СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Америка янкилары әкияте "Бер тәпиле тавык" (Разил Вәлиев тәрҗемәсе)

Бер табибның Җек исемле йомышчы малае булган. Көндезге ашка табибка тавык кыздырганнар. Җекнең тамагы бик нык ачкан икән, түзә алмаган, тавыкның бер ботын тиз генә ашаган бу. Аннары, табиб сизмәсен дип, аяксыз ягын аска әйләндереп куйган. Табибка бу көнне кунаклар килгән булган икән. Ашарга утырган болар. Табиб ит турый башлауга, күрә: тавыкның бер аягы юк.
—Ни булган моңа, Җек? — дип сорый ул малайдан. — Тавыкның бер аягы кая киткән?
—Сыңар аяклы тавык булгандыр ул, сэр, — дигән аңа Җек. — Кичә ишегалдында бер аяклы тавык күргән идем мин...
Икенче көнне иртән табиб белән Җек ат җигеп юлга чыкканнар. Малай дилбегә тотып алда бара, ә хуҗа артта җәелеп утырган, ди. Бара торгач, юл буенда тезелешеп басып торучы тавыклар күрә болар. Көн суык булганга, тавыклар, бөрешеп, бер тәпиләрен күтәргәннәр, икенчесендә басып торалар икән.
—Карагыз, сэр, карагыз! — дип кычкырган Җек. — Бер аяклы тавыклар! Кичә әйткән идем бит мин сезгә!
—Көш! Көш! — дип кычкырган шулчак табиб.
Тавыклар канат астыннан икенче тәпиләрен чыгарып йөгерешеп киткәннәр.
—Әй син, алдакчы малай! — дип бармак янаган табиб.
— Әгәр кичәге тавыкка «көш» дип кычкырсаң, ул да икенче аягын чыгарган булыр иде, — дигән аңа Җек.