Кырмыч, күтәрелеп барган кояшка карап, бераз уйланып торды Көн шундый якты, дөнья гөжләп тора, кая карама, болын бөҗәкләре оча. Алар, кояшның җылы нурларына иркәләнеп, аллы-гөлле чәчәкләрдән ширбәт җыялар: җәй үтәр дә китәр, кышка ризык әзерләп өлгерергә кирәк, өйләрен дә кышкы салкыннардан сакланырлык итеп яхшылап төзәтәсе, ямыйсы бар. Назлы җил бүген аеруча үзен күрсәтергә тырыша, әле бер чәчәкне иркәләп . әле икенчесен. Ул да булмады, Назлы җил, үлән сабакларын кыштырдатып, ниндидер җыр көйләп алгандай итте. Бу җырның сүзләрен аңламаса да, көен бик ярата Кырмыч. Көн саен диярлек ишеткәнгә күрә, бу җырга үзенчә сүзләр чыгарды. Назлы җилнең ягымлы көен ишетүгә, үзенең җырын суза башлады:
Назлы җилкәй, Назлы җил,
Иркәләп ис гөлләрне.
Син килгән якта шулай Кояш нурын сибәме?
Мондый матур Болынкай Тагын бармы, сөйлә әле!
Шушы сүзләрне ишетүгә, Назлы җил Кырмычның маңгаен сыйпап үтте. Малайның бөтен тәненә рәхәт җылылык йөгерде, шундый күңелле бүген! Ул эшләрен тиз генә төгәлләде дә Чикертмән янына ашыкты. Кичә сөйләшеп куйганнар иде. Чикертмән, үзенең скутерына утыртып, аны Болын буйлап уратып кайтмакчы булды. Болын иле зур бит, Кырмыч аның киңлеген, иркенлеген һавадан күргәне булса да, әле беркайчан да тулысы белән йөреп чыга алганы юк.
Кырмыч, уйларыннан арынып, Чикертмәннәр ягына караш ташлап алды. Нигәдер йөрәге кысылып куйды. Ул якта бер генә хәрәкәт тә сизелми иде. Гадәттә, Кырмыч ерактан ук Чикертмәннен йә скрипкада сыздыруын ишетә, йә дусты өйләре янында скутерьг белән мәш килә. Бүген исә тып-тын. Чикертмәннәрнең өйләре карт әрекмәндә иде. Ул тирәгә җиткәндә, урамда ниндидер чүп-чарлар күзгә ташланды. Чикертмәннең әнисе Сикертмәния апа өй тирәсен гел чистартып тора, Чикертмәннең дә төп эшләренең берсе — өй тирәсен себереп тору. Бүген моннан Усал җил үткән сыман, кая карама чүп: һәр тарафта корыган үлән сабаклары, чәчәкләрнең кипкән таҗ яфраклары аунап ята. И ялкауланырга оста да инде бу Чикертмән. Бер карыйсың, ару-талуны белми эшли, икенче карасаң, ялкауланып, таганда атынып тик ята. Чикертмән, 6олай шәп дус булса да, кайчак көтелмәгән нәрсәләр кылана. Теге чакта, Кырмычның аягы таш астында калгач, аны коткармыйча ташлап китте бит. Кырмыч аны гафу итте итүен, шулай да күңелендә төер калды. Кырмыч бу хакта әнисенә әйткән иде, әнисе, улының башын сыйпап, акыл биргәндәй әйтеп куйды: «Сәнгатькә нык бирелгән кешеләрне аңлап бетереп булмый инде аларны, - диде. — Әле генә балкып, яктырып йөриләр, икенче карауга, кәефләре киткән була, дөнья җимерелеп төшкән сыман утыралар».
Чикертмән скрипкадан башка яши алмый шул. Аның иң якын дусты — шушы уен коралы. Кырмыч хәтта скрипкадан көнләшеп тә куйгалый.
Чикертмәннәрнең өйләре янына җиткәч, Кырмычның янә йөрәге чеметеп алды. Йорт капкасы киереп ачып ташланган, ишегалдында Чикертмәннең рәсемнәре аунап ята. Кем чыгарып аткан икән шундый матур рәсемнәрне? Ни булган монда?..
Кырмыч, кулын авызы янына куеп, бар көченә кычкырып җибәрде:
—Чикертмән! Мин килеп җиттем. Син кайда йөрисең?
Җавап ишетелмәде, Шаян җил генә, шукланып, Кырмычның кәпәчен тарткалап азапланды. Кырмыч, җилне куып, тагын кычкырырга әзерләнде.
Шул чакта якында үлән кыштырдаганы ишетелде. Кырмычның күңеленә шом кергән иде, ул тиз генә читкә тайпылды.
—Мин бу, курыкма, Кырмыч...
Әкәм Төкәмеч икән.
—Сез...мени әле бу? — дип, аптырый төшеп сорау биреп ташлады Кырмыч.
—Мин инде, мин. Мондый чакта ярдәмгә беренче булып мин ашыгам, — диде мактанганрак тавыш белән Әкәм Төкәмеч.
—Нинди ярдәм турында сөйлисез? Миңа әле бер куркыныч та янамый кебек, — диде Кырмыч, һаман да аптыравын җиңә алмыйча. — Әллә нинди сәер хәл әле монда. Кичә Чикертмән белән болын буйлап йөреп кайтырга сөйләшкән идек...
—Беләм, ишеттем мин бу сөйләшүне, — диде Әкәм Төкәмеч.
—Беләсездер дә... Чикертмән нигәдер чыкмый әле, кычкырып карадым, җавап бирми. Әллә үзе генә китеп барган инде?..
—Син бернәрсә дә белмисең, балакай. Ярдәмгә ашыгуымның сәбәбе — сине билгесезлектән коткарып калу. Тормышта иң хәтәр нәрсә — билгесезлек. Һәрнәрсәне белеп торсаң гына, күңелең тыныч була ул. Яңа хәбәр шул: Чикертмәннәр бүген иртүк яңа йортларына күченеп киттеләр. Алар бүгеннән Ерак Болында яши башладылар. Синең белән хушлашырга өлгерә алмый калуына бик борчылды Чикертмән. Нигәдер әтисе белән әнисе күченүләре хакында малайга әйтми торганнар. Сиңа истәлеккә рәсемнәрен калдырган иде дә, Шаян җил чәчеп ташлады аларны, әйдә, җыеп алыйк, — дип, Әкәм Төкәмеч кайсы-кая таралган рәсемнәрне җыя башлады.
Чикертмәннең бу Болын иленнән бөтенләйгә китеп бару хәбәрен ишеткәч, Кырмыч үксеп елап җибәрде. Дустыннан аерылуны авыр кичерде ул.
Әкәм Төкәмеч рәсемнәрне, җыеп, җеп белән бәйләп, Кырмычка тоттырды.
Кырмычның елаудан туктый алмыйча мышык-мышык килүен килештермичә, шелтәләп тә алды.
—Йә инде, сабыр ит, син бәләкәй малай түгел, күз яшьләреңне тыярга өйрән. Ерак Болын дисәк тә, аннан безнең Болын иленә кунакка килеп чыккалыйлар. Менә Чикертмән зур үсәр, синең яныңа кунакка килеп йөри башлар. Бик дус идегез бит, бал дуслары онытылмыйлар алар! Иң кадерле истәлекләр — бал истәлекләре! — Әкәм Төкәмечнең үзенең дә күңеле тулып бугай, башын читкә борып тын калды.
— Минем Чикертмән сыман якын дустым булмас инде, — сулкылдап Кырмыч.
Шул чагында яннарына скутерга атланган Кигәк килеп туктады.
— Нигә башларыгызны салындырып утырасыз? — диде елмаеп. Аның кәефе әйбәт, күзләре балкып тора.
— Тагын яңа скутер алгансыз икән... — Әкәм Төкәмеч ризасызлык белдереп тамак кырып куйды.
— Алдылар... Тик иң элек, Төклетура абзыйның автомәктәбе укып чыгып, таныклык алдым. Шуннан соң гына әти яңа скутер алып бирде. Хәзер тәртипсезләнеп чабу бетте. Кагыйдәне 6озсам скутерны әти шундук сарайга бикләп куячак. Төклетура абзый' да карап кына йөри. Шулай да нигә күз яшен агызып утырасың Кырмыч? — дип, кызыксынуын дәвам итте Кигәк.
Аның өчен Әкәм Төкәмеч җавап бирде:
— Чикертмән дусты яңа йортка күченеп китте, Кырмыч ялгызы калды. Дусларны югалту — авыр нәрсә ул...
— Ә мин? — диде Кигәк. — Киткән Чикертмән артыннан күпме яшь койсаң да кайтмый инде. Аларның Ерак Болындагы йортларын күргәнем бар. Шәп! Анда яңа дуслар табачак Чикертмән.
Ә син, Кырмыч, кайгырма, әйдә, дуслашыйк. Мин элекке шуклыкларны ташладым инде, тыйнаклыкка өйрәндем. Автомәктәптә нык укыттылар, гомер буена җитәрлек тәрбия алдым.
Шул арада Коңгырт пәйда булды. Ул бу сөйләшүне тыңлап торган икән. Зыр-р итеп, Кырмычның баш түбәсеннән әйләнеп үтте дә ипләп кенә аның янына ук төшеп утырды.
—Минем дә Кырмыч белән дуслашасым килә! — диде ул. — Аның кебек тырыш, тәртипле малай дусларсыз калырга тиеш түгел!
Кырмычның күңеле күтәрелеп китте. Ул Кигәк белән Коңгыртка күтәрелеп карады. Алар да елмаеп аңа карап торалар ие. Түземсезләнеп җавап көтәләр.
—Рәхмәт сезгә! — диде Кырмыч. — Сез, авыр вакытта миңа ядәмгә килеп, кайгымны бүлештегез. Мин сезгә ышанам, үзегезне чын дуслар итеп күрсәттегез инде. Әйдәгез, шушы Болын илендә бергәләп яшик, мәңгегә дус булып калыйк! Чикертмән кунакка килми калмас әле, барыбыз да бергәләп уйнарбыз, концерт куярбыз- рәсем ясарбыз!
Кигәк белән Коңгырт Кырмычны ике кулыннан җитәкләп алдылар.
—Скутерга атланыгыз. Мин сезгә Болын илен күрсәтеп кайтам — диде Кигәк.
—Исән-имин йөрегез, балалар, — диде Әкәм Төкәмеч.
Болын өстеннән Назлы җил исеп китте. Кояшның якты нурлары һәр үләнне, һәр чәчкәне, һәр җан иясен иренмичә иркәли.«Дуслар булганда, яшәве нинди рәхәт!» — дип уйлап куйды Кырмыч.
Ә Чикертмән белән очрашмый калмаслар алар, мин әйтте диярсез, һичшиксез, очрашырлар.