Күзгә төртсәң күренмәслек көзге кара төннәрнең берсендә, чак кына ишетелерлек итеп, ишегалды ягы тәрәзәсен шакыдылар. Әби патша салдырган олы юл буендагы борынгы һәм базарлы авыл булганлыктан, Котылдык кешеләре мондый шакуларга күптән күнегеп беткәннәр иде инде: аларның утлы күмер тутырылган, бозау хәтле галәмәт дәү җиз самавырлары, кем әйтмешли, гел кайнап, гел эссе бөркеп тора! Базардагы алыш-бирешләрен уңышлы башкарып, тагын ерак юлга кузгаласы атлыларны алар җылы шулпа һәм чәй белән сыйлап кына түгел, бер кичкә — кер мичкә дигәндәй, кирәк чакта төн кундырып та чыгаралар иде.
Тик шунысы бар: мондый .юлаучылар, гадәттә, кичкырын киләләр һәм урам як тәрәзәсен шакыйлар иде. Ә хәзер — кара төн уртасы. Сәер-шомлы шаку тавышы да урам ягыннан түгел, никтер ишегалды тарафыннан килә. Шунлыктан ниндидер күңелсез хәл буласын алдан тоеп, өйдәгеләр шактый ук сагая калдылар.
Мондый гына ишек-тәрәзә шакуларга инде күптән ияләшеп беткән Дөлхия карчык, яшел тышлы атлас юрганын җәһәт кенә ачып, калын-киез җәймәле агач сәкедән бу юлы хәтта торып ук утырды.
— Миңлегариф, дим... Тор әле, тор! — диде ул, бергә күпме гомер кичергән картының бүрек элеп куярдай бүлтәйгән калак сөягенә төртеп.
Колакка саграк булганлыктан, Миңлегариф карт төнге шакуны ишетми калган иде, күрәсең.
— Нәрсә бар? Нигә йокламыйсың әле, бакчи?..— дип, авыз эченнән генә ботка пешереп алды да, йокыдан айнып өлгермәгән күзләрен тагын йомды.
— Тор, диләр сиңа! Әнә ишегалды тәрәзәсен шакыйлар!..
— Ә-ә?.. Ишегалды тәрәзәсен дисең түгелме?! — дип, ниһаять, Миңлегариф карт та ялт итеп торып утырды һәм кан тамырлары зәңгәрләнеп торган бармаклары белән кәҗә сакалын сыпырып куйды.— Карчык, дим... Мондый кара төн уртасында кемне нинди нужа йөртә икән, ә, бакчи...
— Кем йөрсә дә — хәерлегә була күрсен! Дөньяларның бигрәк асты-өскә килгән чагы. Каравыл Тау урманында яшеренеп яткан сәнәкчеләрне эзлиләр икән дип сөйләгәннәр иде. Ачлык-туңуларга түзәр әмәлләре калмагач, шулардан берәрсе ярдәм сорап килмәгән микән, Ходаем? Теге чакта күпме кыстаганнар иде? Үтенеп тә, өркетеп тә... Әле ярый, ул көннәрдә сабыр итеп кала белдең! Юкса йөрер идең Бүре Мотыйгыдай урманда улап...
— Ә-ә... Күрше Мотыйгулланы әйтәсеңме, бакчи?
— Шуны инде, шул имансызны әйтүем... Күрше, имеш... Инәйләрдән мирас булып калган менә дигән киез келәмебезне харап итте бит, мәлгунь!
— Кисек киезне ничек тә тегеп куеп була... Баш исән булсын, карчык, баш!
— Тегеп була, имеш...— диде Дөлхия карчык, карты белән килешеп бетәсе килмичә, һәм, тирән мәгънәле итеп, өстәп куйды.— Буладыр... Бәхәсләшмим... Тик менә андый киезнең җөе кала икән шул, Миңлегариф, җөе кала-а!..
2
Карт белән карчыкны сискәндереп, ишегалды тәрәзәсенә тагын сак кына чирттеләр. Димәк, кемдер көзге яңгыр сибәләп торган караңгы-салкын урамнан җылы өй эченә кертүләрен кат-кат үтенеп сорый. Эшләр болайга киткәч, җиделе лампаны кабызып, шуның тонык яктысында хуҗалар төнге шаку тавышы килгән тәрәзә каршына килеп бастылар. Куркудан калтыранган бармаклары белән як-якка шуыштырып, Дөлхия карчык челтәрле ак пәрдәне ачып җибәрде.
Ә анда, тышкы яктан тәрәзә пыяласына капланып, йөз чалымнары азрак таныш та, бигүк таныш та булмаган бер адәм басып тора иде. Тырпаеп торган озын колаклары, ян-якка бүлтәеп чыккан яңак сөякләре, тирән җөйле ияге, кечкенә-усал, ләкин бу юлы никтер гаепле-юаш караш белән төбәлгән күзләре, бакча карачкысыдай теткәләнеп беткән киемнәре коры сөяккә калган бу адәмне, кешедән бигрәк, тере мәеткә охшаткан иде. Ә тәрәзә пыяласы буйлап агып төшкән яңгыр тамчылары, әйтерсең аның әрнүле һәм ачы күз яшьләре!
Чыкмаган җаны гына калган адәмнең кул ымлавына буйсынып, болай да караңгы лампа утын тагын да кыса төштеләр. Димәк, тәрәзә артындагы кеше кемнәндер һәм ни өчендер шүрли?!
Өй ишеген ачуны соңгы җан иңрәве белән үтенеп, тәрәзә пыяласына тагын, тагын чирттеләр. Юеш пыяла буйлап биешкән озын-җитү тырнаклы, күптән кайчы-сабын күреп карамаган бармакларның берсе төптән юк икәнлеккә игътибар итте дә, озын-киң балаклы сатин ыштанына кулын чабып, шулчак Дөлхия карчык кинәт кычкырып җибәрде:
— Бүре Мотыйк тәресе ич бу, мөртәт! Үзең төкергән коедан су эчәр көннәрең җиттеме менәтерә? Миңлегариф, дим... Ишекне берүк ачасы булма — ишетсен колагың!
— Шауламачы, карчык! Ташка каршы аш ат ди әнә Коръән дә. Ничек инде шундый хәлдәге кешенең соңгы гозерен җиргә салып таптамак кирәк?
Озын-озак бәхәскә урын калдырмыйча, ниһаять, Миңлегариф карт тышкы ишекне ачты. Мотыйгулла җылы өй эченә керде дә лычма юеш киемнәре белән ишек төбендәге артсыз урындыкка сүзсез генә лып итеп утырды. Туңган-күшеккән тәне бертуктаусыз калтырана иде мескеннең.
Айлар буе урмандагы качкыннар хәлендә яши-яши тәмам теткәләнеп беткән юеш кием сәләмәләрен салдырып, башта аңа җылы күлмәк-ыштан кидерделәр. Яше җитмештән узып барса да, Миңлегариф урман наратыдай һаман киң җилкәле һәм биек гәүдәле иде әле. Болай да тәбәнәк-карсак буйлы Мотыйгулла исә соңгы көннәрдәге кичереш-борчулы хәлләрдән отыры кечерәеп һәм бөрешеп калган. Шуңа күрә, сөртенеп егылмасын өчен, идәннән сөйрәлгән озын ыштан балакларын аңа берничә мәртәбә өскә кайтарып куярга туры килде.
Калын итеп бал-май ягылган йомшак ипи белән кайнар чәй дә эчеп җибәргәч, Бүре Мотыйгының өметсезлек сарган күзләрендә яшәү чаткылары кабынып китте:
— Теге чакта сәке киезегезне кисеп, артыграк кылануым өчен, зинһар, кичерә күрегез! Нишләтәсең, барлык сәнәкчеләргә дә җитәрлек иярләребез юк иде шул. Ә ул көннәрдә, атларга атланып, күпме юлларны үтәргә туры килмәде безгә?!
— Чебен дулап тәрәзәне вата ала алмый шул, күрше.
— Шулаен шулай да Миңлегариф абзый... Сәвитне әйтүем әле. Влачка килүенең беренче көнендә үк: «Җирне — крәстияннәргә!» — дип сөрән салды. Безнең ише томаналарны үз ягына аударып, бу аңа бераз хәл алу өчен генә кирәк булган икән. Ә аннары, вәгъдәләрен гүпчи кире алып, крәстиян агайны тәки агач атка атландырмак булып маташалар бит, денсезләр! Салым дигән нәмәстәкәйләре белән пычаксыз суялар. Перәме түзәр әмәл калмады. Мондый чакта ничек инде гүпчи буып үтергәннәрен көтеп утырмак кирәк? Менә шулай сәнәккә тотынырга мәҗбүр булды крәстиян. Чөнки бер явызлык икенчесен тудыра.
— Ярый, болары шулай да булсын ди... Эш үткәч үкенүдән файда юк дигәндәй, хәзер инде ничек яшәргә исәбең?
— Ә мин тырнак очы хәтле дә үкенмим, Миңлегариф абзый. Буласы булган — буявы сеңгән дигәндәй...
— Сеңеп бетмәгән шул әле, күрше.
— Иелгән башны кылыч кисмәс әле дип, кара төн уртасында менә шуңа монда килдем дә.
— Безнеке кисмәс тә бит. Әнә сәвитнеке бик үткен күренә — Бөгелмә төрмәсе сәнәкчеләр белән шыплап тутырылган!
Шулчак Мотыйгулла идәндә яткан юеш чалбар кесәсеннән инде күптән шиңеп-чүбекләнеп беткән кузгалак яфрагы чыгарды:
— Миңлегариф ага... Табигатьнең бер бизәге булган менә шушы кузгалак та, адәм баласы кебек үк, дөньяга туа, яшәрә-яши һәм, үз вакыты җиткәч, шиңеп үлә. Киләсе язда тагын баш калкыта... Табигатьтә бар да көйле, шартлаусыз, көчләүсез. Ырвәлүтсә дигән гайре табигый хәлләрне ул гүпчи белми дә, белергә дә теләми. Тик менә адәм балалары гына... Күрсәтәчәк әле күрмәгәнне бу бәлшәвикләр шул ырвәлүтсәләре белән. Бөтен илне денсез калдырып, халыкны агач атка атландырачаклар.
Бер читтә эченә ут йотып тыңлап утырган Дөлхия карчык та, ниһаять, сүзгә кушыласы итте:
— Үпкәләштән булмасын, Мотыйгулла! Тел төбеңнән, бераз көннәр тынганчы, безнең мунча түбәсендә яшеренеп ятасы килгәнлегең аңлашыла. Чөнки үз мунчаң юк, ә өеңнән бик тиз эләктереп алачаклар. Тик син тотылсаң, безнең баштан да сыйпамаслар бит. Шул хакта...
— Тимерче ат дагалаганда, бака ботын кыстырыр дигәндәй... Туктале, карчык! Син күрше Мотыйгуллага биреп мендерү өчен җылы кием-мазар әзерли тор әле. Ә иртәгесен иртән, Аллага тапшырып, мунча ягарбыз. Теге чакны да кулларына сәнәк алган авылдашлардан аерылып, тишек киезле сәкедә ялгыз утырып калдым.
Дөлхия карчык биргән иске-москыны (ә алар арасында уртасы галәмәт дәү олтырак кебек кисеп алынган сәке киезе дә бар иде) күтәреп, Бүре Мотыйгы салкын мунча түбәсенә менеп китте. Хуҗалар исә, утны сүндереп, тагын йокларга яттылар.
Тик Миңлегариф картның күзләренә озак кына йокы эленмәде. Әйе, яхшы, бик яхшы хәтерли ул агач сәкедә ялгыз утырып калган теге көннәр вакыйгасын...
Бөтен күк йөзен мәңге аязмастай каракучкыл болытлар каплап алган җилле-давыллы көн иде ул. Өйләгене ашарга гына утырганнар иде, яшен кебек атылып, аларга күрше Мотыйгулла килеп керде. Дулкынлану һәм каядыр ашкынудан борын тишекләре чабыш атыныкы кебек киерелгән, кечкенә чепи күзләре чынаяк тәлинкәсе хәтле булып акайган:
— Бөтен тирә-як сәвиткә каршы күтәрелгән. Аллага тапшырып, безнең дә сәгать сукты. Әйдәгез, бергәләп кузгалыйк! — диде ул, сүзне бөердән алып.
— Кайда... кем күтәрелгән? — диде Миңлегариф карт һәм, биредән таш яуса да кузгалмаячагын белдереп, киез келәмнең нәкъ уртасына ук кереп утырды.
— Сүз иясе белән йөрми, ди. Ә Гапделәхәт кайда? Базда яшеренеп ятамы? Әллә мунчагыз түбәсендәме?
— Бик әтәчләнмә, Мотыйгулла, тиздән анда үзеңә менеп ятарга туры килмәгәе әле. Сәвитләр кикригегезне шинңдергәч диюем...
— Йә, йә... Телеңә салынмыйча гына!
— Ник... Фронттан яраланып кайткан улыбызны әле кичә генә тагын солдат хезмәтенә озатуыбызны үзең дә күреп тордың ич! Ни хикмәт: тегендә халык күтәрелгән, монда сәнәккә тотынырга җыеналар дип, ул да ләм-мим сүз әйтмәгән иде.
— Әйтмәсә әйтмәс... Улың булмаса, безгә син дә ярыйсың — әйдә, тор, картлач! Башкалар сәнәккә тотынганда, син генә читтә кадалмассың!
Миңлегариф картның һаман үз туксаны туксан иде:
— Тормыйм булгач, тормыйм!
Урамнан бер төркем атлыларның чабып үтүе ишетелде. Шуны гына көткәндәй, тешләрен усал шыгырдатып, Бүре Мотыйгы ике сикерүдә кирәмәт күршесе каршына килеп басты:
— Әһә-ә! Әле син шулаймы?
Әллә Миңлегариф картны чын-чынлап куркытырга теләпме, әллә бүтән ният беләнме, кинәт ул күн итек кунычыннан кәкре саплы озын пычагын суырып чыгарды:
— Тормыйсыңмы?
— Юк!
— Соңгы тапкыр әйтәм!
— Юк!!
— Мә алайса!
Кизәнүен кизәнде, ләкин күрше картка зыян салмады Бүре Мотыйк:
- Яшә, Миңлегариф агай, яши күр... Бу юлы миңа синең гомерең түгел, ә утырып торган калын киезең генә кирәк иде. Ни пычагыма дисеңме? Кәнишне, ат сыртына каплап йөреп, арткы шәрифләрне суйдыртмас өчен! Чөнки, үзең дә яхшы беләсең, мондый да зур, мондый да калын киез бары сездә генә...
Ләкин Миңлегариф карт ачудан күзләре тонган күршесе ең таләбен үтәргә әллә ни атлыгып тормады:
— Дөрес әйтәсең, Мотыйгулла, бары бездә генә! Бабамнардан калган затлы мирас ул, беләсең килсә. Шуңа күрә үтерсәң дә утырган җиремнән кузгаласым юк!
— Ә-ә... Әле син сәвит яклымыни, үҗәт карт?
— Түгел!.. Ләкин, барып чыгар-чыкмас эшкә карап кына, келәм хәтле киез келәмемнән дә колак кагасым килми.
— Димәк, бирмисен?
— Әйттем ич инде...
— Бирерсең, үҗәт карт! һәм ничек кенә алырбыз әле...
Бүре Мотыйк бөтен сәкене каплап торган киез келәмнең урта бер җиренә ике дә уйламыйча үткен пычак очын батырды. Аннары, үҗәт күршесен утрау кебек уртада калдырып, аның әйләнәсе тирәли әлеге пычак белән галәмәт дәү олтыракка охшашлы озынча түгәрәк кисеп чыкты.
Ләкин Миңлегариф карт һаман бирешергә теләмәде. Аяк очларын намаз укыган кешедәй тездән аска бөкләп, ул һаман шул «киез утравында» тораташтай катып утыра бирде.
Эшләр болайга киткәч, Бүре Мотыйк киез келәмнең ян- якларыннан каты гына итеп тарткан иде — калды Миңлегариф карт үзенең «олтырагы»нда аякларын сузып утырып! Киселгән киез әүвәл аның гәүдәсе, аннары башы буйлап өскә таба шуышты. Ниһаять, менә ул Бүре Мотыйкның кулында! Уртадагы тишеге белән бәдрәф идәненә охшап калган бу киез аның ачуын гына кабартты: ат сыртына каплау өчен калын киезнең чит-кырыйлары түгел, ә уртасы әйбәтрәк булачак бит!
Күрше картны тәмам буйсындыра алмавына үртәлүдән, дагалы итек үкчәләре белән шык-шык басып, ниһаять, Мотыйгулла ишегалдына чыгып китте. Анда аны, кешнәп, иярсез аты каршы алды. Моны күргәч, тәки шул киребеткән картны ахырынача тез чүктерә алмадым бит дип, Бүре Мотыйкның күңеле тагын үрсәләнеп куйды: «Димәк, көч белән булмаса, теге киез «олтырак»ны күрше карттан ниндидер хәйлә кулланып алу ягын карарга кирәк».
Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына дигәндәй, биек кунычлы һәм ялтыравык кара галошларын сөйри-сөйри, шулчак Дөлхия карчыкның каяндыр кайтып килүе күренде. «Әле ярый, теге минутларда аз сүзле бу усал карчык янәшәдә булмаган. Югыйсә күрсәтер иде күрмәгәнеңне! Шулай да чиста- саф күңелле һәм беркатлы Миңлегариф картны агач атка атландыру өчен бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк!» — дигән уй туып өлгерде Бүре Мотыйкның башында.
Күрше карчык үзе янына килеп җитүгә, кинәт борылып, ул аның май баскан симез-юан биленнән кысып алды:
— Кайттыңмы, җанашым?
— Чү, нишләвең бу, Мотыйгулла? Көпә-көндез әниең яшендәге кешене мыскыл итеп тормасаң...
Карчыкның биле тагын да катырак һәм авырттырыбрак кысылды. Бу юлы үзе белән шаяртмауларына төшенеп, ул кинәт чырыйлап кычкырып җибәрде:
— Ка-ра-выл! Үтерәлә-әр!..
Күпме гомер яратышып гомер кичергән карчыгын кемнеңдер рәнҗетүен ишеткәч, әле һаман киселгән киез кисәге өстендә утырган Миңлегариф картны, ниһаять, биредән ай күрде дә кояш алды. Бүре Мотыйкка нәкъ әнә шул гына кирәк иде дә! Атыла-бәрелә карчыгына ярдәмгә ташланган Миңлегариф картны бер читкә җиңелчә генә этеп җибәрде дә йөгереп өйгә кереп китте, һәм киселгән киез кисәген җәһәт кенә эләктереп, кабат аты янына атылып чыкты. Карт белән карчык нидер аңлашып өлгергәнче, мәче җитезлегендә ул аты өстенә атланды һәм каты гына итеп җиз тәңкәле йөгән бавын үзенә таба тартты...
3
Кайчандыр бөтен тирә-якны тетрәткән әнә шул Бүре Мотыйгының язмышы бүген алар кулында. Ләкин карчыгы күпме генә каршы төшеп маташкаласа да, Миңлегариф карт явызлыкның әҗәтен яманлык белән кайтару юлына басмады. Хәленнән килгәнчә, күршесенә өстәлендәге ризыктан азмы-күпме өлеш чыгарып, көнаралаш диярлек мунчасына ягып торды. Чөнки шунсыз ярамый — төннәрен инде ярыйсы ук салкын була башлаган иде.
Әлбәттә, күрше мунча түбәсендәге качкын ирен ашатып- эчертеп тору буенча төп мәшәкать аның хатыны Зәйсылу җилкәсенә төште. Кеше-кара күзенә чалынмас өчен, ризык салынган төенчеген күтәреп, ул Мотыйгулласы янына иртәнге һәм кичке караңгыда гына кереп-чыгып йөрде.
Ләкин очлы безне киндер капчыкта озак яткырып булмый икән шул.
Миңлегариф картлар мунчасының морҗасыннан соңгы вакытларда артык еш төтен чыга башлавына иң әүвәл күршеләре игътибар итте. Шушы хактагы төртмәле сүзләр үзләренә килеп ирешелсә, аз гына да югалып калмыйча, хуҗалар сер бирмәскә тырыштылар:
— И-и бакчи... Карт сөякнең җылыдан кайчан туйганы бар инде аның?
Ә беркөнне, әнисенә ияреп, Миңлегариф картларга күрше авылдан бәләкәй оныклары куна килде. Ун яшьләр чамасындагы Нурбәк исемле шул бик шук малай мунча каршындагы тыкрыкта, бар дөньясын онытып, кичкә чаклы уйнап йөрде. Кунак малай булгач, аның үзе белән алып килгән ни агач мылтыгы, ни кылычы юк иде. Шуңа күрә Котылдык малайлары Нурбәк кулына ике япьле бер таяк тоттырдылар һәм исеменә төрттереп:
— Син сәнәкчеләр командиры булырсың!
— Аның исеме — Мотыйк.
— Мотыйк, кот-котыйк!..— дип, теш агарттылар.
Үз коралы булмагач, нишләсен — күнде Нурбәк. Тик «сәнәкче» дип аталу гына җиңел икән. Ә агач кылычлары белән селтәнә-селтәнә һәм бертуктаусыз такмаклый-такмаклый артыңнан куа башласалар, кая керер тишек тапмассың...
Бирегезче мылтык —
Мотыйк качкан, Мотыйк!
Әйдә, аны тотыйк,
Кот-котыйк!..
Күндәм Һәм түзем булуы өчен жәлләп, ниһаять, Нурбәкнең дә кулына бер малай үзенең агач кылычын тоттырды:
— Сәнәкче булып күп йөгердең. Мә, инде хәзер син дә «кызыллар» булып кара!
— Ә үзеңә?
— Әтигә әйтсәм, хәзер яңасын ясап бирәчәк! Аны эшләве дә ике тиен — бер акча ич!
— Рәхмәт инде, алай булгач...
Бүләк кылыч кулына килеп кергәч, кечкенә-йомры гәүдәле Нурбәкнең авызы колагына җитеп, башы күккә тигәндәй булды. Ай-яй, хәтта билгә тагып йөрү өчен, сүс бавына хәтле бар!
Ләкин ике арада алыш-биреш бетмәгән иде әле:
- Ә алмашка нәрсә бирәсең? — диде башта гына юмарт булып кыланган теге хәйләкәр малай, күзен дә йоммыйча.— Бүген инде бүтән уйнамыйбыз. Караңгы төшеп килә. Тик иртәгә дә уйныйсыңны онытма!
Бүләккә каршы бүләк эзләп, Нурбәк чалбар кесәсенә кулын тыкты. Кинәт аның бармак битләре кайчандыр бабасы ясап биргән сөяк саплы пәкегә тиеп китте. Бер кулын кесәсеннән алмаган хәлдә, икенчесе белән исә башын кашып озак кына торды да, иртәгә дә сәнәкче булып йөгерү, качу ихтималын күз алдына китереп, «җир алыш» уйный торган, балчыкка кадала-кадала ялтырап-үтмәсләнеп беткән пәкесен тартып чыгарды һәм, ике дә уйламыйча, теге малайга сузды:
— Мә алайса!
— Күптән шулай диләр аны...
Көне буе дөнья бетереп чабышкан-алышкан, акырышкан-бакырышкан, алдаган-алданган малай-шалайлар, арып-талып, тиздән таралышып беттеләр. Кунак егет Нурбәк тә, иртәгә «кызыллар» булып уйнаячак татлы минутларын күз алдына китерә-китерә, бабалары өенә кайтып китте.
Тик аны бүген кич тагын бер күңелсезлек сагалап тора ңде әле.
Баскыч төбендә баш-башлары кыршылып беткән күн ботинкаларын салып маташканда, биленә бәйләнгән агач кылычының юклыгын күреп, кинәт аның тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Кайтышлый, сүс бавы өзелеп, теге кылыч төшеп үк калды микәнни соң, каһәр? Аның бит, биленә әлеге кылычны асып, кайчандыр үзе дә патша солдаты булган газиз бабасы янында басып торасы бик килгән иде!
Тышта дөм караңгы булудан куркып торган юк — кечкенә Нурбәк таныш тыкрыкка ук кебек атылды. Анда кеше затыннан инде берәү дә калмаган, агач ябалдашларын җиргә хәтле иеп, бары көчле һәм шомлы җил генә исә. Бертуктаусыз тирбәлеп торган әлеге ябалдашлар кунак малайга вакыт-вакыт ерткыч җанварлар булып күренә иде.
Тукта, чү!
Кинәт әлеге «җанвар»ларның берсе, тыкрык киртәсе аша җитез генә сикереп чыкты да, күз ачып йомганчы бабалары мунчасына кереп югалды. Аннары күгәне дегет белән шәп иттереп майланган, шыгырдаусыз ишекне тиз генә яптылар һәм, келәсен төшереп, эчке яктан бикләп куйдылар.
«Димәк, бабамнар мунчасында җен-пәриләр яши икән!» — дип уйлап куйды малай, бу хәлләрне күргәч. Югалган кылыч кайгысы шундук онытылды. Шөбһәле хәбәрне тизрәк бабасына кайтып әйтү теләге, бөтен куркуын җиңеп, аны өйләренә йөгертте. Шулхәтле ашыгу-кабалану аркасындамы, ул хәтта бу юлы баскыч төбендә аяк киемнәрен салырга да онытты:
— Бабай, дим, бабакай!..— диде ул килеп керә-керешкә, сулышы кабып.
Миңлегариф карт инде шактый бирчәйгән, ләкин әле һаман көчле һәм нык куллары белән оныгын күтәреп үк алды:
— Чү, улым! Ни булды? Ник аяк киемнәреңне тыштук калдырып кермәдең?
Ләкин бәләкәй Нурбәктә ботинка кайгысы түгел иде инде:
— Бабай, дим... Сезнең мунча ишегеннән менә әле генә бер җен кереп китте. Кулында сумкасы да барые. Үзем күрдем...
Көтелмәгән бу хәбәрне ишеткәч, кыңгыр эштә тотылган кешедәй, Миңлегариф картның йөзе кинәт тимгел-тимгел булып китте.
— Тс-с! — диде ул, бармагын ирен турысына китереп.
Ә аннары, үзен тиз генә кулга алып, сүзне шаяртуга күчерде:
— Ала-ай!.. Мунчага сумкалы җен кереп китте дисең инде, ә? Юктыр, улым, юктыр... Курыкканга куш — койрыгы белән биш булып күренгәнгә генә шулай тоелгандыр ул сиңа. Тик син бу турыда беркемгә дә сөйли күрмә, яме, улым! Кара аны, ишетсен колагың!
— Сумкалы җен турындамы? Ярар, бабам, ярар, берәүгә дә сөйләмәм!
4
Миңлегариф карт, мунча түбәсендәге очлы безнең киндер капчыкны кайчан да бер тишеп чыгасын белә, бик яхшы белә иде. Ләкин бәла бөтенләй уйламаган, уйлау гына түгел —хәтта башка да китереп карамаган яктан һәм һич көтмәгәндә килде. Әйе, аркан бау сүсәргән җиреннән өзелер, диләр шул!
Мотыйгулла белән күпме бергә гомер кичереп, Зәйсылуның шушы көнгәчә балага узып караганы юк иде. һәм менә төн пәрдәсенә төренеп, тәүлегенә ике мәртәбә күршеләре мунчасына яшерен сәяхәт кылып йөри башлагач, ачуың килмәслек түгел, көннәрдән бер көнне кысыр Зәйсылуның да, ниһаять, бәбигә узуы билгеле булды. Булачак әти һәм әни кешеләр моңа бер сөенделәр, бер көенделәр. Сөенделәр: чөнки, бераз соңга калыбрак булса да, Ходай Тәгалә аларның гаилә бәхетен өмет нуры белән яктыртты. Көенделәр: чөнки аларның, аеруча Мотыйгулланың тормышына туачак бала үлем куркынычы белән яный иде!
Көтмәгәндә килеп туган бу сөенечле көенеч шул ук вакытта бик җитди сынау да иде. Икесе дә моны яхшы аңладылар.
Рухи сынау бусагасын беренче булып Зәйсылу үтте:
— Мотыйгулла, әле соң түгел...— диде ул күкрәк төбеннән чыккан назлы-сагышлы тавыш белән.
— Йә, йә... Әйтеп бетер! — диде Мотыйгулла, хатынының тел төбенә инде күптән төшенгән булса да, әле һаман берни аңламаганга сабышып.
— Әйтеп бетер дип... Әллә кендекче әби янына барып кайтыйм микән дип киңәш соравым ие.
— Ә нигә? — дип кырыс кына әйтеп куйды Мотыйгулла.
Йөрәгеннән тулып ташыган хисләренә түзә алмыйча, шулчак Зәйсылу кайнар куллары белән газиз иренең муенына сарылды һәм сулкылдый-сулкылдый елап җибәрде:
— Балабыз туа-нитә калса... Сиңа янаган куркыныч йөз мәртәбә... мең мәртәбә артачак ич, Мотыйгуллам!
Ярату хакында бер кәррә сүз әйтелмәсә дә, бу инде төнге мунча түбәсендәге караңгы төннәрдә дә әлеге изге хис, изге төшенчәнең барлыгын коры сүз белән түгел, ә ышандыргыч гамәл аша раслый торган илаһи мизгел иде. Сәнәкче Мотыйгулла моны яхшы аңлады, һәм, яратуга ярату белән җавап биреп, хатыны Зәйсылуны кайнар күкрәгенә кысты:
— Мин үлсәм үләрмен... Ләкин, дәвамыбыз булып, туачак балабыз калсын! Шуңа күрә теге әби янына ике аягыңның берсен дә атлыйсы булма, Зәйсылу! Ишетсен колагың...
— Ишеттем, Мотыйгуллам, бик яхшы ишеттем. Рәхмәт сиңа!
— Сиңа да...
Мунча түбәсендәге дөм караңгыда маңгай күзләре әллә ни күрмәсә дә, күңел күзләре бер-берсенә һәм олы дөньяга зур итеп ачылган ике гашыйк — ир белән хатын бу илаһи төнне үзләрен бик бәхетле итеп тойдылар.
5
Шөбһәләнү һәм шикләнү белән тулы көннәр шулай бер-бер артлы үтә тордылар. Зәйсылуның көмәне дә зурайганнан-зурая барды. Дөрес, дөньялар гел болай буталчык килеш тормас әле дип, ул яшерен «гөнаһ»ын кеше-кара күзенә мөмкин хәтле озаграк сиздертмәскә тырышты. Ләкин балага узуның биткә каратут тимгелләр чыгу, еш кына күңел болгану, тозлы ризык ашарга ярату кебек билгеләрен барыбер яшереп калдыра алмады. Ахыр килеп, барысы да мәгълүм булды. Башта инде, билгеле, күрше хатыннарга, ә аннары — тирә-якка!
Авыл буйлап таралган имеш-мимешләрнең нәтиҗәсе озак көттермәде. Җыештыручы хатын аша беркөнне Зәйсылуны кәнсәләргә чакыртып алдылар. Сәвит рәисе янында кызыл петлицалы яшел гимнастерка кигән, билендәге киң каешына кобура аскан, бала табарга торган хатындай олы корсаклы бер хәрби дә бар иде. Ул Зәйсылуга сораулар биреп мәшәкатьләнмәде, ә йөнтәс кашлары астыннан сынаулы караш ташлый-ташлый, сап-сары идән сайгакларын һәм хром итекләрен шыгырдатып, ике кулын артка куйган хәлдә гел әрле-бирле йөреп торды.
Сәвит рәисе белән сөйләшү исә болайрак булды:
— Зәйсылу сеңлем, безгә бер табышмакны чишәргә булыш әле, зинһар,— диде ул, үгезне мөгезеннән эләктереп.
— Нинди табышмактыр бит...
— Нинди дип... Беренче карашка бик гади кебек ул үзе. Әйтик, бер хатынның сәнәкчеләр хәрәкәтендә катнашкан ире тугыз айдан артык инде урманда качкынлыкта йөри, һәм менә аның сөекле хатыны, бөтен авылны гаҗәпкә калдырып, көтмәгәндә бала табарга җыенып йөри башлый. Бу әкәмәтне ничек аңларга һәм аңлатырга кушасың инде? Димәк?..
Зәйсылуны әнә шулай үтә күренмәле җәтмәгә җиңел генә эләктермәк иделәр — аның да башына тай типмәгән шул: мондыйрак хәлләр килеп туасын һәм судан ничек коры чыгасын алар инде ире Мотыйгулла белән моңарчы әллә ничә кат уйлап-киңәш итешеп куйганнар иде.
Табышмакның җавабы сорау алучылар көймәсен бик тиз комга китереп терәде:
— Әгәр ул хатын, ничә ел бергә торып, качкын иреннән моңарчы бер мәртәбә дә корсакка узып карамаган булса?
Зәйсылуның тапкыр җавабы белән сәвит рәисе килешергә мәҗбүр булды:
— Безнең башны бутаган бөтен хикмәт тә нәкъ менә шунда шул...
Идән сайгаклары һәм аларга басып йөргән хром итекләр шыгырдавы туктап, бүлмәдә бер мәлгә чебен очканы да ишетелеп торырлык авыр тынлык урнашты. Әлеге тынлыкны бозып, бәхәсләшергә урын калдырмый торган корыч-янаулы тавыш белән кобуралы хәрби кинәт әйтеп куйды:
— Уйнаштан бала табарга җыенгач, димәк, син әкәмәт бозык хатын!
Сүз сөрешенең мондый юнәлеш алуына да Зәйсылу күптән әзер иде:
— Безнең авылны беләсегез ич инде... Ерак җирдән килүче атлы юлаучыны, бик үтенеп сорагач, бер кич кундырып чыгарган идем инде шунда, гөнаһ шомлыгына каршы...— дигән булды ул, кыйгач кашлары астыннан оялчан караучы зур, түгәрәк күзләрен аска иеп.
Күзләрен яшереп өлгерде өлгерүен, тик шул мәлдә үк ике бит уртасының ут капкандай пешеп-кызарып чыгуын тойды Зәйсылу. Андагы бу кискен үзгәрешкә теге кызыл якалы да игътибар итеп өлгерде булса кирәк — пүләмиттән аткан шикелле, шундук кыска-кыска сораулар белән күмеп ташлады:
— Кайдан килгән юлчы? Кая бара? Ничә яшьтә? Исеме ничек?
Әйттеләр ди сиңа алай тиз генә, тот капчыгыңны.
— Кайдан килгәнен һәм кая барачагын төгәл генә белмим, чөнки кызыксынмадым. Миннән бераз яшьрәк. Ә исеме — Иван, Иван Петрович...
— Охо, Иван Петрович! — дип, тел шартлатып куйды кызыл якалы һәм әлеге мәгълүматның печән эскертеннән энә эзләүгә тиң булуын аңласа да, киң каешыннан бүселеп чыккан гәүдәсе кебек үк итләч-симез бармагын һавада селкеп, Зәйсылуны кисәтеп куюны кирәк тапты: — Балаң сары чәчле булып тумаса, кара аны!
Мондый тычканлы-мәчеле уйнаудан тәмам арып, Зәйсылу кызыл якалыдан сорыйсы итте:
— Сүз бетте кебек... Миңа китәргә ярыйдыр, шәт?
— Хәзергә мөмкин...— диде кызыл якалы күп мәгънәле иттереп һәм никтер сул кашын сикертеп куйды.
6
«Хәзергә?»
Димәк, тынычланырга иртәрәк икән әле. Ә кызыл якалының иң соңыннан саргылт-йөнтәс кашын сикертеп куюы нигә кирәк булды икән? Бозыклыкка, сөяркәлеккә чакыруымы? Әллә шушы тәкъдим-теләгенә ышандыртып, качкын сәнәкчеләр котылу, саклык чаралары күрә башламасын өчен генәме?
Зәйсылу юл буе әнә шулар турында уйланып кайтты. Әлеге уйларын ул шул ук кичне ире белән дә энәсеннән җебенә кадәр уртаклашты.
Озак кына киңәш-табыш итешкәннән соң, Миңлегариф картның кабат ризалыгын алып, алар әлегә мунча түбәсеннән кузгалмый торырга карар иттеләр. Чөнки Урта Азия кебек тынычрак якларга качып китү дә мөмкин түгел, кая гына борын сузма — һәр җирдә кызыл якалы чекистлар! Бөгелмәнең тимер юл вокзалы да бу көннәрдә алар белән шыплап тутырылган иде. һәркайсына инде корал ташлаган сәнәкчеләр кирәк. Күкрәккә тагын бер калай кисәге тагып, югарырак үрмәләү, җылырак кәнәфигә менеп утыру өчен!
Ләкин вокзал, олы юл тирәләрендә чекистлар куйган тозакка эләгүче сәнәкчеләр көннән-көн сирәгәйде. Көтеп-нитеп түземлекләре төкәнә башлагач, тау Мөхәммәткә килмәсә, Мөхәммәт тауга үзе барыр дигәндәй, алар саранча көтүедәй тирә-як авылларга ябырылдылар. Зәйсылуның кәнсәләргә чакыртылуыннан соң ике-өч көн узды микән, юк микән, бөтен Котылдыкның астын өскә китереп, өйдән өйгә йөри-йөри, качкын сәнәкчеләрне эзли башладылар. Бу хактагы шомлы хәбәр килеп ирешелгәндә, Миңлегариф картлар турысына җитәргә берничә өй генә калган иде инде. Әле ярый, иртәнчәк мунча ягып өлгергәннәр иде. Шунда Дөлхия карчыкны юынырга кертеп җибәргән булып, ишекне эчтән бикләп куйдыртсаң гына инде. Шәрә тәнле карчык белән очрашасыларын белгәч, бәлки, мунча эчен үк (димәк, иң мөһиме, түбәсен дә) тикшереп-нитеп тормаслар әле.
Миңлегариф карт яхшы аңлый иде: сәнәкче күршене каядыр яшерим дисәң дә, инде өлгереп булмаячак! Ә аның биредән үз аяклары белән сыптыру мөмкинлегенә өметләнү — шулай ук суга сәнәк белән язу дигән сүз! Чөнки айлар буе мунча түбәсендә ятып һәм утырып кына торып, Мотыйгулланың биле каткан, ә аяклары хәрәкәтләнмәс дәрәҗәгә килеп җитә язган иде. Шуңа күрә, этеп-төртеп дигәндәй, карчыгын тиз генә мунча керергә җибәрде дә, ашыгып-кабаланып, Миңлегариф карт үзе дә шунда барырга җыена башлады. Артык дулкынланудан, ул иске кайры тун җиңенең тишекләренә шактый озак кулларын кертә алмый азапланды.
Чекистлар ажгырып алар ишегалдына килеп кергәндә, эчтән бикләнеп, карт белән карчык мунчада юынып утыралар иде инде. Кызыл якалылар нишләптер үзләре белән корсаклы Зәйсылуны да иярткәннәр иде. Алар башта өй эченең астын өскә китерделәр. Дөлхия карчыкның чиста керләре саклана торган сандыкны актарганда, хуҗалар булмаудан файдаланып, аларның үлемтеккә дип җыйган акчаларын берсе шундук гәләфи чалбар кесәсенә шудырды.
Тентү чираты, ниһаять, мунчага килеп җитте. Эчтән бикле ишеккә мылтык түтәсе белән дөп-дөп китереп суктылар. Ләкин мунча келәсе бирешергә теләмәде. Бары эчтән, тентүчеләрне тынычландырмак булып, Дөлхия карчыкның сабыр тавышы гына ишетелде:
— Хәзер, хәзер, оланнар... Сабынлы чәчемне генә юып төшерим дә!
Ишеккә кабат, кабат суктылар. Мунча эченнән тагын шул ук сабыр тавыш килде:
— Хәзер, хәзер... Бабагызның аркасын гына ышкып бетерим дә...
Карт белән карчык, үтә беркатлы ният белән, тентүчеләр ишек ачылганны көтәрләр, көтәрләр дә, түземлекләре төкәнгәч, китеп барырлар дип уйлаганнар иде. Ләкин хәл кинәт кискен борылыш алды.
Кызыл якалылар чәчләре чуалган, көмәне борынына җиткән Зәйсылуны мунча ишеге каршына ук җилтерәтеп китереп бастырдылар да, бөтен авылга ишетелеп торырлык итеп, җикеренә-яный башладылар:
— Туачак балаңны төрмәдә табарга теләмәсәң — ачтырт ишекне, ачтырт! Мунча түбәсен тикшермичә, барыбер моннан китмибез! Ишетәсеңме, китмибез!
Кызыл якалылар кыек атып, туры тидергән булып чыктылар.
Менә эчке яктан келәне күтәрделәр. Мунча ишеге акрын гына, авыр ыңгырашу белән шыгырдый-шыгырдый, төбенә хәтле ачылып китте, һәм аннан, тирә-юньдәге бөтен кешене телсез-өнсез калдырып, бит-куллары тәмам кутырлап беткән, идән астындагы үргән бәрәңге борыны төсле ап-ак чырайлы бер адәм чыгып басты.
Мунча тәрәзәсе каршындагы җиргә, тирән батырып, кемдер тимер сәнәк кадап куйган иде. Як-якка чайкалып торган хәлсез гәүдәсе бөтенләй авып китмәсен өчен, качкын Мотыйгулла ике куллап шуның озын сабына ябышты:
— Мине алып китә аласыз, билгеле... Тик хатыным Зәйсылу белән туачак сабыебыз язмышына кагылырга — не сме-еть! — дип, яралы ерткычтай үкереп куйды ул.— Иң соңгы гозерем шул. Юкса каберемдә мәңге каргап ятырмын үзегезне!
Зәйсылу шул мизгелдә ниндидер бер ярсулы ашкыну белән алга ташланды да туачак баласы хакына үзен корбан итәргә җыенган газиз ирен сәнәге-ние белән кочаклап алды:
— Ах, Мотыйгуллам!.. Нишләдең син? Без бит болай сөйләшмәгәниек ич... Син бит Ташкент якларына... Аннары безне дә...
Аңа бүтән сүз әйтергә ирек бирмәделәр:
— Әйдә, әйдә... Теге дөньяда очрашкач, күп итеп сөйләшерсез! — дип, кемдер Зәйсылуны иренең хәлсез кочагыннан көчле куллары белән йолкып алды.
— Ул шундый кискен итеп тартты ки, җиргә кадалган сәнәк сабы хәтта як-якка чайкалып куйды.
Шулчак икенче чекист:
— Ах, син!.. Әле һаман сәнәккә тотынып туймадың мәллә, сабакы? Матур итеп үләсең килдемени? — дип, дагалы итек очы белән Мотыйгулланың зәңгәрләнеп каткан кулларына тибеп җибәрде.
Авыртудан нихәтле генә сыны катмасын, дошманнары алдында кан төкермәс өчен, сәнәк сабын ычкындырмады Мотыйгулла. Каты җиргә нык итеп кадалган сәнәк сабы артка таба бөгелеп килде, килде дә, түзә алмагач, шартлап сынды.
Качкын Мотыйгулла белән шартлап сынган сәнәк сабы җиргә бергә аудылар.
Мунча түбәсеннән уртасы кисек теге киезне алып төшеп, Миңлегариф карт шуны күршесе өстенә ябарга уйлады: туңып ятмасын юеш җирдә аңсыз гәүдәсе! Шулчак киез келәмнең нәкъ үзеннән кисеп алынган өлеше белән тегеп куелганын күреп, ул шаклар катты. Күрәсең, теге чакта артыгын кыланып ташласа да, төкермә коега — суын үзең эчәрсең дигәндәй, соңыннан шул кансызлыгы өчен бик үкенгән, алай гына да түгел, күршеләреннән гафу үтенеп, күңеле белән һаман чиста, саф булып кала алган качкын Мотыйгулланың эше инде бу!
Ике аягыннан ике чекист сөйрәп, чыкмаган җаны гына калган качкынны тиздән урамдагы ат арбасына илтеп салдылар. Шул китүдән ул бүтән әйләнеп кайтмады.
Сәнәкче Мотыйгулладан онытылмас төс-истәлек булып, тиздән туачак баласы һәм... җөйле киез генә калды.
Әйе, кисек келәмне ничек тә ямап-ялгап була икән.
Тик җөе кала икән шул менә, җөе...