Бер заман бер карт тарлавыкка утынга киткән. Бер агачны кисеп аударса, ни күзе белән күрсен: агач куышында капчык тулы алтын акча ята! Акчаны алган да өенә кайтып киткән бу. Юлда картның күңеленә: «Бу минем акчам түгел бит. Мин бу акчаның кемнеке икәнен белергә дә иясенә тапшырырга тиешмен», — дигән уй килгән.
Кемнән генә сораса да, аңа:
— Бу — урланган акча, — дигәннәр.
Шуннан соң, бу карт каракны эзләргә керешкән. Кемнән генә сораса да, аңа:
— Караклар урманда яшиләр, син аларны шуннан эзлә! — дигәннәр.
Карт урманга киткән, анда бертуган юлбасарларны очраткан.
— Сез караклармы? — дип сораган ул алардан.
— Юк.
— Ә сез кемнәр соң?
— Без бертуган юлбасарлар. Без урламыйбыз, без каракларны, начар кешеләрне үтерәбез, аларның акчаларын алып фәкыйрьләргә өләшәбез.
— Ә кемнәр соң алайса караклар?
— Караклармы? Хәзерге караклар — аксөяк байлар, — дип җавап биргәннәр юлбасарлар.
Карт акчаны алган да туп-туры аксөяк байлар янына киткән! Кергәч, ин элек:
— Исәнмесез! — дигән.
— Исәнмесез! Капчыгыңда нәрсә ул? — дигәннәр аңа.
Карт аларга барысын да сөйләп биргән.
— Менә бу акчаны мин урманнан таптым. Ул минеке түгел, шуның иясен эзләп йөрим. Кемнән генә сорасаң да, бу — урланган акча, диләр. Мин һәркемнән: кемнәр алар караклар дип сорашсам, алар сезне карак диделәр.
— Нәрсә юкны сөйлисең! Без иң намуслы кешеләр, — дигәннәр байлар. — Без карак түгел. Ярый инде, акчаны безгә китергәч, сакларга калдырып тор, ә үзең каракларны эзләргә кит. Әгәр тапсаң, акчаң алырга килерсең. Сиңа бер ел вакыт: кара аны, соңга калма.
Карт чыгып киткән. Анысыннан сораган, монысыннан сораган һәммәсе дә сөттән ак, судан пакь, караклар юк та юк. Бер ел үтеп киткән, карт байлар янына акчасын алырга килгән.
—Исәнмесез!
—Исәнмесез!
—Каракларны тапмадым, — дигән карт. — Миңа акчамны кайт рып бирегез!
— Я, я, картлач, нинди акча ул сиңа? Соңга калдың! Исән чагыңда чыгып кал моннан. Соңга калып килмә дип әйттек түгелме соң без сиңа?
Карт чыгып киткән һәм:
—Әйе-е, менә ул кемнәр карак икән! — дигән.