СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Флёра Мәрдәнова "Җирән гөмбә оныгы турында әкият"

Көзге яңгыр явып, күк йөзө болытлардан ачылу белән, авыл читендәге наратлыкта, нарат күркәләре арасында яңа гына туган бер кара эшләпәле гөмбә, иске сыңар резин галош астыннан башын чыгарып, кояшка карамакчы булган. Аны гөмбә җыярга килүче балалар күреп алганнар да мыскыллап көләргә тотынганнар:
- Фу! Нинди ямьсез, җирәнгеч гөмбә! - дигән, ди, бер кыз, кашларын җыерып.
Гөмбә баласының кояшны күргәндәге сөенече озакка бармаган, ул, күз яшьләрен тыя алмыйча, мышык-мышык еларга тотынган. Тигәнәк һәм кыяк үләннәр аны юатмакчы булганнар. Ялгыз үсеп утыручы Тукранбаш гөмбә баласына иелеп, аны сөеп назлаган. Гөмбә баласы, елавыннан туктап, аңа елмайган. Тукранбаш чәчәге, бу ятим гөмбәнең күңелен күрәсе килеп, аның хәлен, елавының сәбәбен сораша башлаган:
- Син кайсы нәселдән, әби-бабаң кемнәр?
Гөмбә кызы һәр сорауга ашыкмыйча, акрын гына җавап биреп барган.
- Минем әби-бабаларым затлы нәселдән, җирән гөмбәләр булганнар. Әти-әниләремне, туганнарымны машина көпчәге сытып киткән. Шулай итеп, туу белән ятим калганмын. Әле ярый кешеләр өстемә шушы иске резин галошны ыргытып киткәннәр! Шул иске кара галош кына үлемнән коткарган мине. Тик аның астында бик сасы, тынчу. Чыгасым килсә дә, чыга алмыйм. Хәлем юк. Җитмәсә, өстемә баса язган бер малай, баллы суын эчеп, пластмасс шешә ыргытып китте. Җирдә аунап яткан бер пыяла шешә болай да тын алырга, аякларымны сузарга комачаулый иде инде! Юлдан тыз-быз узып торучы машиналарның сасы исенә дә тончыгам бугай! Бу кешеләр ашый торган ризыкларын, эчә торган суларын үзләре үк агулап бетерәләр. Мине дә алар гына ятим итте. Елавымның сәбәбе шул: әле генә бер кыз мине «җирәнгеч гөмбә» дип үчекләде. Ә мин җирәнгеч гөмбә түгел, Җирән гөмбә булырга тиеш идем бит! Кара галош эчендә ятканга, эшләпәм кап-кара төскә керде. Хәер, эшләпәмнең кара төскә керүенә мин алай бик нык борчылмыйм. Төсем үзгәрмәгән булса, мине кешеләр ашарлар да агуланырлар иде. Мин кешеләргә начарлык тели алмыйм. Теге матур күлмәкле, миһербансыз кыз бала мине «җирәнгеч гөмбә» дип рәнҗетсә, янәшәмдә генә үсүче бер гаилә Чебен гөмбәсен типкәләп, төрлесен төрле якка очырды. Ул гөмбәләрнең бер гөнаһлары да юк бит югыйсә! Алар да наратлыгыбызны бизәргә тырышканнардыр. Чебен гөмбәләрен ашап, кортларын коючы хайваннар да бардыр. Сау-сәламәт булсаң, дөньяда яшәү ничек рәхәт булыр иде! - дип, Җирән гөмбә оныгы боегып башын игән.
Тукранбаш-чәчәк ятим гөмбәнең моң-зарын тыңлаган да, үзе дә кайгырудан каралып кипкән, ди.