Каян бәйләнде әле бу җыр! Котылырга теләгән саен, үртәгән төсле күңелдә бөтерелә дә бөтерелә. Күңелдә генәме, телгә дә күчә. Янәшәсендә утырган «Кар кызы»на сиздерергә теләмәсә дә, Искәндәрнең шыпырт кына җырлап барганын тойды инде Фәнгизә. Үзенчә фаразлыйдыр: тәки күңелен кузгаттым бит, дип уйлыйдыр. Кузгалуын кузгалды күңел. Тик нидән, ни сәбәптән кузгалуын гына үзе дә аңламый Искәндәр. Машина тәрәзәсеннән ала-кола урамнарга карый да урынсызга күңелен бимазалаган җыр белән бәхәсләшеп куя: нинди кар булсын! Җирне дә каплап бетерә алмады бит... Ә җыр аның саен, үҗәтләнеп, йөрәкне сулкылдата:
Такого снегопада,
Такого снегопада
Давно не помнят здешние места...
Әллә чынлап Фәнгизәнең «могҗиза»сы тәэсир иттеме? «Могҗиза» диме? «Бу Яңа елда могҗиза көтә сине», — ди. Утыз алты яшькә җитеп, буйдак тормышыннан котылырга теләмәгән Искәндәрне Гименей җепләре белән бәйли, имеш! Ярар, бәйләп карасыннар инде, асыл пута белән бәйләргә җыеналар түгелме соң: үзе яшь, үзе чибәр, үзе акыллы (ике институт бетергән!), җитмәсә, полиглот — үзе эшлекле, туристик фирма хуҗасы, ди. Шундый да шәп булгач, нишләп «карт буйдак» белән таныштырганнарын көтеп утыра икән соң бу «асыл пута»?! Иронияле уе өчен ничектер кыенсынып куйды Искәндәр. Нишләп үз уен үзеннән яшереп кыланган була соң әле ул? Җанындагы җырны уятырлык дулкынландырмаса да, кызыксындырды бит аны Фәнгизәнең «могҗизасы». Башка вакытта таныштыру- күрештерүләргә теше-тырнагы белән каршы торса да, бу юлы сүз әйтмәде. Дәшмәү — ризалык билгесе, дип юраган Фәнгизәнең планнарны еракка карап коруын да чамалады Искәндәр. Бу мишәр кызы, чынлап тотынса, өйләндереп тә куяр. Тоткан җиреннән өзә торган ул. Үзе дә әнә, Вадимга чыгам, диде — чыкты. Бернинди ай-вайларга карап тормады. Туй вакытында Фәнгизәнең әти-әнисе, туган-тумачасы: «Ник безнең кияү син түгел!» — дип тинтерәтеп бетерделәр Искәндәрне. Шундый шәп татар егете шаһит булсын да, кызың янәшәсендә урыс утырсын инде! Хәер, тиз яулады Вадим әби-бабай күңелен. Иң мөһим өч сүзне татарча әйтергә өйрәнде ул: «Рәхмәт, мунча әйбәт!» Мунчаны бөтен шартын китереп, хасиятләп яккан бабай өчен моннан да шәп мактау юктыр төсле тоелды. Аннан... әйбәт булгач, аны әйбәтләп юып та җибәрергә тиеш бит. Башка чакларда талканы шактый коры булган әби дә кияү хөрмәтенә сүз әйтми, бабайга икеләтә бәйрәм.
Кызны дә бәхетсез итмәде төсле рус кияү. Булдыклы, акыллы булып чыкты: җилнең кайсы якка авышканын тиз чамалаганга, вакытында үз фирмасын төзеп, аякка басып калды.
Вадим белән студент чакта башланган дуслык гомерлеккә сузылды. Хәзер инде алар компаньоннар да. Уртак эшләре булган Мәскәүдәге бер фирмага ышанычлы кеше кирәк булгач, Вадим Искәндәргә мөрәҗәгать иткән иде, шатланып ризалашты ул. Үз-үзенә урын тапмый йөргән чагы иде. Хыялларын чәлпәрәмә китергән шәһәрдән ераккарак качарга җай чыкты.
Менә шул дусты Вадим Кыш бабай итте дә инде бүген Искәндәрне. Яңа ел каршыларга дип, дуслары янына кайтып төшсә, Вадимның офисында аһ та ваһ! Кыш бабай эзлиләр. Фирмада эшләүчеләрнең балаларына бүләк өләшү өчен Кыш бабай чакырткан булганнар, соңгы көндә авырып киткән «бабакай». Әй, Искәндәрне күргәч куанулары! Кайчандыр, студент чакта, КВНда катнашып йөрүләрен искә төшереп, тәки ризалаштырдылар бит. Тырыша торгач, чын Кыш бабай ясадылар үзеннән, киемнәре дә киемнәре! Күз күреп ияләнгән мамык беркетелгән кызыл халат, кызыл калфак кына түгел инде бу. Кар бөртекләре җем-җем килеп торган зәңгәр атлас халат, башта ап-ак төлке бүрек. Ул таягы ни тора! Чын асылташлар белән бизәлгәнмени, ялт та йолт! Киемнәре өчен генә дә Кыш бабай булырсың, билләһи. Фәнгизәне дә танырлык түгел — чып-чын Кар кызы! Үзе «Кар әбие!» дип, үз-үзеннән көлсә дә, бизәнеп- киенеп куйгач, һич тә җитеп килә торган ике бала анасы димәссең. Нәкъ студент чактагыча нечкә билле, җиңел сөякле шул Фәнгизә. Бу кадәр дә ут борчасына ничек ит кунсын инде!
Менә шулай рольгә кереп, замана Кыш бабайларының атына — «джип»ка утырып, бүләк өләшеп йөрешләре. Әйләнә-тулгана чабалар шәһәр буйлап. Ә теге җыр һич тынгы бирми, машинага кереп утыру белән әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта:
Заметает зима, заметает
Всё, что было до тебя...
Фәнгизәнең кычкырып җырлап куюы Искәндәрне сискәндереп җибәрде. Авыз эченнән җырлап барганын ишеткән, ишеткән икән. Тик Фәнгизәнең кычкырып җырлавы аның көенә туры килмәде. Юк! Ул шулай тын гына, моңсу гына, күңелне рәхәт сулкылдатып кына агылырга тиеш иде. Китте җыр! Качты! Котылды түгелме соң көне буе күңелен бимазалаган бәйләнчек җырдан? Котылды. Ләкин... ләкин котыласы килми икән бит. Күңелен рәхәт сулкылдатып, үз- үзенә дә белдерергә куркып, ап-ак карлар күмгән үткәнендә йөргән ич ул. Җыр булып кына...
Машина чираттагы йорт янына килен туктагач, бу икеле-микеле халәтеннән айнып киткәндәй булды Искәндәр.
— Ура! Соңгы бүләк! — диде Фәнгизә. «Ура»сы бик арыган иде. Чынлап та ардырды. Башта бик күңелле генә иде, һәр йорттан бәйрәм шатлыгы ияреп чыкты. Балаларның Кыш бабайны күреп чын күңелдән сөенүләре, каушый-каушый шигырь сөйләүләре... Өй, гаилә җылысын тою Искәндәрне хәтта бүген танышачак «могҗизасы» белән уртак йортлары турындагы уйларга этәрде. Ирекле ялгызлыгыннан арыганын сизде ул. «Бирешәсең бит, егет!» — дип, үз-үзеннән көлеп куйды.
Урамда кар төшә башлаган икән. Ябалак кар. Сагындырган кар! Декабрь ахырына кадәр кар затын күрсәтмәде бит быел. Бөтен җир кап-кара, шыксыз булып торды. Инде Яңа елга да карсыз керәбез икән дигәндә... менә бит Ходайның хикмәте, иртән, сыек кына булса да, кар явып үтте. Инде әнә Кар бабай, юкка чәбәләнмәгез, үз эшемне беләм мин дигәндәй, капчыгын ныклап селки.
Соңгы бүләк иясе шактый зур, унике яшьлек егет булып чыкты. Кыш бабай белән Кар кызын күреп күзләре очкынланмаса да, бүләккә нәкъ сабыйларча куанды үзе. Компьютерда рәсем ясау белән җенләнгән малай өчен төсле принтердан да шәп бүләк була аламы инде! Кыш бабайга да үзенең рәсемен җибәрергә вәгъдә биреп калды.
Сәгать инде унбер тулып килә иде. Тизрәк бәйрәм табынына ашыгырга кирәк. Хуҗалар белән саубуллашып, ишекне ябулары булды, Искәндәрне көтелмәгән шатлык, гаҗәпләнү, өмет тулы бала тавышы дертләтеп җибәрде: «Кыш бабай!» Бүген күп тапкырлар ишеткән шатлыклы авазлардан үзгә, бөтенләй икенче иде бу аваз. Монда сөенеч кенә түгел, көтеп арыганнан соң, сүнәм-сүнәм дип дерелдәгән өметнең кабат кабынуы иде бу өн. Әбисе белән җитәкләшеп баскычтан менеп килүче кызчык, әбисенең кулыннан ычкынып, Кыш бабайга йөгерде. Әйтерсең тиз генә килеп кагылмаса, аның өзелеп көткән могҗизасы юкка чыгачак, гаип булачак иде.
— Кыш бабай?! Син... Син мине эзләп килдеңме?
Шулкадәр дә ымсыну, өмет, сөенеч һәм гаҗәпләнү иде бу сүзләрдә.
Искәндәр, үзе дә сизмәстән, «әйе» дип, итәгенә килеп ябышкан кызчык янәшәсенә чүгәләде. Чүгәләде... һәм өнсез калды. Өмет тулы караш белән томырылып аңа карап торган бу күзләр таныш, бик таныш... таныш кына түгел, кадерле, газиз иде. Бу күзләрне өзелеп сагынулар, бу күзләрне хәтердән куарга тырышулар, бу күзләрне төшләрдә күреп саташулар... Бөтен дөньяның ямен, нурын, шатлыгын үзенә сыйдырган, җылы җәйләр булып, чиксез күкләр булып җанны җылытучы һәм җанны ашкындыручы яшькелт-зәңгәр бу күзләр! Аларны оныту, аларны танымау, аларны бутау мөмкин түгел!
Бер мизгелгә дөнья убылды, күкләр ишелде, вакытлар буталды... Аңына килеп, авыр сулап баскычтан менеп җиткән әбигә карашын күчергәндә, каршысында кемне күрәсен ап-ачык аңлаган иде Искәндәр. Карашлар очрашты. Моннан нәкъ җиде ел элеккегечә... Сүзсез карашлар. Тик... бу карашлар башка, башка... Әбинең тимер карашы шактый какшаган иде. Бу карашны какшаткан сәбәпләрне белмәсә дә, нидер үзгәргәнен, дөнья куласасының әйләнгәнен сизде ул.
Әби чалтыр-чолтыр ишек ачарга кереште. Шунда гына Искәндәрнең күзе әле генә үзләре чыккан фатир каршысындагы ишеккә төште — бик тә таныш, кадерле, бераз янтайтыбрак ябыштырылган 36 санын абайлады. Алтынсыман сары шул тимер кисәгендә яшьлегенең өмет һәм ярату тулы күз нурлары чагылып киткәндәй булды. Карашы подъезд тәрәзәсенә күчте. Тәрәзә артында ап-ак күбәләкләр бөтерелә иде. Моннан нәкъ җиде ел элеккечә...
А снег не знал и падал,
А снег не знал и падал,
Земля была прекрасна,
Прекрасна и чиста...
Күңелендә яңгыраган җырга йомшак кына кадерле тавыш кушылганын тойды ул.
Икәүләп сокланып яудырган бу карлар эрегәндә, якты хыялларының язгы ташкыннарга кушылып агып китәсен белми әле алар. Февраль ахырының тәүге тамчылары сөенешеп тамган якты бер көндә «әбекәй»нең корыч карашы ул тамчыларны, боз сөңгегә әйләндереп, йөрәккә кадыйсын сиздерми әле йомшак күңелле карлар. Зур түрә хатынының «Сез тиң түгел!» дигән карары белән дә килешмиләр хыялый күбәләкләр. Карлар белә: алар тиң, тиң! Алар икесе дә бу дөньяга нәкъ бертөсле карый, дөньяны бертөсле күрә. Менә бу карларның да күбәләкләр икәнлегенә икесе тиң ышаналар. Тик карны — кар, акны — ак, караны кара итеп кенә күрергә күнеккән әти-әни генә кызларының бу дөньяга үзгә күзләр белән багуын аңларга теләми. Барысы да шул дәү әни тәрбиясе! Үзләрендә булды ла хата: дуслары белән лагерьларга җибәрәсе урында, җәй буе урман белән сөйләшүче хыялый әбекәе янында яткырдылар баланы.
Тулай торакта яшәп яткан, карьера дигән текә баскычның беренче тактасына да басмаган бу егет кисәге өчен үсмәгән шул аларның кызлары! Дәрәҗәле атаның зур өметләр багланган улына ярәшеп, тиз генә чит илгә җибәргәндә, ике елга стажировкага киткән кияүнең шунда эшләп каласын, ә кызларының ярты елдан ук кайтып төшәсен гөманлый да алмый иде әти-әни. Бары карлар, бергә сокланып яудырган карлар гына белә аның әйләнеп кайтачагын. Ни өчен кайтачагын да беләләр. Тик бу хакта әлегә аның үзенә дә сиздермәскә тырышалар.
Адәм затының кайчан да булса бер сәгате сугачагын вакыт галиҗәнаплары искәртеп торса да, үзен дөнья тоткасы санаган түрәләр бу аларга кагылмый дип ялгыша шул. Тик вакыт берәүне дә аямый. Шулай... Карашлар сына икән ул.
Бер мизгелгә кереп югалган бәхетле һәм әрнүле елларыннан:
— Син минем теләгемне ишеттеңме? — дигән сорау бүгенгесенә күчереп куйды Искәндәрне.
— Син минем теләгемне ишеттеңме? — дип пышылдады кыз.
Бугазына тыгылган төер сүз әйтергә ирек бирмәде, Кыш бабай башын гына какты.
— Фәритләргә үткән ел да Кыш бабай килгән иде, — дип, әле генә Искәндәрләр чыккан ишеккә ымлады кыз. — Мин тәрәзәдән аның машинага утырып киткәнен генә күрдем. Минем янга кермәгән Кыш бабайга бик үпкәләгән идем. Минем бит теләгем Фәритнекеннән чынрак. — Кызның йөзе бер мизгелгә олысымакланып, җитдиләнеп китте, аннан кабат сабыйлыгына кайтып: — Ул чын Кыш бабай булмаган икән, — диде. — Фәрит әйтте, әтисенең эшеннән бер абый гына киенеп килгән. Ул әйтмәсә дә белә идем инде чын Кыш бабай минем яныма керми китмәсен. Мин бит биш яшь тулган көнемдә дә, быел, алты яшь тулганда да теләгән идем теләгемне. Тик чын теләкләр туган көндә үтәлми икән...
«Чын» дигәнен ничектер аерым серле бер тирәнлек белән әйтте кызчык.
— Ул теләкне Кыш бабай гына үти ала. Чын Кыш бабай гына...
Кызчык сөйләде дә сөйләде. Ә Кыш бабай гаҗиз иде. Нишләргә?
Хет бер бүләге дә калмады, ичмасам, кулында. Кинәт кесә телефоны җырлап җибәрде. Искәндәр тиз генә алып карады: Вадим. Җавап биреп тормый гына төймәгә басты, һәм... катлаулы хәлдән чыгу юлы табылганга куанып, телефонын кызчыкка сузды. Кызның бермәлгә аптырап калуыннан «чын теләген» үти алмавын аңлады Кыш бабай. Тик кыз, кисәк яктырып, Кыш бабайны кочаклап ук алды. Үзенең эшне тиз төшенүенә куанган кызчык:
— Әтием бу телефоннан шылтыратачакмы? — диде.
Кыш бабай кабат башын гына кага алды. Аннан, тамак төбендәге төерне йотып:
— һичшиксез! — дип өстәде. Тавышы әкрен чыкса да катгый иде.
Урамда инде кар ишеп ява иде. Иртәдән бирле күңелдә бөтерелгән җырны тын гына дөньяга таратып коела төсле тоелды бу карлар:
И верю я, что скоро,
И верю я, что скоро
По снегу доберутся
Ко мне твои следы...
Кадерле нәни эзләр төшәчәк карларны күңеле белән яратып сыйпады Кыш бабай.