СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рәфкать Кәрами "Шофер хатыны".
Яшь киленнәргә хас җитезлек белән Рәхилә ашыга-ашыга эштән кайтты. Васил күптән аны көтеп утырадыр дип уйлаган иде, ире кайтмаган икән. Ул йөгереп кенә чишмәгә суга барып килде. Учакка ягып ашарга әзерли башлады.
...Стенадагы күкеле сәгатьнең теле тугызга якынлашып килә. Ә Васил һаман юк.
Рәхилә, болдырга чыгып, ишек яңагына сөялде дә елга аръягына- Васил кайтасы юлга карады. Ләкин анда машина түгел, җәяүле дә күренми.
Баеп килгән кояш яктысында арыш басуы дулкынлана. Офык артында үзенең алсу-кызыл нурларын чәчеп аҗаган уйный. Әйтерсең кемдер чакма чага да ут кабынгач кына кинәт өреп сүндерә.
Эңгер-меңгер вакыт җиткәнен белдереп, урман полосасы артындагы буровой вышкасында электр утлары җемелди. Кичке тынлыкны ярып, бораулау вышкасы ягыннан куәтле моторлар гөрелтесе ишетелә. Аларның тавышы әкренәйгән арада, елга буенда кемнеңдер кайтмый калган казлары каңгылдаша. Аннан аларны урамнан ишетелгән гармун тавышы алыштыра.
Бер төркем яшьләр әкрен генә клубка атлыйлар. Гармунчы егет, үзәкләрне өздерерлек итеп, «Сарман»ны уйный. Башка егетләр бераз алдарак баручы кызлар белән сүз атышалар. Ә гармун үзенең моңнарын еракларга-еракларга, җәелеп аккан Мәллә буйларына, әрәмәлекләргә һәм аланлыкларга чәчә.
Йөзе тыныч булса да, Рәхиләнең йөрәге өзгәләнә. Васил һаман юк. Ә кем белә аның кайда икәнен? Бәлки, машинасы ватылып, юлда ятадыр? Әгәр дә ул-бу булса? Өченче көн генә бер Әлмәт машинасы белән бәрелешә яздык, диде бит.
Бу уйларны куып җибәрү өчен, Рәхилә күзләрен йомды. Шундук аның күз алдына озын буйлы, таза гәүдәле Василы килеп басты. Әнә ул ак күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйган. Аның юан беләкләреннән күлмәк җиңе менә-менә аерылып чыгар кебек. Чү! Васил юл читендә ята түгелме соң? Әйе, әйе. Ул юл читендәге яшел чирәмгә сузылып яткан. Йөзе йомырка сарысы кебек сап- сары. Кара чәчләренә кан укмашып каткан, бите берничә урында җәрәхәтләнгән, куллары җансыз-хәрәкәтсез. Ерак та түгел ниндидер тимер һәм агач кисәкләре өемен хәтерләтеп машинасы аунап ята...
Рәхилә кычкырып җибәрде һәм күзләрен ачты. Үзенең болай уйлануларына ул аптырап китте. Юраган юш килә диләр бит. Нигә әллә ниләр юрап тора соң әле ул? Рәхилә үзен көч-хәл белән булса да елмаерга мәҗбүр итте. Бәлки, аның Василы бу минутларда берәрсендә тирләп-пешеп чәй эчеп утыра торгандыр? Ә ул аның өчен күз яше түгә. Рәхилә битендәге ике кайнар тамчыны әкрен генә учы белән сыпырып алды. Ә бәлки... Шулвакыт урам капкасыннан, җырлый-җырлый, шат йөзле Васил килеп керде.
...Яннарыңа кайтыр идем
Буксовать итә-итә.
-Нәрсә, сөеклем, әллә мине беренче тапкыр күрүеңме? - диде Васил аптырашта калган хатынына.
-Ай Васил! - дип кычкырып җибәрде Рәхилә һәм, йөгереп килеп, аның күкрәгенә капланды. - Нигә бик озак? Мин инде әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Көтә-көтә көтек булдым үзеңне.
-Кайтмаса ярар иде, тынычлап йоклар идем дип торгансыңдыр әле, - диде Васил, шаяртып.
-И, сине...
-Йэ инде, йэ, сөрт күзләреңне. Әнә урамнан кешеләр үтеп бара, - диде ул, ләкин үзе Рәхиләне тагын да кысыбрак кочты.
-Үтсеннәр, - диде Рәхилә, башын һаман да иренең күкрәгеннән алмыйча.
Алар Рәхиләнең ничек Василны сагынып көтүен белмиләр бит. Аларга ул сәгать биштә кайтса ни дә, сәгать унда кайтса ни - барыбер.
Васил эш киемнәрен салып каккан арада, Рәхилә өйдән җылы су алып чыгып бакча ягындагы кулъюгычка салды. Аннан иренең кулына хуш исле җиләк сабыны тоттырды. Чиләген нарат тактадан ясалган эскәмиягә куеп, өйдән чигүле сөлге алып чыкты.
-Рәхилә, ә мин бабайларда булдым, - диде Васил хатынына.
Рәхиләнең йөзе яктырып китте. Очарга әзерләнгән кош канатыдай кыйгач кашларын күтәреп, зәңгәр күзләре белән иренә карады.
-Нигә аны башта ук әйтмәдең? Син дә инде, - диде Рәхилә, бераз үпкәләп.
Аннан ул өйдәгеләрнең хәлләре турында сораштыра башлады. Аны бигрәк тә әнисе борчый иде. Әтисе, Васил кебек, көне-төне машинада, абыйсы армиядән Себер якларына, зур төзелешкә киткән иде, шунда төпләнеп калды. Әнисе өйдә берүзе.
Васил Рәхиләнең сорауларына кыска-кыска бер-ике сүз белән генә җавап бирде.
Кичке аштан соң Васил радиоалгыч янына утырды. Рәхилә, өстәл җыештырып, савыт-саба юды. Аның күңелен бүген әллә нинди уйлар борчый, шик-шөбһә белән тулган иде. Соңгы вакытта нилектәндер гел шулай була башлады. Менә бүген дә күңелен нәрсәдер тырный. Ул Василның бабайларда булдым дигәненә ышанса да, нигәдер, йөрәге тыныч түгел. Ире тагын берәр җирдә булмады микән дип тә уйлап куя. Аның белән бергә эшләүче Хәлимнең машинасын Рәхилә, эштән кайтканда ук, тимерчелек янында күргән иде. Бәлки, ватылгандыр. Алай булса Васил әйтер иде.
-Рәхилә, нәрсәгә сөмсерең коелды? - дип сорады Васил эндәшми-тынмый урын җәеп йөргән хатыныннан. - Авырмыйсыңдыр бит?
-Юк, авырмыйм, бераз ардым. Чөгендер җирен утап бетермәкче идем, барыбер калды. Иртәгә төшкә кадәр җитәр әле, - диде Рәхилә, Василга карап.
Иренең һәрвакыт ягымлы күз карашы, бервакытта да авыр сүз әйтмәве шикләнергә урын калдырмый иде югыйсә. Ләкин яшь йөрәк үзенекен итә, нигәдер иренең элек йөргән кызлары искә төшә. Бәлки, Васил аларны күрмидер дә? Ә күрсә?.. Элек Рәхилә хатын-кыз арасында сөйләнгән төрле гаилә хәлләренә көлеп кенә карый иде.
Дөресме, дөрес түгелме, ул аларның бөтенесен дә гайбәткә саный иде. Тик үзе кияүгә чыккач, ул әкренләп аларның бөтенләй үк юк- бар түгеллегенә ышана башлады.
Ул иренә әйтмичә генә иртәгә әниләренә барып кайтырга уйлады.
Әнисе белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, Рәхилә чишмәгә барып кайтты. Әнисенең ай-ваена да карамыйча, идәнне юып алды. Аннан:
-Әни, тагын нинди эшләрең бар? - дип, аяклы тегү машинасында алъяпкыч тегеп утыручы әнисенә дәште.
Маһисорур апа, машинасын әйләндерүен дәвам итеп, кызына карады:
-Ярый инде, кызым, җитәр. Болай да үземә бер эш тә калдырмадың бит. Ял ит бераз.
-Хәзер, әни, - диде Рәхилә һәм төенчектән үзенең кул эшен алды. Тик, әнисе каршына диванга утырып, бер-ике чәнчеп алгач, ул ни өчендер эшкә кулы бармавын тойды.
Рәхилә әнисенә карады. Әнисенең ак чәчләре тагын да күбәеп киткән кебек, йөзендә җыерчыклар да артканнан-арта бара, ахры. Болай таза күренсә дә, Маһисорур апаның йөрәге авырта. Врачлар аңа тыныч булырга кушалар, ләкин күңеле бик нечкә шул аның, юк кына нәрсә өчен дә бөтен йөрәге белән борчыла.
Рәхилә, шофёр семьясында туып үссә дә, әнисенең ни уйлап яшәгәнен, ни өчен аның чәчләренең вакытсыз агарганын үзе кияүгә чыккач кына төшенә башлады. Әнә хәзер дә әнисенең йөзе җитди, күзләрендә сагыш, ә үзе һаман тегә.
Кызына карап, Маһисорур апа да эшеннән туктады. Ул нидер әйтергә теләгән иде, тик Рәхилә алдан өлгерде:
-Әни, син әтине һәр көн көтеп аласыңмы?
Җавап урынына Маһисорур апа үзе сорау бирде:
-Нигә, кызым, алай дисең? Үзең күрә идең бит.
-Юк, әни, мин элек бернәрсә дә күрмәгәнмен икән. Менә хәзер үзем Василны һәр көн түземсезлек белән көтеп алам. Ул кайтмаса, йөрәгем өзгәләнә, акылдан шашкан кешедәй үз-үземне кая куярга белмим. Юлга карыйм да ятим бала кебек елыйм. Әллә нигә шикләнә башладым.
Әнисенә нинди якын иде бу тойгылар!
-Әй кызым, - диде Маһисорур апа, кызы янына күчеп утырып. - Синең хәлеңне бик яхшы аңлыйм мин. Әтиең белән инде утыз ел бергә торабыз бит.
-Васил кичә сәгать тугызда гына кайтты, - диде Рәхилә, күз яшьләрен көчкә тыеп. - Башка көннәрне аннан да соңга кала.
-Кичә ул бездә булды бит, - диде Маһисорур апа, аптырап.- Әйтмәдемени?
-Әйтте дә...
Маһисорур апа кызының килү сәбәбен хәзер генә төшенде. Авыллар арасы өч кенә чакрым, бер колхоз, ә чөгендер басуы ике авыл арасында. Ике якка да бер чама булгач, аннан, эше дә беткәч, ул кызын сагынып кына килгәндер дип уйлаган иде. Юк-барга ышанып, иреннән шикләнеп йөргән өчен, ул башта кызын каты гына орышмакчы булган иде. Тик үзенең дә яшь чакларын исенә төшереп жәлләде. Шулай да кызының килүе Маһисорур апаны уйланырга мәҗбүр итте.
Кызының кияүгә чыкканына дүрт кенә ай. Башка чыгарга да өлгерделәр. Хәер, Василның буйга җиткән энесе бар. Ләкин ул әле бүген-иртәгә өйләнергә җыенмый иде бит. Бер уйласаң, Рәхилә генәмени андыйлар. Хәзер күбесе шулай итә. Моның искитәрлек бернәрсәсе дә юк. Элегрәк чыгыйм дисәң дә чыга алмый идең, мөмкинлек юк иде. Маһисорур апалар үзләре дә бер елдан башка чыктылар. Хәзерге кебек алтыпочмаклы агач йорт түгел, ә салам түбәле, мунча хәтле генә балчык өй салып кергәннәр иде. Аннан соң, ата йортында иреннән башка тагын җитеп килгән өч егет бар иде.
-Кызым, уйлап-уйлап утырам да аптырыйм: әллә рәхәткә чыдый алмыйсыз инде? Сине көчләп бирмәдек, үзең яратып чыктың. Шофёр икәнен, күп вакытын юлда үткәргәнен дә белмәдең түгел, белдең. Берни булмаганга ник борчылып йөрисең? Бер синең баштан гына узмаган бит ул. Әле ярый еллар тыныч. Безгә менә төрлесен күрергә туры килде. Без дә яшь идек. Әзрәк шуларны исәплә. Мин сиңа бер сөйләгән идем бит инде.
Рәхилә әнисенең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады. Ул вакытта Рәхиләгә унбиш-уналтымы яшь иде. Өйдә бүгенгедәй икесе генә утыралар иде. Әнисе беренче тапкыр аңа үзенең ничек итеп сугышта булуы турында сөйләгән иде. Рәхилә аны яхшы хәтерли...
-«Сугыш башлангач та, әтиеңне машинасы белән фронтка озаттык, - дип башлаган иде әнисе, әкрен, басынкы тавыш белән. - Мин түзмәдем, ярты елдан соң аның янына киттем. Бер күреп кайтырмын дип барган идем. Анда калуны башыма да китермәдем. Сугышның үзеннән түгел, исеменнән дә курка идем. Мең газап белән әтиеңнәр частена барып җиттем. Ул безгә, лазаретта ятам, дип язган иде. Мин барганда, ярасы төзәлеп йөри башлаган икән. Килгәч тә күрә алмадым, ул каядыр киткән булган. Миңа медсанбатта көтеп торырга куштылар. Анда хатын-кызлар бар иде. Күбесе,- әниләре куеныннан яңа чыккан чебешләр кебек, япь-яшь кызлар. Араларында минем кебек яшь хатыннар да бар. Ә бер шәфкать туташы безгә ана тиешле кеше иде.
Көтәм-көтәм әтиеңне, юк кына бит. Ярый әле, тегеләр арасында бер татар кызы бар икән: сөйләшеп утырдык. «Куркасыңмы, сеңлем?» - дим. «Курыкмаган кая, куркак куян кебек, апа, мылтык шартлатсалар да дерт итеп китәм», - ди. «Соң, алайса, нигә кайтып китмисең? - дим кызга. - Тылда эш җитәрлек бит». «Апа, әгәр мин кайтып китсәм, башка берәү кайтып китсә, яралыларны сугыш кырыннан кем алып чыгар? Болай да әле без бик аз, кайтмыйм», - диде бу.
Менә шунда башыма «Әллә мин дә калыйм микән» дигән уй килде.
Кичкә таба әтиең дә кайтты. Икенче көнне үземнең уемны әкрен генә, җайлап кына әтиеңә белдердем. Ул минем сүзләремне чынга алмады бугай, башта көлде генә. Мин тагын кабатлагач орыша башлады. Өйдә бит биш яшьлек абыең бар иде. Аны әни карар, дим. Әтиең ишетергә дә теләми. Русча белмәвемне дә искәртте. Шулвакыт теге татар кызы Мөсфирә килеп чыкты. Сүзнең нәрсә турында барганын ишеткән, ахры, ул да әтиеңне үгетли башлады. Ничек итсәк иттек, әмма күндердек бит үзен.
Башта медсанбатта вак-төяк эшләр эшләп йөрдем. Аннан яралыларны бәйләргә өйрәндем. Әтиеңнең машинасы ватылса, аңа булыша идем. Шоферлар: «Минһаҗевның үз механигы бар», - дип көләләр иде. Тора-бара машина йөртергә дә өйрәндем.
Ниләр генә күрергә туры килмәде ул чагында... Сезгә аларын күрергә язмасын инде. Сугыш ул,- балам, коточкыч нәрсә. Анда каны коелмаган сугышчы сирәктер. Фашист снаряды әтиеңне дә читләтеп үтмәде. Орёл шәһәре тирәсендә ике атна тагын лазаретта ятып чыкты. Машинасын үземә йөртергә туры килде.
Ә кырык дүртенче елның көзендә әтиең бик каты яраланды. Аны Ульяновскига госпитальгә озаттылар. Ул анда сугыш беткәнче диярлек ятты. Ә мин 1945 елның март аенда гына, машинаны бер яшь солдатка калдырып, өйгә кайттым...»
Әнисенең бу сүзләрен Рәхилә бүген тагын бер кат ишеткәндәй булды. Рәхилә, уйларыннан арынып, күтәрелеп әнисенә карады. Ул аны таный да, танымый да кебек. Чыннан да, бу аның, немец самолётлары берөзлексез бомба яудырганда машинасын алга куучы, утны-суны кичкән әнисеме соң? Әйе, бу - ул, аның әнисе.
Әнисе каршында балавыз сыгып утыруына Рәхилә оялып китте. Әнисе тормышы белән аныкын чагыштырып буламы соң? Юк, билгеле. Рәхиләнең батыр йөрәкле, тыйнак әнисе алдында баш иясе, үзенең бая әйткән сүзләре өчен гафу үтенәсе килде.
2025-08-06 11:26