СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Руслан һәм Алия"

Руслан әле кечкенә. Ул ишегалларындагы балалар бакчасына йөри. Алия инде зур кыз, мәктәпкә йөри, икенче сыйныфта укый. Апия зур да, акыллы да, ул энесенә һәрчак булыша, аны тәртипкә өйрәтә.
Шулай бервакыт Руслан, бакчадан кайткач, кулын юып ашарга утырды. Тәмләп ашады. Аннан торып китте дә идәндәге машиналарына барып тотынды. Ду килеп, машиналары белән уйный башлады.
—Руслан, син нәрсә оныттың? — дип сорады аңардан апасы Алия.
—Ә нәрсә? Әллә тагын берәр тәмле әйбер калдымы?
—Әйе.
—Нәрсә калды?
—Уйлап кара әле! Син нәрсә әйтергә оныттың?
—Нәрсә оныттым?
—Ашагач нәрсә әйтергә кирәк?
—Рәхмәт.
—Тагын?
—Әнием, ашың бик тәмле булган, зур рәхмәт сиңа, дип. — Руслан бераз уйланып торды да: — Алия апа, сиңа да зур рәхмәт, син бит әни пешергәнне миңа әзерләп бирдең.
— Менә шулай, Руслан, тәмле итеп ашагач, тәмле «рәхмәт» сүзен дә онытмаска кирәк, — диде апасы.
2025-11-28 09:30