СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәфкать Шаһиев "Мамык шәл".

Гөлнур ире белән улын авылга озатты да, алтынчыда укый торган кызын ияртеп, базарга чыгып керде. Аяк аслары юеш булгач, кояш караса да, эченә суык үтте. Базардан алган җимешләрен сумкасыннан өстәлгә бушатты да, кулын юып алгач, чәйнегенә ут элдереп җибәрде. Ул арада кызы, үз бүлмәсенә кереп, колакчыннарын киеп, телефонын янына куеп, диванга сузылган иде.
—Кызым, чәй кайнап чыкканчы, тузаннарны суыртып ал әле. Аннан чәй эчәрбез,— диде ул кухнядан гына кызына.
—Әни, нәрсә дисең? — дип, колакка куелган төймәләрен җепләрендә асылындырган килеш, Мәдинә әнисе янына чыкты.
Кай арада чишенгән дә, кай арада киенгән. Кызы ойдә кия торган чәчәкле ыштаны белән сары футболкадан иде. Үткән гомер диген. Инде матур гына күкрәкләре калкып, футболканы төртеп тора башлаган. Иртән әнисе ике толым итеп үргән чәчләрен дә, сүтеп, койрык ясап кына җыеп куйган. Үсте инде, үсте. Гел олылар кебек фикерләп сөйләшә. Гөлнур, елмаеп торган кызына карап, шулай уйлады һәм, тиз генә үзен кулга алып:
—Азрак куеп тор инде шул телефоныңны. Ничек туймыйсыз шуңардан?! Микроб тула бит колагыгызга. Әнә бераз тузаннарны суыртып, өстәлеңне җыеп куй,- диде.
—Хәзер, хәзер — диде Мәдинә, әнисе юып куйган бер җимешне эләктереп. Аннары, әнисенең биленнән кочаклап, песи баласы кебек сырпаланып алды.
—Әйдә, әйдә, песи кебек сырпаланып торма. Тузан суырткычның «адресын» беләсең. Мин чәй әзерләгәнче, тиз генә суыртып ал.
Мәдинә тузан суырткан арада, әнисе чәй дә көйләгән, салат та ясап өлгергән иде. Кыз тиз-тиз генә тузаннарны сөрткәч, тузан суырткычны җыеп шкафка алып куйды да әнисе янына кухняга керде. Өстәлдәге җимешкә сузылган гына иде:
—Кулыңны! — диде әнисе, кызының өстәлгә үрелгәнен күреп. — Бар ю әле.
—Ну әни-и-и,— дип, юри авызын турсайткан булды Мәдинә, аннары юыну бүлмәсенә кереп китте.
Җимеш салып кайнар чәй эчсә дә, Гөлнурга җылы кермәде, эчтән калтыранып утырды. Югыйсә аягы да юешләнмәгән иде. Никтер базардан туңып кайтты. Өйдә дә суык кебек. Азрак кояш карый башлауга, шәһәр фатирларында җылылыкны шундук киметеп куялар.
—Өстәлне җыеп, чынаякларны юып куярсың әле, кызым. Мин азрак ятып торам,— дип, Гөлнур, кечкенә мендәрне баш астына салып, залдагы диванга бөгәрләнеп ятты. Кулларын тезләре белән кыстырып ятса да, һаман саен өшегән кебек булды.
—Кызым, шәлне алып бир әле, нәрсәдер өшетә,— диде Гөлнур, башын гына калкытып.
—Кайда соң ул? — дип, Мәдинә кухняда өстәлләрне җыйган җиреннән әнисе янына чыкты.
—Шифоньерда түгелме икән, кызым. Үзең кара инде шуннан,— диде ул, иренеп кенә, ойый башлаган йокысын качырудан куркып.
Мәдинә юеш кулын тастымалга сөртте дә, кием шкафының ишеген этеп, өске киштәдән мамык шәл
тартып төшерде. Вакыт җилләре шәлнең уртасыннан мамыгын бераз койган, бер читендә азрак күзләре ычкынган булса да, җылысы бетмәгән. Кулга тотарга рәхәт иде. Мәдинә акрын гына шәлне әнисенең өстенә япты. Югыйсә өскә генә ябып ятардай җылы җәймәләре әллә ничә. Узган ел Төркиягә ялга баргач та алганнар иде. Әле күптән түгел генә Казаннан — «Икеа»дан да алып кайттылар. Әнә берсе әнисенең аяк очында ук. Ап-ак йомшак йоннарында эреп китә торган. Ә аңа шушы иске шәл кирәк!
Гөлнур кызына сүз әйтергә дә иренеп ята бирде. Шәлнең йомшаклыгы тәнен иркәләсә, җылысы җанын назлый иде. «Озакка җитә икән җылысы», — дип уйлады ул йокы аралаш. Инде бит байтактан Гөлнур бу шәлнең җылысын тоеп яши. Уйлары аны кул сузымы гына арада калган үткәннәргә алып китәргә азапланды. Тик шәл җылысы үзенекен итте: йомшак дулкын, кояшның җылы карашыннан эрегән язгы кар кебек, Гөлнурны җай гына йокы дөньясына агызды.
Күпмерәк йоклагандыр, Гөлнур каенанасының ягымлы тавышына уянып китте. Нәкъ өндәге кебек: «Җылы тәнеңдә тузсын!»— дип, каенанасы аның иңенә мамык шәл салды. Башта ул, төш белән өнне бутап, аңышмый ятты. Аннан инде бөтенләй уянды. Гөлнурның җанына ниндидер татлы сагыш сарылды. Күңелен моңсу бер рәхәтлек биләп алды. Кешегә әйтсәң — кеше ышанмас. Каенананы төштә күргәнгә рәхәтләнеп ятам, дисәң көләрләр иде, билләһи! Ышанмасалар да, көлсәләр дә, чып-чынлап үзгә бер рәхәтлек кичерә иде Гөлнур.
Килен булып төшкәч, әлеге мамык шәл — Гөлнурга каенанасының беренче бүләге. «Җылы тәнеңдә тузсын!» дигән иде шул чакта каенанасы. Тыштан бик кырыс, хәтта усал күренсә дә, аның күңеле бик йомшак булып чыкты. Кияү кеше таныштырырга алып кайткач, куркыбрак калган иде ул. Шактый гомер тулай торак та яшәгәч, тормыш итәр өчен кирәк-ярак шактый җыелган иде. Сүз туй, тулай торактагы әйберләргә барын җиткәч, Голнур:
—Суыткыч, карават ише әйберләрне аннары, туйдан соң иркенләп барып алырбыз,— дип авыз гына ачкан иде, булачак каенана, кырт кисеп:
—Ырык-шырык йөрү юк. Әйберләрне дә туй белән бергә алып кайтасыз. Аннарыга калгач булмый ул, диде.
Нык, кырыс, көчле хатын икәне аның кыяфәтенә генә түгел, тавышына да чыккан иде. «Ай Аллам, кая эләктем мин?» — дип уйлаган иде Гөлнур ул кичтә.
Казан тикле Казаннан Гөлнур үзе дә кайтты, үзе белән бергә әйберләре дә кайтты. Аллага шөкер, начар яшәмәделәр каенанасы белән: уналты елга бер тапкыр сүзгә дә килмәделәр. Каенанасының авыл өстендә «усал» исеме чыккан булса да, акыллы усал иде ул.
Ничек шулай килеп чыккандыр, Гөлнур каенанасына биргән соңгы бүләк тә мамык шәл булды. Көньякка ял итәргә барган җирләреннән алганнар иде. Каенанасының шәл бәйләүче икәнен, шәлләренең барлыгын белсә дә, сатучысы оста саттымы, әллә инде шәле кызыктырырлык идеме, бүләккә шуны аласы итте Гөлнур.
—И-и-и, никләр расхутланып шәлләр алып йөрдегез. Әле бит шәлем бар иде. Кая бәйлим инде мин боларны?! — диде каенанасы, йөзенә чыккан куанычын яшерә алмыйча. Үзе бик җентекләп шәлне карый башлады.
—Бәйләмәсәң, уранып утырырсың,— дип елмайды Гөлнур.— Бик җылы.
—Алланың рәхмәте яусын! Мине санлаган өчен балаларыгыз сезне зурласын.
Шулай дип, каенанасы шәлнең йомшак мамыгын сыйпап, ипләп кенә төреп, шкафка алып куйды.
Җәйге челлә булуга карамастан, үлем ятагында шул шәлне сорады каенанасы.
Эштән кайткач, үзе тозлаган помидор банкасын ачып, кечерәк савытка бушатты да хастаханәдә ятучы каенанасы янына китте. «Авызымның тәме юк, син тозлаган помидорның суын эчәсем килә»,— дигән иде алдагы көнне. Гөлнур килгәндә, иренең ике апасы да әниләре янында палатада иделәр. Исәнләшеп хәлләрен белешкәч, каенанасы, үзенә буйсынырга теләмәгән телен бик авырлык белән әйләндереп:
—Гөлнур, үзең алып кайткан шәл булса, аякларымны урар идең,- диде.
—Ярар, әни. Булат авылга кайтып алып килер. Өлгерсәк, бүген үк кертеп чыгарбыз,— дип, Гөлнур каенанасы өстенә япкан җәймәне төзәтте.
—Әни, нигә үземә әйтмәдең, миндә дә шәл бар бит,— диде Гөлфия, әнисенең чәчен үргән җиреннән туктап.
—Аныкы башка. Аныкы җылы. Кыш буе шуны гына ябынып яттым,— Әниләре кулъяулык белән авыз кырыйларын сөртте дә, күзләрен мөлдерәтеп, Гөлнурга карады. Яшәү гаме киткән, нуры бетеп, тоныкланып калган әлеге күзләр әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык бер якынлык, җылылык белән «китәм бит инде...» дип карыйлар иде...
Гөлнурның йокысы бөтенләй ачылып бетте. Ул торып ук утырды, һәм, беренче тапкыр күргәндәй, әле генә ябынып яткан мамык шәлне, әйләндереп-әйләндереп, җентекләп карый башлады.
Зәңгәрсу-соры кәҗә мамыгыннан бәйләнгән әлеге шәл артык чуарлап бизәкләнмәгән, үтә дә гади иде. Чит-читләрен утыз бишәр тел чуклый, һәр телнең бер як чите шомырт зурлыгы тишекләр белән каймаланган. Телләр каймасын гәрәбәдәй бертигез тезелгән челтәр алыштырган. Кул яссуы кадәр киңлектә тасма рәвешендәге авыш челтәр бизәк йомшак телләрне шәл уртасы белән тоташтыра. Уртасы исә болгар гаскәриләренең көбә күлмәге кебек үрелгән. Үзәге нык, берсенә берсе берегеп тора. Барысы да бик гади. Хәтта артыгы белән гади бәйләнгән иде бу мамык шәл. «Үзе дә шәле кебек, шәле дә үзе төсле булган икән», — дип уйлап куйды Гөлнур каенанасы турында. Гади, әмма җылы һәм йомшак. Чәнчә торган бер генә кылы да юк. Баштарак булгандыр инде, тора бара беткәндер...
—Ул шәлнең нәрсәсен карап утырасың, әни?
Уйларына чумып утырган Гөлнур кызының сүзеннән сискәнеп китте. Мәдинә исә баядан бирле, көләсе килеп, әнисен күзәтә иде.
—Тишек шәл ябынып, җылынып йокладыңмы?! — дип кычкырып көлеп җибәрде ул,— Нәрсәсен карыйсың ул шәлнең? — Мәдинә диванга килеп утырда да әнисен кочаклап алды.— Бигрәк җылы син, әни. Гел кочаклыйсы килә үзеңне!
—Тишек шәл түгел, мамык шәл җылытты,— диде Гөлнур, кызын кочып.— Җан җылысы җылытты. Тәнем җылы чакта шәлнең тузуы хәерле.