СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштанов "Әрем исе"

Бар көченә йөгереп барганда Самат сөрлегеп китте дә дөрселдәп җиргә ауды. Күз аллары шундук караңгылана башлады...
Танк чылбырлары таптап, бомбалар шартлап, снарядлар яндырып, казып-тишкәләп бетергән кырда күпме яткандыр Самат, анысы билгесез. Берзаман ул, авыртуга түзә алмыйча, аңына килде. Шулай газапланып ятканда йомшак җил аның битен сыйпап узды. Җил үзе белән ниндидер әчкелтем таныш ис алып килде. Бу ис аз гына вакытка булса да аның әрнегән аяклары турындагы уйларын оныттыргандай итте. Нинди ис соң әле бу? Нәрсә исе? Таныш, бик таныш ис... Әйе, әйе, үлән исе... Исеме дә тел очында гына тора кебек. Самат шул ис килгән якка карарга тели, хәтта әкренләп кузгала ук башлады. Өстеннән туфрак коелды. Авыр күз кабакларын көч-хәл белән генә күтәреп, карашын төнге караңгылыкка төбәде. Тирә-якта тынлык. Салкынча. Күзе караңгылыкка ияләшә төшкәч, якындагы бомба чокырларын шәйләп алды. Ул бик бирелеп тирә-якка колак салды. Әмма кыштырдаган тавыш та ишетелмәде. Күңеленә шомлы уйлар керде. Япа- ялгызы шушында мәңгегә калыр төсле тоелды аңа. Ләкин бу шик-шөбһәләрдән арынырга тырышты. Ничек инде япь- яшь килеш үлемгә бирешсен ди ул... Шул вакыт кайдадыр автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Көнбатыштарак дошман ракетасының яктысы сызылды. «Димәк, фашист борчыла, эзләнә, курка». Саматның эченә җылы йөгергәндәй булды.
Янә йомшак җил исеп куйды, аның күңелен кабат үлән исе кузгатып алды. Туган йортыннан еракта, бик еракта, балачактан таныш, күңелгә якын ис иде бу. Әйе, әйе...
Балачак. Ничек онытасын ди ул елларны, ничек? Менә егерме беренче ел. Ул елны Идел буена үлемдәй мәрхәмәтсез ачлык килде. Кояш кыздырды да кыздырды. Җир өсте, ут төртеп яндыргандай, корып, кибеп калды. Кипшеп-яргаланып беткән җир өсте бер тамчы суга тилмергән иреннәрне хәтерләтә иде.
Ил өстенә килгән зур афәт! Авыллар бушап калды, көн саен диярлек ачтан шешенеп үлгән бала-чаганы, йә булмаса, карт-корыны, абый-апаны авыл читендәге зиратка озата тордылар. Тәнендә җаны булганнар, бер телем икмәк эзләп, терлесе-терле якка таралышты. Мәетләрне җирләргә дә кешеләр калмады диярлек. Инешләр, чишмәләр кипте, кое суы да каядыр китеп югалды.
Алар өч бала иде. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала. Әтиләре ризык эзләп чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады. Юлда вафат булган, соңыннан исән калганнар сөйләделәр. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, әниләре дә авырып китте, хәлсез куллары агач кашыкны да күтәрә алмый башлады. Күзләре гел тәрәзәдә иде. Әтиләренең кайтуын зарыгып көткәндер. Аларга көн саен бабалары гына килә иде; «куян» калачы алып килә иде ул. Алабута оныннан пешерелгән күмәчләр. Үзләре кычыткан ашы пешерәләр иде. Бәрәңге кабыгы... Нәрсә генә ашалмаган?!
Әниләре кайчакта чирләш тавышы белән:
-Улым, алмагач тарагымны алып чәчләремне тарап үр әле, - дияр иде, үзе елмаерга тырышыр иде. Самат әнисенең чем-кара чәчләрен ипләп кенә сүтеп, тырыша-тырыша тартып үрер иде. Әнисе күзләрен йомып, тынычлана торган иде. Аннары:
-Рәхмәт, улым. Әнә мендәрем астында бабаң китергән "куян" калачы, өчегезгә бүлеп ашагыз, - дияр иде. Самат үсә төшкәч кенә аңлады, ул үзе ашамыйча, соңгы телеменә кадәр алар өчен саклаган икән.
Тора-бара авылда ачтан тилмерүчеләр өчен ашханә шикеллерәк нәрсә оештырдылар. Халык тернәкләнеп киткәндәй булды. Урамда бала-чага тавышлары ишетелә башлады. Тик әниләренең генә хәле рәтләнмәде, аның тамагыннан азык үтми башлаган иде инде. Йөзе дә кипте, үзенең аяк бармаклары боздай салкын, ни хәтле генә төрсәң дә җылынмыйлар иде. Үлемне аяктан керә диләр түгелме әле? Шулчак аларга түбән очтан Гайшә әби килеп йөри башлады. Беренче тапкырында әби аларга мич яккан вакытны туры китереп килеп керде. Керде дә, бизәкле чынаякны алып, өстәл артына кереп утырды. Самат башта шикләнеп куйды: «Әллә инде безнең өлешкә өмет тотамы?» Тик алай булып чыкмады. Гайшә әби күлмәк кесәсеннән ниндидер үләннәр алып, чынаякка салды да, өстенә самавырдан кайнар су агызды. Өйгә әчкелтем ис таралды. Чынаякны ул әнисенә сузды:
-Балаларың хакына эч әле, Биби.
Әниләре пышылдап кына җавап бирде:
-Бик эчәр идем дә бит, Гайшә түти, үтми, тамактан үтми!
-Үтәр әле. Үтәр. Менә мин ясаган үлән чәен эчкәч үтәр. Үзең үк күрерсең.
Әниләре әкрен-әкрен генә шул чәйне эчте.
Үлән суы артыннан әби авыруга берәр кашык ботка каптыра торган иде.
Бер көнне балалар йокыларыннан уянгач, ни күзләре белән күрсеннәр - әниләре торып утырган! Урамда чыпчыклар чыркылдаша. Әниләре исе китеп шул чыпчыкларга карап утыра. Өчесе берьюлы аның янына килеп елышты.Күңелләренә тулган шатлыкны әйтеп бирердәй түгел иде... Самат әнисенең чәчен тарап үрде. Әнисе мактады үзен:
-Улым, кыз баладан да остарак итеп үрәсең син чәчләремне, - диде.
Гайшә әби төнәтмәсен соңгы мәртәбә эчерткәч:
-Йә, Биби килен, әҗере Ходайдан булсын, - диде. Әби табын янына утырып тормыйча гына чыгып китмәкче иде дә, әниләре туктатты:
-Тукта әле, Гайшәттәй, ашыкма, - диде дә, моңарчы үзе яткан сандыкның капкачын ачты. Әйтеп куйган нәзерем бар иде, Гайшәттәй, ал әле шушы ситса кисәгемне, күлмәк тегәрсең.
Гайшә әбинең икеләнеп торуын күргәч, үгетли үк башлады.
-Юк, юк, Гайшәттәй, алмасаң күңелем рәнҗер, ихлас күңелдән бирәм, балаларым хакына...
Шул вакыйгаларны күз алдыннан үткәреп ята торгач, Самат үзендә ниндидер көч, ышаныч сизеп, талпынып куйды.
-Мин дә... мин дә терелергә тиеш, үлемгә бирешмәскә, бирешмәскә! - үзеннән-үзе Саматның тешләре кысылды, йодрыклары йомарланды.
Ничек мондый хәлгә калды соң әле ул? Атакага күтәрелделәр, анысы хәтерендә. Төтен. Атыш. Шул чакны танклар күренде. Дошман танклары. Рота җиргә ятты. Баш күтәрер чама юк, кырамсың кыра дошман. Самат түзмәде, кулына граната алып, алга шуышты. Ашыга-кабалана шуышты. Менә ул гранатасын бар көченә танкның алдына ыргытты. Яндыргыч шешәсен дә өстәп җибәрде. Танк аһылдап туктап калды, өстендә ялкын көлтәсе күтәрелде. Алар «Ур-ра» кычкырып алга йөгерделәр. Менә шул мәлне...
Сулкылдап-сулкылдап сызлаган аякларын Самат тотыштырып карады. Итек кунычын ипләп кенә пычак белән ярды, чолгавын сүтте, майкасын ертып ярасын бәйләде. Аннан соң автоматын туфрактан арындырды, затворын тикшереп карады, патроннарын барлады.
Шунда янып-көеп беткән ялгыз үләнне күреп алды. Шушы үлән исе кузгатты ич инде аның күңелен! Янәшәдә генә үсеп утыра икән ләбаса!
-Әрем! - дип кычкырып җибәрде ул. - Әремкәем! Гайшә әби шуннан ясаган икән ич төнәтмәсен! Самат, аягының авыртуын онытып, әремгә үрелде. Нинди хуш ис! Туган як исе... Иснәп туйгач, әремнең тәмен татып карады. Әче булса да, чәйнәп йотты, йөзе яктырып китте солдатның.
Еракта янә шартлау ишетелде. Ул арада автоматтан аткан тавышлар ешайды. Самат терсәкләренә таяна-таяна, яралы аягын сөйрәп, алга шуышты.
2025-10-10 16:01