Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында, ул кара дугага тагылган килеш ат башында йөри иде. Хәзер кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк, ә менә җиз кыңгырау ничектер торып, сакланып калган... Әллә нидә бер мин аны кулыма алып, әкрен генә селкеп карыйм. Җиз кыңгырау шунда ук, телгә килгәндәй, дәртле тавышын чыгара: «Зың-зиң, зың-зиң!..» Нәкъ менә кара дугада чактагы шикелле чыңлап, яңгырап китә. Гаҗәп, вакыт дигәнең дә көчсез икән бу җиз кыңгырау алдында, вакыт аны әз генә дә, ичмасам, үзгәртә алмаган. Ул элеккечә яшь, дәртле, моңлы һәм ниндидер бер могҗиза белән мине күз ачып йомганчы кырык ел артка, яшүсмер чагыма күчерә дә куя.
Әйе, яхшы хәтерлим, егерме дүртенче елның җәе иде бу. Нигъмәтулла абзыйкайларның яшел чирәмле иркен ихатасына килеп керсәм, ишек төбенә тарттырып куйган җигүле ат тора. Озын яллы сары ат җиз кыңгыраулы кара дуга һәм эшлияле камыт белән читән тарантаска җигелгән. Тарантасның артына салындырып чуар палас җәелгән, палас өстенә ике мендәр дә кабартып куелган. Моны күргәч тә, мин: «Абзыйкайлар каядыр кунакка барырга җыенганнар икән», - дип уйладым, һәм аулак өйдә калу мөмкинлеге мине шунда ук куандырып та җибәрде. Аулак өй безнең ише малай-шалайлар өчен үзенә күрә бер хөрлек инде ул... Шулай уйлап, өйгә кердем; керсәм, абзыкай белән җиңгәчәй өсләренә киенгәннәр, чыгып утырырга гына торалар. Җиңгәчәйнең өстендә киң итәкле озын кәшимир зәңгәр күлмәк, яшел камзул, башында көмеш тәңкәле тар гына калфак, калфак өстеннән чәчәкле яулык ябынган, юка шәлен иңенә салган, аягында сары читек белән кара галош. Нигъмәтулла абзыкай кыек якалы сатин күлмәк өстеннән яңа көрән пинжәген кигән, шундый ук көрән чалбардан, балакларын читек өстеннән салындырып төшергән, аягында өр-яңа галошлар. Башында шактый ямьшәйгән күк эшләпә, эшләпәсенең бер кырыеннан кара кәләпүшенең чите күренеп тора.
Мине күргәч, абзыкай гаҗәпләнүеннән кычкырып дәшә куйды:
-Пәрәмәч, син кайдан?
-Дәүләкәннән, - дим мин, авызны ерып.
-Ничек килдең, үзең генәме?
-Үзем генә. Рәхмәтулла абзыйга утырып килдем.
-Шулаймыни? Кара син! һе, кунакка кайттым, диген... Ә без менә Абзанга чыгып китәргә торабыз.
Мин ни әйтергә белмим. Нигъмәтулла абзыкай озак уйлап тора торган кеше түгел иде. Ул шунда ук җиңгәчәйгә карап әйтә куйды:
-Син! Шәкертне үзебездән калдырмыйк.
-Теләсә, - диде җиңгәчәй.
-Безнең белән барасыңмы, бәбкәм?
-Кая соң?..
-Абзанга инде... Туйга барабыз.
-Туйга?! Белмим шул, - дидем мин, шактый икеләнеп.
-Йә, нәстә тагын «белмим». Барабыз, вәссәлам! Туйдан тукмак та калмый.
-Туктале син, - диде җиңгәчәй. - Әхтәмнең өстен карыйк, кала кунагы, йөзенә кызыллык килмәсен.
Җиңгәчәй дөрес әйтә иде. Мин өйдән туйга барасымны белеп чыкмадым. Дөрес, минем өс-башым болай бик хөртидән түгел. Бик яңадан булмаса да пинжәк, чалбар, аякта ботинка, тик арбада кырык чакрым килеп, алар шактый таушалган һәм тузанланган иде... Җиңгәчәй минем өс- башымны күздән бер кичереп чыкты да:
-Алмашка күлмәгең бармы? - дип сорады.
-Бар, - дидем мин, кулымдагы төенчекне селкеп.
-Булды, болай булгач, - диде Нигъмәтулла абзыкай, сүзне тизрәк бетерәсе килеп. - Ә Абзанга баргач, син аңа күлмәген каталап бирерсең.
-Синең гел шул ордым-бәрдем булыр инде, - диде җиңгәчәй, сукраныбрак, аннары мич кашагасыннан миңа канат алып бирде: - Бар, өстендәге тузаныңны бераз чистарт.
Мин, ишегалдына чыгып, башта пинжәгемне салып, аны канат белән чистарттым, аннары чалбарыма тотындым. Үзем чистартам, ә үзем эчемнән генә уйланам: барыргамы-юкмы бу туйга?.. Әлбәттә, туй бик күңелле, бик кызык нәрсә инде ул... Минем башкорт туен да, үзебезнең Каракош туен да күргәнем бар. Хәтта әткәйнең сеңелесе Сәрвәр апаны биргән чакта каениш булып, җизнидән пәке дә алганым бар. Үзеңә якын кешенең туе башка инде ул, андый вакытта өстеңә яңа кием дә тектереп кидерәләр, кулыңа әзрәк акча да бирәләр, кыскасы, берничә көн эчендә кинәт үсеп киткәндәй, күрше-тирә малайларының күзләрен яндырып, һаваланып йөри бирәсең. Ә бу туйда мин кем булып йөрермен? Монда, минем белүемчә, җиңгәчәйнең сеңелесен, ягъни Нигъмәтулла абзыкайның балдызын бирәләр. Аларга бит мин кода тиешле кешенең малае гына... Ничек каршы алырлар, ничек карарлар миңа, ят халык арасында арбаның бишенче тәгәрмәчедәй буталып кына йөрергә туры килмәсме?! Аннары, аулак өйдә калу да бик кызыктыра бит әле. Бусы да сирәк эләгә торган бер хөрлек... Нишләргә соң?.. Әллә бармыйча калырга микән?..
Ул арада өйдән җиңгәчәй белән Нигъмәтулла абзыкай киҗеле ашъяулыкка төргән ике зур төенчек күтәреп чыктылар Чыгуга, абзыкай миңа кычкырды:
-Йә, шәкерт, булдыңмы?
Мин, торып калырга бер сылтау тапкандай, ашыгып сорадым:
-Ә Зөләйха кайда соң?
-Зөләйханы апакае Өфегә алып киткән иде шул, - диде абзыкай.
Әйтәм җирле, ул күренми. Зөләйха өйдә булса, бәлки, калып та булыр иде. Хәзер нишлисең инде, бармыйм дип кәҗәләнә башласаң, абзыкай йә тузып китәр, аның талканы һәрвакытта коры була.
Төеннәрнең берсен, печәнне кайтарып, кучер астына тыгып куйдылар. Аннары җиңгәчәй палас япкан мендәр өстенә киң итәкләрен җыештырып менеп утырды. Икенче төенчекне ипләп кенә үзенең алдына куйды - изәргә яра мый торган нәрсәдер, ахрысы... Абзыкай кучерга бер иске сырма салды.
- Кил, утыр, синең урының шушында булыр, очып төшмәссеңме? - диде ул миңа.
Мин, алгы тәгәрмәчкә басып, кучерга менеп утырдым. Шуннан соң абзыкай, күн бияләйләрен киеп, каеш дилбегәне кулына алды да, бер аягын читкә салындырып, җиңгәчәй кырына утырды һәм авыз эченнән генә: «Тапшырдык», - дип, атын капкага таба борды. Җиз кыңгырау күңелле генә чыңлап куйды. Капкадан чыккач, абзыкай эшләпәсен күз өстенә тарта төште, җайлабрак утырырга теләгәндәй, селкенгәләп алды, аннары: «Яле, малкай!» - диде дә дилбегәсен кагып җибәрде. Сары ат кызу гына юыртып китте. Җиз кыңгырау, бердән дәртләнеп, «зың-зиң, диң-диң» килеп, көмеш чыңлавын сибәргә тотынды. Нигъмәтулла абзыкай авыл урамыннан матур һәм кызу юыртып узарга ярата иде. Хәзер дә ул ат чапмасын, ә юырттырып кына барсын өчен дилбегәсен ике куллап нык кына тартып тотты, атка нидер дәшкәндәй итте, һәм сары ат, аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштай кырынрак бөгеп, кыска аякларын күз иярмәс тизлек белән юлны типчегәндәй, вак-вак кына алыштырып, йомры янбашын тибрәтә-тибрәтә юргалап кына элдерергә тотынды. Урамдагы малайлар уеннарыннан туктап, ишегалларында йөргән агайлар башларын борып, җиткән кызлар ачык тәрәзәләрдән сузылып безгә карап калдылар. Бер-ике эт тә, каяндыр атылып чыгып, ат аягына ташланганнар иде дә, ләкин тавышларына бик тиз буылып, читкә тайпылып калдылар. Без Каракошның озын урамын әнә шулай кешеләрне сокландырып, этләрнең ачуын китереп, матур һәм шәп кенә узып киттек.
Авылдан кырга чыккач, абзыкай дилбегәне миңа бирде. (Бу аның гадәте, авыллардан узганда гына ул дилбегәне үзе тота.) Ат та шунда ук, дилбегәнең кем кулына күчүен сизеп алды булса кирәк, юргалап баруыннан туктап, гади юыртуга күчте. Мин, тарткалап, суккалап карасам да, аны барыбер тыңлата алмадым. Каяндыр болыты белән вак чебен иярде, һәм сары ат, башын селкә-селкә, ялкау гына бара башлады. Нигъмәтулла абзыкай тарантас артына киерелеп ята төште дә, тургайлар сайравына кушылгандай, «ихи-хи-хи!» дип бер сузып куйды.
Без Сынны юлы белән барабыз. Көн бик тын, бик эссе. Ике якта да яшь игеннәр йокымсырап, оеп утыра. Иген арасыннан күзгә күренмәс чикерткәләрнең иренеп кенә чырылдавы ишетелә. Юл буендагы эт эчәгесенең кыңгырау чәчәкләре тирәсендә ак, сары, чуар күбәләкләр талпына. Ара-тирә иген арасыннан берәр кошчык пырылдап күтәрелә яки кәкре томшыклы карчыга тычкан эзләп түбәннән генә, канат какмыйча йөзеп кенә үтеп китә... Үр менәбез... Сары ат йомшак юл тузанына тып-тып басып кына атлый. Абзыкай башта ниндидер бер көйне исенә төшерергә теләгәндәй әкрен генә сызгырырга тотынды. Аннары күзләрен яртылаш йомып, тавышын калтырата төшеп, башта авыз эченнән генә сузып, тик соңгы сүзләрен генә ачык әйтеп җырлый башлады:
И-и-и... яланнары сарылан кәрешкә-ә-әү,
Тырышлыклар кирәк лә һәр эшкә-ә-әү.
Мин ул чагында бик нечкә күңелле идем, бик тиз тәэсирләнә идем, шуңа ачуым да бик килә иде, ләкин нихәл итим? Менә абзыкайның сузып җибәрүе белән үк минем күземә мөлдерәп яшьләрем дә килде. Әллә нинди шунда эчтәге бөтен нәрсәне бик төптән кузгата торган, бер үк вакытта бөтен җан иясен - адәмнәрне, кошларны, чәчәкләрне, бөҗәкләрне әрнеп кызганырга һәм өзелеп сөяргә мәҗбүр итә торган көй иде шул бу дәдәм көе! һәм ул аны киң сулыш белән гаҗәп иркен, тирән, моңлы итеп җырлый белә иде. Җырлап бетергәч, тургайларны да үзенә кушылырга чакыргандай, тавышын тибрәтә-тибрәтә дәртләнеп бер «үлү... лү... лүү» дип сузып җибәрә иде. һәм тургайлар, чынлап та аңа кушылгандай, тын, якты кырлар өстендә тагы да талпыныбрак, исеребрәк сайрарга тотыналар иде кебек.
Менә хәзер дә ул җырын әнә шулай әллә кайларгача җәелеп китәрлек итеп сузып бетерде дә, үзе дә шуңардан әсәрләнеп булса кирәк, кәефләнеп бер көлеп куйды. Җиңгәчәйгә таба борыла төшеп, кычкырып дәште:
-Ни әле син, якты көнем, уйга калдың? Әллә минем кияү булып яныңа кергән чакларым исеңә төшеп киттеме?
— Тилермә, — диде җиңгәчәй, сабыр гына елмаеп.
Мин дә, күземнән китеп бетмәгән яшьләрем аша елмаеп,аларга борылып карадым. Абзыкай, кәефе килгән чакта, җиңгәчәйне гел менә шулай көлеп шаяртырга ярата. Ә җиңгәчәй бер дә үпкәләргә тормый, күп вакытта сөйкемле-уйчан гына елмаеп, ачусыз гына җавап кайтара. Мондый чакларда алар миңа бер-берсен бик аңлыйлар, бик канәгатьләр һәм бәхетлеләр төсле булып күренәләр. Мин шуңа бик сөенәм, үземә дә ничектер җиңел, рәхәт булып китә.
Гомумән, мине, ундүрт яшьлек малайны, ул чакларда бәхет нәрсә ул, ярату нәрсә дигән сораулар бик борчый, бик уйландыра башлаган иде. Кешеләр ашыйлар-эчәләр, яталар-йоклыйлар, көн дә торып нужа куалар, ә бәхетлеме алар, яратышу дигән нәрсә бармы алар өчен - моны һич сизеп булмый иде. Бигрәк тә гади авыл кешеләренең бәхет һәм мәхәббәт турында уйларга вакытлары да юк, аларны кирәк диеп тә белмиләр шикелле тоела иде миңа.
Ярый, сүз бик озынга китте, без бит әле Абзанга туйга барабыз. Сынны авылын күптән уздык, инде Ивановка дигән зур рус авылына җитеп киләбез. Ивановканы үткәч, Абзанга да ерак калмый.
Яхшы атта җиңел генә барсак та, шактый җилектерде. Көн эссе, юлда бер дә урман-фәлән юк, гел ачык кырдан барабыз. Сүз бетте, барыбыз да тындык. Абзыкай, ат юырткан уңайга талгып, азрак черем дә итеп алды. Мине дә вакыт- вакыт йокы басып киткәләде, ләкин кулда дилбегә булгач, бирешмәдем, кыңгырауның күңелле генә чыңлавын, юл бу ендагы чикерткәләрнең ялкау гына чырылдавын тыңлап, үз уйларыма йотылып бара бирдем.
Ивановканың ике-өч чакрымга сузылган урамын узганда, Нигъмәтулла абзыкай уянып күзен ачты.
-Бәй, Ивановканы үтәбезмени? - диде ул, гаҗәпләнеп, һәм эшләпәсен күтәрә төшеп, тураебрак утырды.
Капка-койма буендагы таза балтырлы яланаяклы апайлар, ап-ак җитен башлы малайлар, эскәмияләрдә текә генә утырган зур картузлы рус агайлары безне кызыксынып озатып калалар. Монда абзыкайның «знакомнары» да бар икән. Шуларның кайберләре белән ул, баш кагып:
-Ә, Митрофан агай, сәлам!
Яки:
-Ә, Ягур Иваныч, здрастуй! - дип исәнләшеп узды.
Тегеләр иренмичә картузларын күтәреп, башларын кат-кат селкеп калдылар. Арадан берсе тагын:
-Князь кая китеп бара? - дип тә кычкырды.
-Туйга инде, туйга! - диде абзыкай, көлеп. - Свадба гүләем!
-Көлмә шул тикле, тиле кебек! - диде җиңгәчәй, ничектер бераз уңайсызланып.
Ләкин көлмәслек тә түгел икән шул. Нигъмәтулла абзыкай Ивановка урамыннан кыңгыраулы атта узып, менә дүртенчеме-бишенчеме балдызының туена бара, имеш. «Знакомнар» моны белеп бетергәннәр инде.
...Инде Абзанга да җитәбез шикелле... Алдагы сыртны гына менәсе калды. Шуннан Түреш буенда утырган авыл күренергә тиеш.
Бер сай чокырны чыккач, абзыкай миңа, юлдан читкәрәк борып, атны туктатырга кушты. Мин, ахрысы, кисәгрәк бордым, тарантас кинәт чалышаеп китте.
- һәй, шәкерт, - диде абзыкай, тиз генә сикереп төшеп. - Җиңгәчәңне өстемә аудара яздың бит...
Мин нибары тик кызардым гына... Эчкәрәк узып, чирәмгә төштек. Тураеп, киерелеп, бераз сөякләрне яздык. Тузаннарны кактык, үләннең чистарак җиренә кереп, аякларыбызны ышкыдык.
Абзыкай, авыз эченнән генә сөеп, сары атның ялын тараштыргалады, тирләгән муенын сыпыргалады, тәртәсен селкетеп, аркалыгын тартып карады. Җиңгәчәй тарантастагы мендәрләрне каккалап, күпертебрәк куйды... Шулай бераз селкенгәләп алгач, яңадан утырышып, кузгалып киттек.
Сыртны менүгә, алдыбызда Түреш буе ачылды һәм ерак түгел Абзан да күренде. Нигъмәтулла абзыкай дилбегәне миннән алды, гадәтенчә, эшләпәсен күзенәрәк төшерде һәм: «Әйдәле, канатым!» - дип, бер кагып җибәрүе булды - сары ат озын яллы муенын текә генә бөгеп, йонлач бәкәлләрен вак-вак кына алыштырып, томырылып юырта да башлады. Җиз кыңгырау, тәңкәләр сипкәндәй, дәртләнеп еш-еш кына тагын да чыңларга тотынды. Кырлар уянып киткәндәй булды, тургайлар гүя сискәнеп тагы да югарырак күтәрелделәр.
Минем бик кечкенә чагымда Иске Абзанда булганым бар иде. Анысы бик зур авыл булган, диләр. Мин аны белмим, хәтерләмим, тик зур кара тараканнан куркып елавым гына истә калган. Бусы - моннан берничә ел элек кенә шул авылдан күчеп утырган Кечкенә Абзан. Барлыгы утызлап кына йорт булыр. Өйләр барысы да яңалар, тазалар һәм бер яклап кына утырганнар. Каршыларында гына буйдан-буйга киртә тоткан иген басуы башланып китә. Каралты-курала- ры, бәрәңге бакчалары болынга таба караган. Болын тип- тигез, чып-чуар чәчәк кенә, Түреш үзе күренми дә, аның кай тирәдәнрәк акканын бары яшел талларга яки биек, карт тирәкләргә карап кына чамаларга була... Бик күңелле, бик сөйкемле җирдә утыра икән бу Кечкенә Абзан. Мин үзем нигәдер менә шушындый иркен, матур табигатьтә утырган кечкенә, җыйнак авылларны күбрәк яратам.
Без менә шул авылга шәп кенә юырттырып, дәртле кыңгырау тавышы белән сәламләп килеп кердек... Авылның икенче очына җитәрәк, урам башын такта, эчкәре башын салам белән япкан йортның урыс капкасын безгә бер дәү, таза абзый ачып ук тора иде инде. Бу туй буласы йорт - җиңгәчәйнең әтиләре, ягъни кода бабайлар йорты. Капканы ачып торучы җиңгәчәйнең агасы Хөбәйбулла кода иде.
Ишегалдына килеп керүгә, безнең тарантасны хуҗалар сырып алдылар. Куе чал төшкән түгәрәк кара сакаллы, базык бәдәнле, йомры, сөйкемле генә карт - кода бабай, аның янында ап-ак чырайлы, юка гәүдәле карчык кодагый әби иде. Тагын бик куанышып безнең тирәдә бөтерелүче ике җиткән кыз - җиңгәчәйнең сеңелләре - миңа кодачалар. Шушы кодачаларның кайсындыр (ихтимал, әнә теге оялыбрак, арттарак торганындыр, мин әле ачык кына белмим) кияүгә бирәләр - менә шуның туе булачак инде.
Нигъмәтулла абзыкай, тарантастан егетләрчә тиз генә төшеп, башта ике куллап, иелә биреп, бабасы һәм әбисе белән күреште, аннары көлә-көлә балдызларының аркаларыннан кагып, алар белән күрешә башлады... Җиңгәчәйнең төенчекләрен алдылар, үзенә тарантастан төшәргә булыштылар... Билгеле, шунда ук миңа да игътибар итеп өлгерделәр. Кучердан җиргә төшүемә, кода бабай:
-Кара, бу Әхмәтҗан коданың улы түгелме соң? - диде, куанычлы гаҗәпләнгәндәй.
-Әйе, шул үзе инде, кече кодагыз Әхтәм, - диде җиңгәчәй.
-Бәрәкалла, бик кадерле кунак алып килгәнсез икән, рәхмәт төшсен! Әйдүк, шәкерт, әйдүк! - диде кода бабай, миңа ике кулын сузып.
Бу хәтле зурлап дәшүне ишеткәч, мин шактый каушап калдым, кызарып киттем. Бигрәк тә яшь кодачаларның күзләрен елтыратып миңа кызыксынып карауларын күргәч, бик уңайсызландым, әллә ничек менә үземне котсыз, килбәтсез, ә өс-башымны ярлы, начар итеп тойгандай булдым. Алар миңа «каладан килгән кунак» дип карыйлар инде. Ә минем кай җирем генә каланыкына охшаган соң?! Талчыбыктай нечкә, озын бер малай гына ич мин... Шулай кызарып, уңайсызланып кына мин, кода бабай, кодагый әби, Хөбәйбулла кода белән күрештем, әмма кодачаларга кул сузарга көчем җитмәде.
Ыгы-зыгы килеп, исәнлек-саулык сораша-сораша күрешеп беткәннән соң, безне өйгә чакырдылар. Хөбәйбулла кода атны, йөгәненнән алып, туарыр өчен лапаска таба атлатты. Кодачалар чирәмгә тиз генә таз белән комган чыгардылар, рәшәткә башына озын сөлге элеп куйдылар. Абзыкай дәртле тавыш белән:
-Ягез, балдызлар, кайсыгыз уңганрак, безне юындырыгыз әле, - диде.
Ә мин һаман уйланам: бу ике кодачаның кайсысын бирәләр икән. Шушы түгәрәк йөзле, соры күзле, тулырак гәүдәлесенме яки әнә теге озын кара толымлы, коңгырт күзле, нечкәрәк буйлысынмы? Тулырак гәүдәлесе яшькә олырак кебек - бәлкем, шунысындыр. Алай дисәм, нечкәрәк буйлысы ничектер уйчанрак кебек, үзен ул эрерәк, җитдирәк тота да төсле... Безгә комганнан суны да түгәрәк йөзлесе салып торды, ә тегесе аз гына юанды да тизрәк кереп китте. Шуннан соң безгә бүтән күренмәде дә һәм юрарга урын да калмады: шул озын толымлы, нечкәрәк буйлы Сәлимә дигәнен кияүгә бирәчәкләр икән инде.
Иртәгә туй киләчәк һәм никах укылачак икән. Бүген исә шуңа соңгы зур әзерлек бара. Әнә аш өенең тәрәзәләре ачык, ишеге ачык, мичен көненә икешәр ягудан тәмугка әйләнгән эсседә хатын-кыз кайнаша. Зур сәке өсте туп-тулы табак- савыт, тәпән-чүлмәкләр, мичкә тыгар өчен әзерләп куйган табалар... Ничәмә төрле туй ашлары пешмидер бүген анда!
Өйнең урам башында да шул ук тамаша: кызлар тәрәзә башларына кашагалар сузалар, тәрәзәараларына чиккән башлы озын сөлгеләр эләләр, өйнең бөтен түр башын алып торган сәкегә киез, паласлар җәяләр. Чирәмгә чыгарып, су бөркеп юдырылган, сөртелгән гөлләрне кире кертеп үз урыннарына куялар. Кыскасы, тавык та чүпләп бетмәс кызу эш бара.
Безгә чәйне дә бакчадагы каен төбенә чыгарып куйган өстәлгә әзерләделәр. Чәй янына кода бабай үзе генә утырды, башкаларның вакыты юк. Кода бабайның өстендә ике генә сәдәпле ап-ак күлмәк, кара камзул, башында яңа кәләпүш. Мин аның шушы бик пакь булып күренгән кыяфәтенә һәм түгәрәкләп кырыккан чал сакаллы алсу, тыныч йөзенә кызыксынып, хәтта сокланып карыйм. Ул миңа бик күпне белгән, бик акыллы, сабыр, кешеләргә мәрхәмәтле бер карт булып күренә. Ничектер менә, ул дөньяда бик гадел торгандыр, бернинди дә начарлык эшләмәгәндер һәм берәүне дә урынлы-урынсыз рәнҗетмәгәндер дип ышанасы килә. Ашыкмыйча гына чәй ясый-ясый, ул миннән әткәй-әнкәй турында сорашты: «Әхмәтҗан кода ничек, тазамы, авырмыймы? Хәкимә кодача сау-сәламәтме? Ярый, ярый, бирсен Алла! Әнкәең - бик әйбәт, бик сабыр акыллы хатын, тик, бичара, бала хәсрәтен күп күрде. Ничәү әле, сигезме-тугызмы баласы үлеп китте бит?.. Туган берсен Ходай ала торсын әле, йә, ана кеше өчен моңардан да авыр хәсрәт бармы соң?! Син инде аның уннан берсе буласың, Хак Тәгалә үзеңә гомер бирсен, әткәң-әнкәңә картайган көннәрендә игелегеңне күрергә насыйп итсен».
Ахырдан минем үземә дә: «Укыйсыңмы? Бик яхшы, уку кирәк, укуда хәзер бар өмет!» - дип әйтеп куйды. Мин моны үземчә дөрес аңладым шикелле: заманасы шундый, укып кына чын кеше булырга мөмкин дип әйтүе иде бу аның...
Әйе, минем япь-яшь кенә башымны иң нык уйландырган мәсьәлә дә шул инде, шул!
Чәй янында озак утырмадык - вакыты ул түгел. Иң элек җиңгәчәй торып, чоланда гына өстен алыштырып, аш өенә кереп китте. Бераздан Нигъмәтулла абзыкай белән Хөбәйбулла кода да, кабык арбага ат җигеп, каядыр китеп бардылар. Мин ялгызым бер эшсез калдым. Өй тирәсендә хәзер җыен хатын-кыз гына - миңа нишләргә соң? Кунакка килгән җиреңдә үз ишең булмаса, шактый читен икән ул...
Мин шулай рәшәткә буенда ялгыз басып торган чагымда, ике яшьрәк хатын өйдән каршыдагы ак келәткә түшәк- ястык, чыбылдык-чаршаулар ташый башладылар. Ни өчен, кем өчен бу дип уйларга өлгермәдем, келт итеп башыма килде: ак келәткә кыз урыны әзерлиләр. Кияүне кыз янына шунда ябачаклар... Юк, миңа бу тирәдән китәргә кирәк иде. Ераккарак, аулаграк җиргә, һәм мин абзарларга таба уздым да шундагы арт капкадан болынга, Түреш буена чыгып киттем.
Башта, уйланып барудан, ахрысы, ничектер тирә-ягыма күтәрелеп карарга да онытканмын. Күпмедер җир киткәч, үземне бил тиңке куе үлән эчендә күреп, гаҗәпләнгәндәй тукталып калдым. Алдымда шау чәчәктән торган тип-тигез болын җәйрәп ята... Шушымыни инде ул Түреш буе?.. Хәйран калмаслык та түгел икән шул!
Мин үзем дә Дим буенда үскән малай, болыннарны күп таптаганым бар, әмма моның кебек тоташ чып-чуар чәчәкле, ерып йөри алмаслык куе үләнле, тын-якты болынны берен че күрүемдер. Күңелгә кинәт нур тулды, күзгә хәтта сөенеч яшьләре килде, һәм шул чакта табигатьнең кешегә газиз ана кочагыдай никадәр якын-кадерле булуын, кешенең аңа мең төрле җепләр белән бәйләнгән булуын, алай гына да түгел, кешенең бөтен хыялы-өмете, эше-гамәле шушы җылы, якты, тере сулышлы табигатьтән яралган булуын ихтыярсыз аңладым, тойдым, белдем шикелле... Болар берсе дә яңа нәрсә түгел кебек, әмма кеше йөрәгенең табигать белән мондый гомерлек тирән якынлыгын кинәт бик ачык хис итүе дә, минемчә, еш булмый торгандыр.
Үлән каплап киткән иске арба эзенә төшеп, мин юри миңа сузылгандай ышкылып, сыгылып калган ал, кызыл, күк, сары чәчәкләрне учым белән сыпыра-сыпыра, болын түрендә кара-яшелләнеп торган агачлыкларга таба киттем. Барып җиттем. Бер карагай төбендә тукталдым. Менә елгачык үзе дә. Киң түгел икән, ярлары якын, ләкин тирән генә күренә. Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята. Чыккан җире дә, барып койган урыны да ерак түгелдер инде бу тын-сөйкемле елгачыкның, әмма гомере аның хыял җитмәс озын булырга тиеш. Күңелнең нечкәргән чагы иде, карап тордым да шагыйрь сүзләре белән үзенә дәштем:
-Әй, агым су, ни уең, ни хәсрәтең бар синең? Ниләр күрдең, ниләр беләсең син?.. Синең буйларыңда кызлар туалар, кызлар үсәләр, үсеп җиткәч, әнә кияүгә чыгып китәләр. Син аларның бит-башларын, ап-ак тәннәрен югансың, зарларын, серләрен ишеткәнсең. Ни юрыйсың син аларга, ни телисең? Тормыш әллә нинди, тормыш бик серле, кызларыңны нәрсә көтә - алар үзләре дә белмиләр... Син аларга бәхет юра, син аларга чын мәхәббәт телә, әй, агым су!
Ә агым су ага, миңа «әйдә» дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. Мин ихтыярсыз аңа ияреп киттем. Яр кырындагы тар гына сукмак бормаланып куе таллыклар ара сыннан, гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары яныннан уза, тип-тигез, ачык, якты аланлыкларга килеп чыга... Шулай агым суга ияреп йөреп, шактый вакыт уздырып, ниһаять, авылга таба борылдым.
Җәйге озын көн күптән инде төшлектән авышса да, кояш баерга ерак иде әле. Кайтып керсәм, өйдә хәрәкәт тагы да көчәйгән кебек - көн үтә, ә эшнең очы-кырые күренми, ахрысы. Яшь кызлар, яшь киленнәр тыз-быз йөриләр, өйдән нәрсәдер чыгаралар, нәрсәдер кертәләр, селкәләр, кагалар... Кайсы кое янында нидер чайкап-чайкап юа, кайсы рәшәткә буенда комлап-катыклап самавыр, поднос агарта. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла - аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. Аш өенең ачык тәрәзәсеннән мунча эссесе килеп тора - мичнең ничәнче ягылуыдыр инде, җиңгәйләр урак өстендәге шикелле янып, кызарып беткәннәр.
Лапас астында Хөбәйбулла кода белән Нигъмәтулла абзыкай түбән салындырып аскан бер зур сарыкны тунап яталар. Бая алар ат җигеп көтүгә киткән булганнар икән, менә шуннан бер кысыр сарыкны алып кайтып суйганнар. Мин килгәндә, тунап бетереп торалар иде. Кода бабай да килеп карады. Хөбәйбулла кода үткен пычак очы белән сарыкның кабырга арасын берничә җирдән телеп җибәрде - кара ите юк диярлек, торганы май гына.
-Сөбеханалла, - диде кода бабай, башын селкеп. - Җыйган икән майны үзе дә, ризыкка язсын.
-Хәзрәтләрнең эченә тимәсә ярый инде, - диде Нигъмәтулла абзыкай, көлеп.
-Тимәс, ашап өйрәнгән халык. Сигез капканчы, симез кап, дигән борынгылар... Каклаган ит белән җиңел үтәр, иншалла.
Кода бабай киткәч, Нигъмәтулла абзыкай комганнан җылы су белән кулларын юды да, җиргә чүгәләп, учына яшереп кенә тәмәке көйрәтергә тотынды. Хөбәйбулла кода да аның янына чүгәләде.
-Туйны кемнәр күтәрешә? - диде Нигъмәтулла абзыкай.
-Әхмәтсафа абзыйлар, Сабирҗан җизниләр, Галекәйләр... шул үзебезнең якыннар инде.
-Сәләхи абзыйлар?
-Юк, алар катнашмый.
-Пәрәмәч, ник?.. Бик якын туганыгыз лабаса.
Хөбәйбулла кода авыр гына сулап куйды:
-Туган да бит, һәркемнең үз исәбе, кияү... Әтәй дә, мин дә әйтеп карадык югыйсә. Быел елыбыз авыр, туй кебек зур мәшәкатьне күтәрә алмыйбыз, ди... Анысы инде берәүгә дә җиңел түгел дә бит, туганлык хакына күтәрәләр. Ә үзебезне әйтмим дә инде... Туй үткәрүнең нәрсә икәнен беләсең, кияү, әнә өсәкләребездә канат белән сыпырып алырлык та бөртек калмады. Ләкин жәл түгел, бетсен, тик баш кына сау булсын, ие!.. Сәләхи абзый бик карун кеше ул, ипиен дә иләтмичә генә салдыра, ә үзенең ындырында сукмаган эскерте тора... Әмма ләкин хикмәт анда гына түгел, хикмәт бүтәндә. Аларның да бит безнең Сәлимәдән олырак җиткән кызлары бар. Мәфтуха... Менә Сәлимә китә, ә Мәфтуха калып тора әле... Шуны бер дә күтәрә алмыйлар, кияү, көнчелек ашый үзләрен...
-Алай икән, - диде Нигъмәтулла абзыкай сузып кына. - Хикмәте бар икән шул... Кайнагай, теге ни, Сәлимә балдыз, мин әйтәм, Мәфтуханың юлын кисмәгәндер бит?..
-Алла сакласын! - диде Хөбәйбулла кода, ашыгып.- Андый нәрсә буламы соң?! Язмыш эше, кияү, язмыш эше. Берәүнең дә монда гаебе юк.
-Аптырап кына әйтүем инде, әллә Мәфтуханың да ул егеттә өмете булдымы икән дип кенә...
-Өмет... өмет, ни, һәрбер җиткән кызда була инде ул... Әмма нишләмәк кирәк, язмыш!.. Хәзерге яшьләрне беләсең, үзләре бер-берсен табалар. Мунчаклап китереп булмый.
-Дөрес инде анысы, кайнагай, дөрес... һай, Мәфтуха!.. Әйтәм җирле, ул сездә күренми.
-Чакырдык, бик чакырдык үзен, - диде Хөбәйбулла кода, ачынып. - Инәкәй үзе барып чакырып карады, юк, килмәде, чәкчәк пешерешергә дә килмәде. Этәсе, Сәлахи абзый, инәкәйгә әйткән, үзебез туйны күтәрешә алмагач, Мәфтуханы да җибәрә алмыйбыз, дигән. Йә, шул да булдымы сүз?! Әлеге дә баягы көнчелек... көнчелек ашый адәм баласын!
-Хәерле булсын! - диде Нигъмәтулла абзыкай, тәмәкесен җиргә басып. - Кызлы йортка кырык ат бәйләнер, дигәннәр. Мәфтуха да утырып калмас әле, насыйбы табылыр.
Алар чүгәләгән җирләреннән тордылар.
-Кызлы йортлар күбрәк, егетле йортлар әзрәк шул хәзер, - диде Хөбәйбулла кода, көрсенеп. - Канатлар чыкты егетләргә, еракларга оча башладылар... Их-ма, дөньясы!
Аларның бу кыска гына сөйләшеп алулары миндә шактый күңелсез уйлар кузгатты. Менә туй, бәйрәм, зур шатлык булырга тора, ә баксаң, аның эчендә дә әнә нинди каршылыклар, ризасызлыклар бар икән... Гаҗәп бу тормыш!
Ниһаять, кич тә булды. Тузан, сөт исе аңкытып көтү кайтты. Сыер, сарыкларны капкадан ук туры абзарга куып керттеләр. Җиңгәчәй белән кече кодача, чиләк күтәреп, шунда ук сыерларны саварга киттеләр. Эш бер дә бетәр кебек түгел иде, ләкин кода бабай, күз бәйләнгәнче халыкны ашатырга кирәк дип, кичке ашны тизрәк ашыктырырга кушты. Ике җиргә - берсен бакчадагы кечкенә өстәлгә, икенчесен, зур торыпша җәеп, ишегалдының тапталмаган чирәменә табын әзерләделәр. Барлык эшләп йөрүче кызлар, җиңгиләр, апайлар, арыган аякларын сузып, чирәмдәге зур табынга урнаштылар. Бакчадагы кечкенә табын кунаклар белән хуҗалар өчен генә - без шунда утырыштык.
Безнең табынга графин белән бал да килде. Бу туйга дип әчеткән бал инде, бүген шуны ничегрәк булган икән дип эчертеп карыйлар. Кода бабай беренче башлап Нигъмәтулла абзыкайга салып бирде. Ул балның остасы - стакан кырыннан әз-әзләп кенә эчеп, авызын чәпелдәтеп торды да:
-Булган бу, - диде. - Әчүе дә җиткән, кыркуы да юк, ширбәт кенә... Әмма үзе, борыч салгандай, авызны яндырып бара. Шәп булган бу, шәп!
-Инәйнең балы беркайчан да начар булмый торган иде, - диде җиңгәчәй дә.
-һи, минем әби, минем әби бишенче кызын бирә шул, ничек итеп аның балы начар булсын ди. Күз яшьләрен тамыза-тамыза койгандыр әле ул аны.
Кодагый әби көләргә итте, көлә алмады, күзләренә яшьләре килгәндәй булды, ләкин аларны да күрсәтмәде, тик тирләгән битен генә яулык очы белән сөртеп куйды.
Кода бабай балны миңа да салып бирде. Мин, эчимме икән, юкмы икән, эчсәм килешер микән дип, шактый аптырауда калдым. Кода бабай шуны сизгәндәй:
- Йә, йә, шәкерт, аз гына эчкәннән гөнаһ булмас, - диде.
Яртылаш кына эчтем, һәм чынлап та бал гаҗәп тәмле иде. Башта куәтен дә сизмәдем, тик соңыннан гына ул әкренләп бөтен тамырларыма җәелгәндәй булды.
Шуның тәэсиреннәндер инде, мин, өстәл тирәсендә барган сүзләргә колак салмыйча, кинәт Сәлимә кодачаны исемә төшереп, аның язмышы турында уйлана башладым. Минем бит әле аны юньләп күргәнем дә юк. Йөрми, чыкмый, менә безнең табынга да утырмады. Ярәшелгән кызлар бик оялчан булалар дип ишеткәнем бар, сизгер җәнлек шикелле, кеше күзенә күренергә бер дә яратмыйлар, имеш... Әйе, Сәлимә кодачаны да хәзер никахтан ярты гына тәүлек вакыт аерып тора, иртәгә ул кыз чагының соңгы сызыгын үтәчәк, икенче тормышка керәчәк, кеше кешесе булачак. Ни уйлый ул, ниләр кичерә, үзен ничек тотарга мәҗбүр - менә шуны белер өчен генә мин аңа хәзер бер тутырып карар идем. Күңелемнән генә: «Мин сине кызганам, мин сине көнлим, әмма сиңа бик күп, бик күп бәхет телим», - дип әйтер идем.
(Дәвамы бар)