СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мария Логинова «Улым бүләге”

Өй каршында үскән өрәңгенең ябалдашлары, урамда искән көзге әче җилгә чыдый алмагандай, тәрәзәгә бәреләләр. Әдилә үзенең тормышына охшаган көзге көнне күзәтеп, үткән тормышын, бала чагын тагын бер кат күз алдыннан кичереп ята. Уйлары, бала чагына алып кайтып, еш кына борчый аны. Борчый, чөнки «бәхетле балачак» бик үк бәхетле булмады аның өчен.
...Үз әнисе өчен көтелмәгән, кирәкмәгән бала булып дөньяга килде ул. Ул вакытта әле әнисенең дә унсигезе яңа тулып килгән чак була. Әти кеше баланы үзенеке итеп санамыйча, әнисен ташлап китә. Ә әнисе Әдиләне унбер ае тулар-тулмас Ба лык Бистәсенә әбисенә кайтарып ташлый. Болай да җиңелрәк холыклы Хәния, бала өчен бик борчылып тормыйча, елга бер-ике генә мәртәбә кайтып киткәли. Кайткан саен диярлек яңа, чит-ят абыйны ияртеп кайткан анада Әдиләгә карата наз дигән нәрсә бөтенләй булмый.
Анада тапмаган назны кыз әбисендә артыгы белән таба. Әбисе бердәнбер оныгын яратып-иркәләп үстерә. Тик болытсыз, кояшлы матур көннәр бик озакка бармый, Әдиләгә алты яшь тулып киткәч, әнисе кайтып ала, тик үзе үстерер өчен түгел. Казандагы балалар-яшүсмерләр приютына илтеп тапшыра Хәния кызын...
Әбисенең җылы кочагыннан йолкып алынган кечкенә кызчык өчен чын-чынлап кара көннәр шушында башлана да инде. Әбисе алып биргән матур-матур төрле төстәге тасмаларны олырак кызлар беренче көнне үк тартып алалар. Әбисе тегеп биргән яңа күлмәкләре, итәкләре монда яшәп шомарып беткән үткенрәк кызлар өстенә күчә. Ә үзе төсе уңып беткән иске күлмәкләрдә кала Әдилә. Әбисе матурлап, толымлап үрергә яраткан чәчләрен кыска гына калдырып кисеп тә аткач, бөтенләй боегып кала ул. Берсеннән-берсе усал кызларның кыерсытуына түзә алмыйча, бер-ике мәртәбә качып та киткәли, тик кырыс милиционер абыйлар тиз эләктереп алып, кире приютка китереп тапшыралар аны. Үз әнисе бер мәртәбә дә килеп хәлен белми кызының.
Ел артыннан ел үткән саен, үзе дә мондагы тормышка ияләшә башлап, хәйран гына сугышырга, талашырга өйрәнеп, үз-үзен яклый башлаган иде инде Әдилә. Мәктәптә ул тырышып укыды, иң алдынгылардан саналды. Бу дөньяда аның бер генә таяныр кешесе дә булмаганлыктан, яхшы укуы үзе өчен, үзенең киләчәге өчен икәнлеген кечкенә булса да яхшы аңлый иде ул. Үсә-исәя төшкәч, ял көннәрендә әнисенең бер бүлмәле фатирына кайткалый башлый. Тик килгән саен, ник килгәненә үкенеп бетә алмый, кунарга тагын приютка кайтып китә торган иде. Әнисенең эчкә баткан үтәли тишәрдәй булып караган кара усал күзләрендә туганлык җепләре эзләсә дә таба алмады кыз. Приют директоры Любовь Александровна Әдиләне бик яратты. Аның теше-тырнагы белән укуга ябышуы аны бик шатландыра иде. Буш вакытларында үз бүлмәсенә чакырып кертеп озак кына бәхәсләшә торган иде ул аның белән. Үсеп буй җиткереп килә торган кызга акыллы киңәшләрен бирде, унынчы классны тәмамлаганнан соң, пединститутка укырга керергә тәкъдим ясады. Аңа һәрдаим булышып торырга вәгъдә итте һәм сүзендә торды да. Әдилә унынчы классны гел «биш»ле билгеләренә генә тәмамлап, пединститутка укырга керде. Любовь Александровна, биргән вәгъдәсендә торып, Әдиләгә гел булышып килде. Өченче курсны тәмамлагач, приютта ук бергә үскән Гена исемле егеткә кияүгә чыгып, институт тулай торагында яши башладылар алар. Яшь гаиләне тергезүе дә, шул ук вакытта укуы да бик авыр булса да, Әдилә түзде, стипендия акчасына ашарына да, кияренә дә булдыра алды. Буш вакытларында якында гына яшәп ятучы ялгыз рус карчыгына булышып, сөтен, йомыркасын алып кайтты. Тик бик яшьли эчәргә күнегеп киткән Гена гына, кәефне бозып, эшкә урнашырга ашыкмады да, теләмәде дә. һәрвакыт китапларына чумып утырган Әдиләне ул санга сукмый башлаган иде. Чиксез яратуына ышандырып, Әдиләне кияүгә чыгарга ризалаткан Гена, кызганычка каршы, бик төпле-ышанычлы кеше түгел иде. Мең газап белән булса да студент еллары артта калып, алты айлык бала белән берьялгызы калды Әдилә. Аның каравы, биш ел буе ачлы-туклы булса да үткән уку елларын бүләкләп, тумбочка өстендә кызыл диплом ята иде. Институтны гел яхшы билгеләренә генә тәмамлаганы өчен һәм яшь баласы барлыгын да истә тотып, аңа эш урынын да Казаннан билгеләделәр. Егерме беренче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп куйдылар. Ире Гена бөтенләй юкка чыгып, баланы ялгызы гына үстерергә язган иде Әдиләгә. Мәктәптән ерак та түгел тулай торактан үзенә генә кечкенә бүлмә дә бирделәр. Барысы да үз урынына урнашкан кебек булды. Улы Нәркизне, атнасына ун сум түләп, күршесенә калдырып китә. Икесенә генә акчасы да җитте, аз-маз йорт кирәк-яраклары алырга да өлгерде ул. Тик тыныч тормышын кем аркылыдыр үзен эзләп тапкан Генасы гына боза иде. Тәмам эчкечелеккә төшкән Гена, үзенең төзәләчәген, Әдиләне оныта алмаячагын, аны үлепләр яратуын аңлатып, тагын бер кат хатынының ышанычын яулый алды. Кечкенә бүлмәдә өчәүләшеп тора башладылар. Ләкин Генаның түземлеге бик озакка җитмичә, ике атна дигәндә тагын үлле-мәлле исереп кайтып, төрле әшәке сүзләр белән Әдиләне пычратып сүгенә, тузына башлады. Ә икенче көнне Әдилә эштә чакта кием шкафы алырга диеп җыя башлаган 150 сум акчасын урлап, бөтенләй чыгып качты. Инде бүтән ялынып килсә, кертмәскә дип үзенә сүзләр бирсә дә, бик озак тынычлана алмады Әдилә. Нәркизенә өч яшь тулгач, яслегә бирергә җай чыкты. Алар әле тагын биш-алты еллап Казанда тордылар. Бер югалып, тагын килеп чыгып йөдәткән Генадан качып, туксан икенче елның азагында Түбән Камага кайтып урнаштылар.
Бу бик болгавыр ел иде. Мәскәүдә булып узган кискен вакыйгалардан соң, властька Ельцин килеп, илнең экономикасы түбәнгә тәгәрәгән чор иде. Бөтен җирдә эшсезлек, хәерчелек хөкем сөрде. Урамнарда Советлар чорында күзгә дә күренмәгән хәерчеләр, исерекләр күбәеп китте. Халык үзенең эшләгән эш хакын да вакытында ала алмады. Эш хакын гынамы соң, пенсионерлар пенсияләрен икешәр айга кичектереп ала башладылар. Мондый болганчык чор алты-җиде еллап дәвам итте. Бер бәладән котылгандай булса да, монда кайтып урнашкач, яңадан-яңа авырлыкларга юлыгырга туры килде Әдиләгә дә. Беренчедән, фатир мәсьәләсе килеп басты. Газаплар белән булса да икенче мәктәпкә татар теле укытучысы итеп алдылар аны. Бик авырлык белән генә рус мәктәпләрендә татар теле дәресләре керә башлаган вакыт иде. Тик аның дәресләренә бик үк ышанып карамадылар төсле. Әмма үзенең эчкерсезлеге, бер вакытта да укучыларга тавыш күтәрмәве, барысын да олы түземлек белән дәлилләп аңлата алуы аркасында зур абруйга ия була алды. Тора-бара балаларда татар теленә мәхәббәт уята алуына чиксез сөенә иде ул. Нәркизенә дә бик нык булышып, аны киләчәктә зур белемле итеп күрәсе килде. Ничек кенә итеп булса да улына югары белем бирергә үзенә максат итеп куйды Әдилә...
Әнә шулай итеп ел артыннан ел үтә торды. Әдиләнең тормыш авырлыгыннан вакытыннан алда чәчләре чаларды. Бу ун еллап вакыт эчендә бик авырлыклар белән генә иске районнан бер бүлмәле фатир ала алды ул. Киләсе елга, Алла теләсә, Нәркизе унберенче сыйныфны тәмамлап, Казанга медицина институтына укырга керергә җыена иде. Тик укырга керү өчен меңәрләгән сум акча түләргә кирәк. Әдиләнең Нәркиз алтынчы сыйныфта укыганда ук аз-азлап җыеп килгән акчасы ун меңгә тулып килә иде, тик бу акча бик аз булып, әле тагын шактый өстисе бар иде. Кыш көннәрендә күп итеп агач тартмаларга укроп, яшел суган үстереп сатты. Укытучы башы белән кибет төпләрендә яшеллек сатып торырга туры килсә дә түзде, баскан урыныннан китмәде. Үзе эшли торган мәктәпнең директоры Андрей Антонович бер-ике мәртәбә шелтә дә белдергән иде аңа, Әдилә барыбер кичке дүртләрдә аннан-моннан ашап-эчеп ала да кибет төбенә ашыга иде. Чөнки улының киләчәге, аның киләчәк бәхете өчен җан тырмашуы ананың. Таныш йөзләр очраса, аларга күтәрелеп карый алмый читкә борылыр иде Әдилә. Ә үзе укыткан укучылары янына килеп басса, битенә ут кабар, үзен кая куярга белми изаланыр иде...
Әдилә әнә шул үткән көннәрне исенә төшереп бик озак ятты. Ул көннәр инде бик артта калып, Әдиләгә быел алтмыш яшь тула. Еллар артта калып тынычланыр вакыт җитсә дә, ул үзендә җиңеллек китерердәй тынычлыкны таба алмады. Нәркизне үстергәндә каядыр хата җибәргән иде ул. Бөтен гомерен улына сарыф итеп, бар тапканын аның өчен, аның кайгысыз киләчәге өчен диеп яшәве үзе зур хата булды. Нәркиз үзен генә яратучы, үзен генә кайгыртучы бала булып үсте. Улының укуы өчен диеп, мәктәптән буш вакытында кибет төбендә үткәргән вакытын улына бирмәгәне өчен хәзер үкенеп туя алмады ул. Югары белемсез дә чын кеше итеп үстерә ала иде бит ул аны. Барыбер укуы буенча эшләмәде Нәркиз, бер бик бай кибеткә менеджер булып урнашты. Зур гына завод директорының кызына да өйләнеп алгач, әнисен бөтенләй онытты. Элегрәк шалтыраткалап хәлен сораштырып торса да, бервакыт бөтенләй шалтыратмас булды. Кадерле улының үзен туйга да чакырмавы Әдиләнең шактый гына сәламәтлеген алды. Озак-озаклап хастаханәдә йөрәген дәвалап алырга туры килде. Ана күңеле улын, бердәнберен бик сагынды, юксынды. Аның тавышын гына булса да ишетергә зар-интизар булып беткән көннәре күп булды. Ә беркөнне, үзенең бөтен батырлыгын җыеп, Нәркиз эшли торган кибеткә китте ул. Читтән генә булса да улын күреп калу теләге көчле иде. Әнә шул теләк, өмет этәрде дә инде Әдиләне кибеткә. Үтә дә бай кибеткә килеп кергәч, тәвәккәллеге кими төшсә дә, күзләре белән Нәркизен эзләде, һәм ап-ак костюм-чалбардан киенгән улын ерактан күреп ады. Улы бик эшлекле кыяфәттә бер төркем яшь сатучыларга нидер аңлата иде. Нәркиз дә әнисен күреп, бөтенләй коелып төште. Үзенә якынлашып килүче гади генә киенгән әнисен күреп, башкалар алдында читенсенгәнлеге йөзенә үк бәреп чыккан иде. Шуның өчендерме, әнисенә таба борылып, янәшәсендәге яшьләр дә ишетелерлек итеп:
— Женщина, что хотели? — дип сорады.
Аяк астындагы ялтырап тора торган идән каядыр шуып юкка чыкты. Кибеттәге зәвыклы гына киенгән ниләрдер караштырып йөрүче кешеләр дә, Нәркиз дә, төркемдәге яшьләр дә барысы бергә буталып әйләнә иде. Әдилә икенче мәртәбә йөрәк чире белән хастаханәгә эләкте. Нәркиз хастаханәгә дә үзе килмәде. Җиләк-җимеш, яшелчәләр биреп, кибеттә эшләүче яшь кенә бер кызны җибәрә торган булды.
Ул җан өшеткеч вакыйгадан соң да ике ел вакыт үтеп киткән инде.
Әдиләнең башында бер генә кара чәч тә калмады. Әнисенең илле яшьлегенә дә, илле биш яшьлегенә дә килмәделәр Нәркиз белән килене. Дөрес, кемнәр аркылыдыр чәчкә бәйләме җибәргәннәр иде. Әдиләнең әче күз яшьләрен күтәрә алмагандай, иртәгесен шиңеп төшкәннәр иде ул канәферләр.
Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык иде, Әдиләнең ике оныкның берсен дә күргәне булмады. Аңа аларны кулларына алып сөяргә дә язмаган иде, күрәсең. Нишлисең, бәхетең шуннан булгандыр, диеп, үзен-үзе юаткалаган булса да, эченә җылы керерлек түгел иде инде, бөтен җанын-тәнен суытып бәгыренә боз төшкән иде карт укытучының. Ә бүген менә аңа алтмыш яшь. Өмете бик зурдан булмаса да, көтте ул улын, өзелеп көтте. Иртән иртүк торып очынган күңелен басарга тырышып караса да, кузгалган күңел тынмады, киресенчә, Әдиләне дулкынландырып йөрәге кага иде. Бу фатирга күчкәннән бирле гел йөрешеп яшәгән күршесе иртүк кереп иң беренче булып котлады. Гөлүсә дә гомере буе укытучы булып эшләгән кеше, бик ихтирамга лаек иде. Аның белән озак итеп чәй эчтеләр. Әдилә улы ның үзен бөтенләй онытып җибәрүен белгертергә теләмичә, Гөлүсәдән яшереп килсә дә, күпне күргән күршесеннән барыбер яшереп бетерә алмады. Гөлүсә аның кәефен төшерәсе килмичә, һәрбер сүзенә ышанган атлы булып, баш кага иде. Әдиләнең җан тырмашып үстергән бердәнбер малае әнисен ташлаганлыгын ул белә иде инде. Әдилә Нәркизне кичке дүртләргә тикле көтте, аның һич тә булмаса шалтыратып котлавын бөтен җаны-тәне белән теләде. Кечкенә өстәлгә урнаштырылган телефон шалтыраган саен, чиксез өмет белән трубканы алды, үзе укыткан укучылары, хезмәттәшләре котласалар да, Нәркиз шалтыратмады. Телефон төбендәге кәнәфигә утырып йокымсырап киткән Әдилә сискәнеп уянып китте, шул кыска гына черем итеп алынган вакыт эчендә дә төш күреп уянган иде ул. Шундый матур төш күрде Әдилә: төшендә ишекне киң итеп ачып ике улын да җитәкләгән Нәркиз килеп кергән иде. Ә бер кулында кочагына сыймастай ап-ак розалар. Чиксез сөенеч белән лепердәгән йөрәге уятты аны. Әдилә бите буйлап агып төшкән яшьләрен кул сырты белән генә сыпырып төшерде дә ныклы карарга килеп киенә башлады. Әле кичә генә алган җиде йөз сум пенсиясен дә кесәсенә тыкты ул. Урамда күз ачкысыз буранны ярып базар ягына таба атлады карт укытучы. Бернинди җил-бураннар да аның карарын җиңәрлек түгел, усал, энәдәй үткер бөртекләре битенә килеп кадалып авырттырсалар да, алга атлавында булды. Базарда чәчәкләр сатучы хатыннар гына бураннан куркып өйләренә кайтып китмәсеннәр...
Чәчәкләр сатучы бер-ике кыз урыннарында иделәр әле. Үзенә дигән бәйләмне ерактан ук күреп алды ул. Ап-ак купшы розалар... Төшендә нәкъ улы бүләк иткән розалар иде бу! Әдилә 550 сум түләп үтә дә матур итеп төзелгән бәйләмне күкрәгенә кысты. Сатучы кыздан кат-кат итеп төрдерде ул аларны. Янәсе, туңмасыннар! Кире өенә кайтып чәчкәләрне сүтеп җибәрде дә бәллүр вазага утыртып куйды Әдилә. Розалардан бөркелгән аклык, башларны җиңел генә әйләндереп, саф, хуш исле дулкын булып бүлмәгә таралды. Ваза төбенә соңгы акчаларына алган кыйммәтле шәраб, бик зур кап белән шоколадны да куйды Әдилә. Күршесен үзен генә калдырырга теләмичә йомыш сылтавы белән кергән Гөлүсәгә «улымның бүләге» диеп чәчкәле өстәлне күрсәтте. Күңелләрнең астын-өскә китерерлек кызганыч күренеш иде бу. Гөлүсә, күзләренә тулган яшьләрен күрсәтәсе килмичә, кире чыгып китү ягын карады.
Кәнәфигә кабат килеп утырган Әдиләне уйларыннан бүлеп, ишектә звонок шалтырады. Ул улын көтми иде инде. Хәтта шушы минутта Нәркизе килеп керсә дә сөенмәс иде Әдилә, шатланмас иде...
Ишекне ачып җибәрсә, көтелмәгән хәлдән егылып китә язды ул. Аның фатиры төбен тутырып үзе укыткан укучылары елмаешып басып тора иде. Барысының да кулларында бәйләм-бәйләм чәчкәләр! Чәчкәләрнең ниндиләре генә юк! Ялтыр-йолтыр килеп торган кәгазьләрдән күзләрне чагылдырып җемелдәвек нур агыла иде. Алар кадерле укытучылары Әдилә Хәмитовнаны күтәреп диярлек өйгә алып керделәр. Кайсы битеннән, кайсы кулыннан үбеп, кадерләп кәнәфигә утырттылар да, ашыга-кабалана үзләре үк алып килгән тәм-томнар белән өстәл көйли башладылар. Олы, чын бәхеткә чумып озак әле сүзгә килә алмыйча утырды Әдилә Хәмитовна. Әгәр белгән булса, менә шушылай итеп чәчкәгә күмеләсен белгән булса, барыр идемени соң ул базарга?! Ул бит үзенә-үзе бәйрәм ясау нияте белән алып кайтты ак розаларны. Әнә аның «улым бүләге» дип алып кайткан ак розалары егермеләгән купшы бәйләм астында бөтенләй күмелеп калды. Бу көтелмәгән олы бәйрәмнән аның күңеле тулды, бертуктаусыз сөйләде, көлде ул. Менә бит, онытмаганнар, килгәннәр! Улы өчен кайгырып, үз эченә йомыла башлаган карт укытучының күңелен күтәреп, яшәгән гомере өчен үкенерлек итмәделәр алар килүләре белән! Аның яшәгән гомерендә мәгънә барлыгын исбат иттеләр укучылары Әдилә Хәмитовнага. Аның улы берәү генә түгел, күп алар! Аның кызлары да, уллары да дистәләгән! Алар бар да исәннәр, акыллылар, тәүфыйклылар! Бу минутта чиксез сөенечтән, дулкынланудан маңгаендагы тирән җыерчыклар, языла китеп, Әдилә Хәмитовнаны бөтенләй яшәртеп, балкытып җибәргән төсле иде...