СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия "Тузганак"

Чал Казан Кремленең ак дивары буенда, мәшһүр Сөембикә манарасы янында бер Тузганак яшәгән.
Дөрес, ул ялгыз булмаган: иртә язда Кремль янындагы ямь-яшел тау битләвен аның сары күзле дус-ишләре җәймәдәй каплап ала икән. Әмма безнең Тузганак гади чәчәк булмаган, ул бик зирәк, өстәвенә кешеләр сыман берничә телдә сөйләшә дә икән.
Кремль тирәсендә һәрвакыт кеше кайнап тора. Иртә таңнан бирегә бер-бер артлы зур матур автобуслар килеп туктала да, алардан шау-гөр килеп туристлар коела башлый, арада балалар да шактый. Аннары алар, те зелешеп, сукмак буйлап югарыга, җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән Сөембикә манарасы янына күтәреләләр һәм, озакка тукталып, игътибар белән манара турындагы хикәятне тыңлыйлар. Тарих белән бик тә кызыксынган Тузганак та сөйләүченең һәр сүзен йотлыгып тыңлый.
- Байтак риваятьләр багышланган ап-ак Казан Кремле һәм гүзәл Сөембикә манарасы хаклы рәвештә борынгы шәһәребезнең гәүһәрләреннән санала, - дип сөйли экс курсовод шәһәребез кунакларына. - Бүгенге көндә ул бөтендөнья ЮНЕСКО оешмасының мирасы булып санала...
- Карале, нинди шәп, гаҗәеп кызыклы урында үсеп утырам бит, - дип, яфракларын төзәткәләп, сары башын югары чөеп шатланып куя Тузганак. - Безнең тарихи гәүһәрләрне күрергә дип, дөньяның төрле почмакларыннан күпме кеше килә! - Куанычыннан хәтта аның тыны кысылып киткәндәй була.
Кремльнең калку урында булуы, югарыдан искиткеч манзара ачылуы Тузганакка бигрәк тә ошый - кечкенә бер чәчәк алдында шундый зур, мул сулы, офыкларгача җәелгән Идел, аңа килеп кушылган Казансу елгасы, рәсемдәге сыман матур Ослан таулары җәйрәп ята.
Әмма иң мөһиме: тау башында үскәнгә күрә, Тузганак кояшка якынрак (һәрхәлдә аңа шулай тоела иде), ә кояшны ул бик ярата, хәтта үзен дә кояшка охшатып, бар көченә аңа тартыла. Сөембикә манарасының капка башына куелган кояш сурәтен дә бик ярата ул. «Сөембикә ханбикә, күрәсең, үзе дә нурланып-балкып торган кояш кебек чибәр булгандыр», - дип уйлый Тузганак.
Шулвакыт Тузганак үзенең танышын - яшь кенә рәссам кызны күреп ала. Әлеге кыз һәрчак, мольберт тотып килә дә, Тузганак янына кечкенә урындыгын куеп, әледән-әле Кремльгә карый-карый, сәгатьләр буе нәрсәдер ясый.
- Карале, нинди сәләтле кыз! - ди Тузганак, сокланып. - Нинди түзем үзе! Бер урында шулай озаклап утырып эшләп кара әле син!
Рәссам кыз бүген дә, тартмасын ачып, тәмамланмаган рәсемен урнаштырып куйды һәм, буяулары белән пумаласын кулына алып, эшкә тотынды.
Шул мизгелдә кояш сокланып рәсемгә күз салды да аны әкияти-сихри нурлар белән балкытып җибәргәндәй булды... һәм Тузганак, нәкъ көзгедәге сыман, үзенең дивар буенда үсеп утырган сурәтен күреп алды. Көтелмәгән бу шатлыктан ул каушап калды, үзенең нәфис-юка таҗлары белән күзләрен каплады.
Әйләнә-тирәдәге туристлар да рәссамга игътибар иттеләр, җитәкчеләре белән бергә якынрак килеп, кызны урап алдылар һәм, исләре китеп, рәсем турында сөйләшергә, шушы гүзәллекне мәңгеләштермәкче булып, шарт та шорт фотога төшерергә тотындылар.
Бу бәхеттән Тузганакның башы әйләнеп киткәндәй булды - аның сурәте бит хәзер бар дөньяга таралачак, аның даны бөтен Җир шарына мәгълүм булачак! Аның күңелендә югарыга күтәрелеп, еракларга очып китү теләге кабат уянды.
Шундый уйлар белән Тузганак җәйгә керде, хуш исләр бөркеп үсә, ныгый бирде. Ьәм ул үзендә ниндидер сәер, аңлаешсыз үзгәрешләр сизә башлады. Әйе, хәзер инде безнең Тузганак кояш сыман сары күзле, туристлар сокланып караган чәчәк түгел иде. Җил килеп кагылуга очып китәргә әзер, йомры-йомшак, көмеш төсле шар иде ул.
Менә ул көн килеп тә җитте. Берзаман Казансу буеннан усал җил очып килде дә көмеш шарны туздырып ташлады, һәм күпсанлы вак-вак орлыклар, кечкенә парашютларына утырып, ерак-еракларга таралышып бетте. Аларның кайберләре тәрәзәдән автобуска очып керде, икенчеләре пароход идәненә килеп кунды, ә кайсыберләре хәтта самолётка кереп утырды. Шулай итеп, Тузганакның очып китү турындагы хыяллары тормышка ашты.
Табигать бүләк иткән әлеге сихри көчне аңлап, үзенең очып таралышкан орлыкларына Тузганак:
- Ерак-ерак җирләргә очыгыз, орлыкларым, уңайлы урын табып, уч төбе кадәр урында да тамыр җибәрегез, үсеп-җәелеп китегез, кояш сыман сары чәчәкләргә әй ләнегез. Әмма сезне үстергән, көч биргән туган җирегезне беркайчан да истән чыгармагыз. Һәр җирдә үзебезнең Казан Кремле, мәшһүр Сөембикә манарасы турында сөйләгез, - диде.
2025-04-17 13:25