СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин “Туган көн бүләге”

Гөлзадәгә бүген төшендә кояш бүләк иттеләр. Кемдер яп-якты кояшны ике кулына күтәргән дә Гөлзадәгә таба килә: адымнары сак, салмак. Әйтерсең кулындагы кыйммәтле байлыгын җиргә төшереп җибәрүдән курка. Артык якты булгангамы, күз чагыла, күтәреп килүчене танып булмый.
Менә ул Гөлзадә каршына басты да бик таныш, бик ягымлы тавыш белән:
— Гөлзадә, суз кулларыңны, сиңа кояш алып килдем, - диде.
— Юк, юк, — диде Гөлзадә, артка чигенеп, — кирәкми. Ул бик кайнардыр.
— Әйе, кайнар. Аның кайнарлыгы синең гомерең буена җитәрлек.
— Мин ул кайнар кояш белән нишләрмен соң?
— Тормышның җелекләргә үткеч салкыннары, күңел күген каплаучы болытлары була. Җан өшеткеч салкын көннәрдә кулларыңны шушы кояшка сузып җылынып алырсың. Күңел күгеңне болытлар сарганда, үз кояшыңны күккә чөярсең.
— Алайса алам, тик мин бу кояшны кайда саклармын соң?
— Йөрәгеңдә. Аны бары йөрәктә генә сакларга ярый, юкса суына, сүнә. Чөнки ул яктылыкны, җылылыкны кеше йөрәгеннән алып яши торган кояш.
Шулай дип ул Гөлзадәнең кулларына кояш тоттырып китте. Әлеге кеше күздән югалгач, Гөлзадә үзенең гаҗәеп бүләген күкрәгенә кысты һәм бөтен тамырлары буйлап кайнарлык узганын сизде. Бу кайнарлык учактан төшкән кызулыкка да, күктән таралган кояш нурларына да охшамаган иде. «Һей-ей, юмарт җанлы кеше, кем син? Исемең ничек синең?» — дип кычкырмакчы булды Гөлзадә, ләкин тавышы чыкмады. Шунда ул уянып китте.
Уянса, кулында бернинди кояш юк. Үзе һаман больница палатасында ята. Нишләп монда соң әле ул? Ә-ә, әйе, авырып китте бит. Чир белән яман сүз бердер, күрәсең, иң көтмәгән җирдә ега да сала. Юкса әле Гөлзадәнең авыруга бирешеп торырлык чагымыни? Төше бигрәк матур иде, кызганыч, озынгарак сузылмады. Ә шулай да нишләп аңа мондый төш керде икән? Тукта, тукта, бүген аның туган көне ләбаса. Мөгаен, берәрсе кояш кебек искиткеч бүләк китерер. Кем бирер икән андый бүләкне? Әниләреме? Һи, көт алардан. Классташ дусларымы? Юк, классташлары Гөлзадәнең туган көнен белмиләр. Яратмый Гөлзадә үзенең туган көнен бәйрәм итәргә, тууын зур шатлыкка санамый ул. Сигезенче класста укыганда, әтиләре:
— Хәзер син зур кыз булдың инде, үткәрик туган көнеңне. Чакыр иптәшләреңне, күңелле итеп утырырсыз, — дигәч, ризалашкан иде. Берничә классташ дустын да чакырган иде. Бик күңелсез тәмамланды ул көн: әти-әниләре әллә ни арада исерешеп өлгерделәр. Бигрәк тә әтисе ни сөйләгәнен белми башлады: — Шәпме минем кыз? — диде ул, Гөлзадәнең классташы Наилне эләктереп алып. — Ошаса, өйләндерәм үзегезне.
Наил кызарынды, ярдәм сорап Гөлзадәгә карады. Гөлзадә, мөмкин кадәр йомшак итеп:
— Син, әти, юк-барны сөйләмә, — диде.
— Кәк-тәк юк-бар булсын?! — дип кыза башлады ата кеше. — Сиңа хәзер ничә яшь? Унбишме? Унбиш яшьтә, понимаешь, әтиең инде...
Унбиш яшьтә ничек кызлар кочагына керүе, мәхәббәтнең бу вакытта ничек ялкынлы булуы турында тупас итеп, ямьсез итеп сөйләргә тотынды. Гөлзадә әллә нинди юллар белән аны туктатырга тырышса да, үзенекен тукыды ул. Ахыр чиктә Гөлзадә иптәшләрен өйләреннән алып чыгып китте. Иптәшләре алдында әти-әниләренең шулай йөгәннән ычкынулары өчен оят иде аңа. Ничә тапкыр антлар итә-итә сүз бирделәр, яңадан бу йөз кызарткыч нәрсәне авызга алмыйбыз, диделәр, ә үзләре, юк сәбәпне бар итеп, шуңа тотынырга гына торалар. Әти- әниләренең гадәтләрен яхшы белгәнгә, кыз һәр бәйрәмне сагаеп, шомланып, куркып көтте. Аның өчен иң озын, иң газаплы көннәр — бәйрәм көннәре иде. Шуңа күрә үзенең туган көнен кешеләргә әйтмәде. Бераздан алар икенче фатирга күчтеләр. Гөлзадә унынчы классны башка мәктәптә укый башлады. Иптәшләре чакырса, туган көн кичәләренә барды, бүләген жәлләмәде. Әмма үзе беркемне дә чакырмады. Әгәр берәрсе: «Синең, Гөлзадә, туган көнең кайчан соң?» — дип сораса: «Мин бит әле тумадым. Кайсыдыр халыкта туган көне дип кешенең нинди дә булса эш күрсәткән көнен саныйлар икән, ә минем андый эш күрсәткәнем юк», — дип, сүзне шаяруга бора иде.
Бүген менә һич көтмәгәндә туган көне исенә төште. Теге матур төш, бәлки, аңа туган көн бүләге буларак кергәндер. Язмыш кайчакта кешегә рәхимле булып куя бит. Мәхәббәттән уянган йөрәктәй, язгы бөреләр уянып килгәндә, кояш нурлары боз сөңгеләренә эленгән тамчыларга тулып тәрәзәдән караганда, урам карлары җылы сүздән йомшаган күңелдәй эреп барганда, больницаның соргылт стеналарына карап ятучы унҗиде яшьлек кызның үз язмышыннан бүләк көтүе гаҗәпмени? Ул, больница стеналары хыялын чикләмәсен өчен, нянялардан башын тәрәзәгә таба бордырып куйдырды. Болай, ичмасам, гәүдәң монда ятса да, күзләрең тышта. Агач ботакларына кунган кошларны күзәтәсең, трамвайларның «яшен»нәрен күрәсең, ашыгып-ашыгып аккан ак болытларны әле сарык көтүенә, әле язып ташланган ап-ак йон өеменә охшатасың. Тыштагы хәрәкәт вакытның агышын сиңа сиздереп тора. Ә больницада вакытның үткәнлеген белү, тою кешегә бик кирәк.
Әмма Гөлзадәгә хыялга бирелеп озак ләззәтләнеп ятарга ирек бирмәделәр. Палатадагы ике хатын үзара ызгыша башлады. Хәер, аларның ызгышмаган көннәре юк. Ә әйткәләшү һәрвакыт форточка хакында чыга. Хатыннарның берсе форточканы ачып җибәрдеме, икенчесе шунда ук килеп яба. Баштарак алар бер ачалар, бер ябалар, ачып-ябып арыгач, һәр икесе үз караватына утырып әйткәләшергә тотына. Гөлзадә белән алар беренче көнне исемнәрен әйтеп танышканнар иде, тик кыз ул чакта кеше исемен истә калдырырлык хәлдә түгел иде. Аннары ул аларны күңеленнән «Ачучы» һәм «Ябучы» дип кенә атый башлады.
Бу апалар больницада шактыйдан бирле яталар инде. Шифаханәнең бертөрле кызыксыз тормышы аларны шулкадәр туйдырган, эчләрендә кайнаган ярсуның, чирләреннән котыла алмаудан туган көйсезлекнең ачуын хәзер бер-береннән алмакчы булалар. Әгәр язмыш бераз рәхимлелек күрсәтсә, авырулары бетү ягына барса, алар, бәлки, һичкемнән ким түгелләрдер. Бәхетле кешеләр киң күңелле була бит. Бәхетсез чакта да җаныңның олылыгын, башкалар гамен үз гамеңнән өстен куя белү сыйфатын саклап калу өчен рух ныклыгы белән якты акыл кирәк.
Гөлзадәнең укыганы бар, ниндидер бер шагыйрь нәкъ менә шулай дигән. «Көчле рухлыларны кайгы-хәсрәт берләштерә, көчсезләрне — талаштыра», — дигән. Бу сүзләр гүя бу апаларга карата әйтелгән.
Гөлзадә әле үзенең көчле кешеме, түгелме икәнлеген белми. Моңарчы аңа күтәрә алмаслык кайгы да, җиде кат күкләрнең ишеген ачарлык шатлык та килгәне юк. Ә шатлык шәрабын бер чөмереп карыйсы килә. Бүген күргән төше аны бигрәк әллә нишләтте. Менә-менә палатага кояш күтәргән егет килеп керер сыман. «Сиңа бүген унҗиде яшь тулган икән, Гөлзадә туташ — кара каш, — дияр ул. — Мондый көнне кеше больницада ятарга тиеш түгел. Әйдә тор», — дияр. «Миңа торырга ярамый шул әле»,— дияр Гөлзадә. «Унҗиде яшьлекләргә бөтен нәрсә ярый. Мин бер тылсымчы, синең кайнар маңгаеңа үземнең кулымны куйсам, авыртуларың бетәр. Мендәреңә язгы нурлар көлтәсе булып төшкән чәчләреңнән сыйпасам, канатлар үсеп чыгар. Мин кулымдагы кояш белән бергә сине күккә чөярмен. Син яз йөрәге — сандугачка әверелерсең дә бәхет турында, мәхәббәт турында, яшәүнең матурлыгы турында җырларсың. Синең җырыңны тыңлаган кешеләрнең йөзләрендә елмаю кабыныр. Дөньяда исәнләшүне онытучылар ерактан ук бер-берләренә колач җәеп килерләр. Эшкуарлар бер мизгелгә эшләрен ташлап, җыр тәэсиренә бирелер. Кайгылылар — кайгыларын, чирлеләр — авыртуларын, бәхетсезләр — бәхетсезлекләрен онытып торырлар. Әнә көзгедән кара әле: синең күзләреңә яз тулган, бит алмаларыңа шәфәкъ нурлары кунган, ияк чокырыңа мәхәббәт яшеренгән...
Кояш күтәргән егет, татлы сүзләр пышылдый-пышылдый, әкрен-әкрен артка чигенде. Гөлзадә мендәр астындагы түгәрәк көзгесен алып үзен күзәтергә тотынды. Шул вакыт тәрәзәдән бер учма яктылык бөркелеп керде дә Гөлзадәнең керфегенә кунды, күзен чагылдырды. Кыз, үҗәт чебеннән котылырга теләгәндәй, башын кинәт читкә борды. Әмма яктылык та аңардан калышырга теләмәде: башны борган саен эзләп тапты һәм керфекләрне аралап күзгә тулды. Чагылудан Гөлзадәнең күзе яшьләнде. Ул, яшьләнгән күзен уа-уа, бу нинди нәрсә булды соң әле дигән күк, тәрәзәгә карады. Ә анда, күкрәге белән амбразура капларга җыенган солдаттай, тәрәзәгә иелеп үскән чаган башында бер егет утыра иде. Егетнең кулында көзге. Көзге белән ул кояш нурларын Гөлзадәгә таба җибәреп утыра. «Камил бит бу! — дигән уй йөгереп үтте Гөлзадәнең миеннән. — Әйе, Камил. Унынчы «Б»дан. Тәнәфес вакытларында ул Гөлзадәләр классына кереп сүзсез генә утырырга ярата иде.
— Сезнең кабинетыгыз якты, — диде ул шундый көннәрнең берсендә.
— Сездә дә ике тәрәзә, бездә дә ике тәрәзә инде, — диде Гөлзадә, беркатлыланып.
— Анысы шулай, — диде Камил. — Тик сездә кояшсыз көннәрдә дә якты.
Камилне күргәч, кыз бераз калкыныбрак ятты. Кулындагы көзгесе белән ул Камил җибәргән кояш нурларын егетнең үзенә юнәлтте. Ике йөрәк кояш нурлары ярдәмендә сөйләшә башлады.
— Син больницага кергәннән бирле класста гына түгел, мәктәптә яктылык кимеде, — диде егет, кулындагы көзге белән Гөлзадәнең битенә җылы нур рәвешендә кунып.
— Син нинди әйбәт кеше икәнсең, Камил, — диде Гөлзадә, җибәргән нурлары белән егетнең муенын иркәләп. — Мин бүген иртәдән бирле көттем сине. Юк, иртәдән бирле генә түгел, унҗиде ел буе көттем мин сине, Камил.
— Син безнең мәктәпкә укырга килгәч, мин үземне кинәт бик көчле, бик акыллы, бик батыр кеше итеп сизә башладым, Гөлзадә. Хәзер мин эшли алмас эшләр юк сыман. Мин бүгеннән, әкият героена әйләнеп, җиде дәрья гизәргә, җиде кат күкләрнең ишекләрен ачарга әзер.
— Син болай да мине күкнең җиденче катына алып мендең инде, Камил. Әгәр мин кулларымны селкеп җибәрсәм, канатланып очармын да, сайрар кошка әверелеп, иңеңә килеп кунармын кебек.
— Юк, юк, син сайрар кошка әверелмә, Гөлзадә. Бая әйткәнемчә, яз йөрәге сандугач булма. Сайрар кошлар җыры вакытлыча гына. Алар яз килсәләр, көз китәләр. Син һаман шулай сөенә белә торган, көенә белә торган, очына белә торган кеше булып кал. Мин синең шатланган чакларыңны күреп шатланырмын, сагышка чумсаң, хыялдагы Дөлдөлемә атланып сагышыңны таратышырга килермен, кайгың булса, кайгыңны үз иңнәремә аударырга тырышырмын.
— Ә беләсеңме, Камил, бүген бит минем туган көнем.
— Син минем өчен күптән тудың инде, Гөлзадә. Билеңнән түбән төшкән ике толымың беренче күрүдә үк йөрәгемә кереп уралды. Сөт белән юылгандай ап-ак кулларыңа кагылып алырга сәбәп эзләп, мин синнән китаплар сорап тора идем. Ә синең күзләреңнең нурында коену рәхәтлеген мин дөньядагы бернәрсәгә дә тиңли алмыйм. Синең бер карашыңнан мин җанымны факелдай яктыртырлык яктылык алып калам.
— Нигә соң син үз хисләреңне элегрәк әйтмәдең, Камил?
— Мин алар турында сиңа һәр очраган саен әйтә килдем, Гөлзадә. Ләкин безнең ул вакытта бүгенге кебек тылсымлы көзгебез юк иде.
— Әйе шул. Язмыш бүген безнең кулларыбызга мәхәббәт дигән тылсымлы көзге тоттырды. Ул көзгедә син минем йөрәгемне, мин синең йөрәгеңне күрәм. Безгә туктаусыз узып торган машиналар тавышы да, больницаның калын стенасы да комачаулый алмый. Без сүзсез сөйләшәбез, мәхәббәт телендә сөйләшәбез, Камил.
— Үткән-сүткән кешеләр миңа, бу ниткән юләр икән дигәндәй, сәерсенеп карап китәләр. Әгәр алар безнең сүзсез сөйләшүебезне аңласалар, нәрсә диярләр иде икән, Гөлзадә?
— Үзләренең шундый чакларын исләренә төшерерләр иде. Ә андый чаклары булмаган кешеләр нинди зур бәхеттән мәхрүм икәнлекләрен аңлап ачынырлар иде.
Егет белән кыз кулындагы көзгеләр әнә шулай сөйләштеләр. Иң кыю телләр әйтә алмаган сүзләрне көзге әйтте. Иң иркә куллар кагылырга базмаган битләргә көзге кагылды, моңа кадәр уйга гына китерсәң дә тәнне ялкынга уратучы иреннәрне көзгедән төшкән нурлар үпте. Сөйләшеп, җаннарына мәңге бетмәс шатлык төягәннән соң, Камил куеныннан кып-кызыл ике алма чыгарды.
— Форточкадан ыргытам, тот, — диде ул.
— Юк, юк, Камил, ыргыта күрмә, тәрәзәне ватарсың. Үзең кертеп бир.
— Сезнең анда «карантин» дип язып куйганнар, Гөлзадә.
— Ә-ә, әйе шул. Грипп чоры бит.
Камилнең кинәт нәрсәдер исенә төште, чалбар кесәләрен актарырга тотынды. Аннан ул пәке алып бер алмасының эчен чокыды да ашык-пошык нидер язып алма эченә тыкты.
— Тот, Гөлзадә!
Бер-бер артлы ике алма ачык форточкадан Гөлзадә яткан караватка килеп төште. Гөлзадә алма эчендәге язуны алып укыды. Анда: «Бу алмалар безнең яшьлегебез бакчасыннан өзелгән. Алар сихри көчкә ия. Шул арны ашауга, синең бер чирең дә калмас, Гөлзадә», — дип язылган иде.
—Болар миңа туган көн бүләкләре, — дип уйлады Гөлзадә, кып-кызыл алмаларны күкрәгенә кысып. — Бүген минем туган көнем! Кеше үзенең сөюен һәм сөелүен аңлаган көнне туадыр, мөгаен.