СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нур Әхмәдиев “Күгәрченкәй көнбагыш ярата”

һоп! Явызлыгы белән аты чыккан Майлы Күз койма башында ни турындадыр гамьсез генә чыркылдашып утырган чәүкәләр өстенә атылды. Кошларның берсе егылып төште, калганнары дәррәү очып киттеләр. Майлы күз корбанына кабат ташланмакчы иде, Маһирә апа:
— Перрес!— дип кычкырып өлгерде.
Явыз мәче, кош итеннән авыз итеп булмасына ышанды булса кирәк, туп кебек койманың икенче ягына сикерде һәм күрше йортның түбәсенә менеп, үзен куркытучының киткәнен көтә башлады.
Маһирә апа кошны кулына алды. Чәүкә баласы ялтырап торган күкшел кара йонлы, нәфис томшыклы, йөгерек очкыннар уйнаган кара күзле иде. Аның күз уртасындагы карасы кыршау белән әйләндереп алынган. Яңак очлары һәм маңгай тирәсендәге йоннары чалара башлаган сыман, ә күкрәгендә берничә бөртек ак йоны бар. Сул канатында Майлы Күзнең теш эзләре калган. Чәүкә баласы ычкынырга теләп, тыпырчына башлады. Ул, юләр кош, үзенең чәүкә башы белән кешедән куркырга кирәкмәгәнен каян белсен!
- Бу салкында харап буласың бит син, юләркәем!—дип,
Маһирә апа чәүкә баласын, иркәли-иркәли, өйгә алып керде. Ишек ачылуга ук янына йөгереп килгән өч яшьлек Гөлсемнең, кошны күргәч, куануының чиге булмады:
— Ай, күгәлченкәем! Әнием, әллә миңа алып кайттың? Бил әле миңа!
— Нишләп күгәлчен булсын, кызым, чәүкә баласы бит ул.
— Түгел дә, белмисең дә! Күгәлченкәй!
— Я, ярар, алайса, Күгәлченкәй булсын, — Маһирә апа кызы белән ризалашты.
Шул минуттан алып гап-гади чәүкә баласы законлы рәвештә Күгәрченкәй исемен алды.
Күгәрченкәйнең яралы канатын бәйләгәч, Маһирә апа өйнең бер почмагына ипи сыныгы һәм таба белән су куйды.
Идәнгә төшү белән, чәүкә баласы, игътибарга лаек бердәнбер җир санап, ахры, диван астына кереп китте. Аны тотмакчы булып, Гөлсем үрелеп-үрелеп карады, булдыра алмагач, әнисенә эндәште.
— Әнием, тоттылсын әле Күгәлченкәй! Мин аңа тимим, илкәлим генә.
— Кызым, ашыйсы килгән аның, куркыта күрмә.
Гөлсем белән Маһирә апа, кухняга кереп, кошны күзәтә башладылар.
Менә ул диван астыннан башын чыгарып карады. Куркыныч юклыгына ышангач, кызыксынып, батыр адымнар белән үзенә куелган ризык янына килде. Башта ипигә горур гына карап торды, аннан, ис китмәгән кыяфәт белән, аңа томшыгын тигереп алды. Ошатты булса кирәк, тагын чукыды һәм, башын югары күтәрә-күтәрә, тәмләп су эчте.
Чәүкәләр барысы да шулайдырмы, әмма Күгәрченкәй акыллы, гаҗәп кызыксына торган һәм шаян кош булып чыкты. Аның кыланышлары шуның кадәр көлке дә... Хәер, ашыкмыйк әле, тәртип белән сөйлик.
Тиздән Күгәрченкәй өйдәгеләрдән ятсынмый башлады. Ул бүрттерелгән тары, дөге бөртекләрен рәхәтләнеп ашый. Үзе йорт хуҗасымыни: бертуктаусыз эшем иясе төсле йөреп тора. Йөргән җирендә ярамый дип тормый, пычратырга да күп сорамый. Бакчадан кайткач, Гөлсем беркөнне Күгәрченкәй белән уйнады-уйнады да курчаклары янына китте. Озак та үтми, иң яраткан курчагы Алсуны күтәреп, әнисе янына килде.
— Әнием, — диде ул, еламсырап, — Күгәлченкәй Алсуның болынын пычлаткан. — Маһирә апа курчакны чистартып бирде.
Чәүкә баласы курчактагы сыман эзне телевизор өстәлендә дә, сувенир Дон-Кихот башында да (койка астын әйткән дә юк инде), урындыкта да калдырырга өлгерә. Ә бервакыт, өйдәгеләр уянуга, Гөлсемнең койка башына кунган. Әйтерсең тынычлыгын саклый. Койка башында тик кенә утырса икән, мендәрен дә буяп өлгергән.
Маһирә апа Күгәрченкәйнең бу гадәтенә ачуланмый, иренмичә юа, җыештыра. Гөлсем исә үзендә булмаган акылны чәүкә баласына саткан була.
— Пычлатырга яламый, Күгәлченкәй!—Әйтүнең файдасы тимәгәч, ачуланып куя. — Нехолоший какой, мин сине ялатмыйм да!
Үзе бу турыда онытып, яңадан Күгәрченкәй тирәсендә әнисеннән ишеткән "кошчыгым", "бәблекәчем" кебек сүзләрне сөйли-сөйли бөтерелеп йөри башлый.
Дөньяда бары берничә ай гына яшәгән бу кошны семьяда бик яраттылар. Бигрәк тә аның көнбагыш һәм кабак төше ашавын каравы кызык иде. .
Кабак төшен Күгәрченкәй башта идәнгә җайлап куя. Соңыннан тәпиләре белән ике башына баса һәм томшыгы белән сак кына бәреп карый. Нык торамы, янәсе. Ныклыгына ышангач, чукый-чукый кабыгын салдыра Һәм төшен йотып җибәрә. Аннан соң, күрдегезме дигәндәй, өйдәгеләргә таба башын бора да ләззәт белән озаклап су эчә. Көнбагышны да әрчеп ашарга ярата.
Үзе өчен өр-яңа дөньяга эләксә дә, Күгәрченкәй өй тормышына тиз күнекте. Ләкин никадәр генә акыллы кош булмасын, һәрнәрсәне ул үзенчә кабул итә иде. Беркөнне, Гөлсемнең җилкәсенә басып телевизор караганда, экранда чәүкәләр күренүгә, алар янына сикерде һәм кинескопка килеп бәрелде. Ничек ватылмый калгандыр.
Икенче тапкыр телевизордан күрше Майлы Күзгә охшаган мәче күрсәткәннәр иде, Күгәрченкәй ялт! диван астына кереп качты. Өйдәгеләр чәүкә баласының кыланышыннан көлгәч, Гөлсем ачуланды.
— Көлмәгез! — Мәче сурәтен ачуланды,— нехолоший такой, кәкәй мәче. Кыйныйм мин аны!
Ярый әле экранда сурәт алмашынды. Югыйсә, явызлык һәм гаделлек төшенчәсен үзенчә аңлаган Гөлсем нишләмәс иде.
Көлкесен көлке, әмма беркөнне тиктормас чәүкә баласы өйдәгеләрне шактый зур бәлагә дучар итә язды.
Утны сүндереп, өйдәгеләр барысы да йокларга яттылар. Күзләре инде йомылып барганда, Маһирә апаның колагына кухняда челтерәп су акканы ишетелгәндәй булды. Шикләнеп кереп караса, Маһирә апаның исе-акылы китте: Күгәрченкәй су кранына баскан да, тыпырчынып боргалана торгач, кран ачылып, су ага башлаган. Бу хәл йоклагач булса, өеңне су басканын көт тә тор.
Шуннан соң Гөлсемнең әтисе чәүкә баласы өчен читлек ясарга мәҗбүр булды. Күгәрченкәй читлеккә ябылу белән баштарак бер дә килешергә теләмәде. Ул, иреккә чыгам дип, читлектән башын тыгып карый, сыймагач канатлары белән стенаны кыйный, ачуланып, томшыгы белән чукый. Армыйча туктамый. И, ирекне кем сөймәс!
Күгәрченкәй читлеккә дә тиз ияләнде. Берничә көннән инде ул ашарга үзе керә, тамагы туйгач шунда эшләнгән таганга басып атынып торырга ярата башлады. Аның бу кыланышын Гөлсем иң беренче күреп ала һәм:
— Әни, кала әле, кала, Күгәлченкәй таган атына! —дип, читлек тирәсендә бөтерелеп йөри.
Читлеккә өйрәнгәч, чәүкә баласын төнгелеккә дә япмый башладылар.
Күгәрченкәйнең өйдә яшәве семьядагылар өчен гадәги хәлгә әйләнде. Шулай булса да, ара-тирә сюрпризлар эшләве бетмәде.
Маһирә апа ниләр генә сөртмәде дә, ничек кенә карамады аның канатын. Ун-унбиш көннәр үтүгә, күгәрченкәй оча башлады.
Нәрсәсен яраткандыр, карамыйчарак торсаң, кухнядагы су кранына килә дә куна иде ул. Кумасаң китәргә уйламый да. Берсендә Гөлсем:
— Көш-ш!— дип, кулларын чәбәкләп кууы булды, Күгәрченкәй очып Маһирә апаның сервант өстендәге бик ярага торган хрусталь вазасына килеп бәрелде. Ваза идәнгә төшеп, челпәрәмә килде.
Кухня краны чәүкә баласының үз башына да җитә язды. Гөлсем куркытуга, Күгәрченкәй чак кына газ плитәсендә кайнап утырган ашка төшми калды.
Җылыда, мул азык арасында яшәсә дә, тәрәзә каршында үскән агачларда чыркылдашкан кошларны күрсә, Күгәрченкәй тәрәзә тупсасына килеп баса һәм, шомраеп, аларга карап тора башлый иде. Шак-шок итеп ара-тирә томшыгы белән бәргәләп тә ала. Үз ишләре янына чыгасы килә шул аның. Гөлсемнең әтисе:
— Әнкәсе, кызым, Күгәрченкәйне чыгарыйк булмаса. Чәүкә дә кош бит, очар өчен яратылган!—диде.
Канаты тәмам төзәлеп җиткән иде инде, киңәшкәч чыгарырга булдылар.
Маһирә апа, форточканы ачып, чәүкә баласын очыртып җибәрде, һәм барысы да, нишләр микән дип, тәрәзәдән карап тордылар. Күгәрченкәй җиргә төшүе белән, карда коена башлады. Соңыннан коймага басып, тирә-юньне күзәтте дә очып китте.
Озак күренмәгәч, өйдәгеләр аның кайтуыннан өметләрен өзеп, форточканы ябып куйдылар.
Кичке ашны ашагач, Гөлсем тәрәзә каршындагы агачта таныш кошны күреп, тизрәк әнисе янына йөгереп килде:
-Фолточканы ач, әнием, Күгәлченкәй кайткан!
Чәүкә баласы өйгә керде. Ул туңып, бөрешеп калган иде.
Күгәрченкәй һавага һәркөнне чыгып йөри башлады. Ләкин, көннәр җылыта төшкәч, бер чыгуыннан соң ул әйләнеп кайтмады. Күрәсең, муллыкта яшәсә дә, кош зәңгәр һавасыз һәм үз ишеннән башка тора алмыйдыр.
Кайтыр дип, Күгәрченкәйне озак көттеләр. Бигрәк тә Гөлсем юксынды:
- Әнием, нигә Күгәлченкәй кайтмый инде? Мин аны сагындым. Кайтсын инде, киләк ул миңа...
Өйдәгеләрпең көтүе һәм Гөлсемнең моң-зарларына да карамастан, кошчык кайтмады. Күпмедер вакытка өй бушап калгандай булды. Күгәрченкәй, гүя, аның күңелле ыгы-зыгысын үзе белән алып киткән иде.
Күгәрченкәй хәзер зур үскәндер инде. Әгәр дә сезгә ялтырап торган күкшел-кара йонлы, нәфис томшыклы, йөгерек очкыннар уйнаган кара күзле, күз карасы сары түгәрәк белән әйләндереп алынган, яңак очлары һәм маңгай йоннары бераз чаларган, күкрәгендә берничә бөртек ак йоны булган чәүкә очраса, сез аны куркытмагыз, кесәгездә көнбагыш булса, шуны бирегез. Күгәрченкәй ярата, бик ярата көнбагыш ашарга.