— Бакча сукалаткан чакта и таки дали, — ди бу.
— Шулай инде, мин әйтәм, ятим карчыкка яклаучысыз булмый икән, минем ирем дә, шушы колхозда эшләп, яшәп, шушы өйдә торган кеше, — дим.
— Апа, ярар инде, биредә ят кешеләр дә бар бит, безне гел бетереп ташлама инде, ди. Кунак каршы алырлык хәстәрләрегез бармы соң? — ди.
— Аллага шөкер, бар нәрсәм дә бар, килсен генә, — мин әйтәм, — күптән очрашканыбыз юк иде, — дим.
— Итең бармы? Маең бармы?
— Коданы сыйларлык та сый тапмагач, ничу яшәргә бу дөнья йөзендә, тере кешегә сан булып. Кайчан киләсе, ди?
— Бер-ике сәгатьтән...
— Алай булгач, аш салыйм... озын сүз бозау имезә...
— Ярдәмчеләр кирәкме? — дип сорый бу.
— Булса килсеннәр, эш җитәрлек булыр, болай булгач ...
— Шул сөйләшүдән соң аш салдым. Табын әзерләргә тотындык. Хәлим тагы кисә алмый калды теге бүрәнәне. Анысы ишегалдын себерергә тотынды, һаман шул Сәвия инде, рәхмәт төшкере! Йөгереп килеп керде. Бигрәк илгәзәк җан инде. Нинди эш бар, дип кенә тора. Персидәтел аны, урам буйлап карап кайт әле, урам ямен җибәреп, берәрсенең ыштан балагы коймада эленеп тормый микән, дип йөгертте. Сәвия койма башларын карап кайтканчы, Рәшит абыең бульдозеры белән урамны тигезләп чыкты. Язгы пычрактан урам кантар-кантар, кеше генәме сиңа, ат та йөри алмаслык хәлгә килгән иде. Инде, мин әйтәм, шушы урамны тигезләтер өчен, авылга кунак килүен көтәргә кирәк микәнни, дим. Урамыбыз чирәм генә иде, сез үскәндә. Тракторлар белән бетерделәр урамны. Шул арада Кирмән очлары менеп җиткән. «Мәүҗидә, Суык урамда торсаң да, туган урамың — Кирмән очы бит, әйт әле персидәтелгә: безнең урамны да тигезләсеннәр әле», — дип. Килен йөгерде үзләренең киленнәренә. Аны да ярдәмгә алып менде. Мәш киләбез. Өй тулы хатын-кыз! Киленнең энесе дә менеп җитте. «Җизни, нәрсә эшлим?» — дип уаланып тора. Хәлим әллә кайчаннан бирле яңа болдыр ясыйм дип тора иде, кода килү сәбәпле, Хәлим каенеше белән икесе иске болдырны төбе-тамыры белән куптарып алдылар да утынлыкка илтеп ыргыттылар. Ул арада болдыр ясамадылар инде. Кода киткәч ясалды бу яңасы. Кода килмәгән булса булмый иде! Уен эш түгел бит, ни гомердә яраткан кодаң бусагаңны атлап керә икән, безгә дә сынатмаска кирәк!
Озын итеп табын кордык олы якка. Килен мунча ягып җибәрде. Сәвия салат-малат ясый башлады. Урамга, тулып, халык чыкты. Бервакытны, асфальт кебек тип-тигез урамнан, мин сиңа әйтим, кара «Волга» машинасы, тузаннар туздырып, капка төбенә килеп туктамасынмы! Өскә менә шушы күлмәкне кигән идем. Үзе атлас, үзе ялтыравыклы, бу кияү бүләге иде, әллә ничә еллар сандык төбендә яткырып саклаган идем. Кода алдында да кияргә насыйп булды. Калган эшне киленгә тапшырдым. Табын тирәсенә җыелыштык. Кода әйтә, кодагый белән рәттән утырам, ди. Тәки утыртты шул. Ул үзе генә булса бер хәл, кара машина эче тулы кеше булды анда. Барысы да ят кешеләр дисәм, авызын ерып, кулын сузып, үзебезнең авылдан чыккан язучы Шаһинур да килеп чыкты. Ашарга утыргач, авызым бик оялган иде, коданың тәмләп ашавын күргәч, үзем дә бер-ике кашык кабып куйдым. Шул аш белән страмга да калдым бит кода алдында. Токмач ягын киленгә тапшырган идем. Ашыгыч дип, ул токмач басып тормаган, син җибәргән теге импыртный шүре токмачны гына салган да җибәргән. Кода бер-ике кашык капты да:
— Кодагый, синең килен минекенә караганда уңганрак икән, токмач саен тишек тә тишеп чыгарга өлгергән, — ди.
Көлештеләр барысы да, аның шаяртканын аңладылар инде, укыган кешеләр бит. Мин генә көләргәме, көлмәскәме дип торам. Шултикле кеше алдында авыз күгәреп көлеп утыруы да уңайсыз бит. Безнең кода шикелле дөньяда юк! Дөресен дә әйтте, үпкәләтмәде дә. Килен ясамаган икәнен күреп тора бит ул. Күрмәгән нәрсәсе түгел. Киленгә дә әйбәт дәрес булды, олы кунак алдына кибет токмачыннан аш куярга кирәкми, димәк. Шулай көлеп утырганда, берсе кәртечкәгә дә төшереп алган. Хат белән безгә килеп төште ул кәртечкәләр. Ничек туры китергән диген! Шул кәртечкәгә карасам, коданың сүзләре искә төшә дә рәхәтләнеп көләм, ул чакта оялган булсам да. Ашлар ашап, чәйләр эчкәннән соң, кода әйтә, коданың каберен дә зиярәт итеп кайтыйк, ди. Шул сүзне ишетүгә, персидәтелнең авызы бер карыш ачылып калды. Нәрсә булды икән дисәм, «Ул урамны тигезләтмәгән идек!» — дип пышылдый бу миңа. Ничек кенә матурлап күрсәтергә тырышса да барып чыкмады бит. Кода аның урамына карыймы инде? Колхозга тикшерүче булып килмәгән бит ул, безгә кунак булып килгән.
Аларны анда Хәлим белән Шаһинур алып китте. Мин иярмәдем. Елап калдым артларыннан.
Аннан соң яңадан өйгә кайттылар. Мунчалар җитешкән булса да, мунча кереп тормады кода. Тагы да барасы җирләре бар икән. Менә шушы китабын безгә истәлеккә дип, бик матур сүзләр язып калдырды. Ә менә бу шәлне бүләк итеп бирде. Ничәмә айлар кайгы белән йөргән җаныма коданың килеп китүе бер җан азыгы булды. Ходай Тәгалә озын гомер насыйп итсен үзенә. Балаларының рәхәтен күрсен, матур-матур китаплар язсын дип теләп торам. Мәңге хәер-фатиха аңар.