Кояш җылысыннан челтәрләнә башлаган кар өемнәре, язмышларын азаккача табигатькә тапшырып, эрергә дә, эремәскә дә белми йокымсырап яталар. Көне тын, җилсез булса да, яз барыбер язлыгын итәр — кар сулары хисабына күлләвекләр санын арттыра барыр. Әмма төньяктан искән җил шактый нык сиздерә әле, яз җитә дип көязрәк киенергә ашыккан кешеләрне генә чиркандырып калмыйча, әледән-әле гайрәтен күрсәтеп, каралты-кура түбәләрен дә селкетеп-селкетеп ала.
Шундый көннәрнең берсендә, укшый-укшый тәмам газапланып беткәннән соң, күз алларында ут шарчыклары уйнап торган хәлдә Хәбибрахман ишегалдына чыкты. Аз гына булса да хәлен җиңеләйтәсе, маңгаена бәреп чыккан салкын тир бөртекләреннән арынасы килә иде аның. Ничәнче кат шушылай газапланадыр инде, анысын үзеннән башка берәү дә белми. «Бу юлы узса, төзәлсәм, башка бер дә авызыма алмас идем», — дигән антын да бер генә тапкыр бозмады инде ул. Әмма нәфесен тыя белми, күпме барса, шуның кадәр эчкәннән соң хәле хәл иде аның.
Шулай күзенә ак-кара күренмәс халәттә торганда, капкаларының ачылып китүен чамалады. Аннан бригада өен җыештыручы Хәдичә түти кереп килә иде.
Чит-ят кешене түгел, үзен үзе дә күрәсе килмәгән минутта Хәбибрахманга ошамады бу. Мәгәр Хәдичә түти кешеләрнең теләгенә, аларның ошагуы-ошатма- вына карап йөрми. Бригада өен җыештырудан тыш, кешеләрне чакыру да аның вазифасына кергәнлектән, бу авылда ул атлап кермәгән бусага юктыр, мөгаен, һәммәсенең кәефле чагын гына көтеп торсаң!
Хәдичә түтинең сүзе кыска булды.
— Сине авыл советына чакыралар, хәзер үк килсен, дип әйттеләр, — диде дә чыгып китте.
Хәбибрахманны авыл советына чакырулары беренче тапкыр гына түгел. Моннан алдагысында сөйләшү бик җитди булган иде.
— Бел, Хәбибрахман, синең белән сөйләшүнең соңгысы бу. Өстеңнән тагын жалу белән килсәләр, болай гына калдырмабыз, җитте сиңа! — дигән иде аңа авыл советы председателе. Нигә чакыралар икән инде тагын? Әз генә авызга кердеме — тагын-тагын өстәтергә генә тора. Кичә шул Мирзанурны күрмәгән булса икән, ичмасам. Хәер, Мирзанурдамыни хикмәт? Хикмәт үзендә аның. Шушы эчүе аркасында нинди генә күңелсез хәлләргә тарымады инде. Хатынын, балаларын өйдән куып чыгару дисеңме, өч кызын өч почмакка бастырып җырлату-биетү дисеңме, аларның берәрсе «концерт куюдан» баш тартса, базга ябып тоту дисеңме — боларның барысын да кыланды инде Хәбибрахман. Ә менә кичә авыл советына чакыртырлык нәрсә эшләде икән соң ул? Өенә кайтып барышлый кибет алдына туктаган нде. Шунда очраган бригадир Хуҗа:
— Эшкә чыкмыйча ник болай эчеп йөрисең? — дигәч, Хәбибрахман аңа әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде. Бәлки, бригадир чакыртадыр аны. Урамда баткан машинаны этеп чыгарышкач, шофёрдан акча сорады. Тегесе, юк, дигәч, аңа да бәйләнеп торды бугай әле ул. Әллә хатыны Рәсимә, түзмичә, зарланып авыл советына барды микән? Ул да, балалары да өйдә юк бит әнә.
Хәдичә түтинең хәбәреннән соң теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалганда, Хәбибрахманның башыннан әнә шундый уйлар узды.
Колхозның үзәк утары урнашкан Кечкенә авылына кадәр юл оч чакрым. Исеме Кечкенә дип аталса да, зур авыл ул үзе. Өч йөздән артык йорты бар. Колхоз идарәсе, авыл советы, хуҗалыкның машина-трактор паркы шул авылда. Башта җиде, аннан сигез, соңгы вакытта унъеллыкка әйләнгән мәктәп тә — барысы да шушында.
Ничәнче тапкырын атлыйдыр инде Хәбибрахман бу юлдан. Иң элек кеше рәтендә шуннан йөреп, тулы булмаган урта белем алды. Берничә ел плугарь булып эшләгәч, өйләнде. Булачак хатыны Рәсимә белән язылышырга да, балалары тугач, аларга таныклык алырга да шушы юлдан узды ул. Инде күзле-башлы булгач, һөнәри-техник училищега укырга китте. Аннан кайткан-киткән араларда да бу араны таптады. Укуын тәмамлап, комбайнга билгеләнгәч, машина-трактор паркына да шушы юлдан җилдертте. Дөрес, ул вакытта аның «Иж-49» мотоциклы бар иде инде. Шушы каһәр суккан шешә белән дуслашкач, бар да кирегә тәгәри башлады. Уттай урак өстендә «баш төзәтеп», эшләми яткан өчен, комбайнын колхоз рәисе алса, мотоциклын әнә шул «яшел елан» алды...
Атлый торгач, авылыннан шактый ераклашты Хәбибрахман. Әнә алда, юлның сул ягында, ул яшәгән Аккүз авылы кешеләренең төп йорты — зират. Аның шаулап утыручы агачлары мәктәпкә йөри башлаган елларда кайсы гына баланың күңеленә шом салмады икән? Фани дөньядан киткәннәрнең истәлеге булып шаулаучы агачларга карап торганда, Хәбибрахманның күзе киртә тышындагы ялгыз каенга төште. Нинди каен икән бу? Үзе бик картайганга охшый. Юан кәүсәсендәге ботакларының башы снаряд кыйпылчыгы белән кисеп алынган кебек. Яңа үсенте чыгарып, яфрак ярырдайлары юк диярлек.
Хәбибрахман, моңарчы бер тапкыр да күрмәгән кебек, әлеге каенга игътибар белән карады. Каенның төбендә җир калкурак булып тора. Күрер күзгә бик бәрелмәсә дә, корыган әрем, тигәнәк һәм кәҗә сакалы сабакларының тигез басу өстендә калкып торуы аның кабер урыны икәнен сиздереп тора. Шулвакыт Хәбибрахманның исенә авыл картлары сөйләгән вакыйга төште.
Күптән булган ул хәл. Аккүз авылында Гыймран дигән кеше яшәгән. Эчәргә бик яраткан. Муллаларның да, авыл кешеләренең дә кисәтүен, эчүне ташларга киңәш бирүен тыңламаган. Гади халык болай да очын-очка көчкә ялгап барган чорда, тәмам юлдан язып, кешелеген югалткан Гыймранның гаиләсе бөлгенлеккә төшкән. Алай да эчүеннән туктамаган бу. Шулай сәрхушләнеп йөри торгач, Кечкенә авылының сишәмбе базарыннан кайтып килгәндә, Иж елгасында батып үлгән. Шул заманның әдәп кагыйдәләренә буйсынмаганы, эчкәне өчен, аны зиратка җирләмәгәннәр. Бүтәннәргә дә гыйбрәт-сабак булсын дип, тышкы якка күмгәннәр... Шул кешенең кабере була түгелме соң бу?!
Хәбибрахманның күз карашы уңга — авылның югары очыннан барып, Иж елгасы буена килеп чыгучы юлга юнәлде. Дүрт-биш чакрым ераклыкта каракучкылланып таллык күренә. Шуңа күрә халык аны «Таллык юлы» дип атаган да инде. Аккүзлеләр Кечкенә авылына аннан да йөриләр. Әмма ул юлдан халык җәяүләп кенә, карсыз-яңгырсыз вакытта гына йөри. Әйе, кемнәр генә үтмәгәндер ул юлдан. Әлеге ялгыз каен үскән кабернең хуҗасы да соңгы тапкыр шуннан атлаган бит...
Бала чагыннан ук таныш зиратка карап, гомерендә беренче тапкыр диярлек шушылай уйланып торганда, Хәбибрахман ялгыз каен белән үз язмышы арасында уртаклык күргәндәй булды. Шушы каен кебек ялгыз калган чаклары азмыни аның? Бигрәк тә акчасы бетеп, яныннан «дуслар»ы таралгач яки, аның кыланышларыннан тәмам туеп, хатыны, балалары өйдән чыгып киткән чакларда...
Язмышлар уртаклыгын күрсәтүче, язмышлар бәйләнешен аңлатучы ялгыз каен!.. «Туктарга кирәк бу эчүдән, кичекми туктарга! Юкса, шушы агач кебек ялгыз калуыңны, кешеләрдән читләшкән хәлдә «коруыңны» көт тә тор!»
Шушыларны уйлап, Хәбибрахманга бик авыр булып китте, күңелендә кузгала башлаган үкенү хисеннән күз аллары караңгылангандай булды...
Төньяктан, Аккүз ягыннан искән җил зур бер болытны күптән инде аңа таба алып килә иде. Менә ул Хәбибрахманның баш өстеннән узып китте...