Быелгы яз күңел ташкынын бөтенләй ярсытты. Ярларына сыешмаган елга сыман хисләр дулкынын йөгәнли торган чак түгел иде. Йөрәк авыл, Каенлы дип тибә. Хәзер инде авылга кайтуны кичектерергә тырышу җирне үз күчәрендә әйләнүдән туктатырга маташу кебек булыр иде. Ниһаять, чираттагы ялның бер сендә, авылга кайтып килергә булдым. Районнарга йөри торган автобуслар тукталышына чыгып, халык төркеменнән читкәрәк китеп бастым. Күңел исә әллә кайчан авылда, иң газизе, бердәнберенең кабере янында.
—Зөһрә! — дип эндәшкән тавышка сискәнеп киттем. Каршыма ук «КамАЗ» машинасы килеп туктаган иде. Кабинадан үрелеп караган мөлаем йөзне күреп, күз алларым караңгыланып китте.
—Кая барыш? — ди шофёр егет.
—Авылга, — дим мин.
—Әйдә, утыр.
—Син кая?
— Каенлыга.
Ул минем сумкаларымны күтәреп алды да миңа утырырга булышты.
—Син кем соң? — дип сорыйм мин әлеге егеттән.
—Белмисеңмени, түбән очныкы мин.
—Гата абый улымы?
—Әйе.
—Айнурмы?..
—Юк, әйе...
Мин аның маңгаендагы миңен эзлим. Ә ул миң бит уртасына күчкән икән. Минем җаным-тәнем тетрәнеп китте, күз алларымны болыт пәрдәсе каплады, мин янә үткәнемә кире кайтам.
...Яз көне иде. Шомыртларның чәчәк аткан чагы. Алмалар, чияләр дә шау чәчәктә. Кичкырын өй түрендә берәү сызгыра. Тәрәзәгә үрелеп карасам, Айнур.
—Зөһрә, чык әле, серем бар, — ди.
Тиз генә шомырт чәчәгедәй ап-ак күлмәгемне кидем. Бу күлмәгем үземә бик тә ошый, килешеп тора. Мин аны, унынчыны тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсенә тектергән идем. Ул кичне Айнур мине тәүге тапкыр озата кайткан иде. Шуларны уйлый-уйлый, тиз генә көзгегә күз салдым да Айнур янына йөгердем.
—Зөһрә, бүген төн безнеке, ә иртәгә мин китәм, — диде Айнур.
—Кая шулай ашыгасың, Айнур?
—Солдатка китәм, Зөһрәм. Ә син мине көтәрсеңме?
—Әкрен, — дим мин, як-ягыма каранып, — кешеләр ишетүе бар.
—Ишетсеннәр, Зөһрә, мин бит сине яратам.
Баш очында салмак кына ай йөзә. Берән-сәрән генә йолдызлар да күренә башлады. Салкынча саф һава, тып-тын. Куш каен да, син, мин. Рәхәт тә, моңсу да.
—Китәм дисеңмени, Айнур?..
—Китәм, Зөһрә, иртәгә китәм.
—Бик тиз бит, алда матур җәйләр, Айнур, аннан мин дә ялгыз...
—Көтәрсеңме, Зөһрә?
—Кайтырсыңмы, Айнур?
—Кайтырмын, тик син мине көт, яме.
Бу Айнур белән тәүге очрашу һәм соңгы саубуллашу булды. Атна саен Айнурдан солдат хаты алдым. «Туган як сагындыра» дип язды ул баштарак, кайтыр көннәрен санады. «Менә кайтырга да 668 көн 23 сәгать 59 минут калды» дип язган иде ул бер хатында. Җавап хатларымның берсендә ак күлмәгемне киеп төшкән фотомны һәм аны озаткан көнне китап арасына алып куйган бер тәлгәш шомырт чәчәген җибәрдем.
«Үзең ак күбәләк, күлмәгеңә шомырт исе сеңгән» дип язды ул хатыма каршы. «Икенче хатыңда Каенлының чишмә суы тәмен җибәр, Зөһрә, Каенлының йомшак җилен дә...»
Ике елга якын шулай ике арада җылы, сагыш тулы серле хатлар йөреп торды. Менә санаулы айлар гына калып бара. Көткән кешегә аның ае гына түгел, көне- сәгате дә гомердәй озын тоела бит.
Сөйгәне, чишмәләре, куш каены — бар җиһан аны өзелеп көткәнне Айнурның күңеле сизәдер, мөгаен.
Гата абыйлар да аның кайтыр көнен түземсезлек белән көтәләр иде. Җылы яз алар өчен куанычлы мәшәкатьләргә бай булды. Карават астында утырган ике оя каз чыгарган яшелле-сарылы бәбкәләр бөтен ишегалдын тутырды, һәр елдагыча уза торган өй юу өмәләре дә башкачарак, җиренә җиткерелебрәк башкарылды. Язны каршылап ачылган тәрәзәләрдән шомырт исе бөркелде...
Улларының кайтырына өч ай калганда, аяз күкне яшен суккандай, Гата абыйлар гаиләсенә шомлы хәбәр килеп төшә. Анда «Улыгыз Идрисов Айнур, Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булды» дип язылган иде. Ике көннән аның гәүдәсен, алып кайтып, авыл зиратына җирләделәр.
Әнә шул көннән яшәүнең мәгънәсе беткәндәй булды. Айнурны озатканда, безнең сүзләрне тыңлап торган куш каен колагыма:
—Китәсеңме?..
—Кайтырсыңмы?..
—Көтәрсеңме?.. — дип пышылдый иде. Ул сүзләр әле дә булса кайтаваз булып яңгырап торалар.
Тирән сагышымны баса алмыйча, һәр тарафы аны хәтерләтеп, йөрәк җәрәхәтемне әрнетеп торган авылымны калдырып, шәһәргә китәргә мәҗбүр булдым. Кешеләрнең гомерен озынайту, саклап калу уе белән медицина училищесына укырга кердем. Аны тәмамлап, кулга шәфкать туташы булу хокукы кәгазе алгач та, Айнурның каберенә чәчәкләр куярга кайттым.
Авылда сирәк булам. Кайт дип өзелеп торган кешем дә юк. Әти-әни үлгәнгә дә хәтсез вакыт үткән. Тормыш дигәнең шундый икән ул, Камилә түти әйтмешли, какканны кага, җимергәнне җимерә. Үткәннәрне бераз онытып булмасмы дип, бөтен хәсрәтемне аңлаган берәүгә тормышка да чыгып карадым. Улым туып ай ярым дигәндә, ул да үлеп китте. Улыбызга Айнур исемен кушкан идек. Ул хәзер зур инде, өч яшь тулды. Итәгемә сарыла да артымнан калмый...
—Ник дәшмисең, Зөһрә? — ди миңа шофёр егет.
—Исемеңне әйтмәдең бит әле син, Гата абый малае.
—Илһам мин, Айнурның энесе. Абыйның көндәлек дәфтәрендә синең турында язган ядкяре бар. Кичләрен мин аны укып юанам. Укыйсың килсә, бүген кич куш каен янына кил. Мин сиңа шул көндәлек дәфтәрен бирермен, — диде дә машинасының тормозына басты. Карасам, абыйлар капка төбенә кайтарып та җиткергән.
—Кичкә кадәр, — диде дә Илһам, машинасын кабызып китеп тә барды.
Өйдә чәй эчеп, хәл-әхвәл сорашкач, чишмә буйларын әйләнеп кайтыйм әле дип, су буйлап кына чишмәгә киттем. Чишмәм белән бер рәхәтләнеп серләштем, сагышларымны юдым.
Кичен мин куш каен янына киттем. Илһам мине шактый озак көткән булса кирәк.
—Килмәвең, ахрысы, дип уйлаган идем. Зөһрә, кайтканыңны әниләр дә ишеткән, безгә килсен, дип чакырдылар. Алар сине бик яраталар, Зөһрә, мин дә...
Бу мизгелдә Зөһрәнең уенда Айнур иде.
—Сабыем йоклыйдыр инде, — дип әйтеп куйды ул.
—Әтисе беләнме?
—Юк, Илһам, әтисе юк аның, кемнедер коткарганда, суга батып үлде...
—Кайт безгә, Зөһрә, бөтенләйгә кайт. Синең улың минем улым булыр.
—Юк, Илһам, син бик яшь әле.
—Биш яшь аерма нәрсә ул, әниләр дә сөенер, яратам бит мин сине, Зөһрә. Абыйның көндәлегендә синең турында бик җылы сүзләр язылган. Шул көндәлек аша мин сине гел хыялымда йөрттем. Менә хәзер чынбарлык булып минем каршымда басып торасың. Чәчләреңә шомырт исе сеңгән, — диде Илһам.
Без ярты төнгә кадәр куш каен төбендә утырдык. Илһам миңа, чыннан да, Айнурны хәтерләтә, тик миңнәре генә үзгә. Айнурның маңгаенда чем-кара шомырт зурлыгында миңе бар иде, Илһамның бит уртасында...
Иртән Айнур каберенә зиярәт кылдым. Кабер өстендәге ташка «Идрисов Айнур Гата улы, Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булды» дип чокып язылган иде. Чардуганына чиккән кулъяулыклар эленгән. Армиягә китүче авыл егетләре, әлеге кабер янына килеп, Айнурның изге эшен дәвам иттерергә, Ватанны сакларга ант итеп, кызлар бүләк иткән чигүле кулъяулыкларын Айнур чардуганына бәйләп китәләр икән. Бу инде күркәм гадәткә әверелгән. Айнур кабере каршында егетләр ант итә.
Бу миңа чиксез горурлык өстәде. Ул бит минем Айнурым!
Шул көнне мин, абыйлар, авылдашлар белән саубуллашып китәр юлга чыктым. Илһам мине автобуска кадәр озата килде.
—Алып кайтам мин сине, Зөһрә, Айнурыңны да, сине дә. Авыл матур бит безнең, исеме дә — Каенлы. Ә куш каены, чишмәсе?!
Мин автобуска кереп утырдым. Илһам кул болгап, озатып калды. Ул нидер әйтте, автобусның гөрләве аның сүзләрен йотып алды.
Еракта аның гәүдәсе кечерәя барып тәмам югалды. Ул гүя Айнур, минем Айнурым иде.
Тормыш шулай көндәлек мәшәкатьләр белән үтә торды. Авылга һәр кайтып килү миңа рухи көч өстәде. Баланың сөйләшә башлавы да иң өстемә бәхет кошы кунгандай тоелды. Мин, сабыемны кулыма алып, урамдагы машиналар агышын күзәтәм. Кызыл, зәңгәр, яшел төстәге җиңел машиналар, төрле-төрле автобуслар, зур йөк машиналары узганын карап торып, өй каршына килеп туктаган машинаны искәрми дә калганмын. Кыңгырау тавышына сискәнеп, ишеккә таба атлыйм.
Ишектән керә-керешкә:
— Улым, Айнурым, мин сине алырга килдем, — дип, Илһам балага үрелде. — Киттекме, улым, кайтабызмы? Көткән идеңме мине, менә мин сине алырга килдем, — дип, сабыйны күкрәгенә кысты ул.