Мин үзем - тимер-томыр, машина, трактор ише әйберләр белән җенләнгән бер малай. Трактор күрсәм, аның кабинасына да кереп утырсам, дөньяда башка берни дә кирәкми. Шул трактор тавышында дөньяны актарырдай көч бардыр кебек тоела миңа. Әлеге тимер тавыннан аерыла алмыйча, көннәр буе кырдан кайтмый яткан чакларым ай-һай күп. Шул трактор аркасында баш-аягым белән мазутка батып, пычранып кайткач, өйдә күпме ачулану, күпме әрләү ишеттем. Әллә нәрсәсенә генә гашыйк булдым шул дөбердекнең, тәмам мәхәббәтем төште.
Ә Актырнак исемле эт техниканы миннән дә ныграк үз итә иде. Ышанасызмы, юкмы, эт булып эт трактор яратсын әле! Аның яратуы кешенеке кебек кенә түгел. Әллә ничек, этләргә генә хас булган үзгә бер якынлык, ниндидер фаҗигале тугрылык иде бугай ул.
Актырнакны безнең авылга Җәкәү исемле бер тракторчы табып алып кайтты. Шуннан соң ул көн саен Җәкәүнең тракторына ияреп йөри башлады. Бераздан эт тракторга шулкадәр ияләшеп китте ки, аны хуҗасы Җәкәүдән дә артык күрә башлады. Җәкәү эшкә бармаган көннәрдә, Актырнак, ни эшләргә белмичә, урамда чабып йөри, шыңшый, сыкрана. Авылда берәр трактор тавышы ишетелдеме, Актырнак җан-фәрманга шул якка чаба. Тракторны күрүгә, ул тынычлана, койрыгы белән җир себереп куануын, шатлануын белдерә. Аннан шул дөбердеккә ияреп, кырга, ерак басуларга чыгып китә. Хәер, монда «ияреп китә» дигән сүз бик үк дөрес тә булмас, чөнки трактор авыл эченнән барганда, Актырнак, урамда йөрү кагыйдәләренең төгәл үтәлүен тикшереп, шул кагыйдәләрне саклап бара. Ул һәрвакыт берничә дистә метр алдан чабар һәм трактор барасы юлга бер генә җан иясен дә якын җибәрмәс. Әгәр юлда бозау-фәлән була икән, Актырнак, тешләрен ыржайтып өрә-өрә, аны читкә куып җибәрә. Тракторга, аның яраткан тракторына тыныч кына алга барырга комачау итүчене җене сөйми аның, кемнең кемлегенә карамыйча ачуланып өрә. Бервакыт хәтта, ниндидер бер тракторны «озата» барганда, урам аша чыгып баручы хуҗасы Җәкәүнең дә чалбарына барып ябышкан ул.
Авыл эчендә Актырнак, берәрсе юлга аркылы төшмиме дип, як-ягына каранып, күзәтеп бара. Онытылып, бераз бара да кинәт, һай, тракторыма бер-бер хәл булмагае дигәндәй, артка борылып, гаҗәеп дустанә кыяфәт белән тракторга карап куя. Бераз гына бара да тагын борылып карый. Ә инде тракторчы тизлекне үзгәртсә, Актырнак, артына да борылып карамыйча, тизлеген үзгәртә. Чөнки моторның нинди тизлектә ничек эшләвен яхшы белә ул. Шунысы да бар: урамда трактор булмаса, Актырнак бер генә җан иясенә дә игътибар итми, хәтта юл уртасындагы бозауларны да читләтеп узып китә.
Ә инде мал-туар, кеше-кара аз йөри торган ачык кырга чыккач, эт иркенәеп китә. Монда инде ул
тракторның әле бер, әле икенче ягына чыга, башка этләр кебек, басудан төрле азык-төлек караштыра. Бик артка да кала, бик алга да чабып китә. Ләкин анда да, дөньяда ни булмас дигәндәй, әледән-әле тукталып, тракторга карап тора.
Озакламый тракторчылар этнең бу гадәтен белеп алдылар һәм, урамда йөргәндә, үзләренә ярдәм иткән өчен, шаярып, аңа «Тракторчы» дигән өстәмә кушамат та бирделәр. Мин, тракторчы булырга хыялланып, үземне тракторны иң нык яратучы кеше дип уйлап йөрүче малай, хәтта Актырнактан көнләшә башладым. Бу көнләшү тракторга булган мәхәббәтемне арттыра, үзем дә сизмәстән мин аңа шашып гашыйк була барам. Күңелне көнләшү корты кимергәләсә дә, мин бик яратам Актырнакны. Аның кебек гаҗәеп эт бөтен дөньясында юк.
Актырнак күп вакытта смена буе берүзе кырда эшләгән тракторчыларга иптәш, юаныч була. Хәер, ул аларга иптәш кенә түгел, ә җае чыккан саен ярдәм итүче дә. Тигез, озын басуларда җир сөргәндә, бер көйгә келтерәп барган мотор тавышына кайберәүләр йокымсырый башлый, трактор акрын-акрын гына буразнадан читкә тайпыла бара. Мондый чакта Актырнак тизрәк кабина янына чабып килә дә чәрелдек тавыш белән каты итеп өрә - нәрсә анда мәлҗерәп барасың, җирне бозасың бит, янәсе. Тракторчы шунда ук уяна һәм яңадан буразнага керә.
Ирек исемле тракторчы бервакыт шундый кызык хәл сөйләде: көннәрдән бер көнне ул, күптән түгел генә нефтьче геологлар тикшереп, җирдән башларын гына калкытып торган тәбәнәк баганалар утыртып киткән басуда җир сөрә икән. Актырнакның уятуына ышаныпмы, бара-бара йоклап киткән бу. Шулай да тракторы буразнадан чыкмый, һаман туп- туры бара. «Бермәлне эт өргәнгә уянып китсәм, - дип сөйли Ирек, - чак кына Актырнак өстенә барып менмәгәнмен. Тиз генә тормозга бастым да алга карыйм. Тракторның борын төбендә генә геологлар утыртып киткән әлеге багана тора, аны алдагы буразнаны сөргәндә күрми дә калганмын. Актырнак миңа борылып та карамый, җан ачуы белән баганага өрепме-өрә. Төрле төсләргә буяп куелган бу багананы трактор юлына аркылы төшкән берәр җан иясе дип белгән, күрәсең, бахыр, юлдан куып ята. Миңа, кабинадан чыгып, Актырнакны тынычландырырга һәм багананы уратып узарга туры килде».
Кайчакта Актырнак, тракторны смена буе саклап чаба-чаба, тәмам арый. Мондый вакытта ул тракторга якын ук килә дә кабинага кертүне сорый. Тракторчы, туктап, аның кабинага сикереп менгәнен көтә. Актырнак кабинада да үзен бик итагатьле тота, эшчегә комачауламас өчен, почмакка ук сыенып утыра да тыныч кына ял итә, йокымсырап ала. Бераздан инде ул төшәргә сорый һәм яңадан үз эшенә тотына.
Актырнак һәр тракторчыга тигез карый. Аңа кемнең кем булуы мөһим түгел, ияреп китәргә тракторы гына булсын. Ул беркемгә дә тракторны җәберләргә ирек бирми. Менә смена башланыр алдыннан, кыр станына тракторчылар җыела.
Безнең ише тимер җене кагылган малай-шалай да аларга ияреп килә. Ә Актырнак инде әллә кайчан монда, ул авылга кайтып та тормаган, каравылчы белән кунарга ук калган. Тракторчылар, эшкә кузгалыр алдыннан, машиналарын тикшерәләр, майлыйлар, техосмотр үткәрәләр, моторларын кабызып карыйлар. Шунда берәр трактор никтер чыгымчылый башлый, кабынмый, шарт-шорт төчкерә дә тынып кала. Тракторчы тегесен-бусын актара, тегеләй-болай итеп карый, ләкин һич кенә дә төзексезлекнең сәбәбен таба алмый. Шуннан ул, тәмам ачуы чыгып, кулындагы тимере белән тракторга кизәнә. Эшнең начарга киткәнен каян сизеп өлгергәндер, Актырнак чабып та килә, ачуы чыккан тракторчыга куркыныч итеп бер ырлап куя - нигә аңа тиясең, янәсе, синең техниканы белмәвеңә трактор гаеплемени?! Кыр станындагылар Актырнакның бу кыланышыннан шаркылдап көлешәләр, ә миңа әллә ничек булып китә. Мин дә бит югыйсә тракторны Актырнак кебек яратам, ләкин җене чыккан тракторчыга теләктәшлек йөзеннән, моторның кабынмавына ачуым килә башлый. Ә Актырнак алай итми, ул дөреслек яклы. Мин көнләшү катыш ярату белән Актырнакка тагын бер мәртәбә карап куям һәм киләчәктә гаепне беркайчан да тракторга аударып калдырмаска дигән карарга киләм.
Безнең әнә шул Актырнагыбыз, тракторга гомерлеккә гашыйк булган шул ярдәмчел, акыллы Актырнагыбыз, кинәт кенә юкка чыкты. Юкка чыгуы да Җәкәү эшләгән чакта булган аның. Ерактагы Колмаксар басуында җир сөргәндә, Җәкәүнең тракторы ватыла. Җәкәү бик озаклап, бик мавыгып тракторын төзәтә. Эшен бетергәч күтәрелеп караса, якын-тирәдә Актырнак күренми. Тавышка чабып килер әле дип, моторын кабызып җибәрә бу. Ләкин эт һаман юк. Шуннан Җәкәү аның барыбер табылуына өметләнеп эшкә тотына. Тик Актырнак бүтән басуда да, авылда да күренми.
Җәкәү, моторны төзәтеп ятканда, узып баручы бер трактор тавышын ишетеп калган. Без, Җәкәүнең бик озак маташуына ачуы чыккан Актырнак шул тракторга ияреп киткәндер, дигән фикергә килдек. Тракторчыдан бигрәк тракторны ярата иде шул безнең кадерле Актырнагыбыз. Миңа кайда эшләсәм дә барыбер, дигәндер инде. Ләкин ул, кайда гына йөрсә дә, кешеләргә һичбер начарлык эшләмәгәндер, таныш булмаган тракторчыларга да ярдәм итеп яшәгәндер. Әйе, мин, һичшиксез, шулай булгандыр дип уйлыйм, чөнки тракторга артык тугрылыклы җан иясе иде бит ул безнең Актырнагыбыз.