СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Габдулла Галиев "Язмышларны сайлап алмыйлар"
(Повестьнең дәвамы)
Егетләр ике атнада мунчаның кирпеч белән стеналарын күтәреп, түбәсен шифер белән ябып та куйдылар. Ишек-тәрәзә кебек нәрсәләр генә калды. Ул вак-төяк эшләрне әкренләп Исхак үзе тәмамларга булды. Шул көнне кич Исхак егетләргә хезмәт хакы түләде, эчмичә эшләгәннәрен исендә тотып, шактый гына сумма арттырып та бирде. Биргәнне кем яратмый, егетләрнең авызлары ерылды, шатлыклары йөзләренә бәреп чыкты.
— Менә бит, егетләр, хәмер белән дуслашмыйча да яшәп була икән,—диде Исхак, егетләргә елмаеп.
—Эш әйбәт нәрсә инде ул, Исхак абзый! — диде Кирам. — Бер эшкә тотынгач, шулкадәр мавыгып китәсең, хәмер дигән нәрсә бөтенләй онытыла.
—Шулай шул,—дип, иптәше сүзен раслап, Равил дә сүзгә кушылды: — Кладкабыз дөрес барамы? Тигезлеге киләме дип, төннәр буе уйлап ятасың.
— Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз инде, егетләр? — дип сорады Исхак, алар өчен борчылып. — Тагын каян эш табарсыз икән?
— Синең кулың җиңел булды, эш табылырга тора әле, Исхак абзый,—диде Кирам. — Кичә Удмурт юл төзү идарәсеннән килделәр, ком карьерында эшләргә тракторчылар кирәк икән. Равил белән иртәгә шунда китәбез.
— Менә бит, бер уңай килә башласа килә ул. Котлыйм, егетләр!
— Рәхмәт, Исхак абзый! — диде Кирам, аннан моңсу тавыш белән боегып кына өстәп әйтте: — Чит җирләрдә каңгырып йөрү егетлек түгел инде ул. Без бит — җирдә тәгәрәп үскән авыл малайлары! Тугай моңнарын тыңлый-тыңлый җир сөрүче, икмәк үстерүче кешеләр! Басуда эшләп йөргән вакытлар төшләргә кереп йөдәтә. Әйт әле: ул кадерле көннәр сагынып сөйләргә генә калыр микәнни, Исхак абзый?
— Иншаллаһ, гел болай булмас, бер көйләнеп китәр әле авыл,— диде Исхак, егетләрне тынычландырырга тырышып.
Егетләр рәхмәт әйтеп, саубуллашып китеп бардылар.
Исхак икенче көнне иртән Рәхилә янына китте. Капка төбендә Рәхиләләрдән чыгып килүче, йөзенә хәмер кызыллыгы йөгергән урта яшьләрдәге хатын белән очрашты. Аны күрү белән, йөрәге жу итеп куйды. Димәк... димәк, Рәхилә белән утырган бу. Эчтеләр микәнни? Исхак, ашыгып, йортка үтте, сынаулы караш белән Рәхиләгә төбәлде. Рәхиләнең аек икәнен күргәч, иркен сулап куйды.
Үзен елмаеп каршы алган Рәхиләдән:
— Миңа капка төбендә очраган хатын кем ул? — дип сорады.
— Марияне әйтәсеңме?
— Белмим, Марияме, башка берәүме. Нишләп йөри ул биредә?
— Минем яныма кергән. Ижаудан атна саен каенанасы янына кайтып йөри. Сату-алу белән шөгыльләнә. Синнән яшерә алмыйм, арзанрак хакка идән асты хәмерен дә шудырып йөри.
— Кабахәт, сиңа да тәкъдим иттеме?
— Итте.
— Шуннан?
— Бүтән минем йортыма аяк басма, мин хәзер хәмер белән араны өздем, дидем...
— Маладис, Рәхилә. Ләкин сак бул, Мария кебек элекке дусларың тынычлык бирмәсләр сиңа, үч итеп, сине юлдан яздырырга тырышырлар.
— Беләм.
— Рәхилә!
— Әү, Исхак.
- Кил әле, утыр әле каршыма. Бик җитди сүзем бар сиңа.
Рәхилә урындыгын Исхак каршына таба этеп утырды.
— Мин бу көннәрдә бик күп уйланып йөрдем. Әйдә, бергәләп тормыш корып җибәрик. Кияүгә чык миңа!
Рәхилә сискәнеп китте. Гаҗәпләнгән караш белән Исхакка текәлеп калды.
— Нәрсә дидең?.. Сиңа?
— Әйе, миңа...
— Синең башың үз урынындамы, Исхак?!
— Шөкер әле, хәзергә үз урынында кебек. Нигә алай дидең әле?
— Башкача ничек әйтим соң?! Кем инде кайчандыр изге хисләренә төкергән берәүгә икенче тапкыр шундый тәкъдим ясый.
— Мин ясыйм.
— Алдакчы бер сәрхушкамы?
— Әйе.
— Мин бит инде бер тапкыр...
— Әйдә, үткәнне кабат кузгалтмыйк. Син менә хәзер миңа өздереп әйт. Миңа чыгарга ризамы син? — дип, Исхак кискен итеп әйтте.
— Ай, белмим, белмим. Бу шулай кинәттән генә... уф, тәмам башым катты, Исхак! Нишлисең син, ә?
— Йә, тынычлан! Барысы да әйбәт булыр. Без аны тәртибенә китереп эшләрбез. Бүген кич яхшылап юын, йортыңны икәүләп җыештырырбыз. Мин кичен ястү намазыннан соң авыл имамы Ибраһим белән әтине алып килермен. Шаһит итеп күрше Рәхмәтулла абзыйны алып чыгарбыз, никах укытырбыз.
— Әй Аллам! Минем бит сукыр тиен дә акчам юк, Исхак.
— Анысы өчен борчылма. Бөтен расхут минем өстемнән булыр.
— Тукта, ничек буласың әле бу?., һич көтмәгәндә, уйламаганда... кара әле, Исхак, дөресен әйт миңа. Күңелеңдә әллә миңа карата берәр мәкерле уй тудымы?
— Андый нәрсәнең күңелемә дә килгәне юк. Дөресен әйткәндә, авылдагы гайбәтләрдән туйдым мин, Рәхилә.
— Мин дә туйдым, Исхак. Урамга чыгар хәлем юк. «Әлкәш», «зиначы» дип, күземне дә ачырмыйлар.
— Әйдә, тизрәк никахлашыйк та авызлары ябылыр.
— Исхак, алдан ук әйтеп куям. Мин инде, күреп торасың, сиңа хатын вазифаларын үти алмам. Тере гарип бит мин.
— Күрәм. Шуңа сиңа ярдәм кулымны сузам. Сәламәт булсаң, мин сиңа борылып та карамаган булыр идем.
— Турысын әйтүең өчен рәхмәт, Исхак.
Алар икесе дә уйга калып утырдылар. Йорт эчендәге тынлыкта Рәхиләнең пошык-пошык борынын тартып елаганы ишетелә иде.
Исхак, уйларын куарга теләп, урыныннан торды.
— Йә, ярый, мин китим әле. Өйләнү сөйләнү түгел. Туйга әзерлек артыннан чабарга кирәк. — Исхак чыгып барган уңаена ишек тоткасына үрелде дә, Рәхиләгә борылып: — Рәхилә, сөйләшүебез шушы булды. Кара аны, мине теге вакыттагы кебек тагын мәсхәрә хәлендә калдырмассың дип ышанам,—диде.
Исхак, мәчеттә өйлә намазыннан соң калып, Ибраһим имамга үзенең йомышын сөйләп бирде. Әлбәттә, бу имам өчен көтелмәгән зур яңалык иде. Ул шактый вакыт җавапсыз уйланып утырды. Аннан соң, Исхакка карап:
— Ярар, Исхак кардәш, иншаллаһ, ниятең изге күренә. Пәйгамбәребез ялгыш юлда адашып йөрүчеләрне дорес юлга басарга ярдәм итүне бик хуш күрә,—дип ризалыгын бирде.
Исхакка иң авыры әтисе белән сөйләшү булды. Миңлегали карт башта ул турыда хәтта ишетергә дә теләмәде. Ул үзенең намазлы йортына бөтен авылга яманаты таралган Рәхиләне кертүне хурлык кына түгел, зур гөнаһ дип санады. Исхак әтисенә бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты.
— Әти, мин аны йортыбызга алып кайтмаячакмын. Никах укыткач, аңа булышырга гына барып йөреячәкмен,— дип кат-кат ышандыргач кына, Миңлегали абзый риза булырга мәҗбүр булды.
Ахшам намазыннан соң Йсхак, әтисе белән Ибраһим имамны ияртеп, Рәхиләләр йортына төште. Шаһит булырга Рәхмәтулла картны алып чыктылар. Башта имам никах турында бик үтемле итеп вәгазь сөйләде, аннан соң, ике якның да ризалыкларын алып, никах укыды. Чәйдән соң таралыштылар.
Исхак Миңлегали картка:
— Әти, берәр сәгатьтән соң мин дә кайтып җитәрмен,— дип, өйдә калды.
Рәхилә белән өстәл җыештырып, савыт-сабаларны юып урынына урнаштыргач, Исхак та кайтырга чыкты.
Никах артыннан йөрү тәмам арыткан икән. Кайту белән, ул урын өстенә ауды. Керфекләре авыраеп йомылдылар, йокыга китү белән, төшендә Исхак Сәлимәсен күрде. Сәлимәнең йөзендә хәйләкәр елмаю, ул Исхакка бармак яный. «Исхак! Нишләдең син? Ничек шулай Сәлимәңне бик тиз оныттың әле»,—ди. Сәлимәнең йөзе болай ачулы да түгел кебек, әмма кинаяле. Исхак Сәлимәнең күз карашыннан уңайсызлана, акланып, нидер әйтергә тели. Әмма күпме генә тырышса да, тавышы чыкмый, әйтә алмый җәфалана.
Исхак, йөрәге дөп-дөп суккан хәлдә, тирләп-пешеп уянып китте. Торып утыргач та, Сәлимәсе күз алдыннан китмәде. Әнә бит ул да разый түгел Исхакның өйләнеп йөрүеннән. Йөзе дә ачулы сыман, бармагы белән янавы да бу эшкә хәерхаһ түгел икәнен күрсәтә.
«Кара, чыннан да, бер уйлаганда нигә кирәк булды соң әле бу мәшәкатьләр, инде күптән онытылып бетә язган Рәхилә. Җитмәсә, авылдашларым алдында яманатым таралды. Шуның өстенә бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә булган карт әтиемнең тынычлыгын алдым. Ни чёртыма кирәк булды соң әле болар?!»
Шул арада баш мие күзәнәкләрендә икенче бер каршы уй калкып чыкты: «Чү! Исхак нигә алай ансат кына нәтиҗә ясыйсың әле син. Никахта әйткән вәгъдә сүзләреңне авызыңнан җил очырып алып китсен өчен генә әйттеңмени? Син ярдәм итмичә, кем сузсын ул бәхетсезгә кулын?!»
Исхак сүзендә торды, һәр көнне диярлек Рәхилә янына барып йөрде. Икәүләп Рәхиләнең хуҗалыгын тәртипкә керттеләр. Беркөнне Исхак, урам буйлап үрдәк-тавык чебешләре сатып йөрүчеләрне туктатып, чебешләр алып бирде. Рәхилә хәзер көннәр буе шул чебешләр белән мәш килеп яши башлады. Әнә шулай көн артыннан көннәр үтә торды.
Кайвакытта әллә ничек кенә, һич уйламаганда тормыш үзгәреп китә бит. Көтмәгәндә Исхакка улы Нияздан телеграмма килеп төште. Нияз әтисенә тиз арада килеп җитәргә кушкан. Фатир мәсьәләсендә хәл итәсе нәрсәләр килеп чыккан икән.
Рәхилә Исхакны стансага кадәр автобуста озата бар ды. Москва —Кемерово поездына утырыр алдыннан, Исхак Рәхиләгә: «Прокопьевскидагы улымның фатирмәсьәләсен көйләп бетерү белән, дүрт-биш көннән, әйләнеп кайтып җитәрмен»,—дип, борчылмаска кушып китеп барды. Эш син уйлаганча гына түгел шул, барган җирдә шактый вакыт торылды. Фатирны күчерү артыннан йөрүнең бик мәшәкатьле эш икәнен ишетеп белә иде Исхак. Эш фамилияләрдә киткән хәреф хатасын төзәттерү артыннан йөрүдән башланды. Анысы белән берничә көн йөргәч, ниһаять, загс бюросында төзәтеп бирделәр. Инде хәл итәсе мәсьәлә нотариуста калды.
Нотариус конторасында Исхакка: «Сиңа кирәк эшне башкаручыбыз отпускыда, эшкә фәлән көнне чыга, шул көнне кил»,—дип кайтардылар.
Исхак алар әйткән көнне, иншалла, бүген инде эшемне төгәлләп кайтырмын, дип барды. Ләкин ул көнне дә аны күңелсез хәбәр көткән икән. Аңа тагын: «Хезмәткәребез авырып киткән, больничныйда»,— диделәр.
Исхакны: «Менә берсекөнгә, менә иртәгә эшкә чыгачак»,—дип ышандырып йөртә торгач, шулай көннәр үтә торды. Ул, эшнең сузылуына борчылып, шәһәрара элемтә бүлегенә кереп, авылы белән сөйләшергә заказ биреп карады, ләкин анысы да барып чыкмады, те лефонисткалар: «Сезнең авылыгыздагы элемтә бүлеге җавап бирми»,— диделәр.
(Дәвамы бар)
2025-07-02 12:13