Буран көчәйгәннән-көчәя, әйтерсең табигать кемгәдер ачулана, һәм шул ачуыннан кабарынып-күперенеп карлы куллары белән уңлы-суллы салкын төнне яңаклый иде. Ә ул адашкан юлның очы-кырые юк! Арытты... Керфекләр йомыла... Машинасының да тартырлык көче беткән, тәгәрмәчләр теләр-теләмәс кенә тәгәри кебек. Туктап ял итәм дисә, анысы бураннан да куркыныч: әле яшиселәр бар.
Алда, кар томаны эчендә калтыранган сүрән генә ут шәүләсе күренде. Авыл читендәге йорт иде бу, хатын машинасын шунда табан борды. Капка бикләнмәгән, ә өйалды ишеге әз генә төрткәч тә шыгырдап ачылды. Алай да ул шакылдатырга булды. Өйдән берәр исерек фәлән чыкса, тиз генә табан ялтыратырга кирәк.
— Кем анда? — диде ишек артындагы тавыш.
Уф, хатын-кыз!
— Мин! — Нурбикә тагын ишеккә какты. — Кертмәсәгез, ичмасам, аңлатыгыз: кай тирәдә адаштым икән мин?
Мөгаен, хуҗалар аңардан шүрлидер. Йә, кайсы җүләре буранлы төндә чит-ят капкаларга орына ди!
Ләкин барысы да куркак куян түгел икән.
— Уз, апаем, уз. — Тәбәнәк кенә буйлы хатын аны бусагадан ук суырып алды. — Син әүвәлгесе, син актыккысымыни адашканнарның.
— Сине шуңа төнге кизү итеп билгеләделәрме әллә? — диде Нурбикә, «син»гә басым ясап. Хәер, нигә үртәлә әле ул? Авыл халкы «сез» дип төчеләнер ди!
— Шулай кичләтеп кенә кая барышың, апаем? — Хуҗабикә алҗыган «кунак»ны ишек катындагы караватка утыртты. — Әзрәк хәллән, тун төймәләреңне чиш, бездә кызу. Мичне яңа гына булдырып томаладым.
— Кая белми кая бара... Сиңа ниемә, сорама, яме? Кундырсаң, бәясен түләр идем.
— Абзыкаем ыңгырашканда йокың качмаса кун. — Урта ишек ябык иде, хуҗабикә алай да аны этебрәк куйды. — Һава торышы үзгәрсә, бик сызлана. Буранлы көннәрдә отыры. Хәзер генә дару эчердем, ызба утын да шуңа гына кабызган идем.
—Рәхмәт сиңа, минем бәхетемә кабызгансың. Югыйсә... — Монысын Нурбикә үз колагы өчен генә пышылдады, — адашып та үләрсең, Ходаем.
— Бездә ятаклар күп, кайсысына җәйим, апаем?
Чынлап та, болын хәтле бүлмәдә кыршылган сәләмә диван белән ике тимер карават буш иде. Акча түләгәч, минем йомшак урын сайларга хокукым бар дигәндәй, Нурбикә диванга ымлады.
— Туныңны чөйгә эл, апаем. Ни атлы соң үзең?
— Бикә мин.
—Сөбханалла, исмең матур! Минеке — Сәмига. Ярар, йокла, апаем. Утны сүндерәм, электр акчаны «ашый».
Хуҗабикә, ишек ярыгыннан җил дә үтмәслек иттереп, урта ишекне каты гына тартып ябып, алгы бүлмәгә кереп китте.
...Тышта усал җил сызгырды, ул төнге юлдашын югалткан иде. Тик инде Нурбикә йокы кодрәтендә, әкрен генә асыл җептән үрелгән бишектә тирбәлә иде...
...Кыздырган суган исенә уянды кунак. Кичәдән бирле авызына тәгам капмаган хатынның ризык сорап ашказаны таларга тотынды. Күз алдындагы табынга берәм-берәм ысланган кызыл балык, уылдык, нәзек кенә телемнәргә киселгән сыр тезелде. Гадәттә, иртән Нурбикә шулардан бутерброд әтмәлләп тамак ялгый һәм, каһвә эчкәч, «дүрт тәгәрмәчле дусты»н иярләп, офиска элдерә иде. Ә төшке аш ресторанда көйләнә, анда аның махсус кабинеты бар иде.
Сәгать ничә икән? Кар сарган тәрәзәләр артындагы дөнья исән-сау микән? Яктыргач та кузгалырга иде. Кесә телефоны «үлгән», вакыт туктаган, ә суган исе борынны кытыклый...
Кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, ян ишектән Сәмига чыкты.
—Уяндыңмы, апаем? Әйдә юын да, чәйлибез. Безнең авылча инде, кулъюгыч нүештә, сөлге ару.
Нурбикә битенә бөркегән су тамчыларын бармаклары белән генә корытты. Чиста булса да, кеше сөлгесе...
Аш бүлмәсе бик тар иде. Ул өстәл түрендә пар бөркегән күмер самавыры, дивардагы кадакка эленгән тоткалы тустыганы, мич куышлыгындагы соскычлары белән музейны хәтерләтә иде.
Хуҗабикә артсыз урындыкка җәймә салды.
— Йомшакка утыр, апаем.
Кичә арган-талган Нурбикә аңа төбәп карамаган иде. Сипкелле икән, гүя йөзенә учлап-учлап вак-вак борыч сипкәннәр. Шомырт урлап ашаганмыни, күзләре чем кара икән. Иреннәре нәзек икән. Явыз микәнни?
Ниһаять, чәйләр ясалды, табынга табасы белән сый да куелды.
— Кайнар килеш җитеш әле, апаем.
— Нәрсә бу?
«Блюдо» бик сәер, хуҗабикәнең йөзе сыман «сипкелле» иде.
— Бәрәңге белән тапалган эчәк, апаем. Суганын майда кыздырдым.
— Ходаем, нинди эчәк?!
Сәмига, гаепле кеше сыман, башын аска иеп:
— Күршеләр үгез чалган иде дә... Эчәген апчыгып кар белән ышкый-ышкый юдым да... Ризык бит инде... Җирәнәсеңме әллә? — диде.
— Рәхмәт, мин тук идем, чәй генә эчәм. Буран тындымы?
— Тынды, апаем.
— Ничәдә?
— Дүртләр иде, апаем. Чегән малае таң белән фанар яктыртты.
— Нинди чегән?
— Күрше Мингали. Кушаматы Чегән аның. Әрсез җегет. Синең машинаң янында болаша. Шәп тачка, диенә. Кемнеке, диенә. Кунак катынныкы, мәйтәм. Сатсын, диенә, ни хакка да, диенә. Әз-мәз кәпердек ул, үзе болай зыянсыз.
Нурбикә капыл гына урындыгыннан калыкты:
— Хуш, мин китәм. Самара кайсы якта?
— И-и, үзгә якта ла ул, апаем. Бездән йөз илле чакрымда. Әле ике-өч көнсез киталмассың, юлларны гүпчим кар каплаган. Тырактор атнага бер генә чистарта.
— Ничек инде алай, ничек?! — диде «тоткын», әсәренеп.
Сәмига аңа кызганулы караш ташлады да чәт-чәт ботына сукты:
— И, башларымны әйләндердең лә, апаем! Абзыкаемны ашатмадым бит! Бәрәңге суына би-ит!
Хуҗабикә иренең тамагын туйдырып чыкканда, Нурбикә һаман да баскан җирендә кадакланган килеш тора иде.
— Яратып ашады, шөкер. — Сәмига кояш кебек балкый иде.
— Эчәкле бәрәңге авыру азыгымыни инде?!
Аның буран халәте йоккан йөрәге ярсый-дулый иде.
— Нишләтим соң, апаем. Ит тәтеми, бөтен акчаны даруга түгәм.
Шушы бичара авыл кемсәсен чеметеп ни ота ул, йә? Юллар барыбер томаланган.
— Абзаң нәрсә белән авырый?
Чем-кара күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде.
— Ирем инде, бахыркаем. Машинасы белән бәрелгән иде. Сынган сөякләрен сүәм-сүәм ялгадылар.
— Балаларыгыз кайда?
— Безгә Алла бала бирмәде, апаем.
— Елама, зинһар! — диде Нурбикә, чыраен сытып. Ул хатын-кызның күз яшен күтәрә алмый иде. Заманында дөнья аның үзен дә әрнетте-сыкратты да аннары боз итеп катырды. — Яшь әле син, сеңлем. Гарип ир багып, гомереңне заяга уздырасыңмы?
Мондый «кайгырту» Сәмигага ошамады, аның кашлары җыерылды, иреннәре бөреште.
— Әй, синең миндә ни хәсрәтең, апаем, — диде ул. — Утта янсам — аның белән янам, суга батсам — аның белән батам.
— Йә инде, үпкәләмә, сеңлем.
Чакырылмаган кунакның мантыйгы буенча әңгәмә шушында өзелергә тиеш иде. Авыл хатыны белән ни нәрсә турында гәп куертасың ди!
Нурбикә, авыраеп, яңадан диванга ауды. Ә Сәмига шалдыр-шолдыр табак-савыт юды. Әйе, вакыт туктаган иде. Ә Нурбикә ашыга-ашыга аны куа. Беркөнне аңа институтта бергә укыган сабакташы шылтыратты:
— Ишеттеңме, төркемдәшебез Илгизәр Мансуровны Газраил якасыннан каптырган, ди. Син каргадың мәллә?
Каргамады, әмма бу бәндәне нәфрәт уты белән көйдерергә әзер иде Нурбикә. Тик бөркет Илгизәр ише мескен, көчсез һәм чирләшкә чыпчык белән булышамыни? Ярты елдан соң шул ук сабакташ:
— Илгизәр Мансуров терелә икән, — дигәч, ачу кибәне тәмам «ишелде» һәм хатын, нәфрәтенә буылып, юлга кузгалды. Аллаһы Тәгалә аның әлеге дуамаллыгын өнәмәде менә, адаштырып, караңгы авылга китереп ыргытты...
Сәмига, «кунак»тан читенсенгән сыман кыек-кыек кына атлап, карават кырыена төртелде.
— Күңелсезме, апаем? Кышкы айларда авылда эч поша шул. Безнең телевизорыбыз да юк. Самарада рәхәт иде, ичмасам.
— Анда ни кырдыгыз?
Сәмиганың ни кыруы Нурбикәне тамчы да кызыксындырмый, ул бары тик сүз юктан сүз әвәләп азаплана иде.
— Өч катлы таш йортта яшәдек, апаем. Җәннәт иде, саттык инде. Ә синең Самарада ни йомыш, апаем?
— Берәүнең күзенә карап: «Син — адәм актыгы!» — диясем килгән иде.
— Абау, апаем! Әллә үзеңне рәнҗеткән идеме, сансыз?
— Рәнҗеткән иде... — Гаҗәп, Нурбикәнең күңеле йомшарды. Бозның бер чите эри кебек иде. Ул күз яше агып төшмәсен өчен карашын түшәмгә төбәде. Җебемә, эрлисе эрләнгән, бәйлисе бәйләнгән, җебемә! Тырматып аякка бастың, шөкер, бүген дөньяң түгәрәк...
— И, кичер шул сансызны, куеныңда таш саклама, апаем. — Сәмига үрелеп аның маңгаеннан сыйпады. Кытыршы бармаклардан дару исе аңкый иде.
Кызык бу адәм җенесләре! Ни эшкә ярамаса да, хатын-кыз гарип ирен ташламый, ә ир-атта андый тугрылык юк, аңа син исән чакта гына кадерле. Рульдә Илгизәр иде... Яратам, дип өзгәләнгән кешесе! Туй көнен билгеләп, алтын кибетеннән балдаклар сайларга барганда, өсләренә йөк машинасы менде... Биш тәүлектән соң хастаханәдә аңына килде Нурбикә. Өч айдан соң мендәргә сөялеп утыра башлады... Ә Илгизәрнең бите дә тырналмаган иде.
— Сине табиблар өметсез ди, Бикәм, — диде егет. — Үзеңә инвалидлык пенсиясе юлларсың инде. Гомерең арба-коляскада узар, ахры.
Хушлашын вакланмады ул, уртак бизнесларын тулысы белән үз исеменә рәсмиләштереп, банктагы зур суммаларны җыеп, Казаннан гаип булды...
Сәмига аның чөйдәге тунын капшап карады.
— Байдыр син, иеме, апаем?
— Әйе, бизнесым бар.
— Атаң малымы?
— Юк, үзем чәчем белән җир себереп искесен тергездем.
— Без дә зерә бай идек. Без дип инде... абзыем инде. Мин аларда җыештыручы идем. Идән юдым, кер юдым. Хуҗам гарипләнгәч, катыны ташлады. Без кушылдык инде шуннан соң... Ике ялгыз. Мин аңа терәк. Иң беренче операциясенә акча кирәк дигәч, катдижны саттык. Икенчесенә — өч машинаны. Соңынтын яхшы туннарны, алтын-көмешләрне, тагын... — Хатынның бөгә-бөгә бармаклары җитмәде. — Тагын алтын каймалы табак-савытларны, келәмнәрне даруга алмаштырдым. Гарипләнгәч, эше янды абзыемның. Дус-ише, туган-тумачасы качты. Үлмәбез, җан асрарбыз дип, мәрхүм әтәйнең иске нигезенә кайтып егылдык.
Сәмига аның бер чагылышы кебек иде. Бичаракаем, ничек тә ауган багананы торгызырга маташа... Нурбикә исә, арбага утырмас өчен, тешен кысып, көн саен өч адым атлый иде... Аннан дүрт, биш, алты... ун... илле... ярты чакрым...
— Карале, сеңлем... — Кунак каударланып сумкасын актарды. — Йоклаттың, чәй эчердең, рәхмәт! Мә, миннән сиңа сәдака! — Ул акчасын хуҗабикәнең алъяпкыч кесәсенә тыкты.
Сәмига кәгазьләрне кат-кат санады да:
- Абау, бигрәк күп бит! Егерме мең! — диде. — И апаем, гомереңә рәхәт күр! Малың бәрәкәте белән үрчесен! — Абзыемны нимеч бырачлары Гирманга чакыра. Бездән аякланып кайтасың, диләр икән. Операция ике миллион тәңкә икән. Их, могҗиза белән бу акчалар балаласын иде! Илгизәрем барып дәваланыр иде.
Нурбикәнең өстенә кайнар су койдылар.
— Кемең, кемең?! — диде ул, куырылып.
— Бәй, ирем, Илгизәрем инде, апаем. Әнә басмак кели бугай, ыңгыраша. Хәзер, абзыкаем, күтәреп арбаңа күчерәм.
Дык итеп урта ишек ябылды, дык итеп үч сәгате сукты. Әнә ул, күрше бүлмәдә генә, кер дә әйт! «Син — адәм актыгы!» — дип әйт! Аллаһы Тәгалә сине адаштырмаган, ул сине туп-туры аның янына юллаган!
...Сәмига керпе сыман бөгәрләнгән Нурбикәнең җилкәсенә орынды.
— Кайгырма, апаем. Көн аязды, бәлкем, трактор бүген үк карларны эттерер. Ызба суынды, туңасыңдыр, ягыйм, булмаса.
Нурбикә, тунын ябынып, хуҗабикәгә иярде. Колаклар гүли, йөрәк кага иде.
Капкага кадәр сукмак көрәлгән иде. Хатын урамга чыкты. Авыл ак бәскә төренгән, гүя күк әйләнеп капланган да җиргә бөктәр-бөктәр кар болыты ишелгән иде.
Каршы йорт турысында бер ир-ат кайнаша иде, ул, күптәнге танышын очраткандай:
— Сәлам, чибәрем! — диде һәм, кулындагы көрәген көрткә батырып, Нурбикә янына килде. Эре генә кыяфәт белән: — Безне Себер бае Мингали дип атыйлар, - диде.
Аның өстендә ертылып, тишек-тошыгыннан мамыгы җилфердәгән сәләмә фуфайка иде. Кичәдән бирле киеренке халәттә йөргән хатын көлеп җибәрде.
— Күрәм, киенүең дә байларча!
— һы, бабайның пупайкасы ат тизәге түгәргә ярамаган ди тагы! Рәешкә ике күн тун минем, чибәрем. Тачкаң шәп, ә! — Мингали бияләе белән машинаның «маңгае»н сыпырды. — Бәләкәй генә буйлы катынга фил кадәр арба! Ниемә ул сиңа? Сат!
«Сат!» Дөньядагы иң кыска һәм иң тозсыз мәзәк шушы иде. Хатын, өянәге кузгалгандай, бөгелә-сыгыла көлде. Урамдагы тамашага шаккаткан Сәмига капкадан муенын сузды:
— Нишлисез монда? Әй, Чегән малае, безнең кунакка бәйләнмә!
— Кил әле, Сәмига күрше, кил. Тыңлале, Сәмига. — Мингали гарьләнгән иде. — Чибәр апаң мине хәерчегә чутлыйдыр, мужыт. Ун ел Себергә вахта белән йөреп, нефтә тишеге бораулаган кеше без! Акча бездә бер букча! Банкка салмыйм, җәренгә дефолт, диләр. Сәмига, дим, Сәмига, син дә ышанмыйсың мәллә?
— Әй, телеңә телчә чыккыры! Бай да, саран да син, кит! Кунакны җәфалама! — Кочагындагы пүләне белән Мингалигә кизәнгән Сәмиганың кулыннан тотты Нурбикә.
— Сабыр, сеңлем. Җә, Себер бае, сатам арбаны! Бәясе — ике миллион. Хәзер мин сиңа ышаныч кәгазе язам, калганын Казанда хәл итәрбез. Тиз бул, акчаңны капчыкка төяп кил!
Мингали, кар ерып, өенә чапты. Озак кыштырдады «Себер бае». Акча саната шул. Илгизәр дә саный-саный да, саннарда буталып, кара тиргә бата иде.
— Сеңлем, бар әле, әйт, күршең берочтан атын да җиксен, — диде Нурбикә. — Мине вокзалга илтер. Казан автобусына өлгерермен, шәт.
— Абау, апаем, бая гынак Самара иде, хәзер ниткән Казан ди?
Сипкелле хатын гаҗәпләнү катыш аптырашта иде.
...Кипкән печән түшәлгән чанага җайлап кына урнашкач, кунак куенындагы төргәкне Сәмигага сузды:
— Мә, ал, теге акчаларың балалады...
...Чегән малае дилбегәне кагып, ат кузгалып киткәндә генә ниндидер көч Нурбикәне урта тәрәзәгә каратты. Анда бик-бик таныш йөз шәйләнә иде. Хатын үзалдына елмаеп куйды. Үчнең дә төрлесе була шул...