СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Равил Вәли “Күңел күзе”

Газинур эштән шактый арып кайтты.
Аны ишек төбендә хатыны Дилбәр каршы алды:
— Ә-ә, кайттыңмы, әтисе... Бар, өс-башыңны чишенгәнче, почтага да кереп чык инде,— диде ул, ниндидер кәгазь кисәге сузып.— Бандероль килгән. Андый-мондый бозылып ята торган әйбер булмасын диюем.
— Бандеро-оль? — дип кабатлап сорады Газинур, гаҗәпләнүдән иңбашларын сикертеп.— Кайдан, кем җибәргән?
— Белсәм бик әйтер идем дә! Кире адресын язып тормаганнар шул...
Газинур юл буе уйланып барды: кайдан, кем җибәргән булыр икән ул серле бандерольне?! Әллә чакыру кәгазен ялгыш китергәннәрме? Алай дисәң, менә бит — акка кара белән нәкъ алар яши торган адресны язганнар!
Бандероль дигәннәре уч төбенә сыеп бетәрлек кенә нәни төргәк булып чыкты. Газинур, ни уйларга да белмичә, аны тизрәк ачарга ашыкты. Төргәк эченнән «Пенициллин» дип язылган берничә дару шешәсе килеп чыкты. Аларны күрүгә, Газинур кинәт бөтен тәне буйлап шатлык дулкыны йөгереп узуын тойды. Бу кайнар тойгыдан аңа эссе булып китте. Ул киң җилкәле гәүдәсенә бик тә килешеп-сыланып торган коңгырт курткасының изү төймәләрен чишеп җибәрде. Аннары: «Мин бит аның бер-бер танышы да түгел ләбаса! Тәки онытмаган икән, әй!..» — дип сөйләнә-сөйләнә, кичке урамга чыгып китте...
..Моннан бер атналап элек булган иде ул очрашу.
Беркөнне кич белән аларның кечкенә Алсуы бакчадан авырып кайтты. Табигать алышынып, кышка кергәндә була торган хәл дип, башта моңа бик игътибар итеп тормаганнар иде. Ләкин кызга салкын ярыйсы ук каты тигән булып чыкты. Төнлә кинәт температурасы күтәрелеп китте. Хәлен җиңеләйтү өчен дару да эчертеп карадылар. Ләкин Алсу аз гына черем итеп алгандай булды да тагын елап уянды.
Иртәгесен иртүк, телефоннан шылтыратып, врач чакырттылар. Бу чорда салкын тидереп авырган балалар бик күбәйгәнлектән, ул шактый ук көттереп килде. Куелган диагноз яшь әти һәм әнине тирән борчуга салды — үпкәдә ялкынсыну башланган иде!
Врач язып биргән рецептны тотып, Газинур якындагы аптекага йөгерде. Чират, ачу килмәгәе, «КамАЗ» автомобильләре җыела торган конвейер озынлыгында булгандыр! һәркемнең телендә шул бер сүз — пенициллин кирәк, пе-ни-цил-лин!
Әнә дарулар бирелә торган тәрәзәчек каршында тагын бәхәс купты:
— Сәгать буе басып торуым бушка гына китте,— диде бер агай, өзгәләнеп.— Көндез чыра яндырып эзләргә генә калды инде бу әҗәл даруын!
— Без нишли алыйк? — дип акланмакчы булды биек пыяла артында утырган ак халатлы кыз.— Лимит, дефицит...
— Шулай булмыйча соң! — диде икенче берәү, аның сүзен җөпләп.— КамАЗда ел саен ун меңнән артык бала туып тора икән бит. Ун мең!.. Үзе безнең ярты Минзәлә хәтле дигән сүз!
— Минзәлә димәктән... Якын-тирәдәге балалар азрак шәһәрләрдә юк микән бу нәләт төшкере дару, ә?
— Минзәләсен белмим... Алабугада бар ди! Безнең күрше апкайткан.
— Ай-Һай... Яңа завод төзелә башлагач, хәзер Алабугасында да халык күптер инде аның...
Газинур, ирексездән, уйлап куйды: әйе, Чаллы — автомобильләр башкаласы гына түгел, ул, беренче чиратта, балалар шәһәре дә бит әле! Аларга урын җитмәгәнлектән, шәһәрнең генераль проектына өстәмә рәвештә, ялан кырда ничәмә ясле-бакчалар үсеп чыкты. Ә бер мәктәптәге параллель классларны саный башласаң? «А» хәрефеннән башлап, алфавитның нәкъ уртасына төшеп җитәчәгеңне көт тә тор!
Әлбәттә, газеталардан укып, ишетеп һәм күреп тә Газинур бу турыда яхшы белә иде. Тик аңа күпләрне сокландыра торган әлеге проблеманың бүтән төрле кыенрак яклары да булырга мөмкин икәнлеге хакында ничектер моңарчы уйлап карарга туры килмәгән иде.
Хәер, ул хәтле тирән уйларга бирелеп торыр хәлдә түгел иде бу минутларда Газинур. Ул бер аптекадан икенчесенә чапты. Ләкин «әҗәл даруы» һаман табылмады да табылмады.
Аптырагач, автобуска утырып, Газинур Алабуга шәһәренә китеп барды. Тик бер килмәсә килми бит ул — аңа күрше шәһәрдә дә бәхет елмаймады. Кайсы гына аптекага кермәсен, һаман шул бертөрле җавапларны ишетте: «Бар иде барын... КамАЗдагы күршеләребез алып китеп бетерде».
Инде нишләргә? Әтисен көтеп ут эчендә яткан кечкенә Алсуына буш кул белән ничек кайтып күренергә?!
Алабуга телефоныннан ул өенә дә шылтыратып карады. Юк, авыру кызының хәле һаман җиңеләймәгән иде.
Бераздан, балтасын суга төшереп җибәргән кешедәй башын түбән иеп, Газинур автовокзалга юнәдце. Чираттагы автобус китәргә байтак вакыт бар иде әле. Шуннан файдаланып, азрак тамак ялгап алу нияте белән, ул янәшәдәге кафега керде. Өйлә вакыты җиткәнлектән, буш урыннар юк иде диярлек. Ниһаять, ашамлыклар тезелгән подносын күтәреп, ул бер өстәл турысына килеп басты...
— Бирегә утырырга мөмкинме, иптәш?
— Ә-ә... Рәхим итегез! — диде таныш түгел егет, көмеш кысалы күзлеге астынан Газинурга җылы караш ташлап, һәм тагын аш тәлинкәсе белән янәшә яткан ниндидер китабына иелде.
Ашаганда да яраткан китабыннан аерылмагач, димәк, ул аны күптән түгел генә сатып алган булырга охшый. Бәлки, ул ерак җирдән килгән туристтыр? Алай дисәң... Бик затлы күренгән кара төстәге костюм-чалбары, кызыл бөрчекле галстук бәйләнгән зәңгәрсу күлмәге, түш кесәсеннән бик килешле генә күренеп торган кетер ак яулык очы, сәфәр чыккан юлчыдан бигрәк, аны ниндидер зур тантанага җыенган бик җитди кеше итеп күрсәтәләр иде.
Егет каршындагы китапны Газинур бер күрүдә танып алды — Марина Цветаеваның күптән түгел Казанда басылган шигырьләр җыентыгы! Бу җыентыкны Газинур да бик яратып, бик дулкынланып укып чыккан иде. Аннары шул хисләр тәэсирендә, махсус барып, яраткан шагыйрәсенең Алабуга зиратындагы каберенә чәчәкләр дә куеп кайткан иде.
Тик хәзер шигырь кайгысы түгел иде шул Газинурда. Кечкенә Алсуны тизрәк терелтү өчен дару, дефицит дару кирәк!
Таныш түгел егет маңгай күзләре белән гел китабына кадалып утырган кебек тоелса да, күңел күзе белән шактый күпне күргән булып чыкты:
— Карагыз әле, иптәш! Алай-болай күңелсез хәлгә тарымагансыздыр бит? — диде ул, яңа килеп утырган күршесенең хәленә кереп.
Газинур, ашавыннан бүленеп, аңа күтәрелеп карады:
— Нигә алай дисез?
— Безнең Мәскәүдә башта беренчене ашыйлар, аннары гына икенчегә тотыналар иде...
Газинур хәзер генә игътибар итте: дөрестән дә, гел шул авыру кызы турында уйлап булса кирәк, ул инде шактый ук каты пешкән дөге боткасын ашап бетереп килә, ә кечкенәдән бирле яраткан борчак шулпасына әле кашык та тидереп карамаган иде!
— Ә-ә... Никтер аппетит юк,— дигән булды ул, бик сер биреп торасы килмичә.
Таныш түгел егет һаман төпченүен дәвам итте:
— Төсегез дә качкан...
Шулай итеп, теләсә дә, теләмәсә дә, Газинурга соңгы ике көндә үз башыннан кичкәннәрен сөйләп бирергә туры килде. Кешесе күңелгә якын тоелмаса, мөгаен, ул хәтле ачылмаган да булыр иде. Мәгәр, бер сөйләгәч, үзенә дә иңеннән авыр йөк төшкәндәй җиңел булып китте.
Таныш түгел егет кесәсеннән блокнотын алды да:
— Кайчакларда очраклы очрашу да бәхетле булып чыга,— дип, бернинди вәгъдә бирмичә генә, Газинурның адресын язып куйды.
Ник язды, нигә кызыксынды — Газинур ул чакта моңарчы әллә ни игътибар бирмәгән иде. Әлеге егетнең кем булуы хакында сорашырга үзенең дә башына килмәгән. Сүз арасында аның бары КамАЗга командировкага килүе, бу якларга бер килгәч-килгәч, Наталья Дурова, Иван Шишкин, Марина Цветаева кебек атаклы шәхесләр яшәгән шәһәрне дә күреп китәргә ниятләве, ә теге кадерле китапны үзенә, дөрестән дә, шагыйрә фатирда яшәгән йортның хуҗалары бүләк иткән булуы гына хәтергә сеңеп калган. Аннары, Газинурның баш конвейерда автомобильләр җыюы турында сорашып белгәч, үзенең дә ниндидер заводта инженер булып эшләвен әйткән иде.
Менә бит ул теге чактагы очрашуның нәтиҗәсе ничек килеп чыкты!
Дөрес, Газинурларның күршеләре үз балаларына дип саклап торган даруларыннан өлеш чыгарганга күрә, Алсуның авыруы ул хәтле озакка бармады. Авыр чакта ярдәм кулы сузулары өчен аларга рәхмәт инде. Газинур, яхшылыкка яхшылык белән кайтарып, әҗәтен кайчан да булса түләми калмас анысы.
Инде килеп, менә бу бандерольгә төреп җибәрелгән изгелек! Монысының әҗәтен ничек кайтарырга?
Кабат элемтә бүлегенә борылырга теләп, Газинур куртка кесәсен капшап куйды. Дару бәясенә генә җитәрлек акчасы бар иде аның анысы. Ләкин кирәкле адрес булмавы исенә төшеп, аңа бу ниятеннән баш тартырга туры килде.
Кичке урамда әнә шулай нишләргә белмичә уйланып йөри торгач, Газинур бераз тынычлангандай булды. Тиешле адрес табылган очракта да, бәлки, ул даруның хакын Мәскәү егетенә җибәреп йөрүнең ул хәтле кирәге юктыр? Юк, бу акча жәлләүдән түгел! Даруның хакы да бит аның, кем әйтмешли, шалкан бәясе!.. Эш монда башкада: Мәскәү хәтле Мәскәүдән җибәрелгән ул дару — гади дару гына түгел! Ул бит җан даруы, күңел даруы да әле! Ә күңел даруын бернинди акчага да сатып алып булмый. Аны запаска туплап тотарга да ярамый. Чөнки бүтәннәрдән яшереп, үзендә озак саклый башласаң, ул бик тиз бозылырга мөмкин.
Алсу инде тазарды... Бурычыңны түлисең килә икән, димәк, син ул күңел даруын башка берәүгә табып бирергә — изгелеккә изгелек белән җавап кайтарырга тиешсең! Бер атна элек кенә син чабып йөргән аптекаларда, дефицит даруны көтеп, әле бик күпләр чират торалардыр...
Газинурның аяклары, үзләреннән-үзләре, якындагы аптекага таба атладылар. Бу минутларда аның бөтен арыганнары басылган — ул гүя үзен каты авырудан соң терелгән бик бәхетле кешедәй хис итә иде.