СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шакир Янбаев “Тигәнәк”

Җылы июль төне. Бала чактагы гадәтемчә, мин чоланда йоклыйм. Читтә озак йөреп кайтсаң, бик кызык икән ул: туган җирнең төнге тавышлары да сагындырган, мин аларны колак салып бик озак тыңлап ятам. Бала чакта аларга әллә ни игътибар биреп тыңламаганмындыр инде, әмма алар күңелгә сеңеп калганнар. Хәзер бу тавышларны таныйм, аларның һичбер үзгәрмичә, гел мин малай чактагы кебек яңгыравына гаҗәпләнеп, иске дусларымны очраткан кебек куанып тыңлыйм. Әнә «Янгилде бүләк» тә Сак белән Сок моңлана. Һаман шул төбәкне ташлап китмәгәннәр икән. Батима әби безгә, кошка әверелгән ике бертуган малай бер-берсен шулай эзли, дип сөйли торган иде. Әле булса эзлиләр икән... Мин моның әкият икәнен беләм, шулай да Сак белән Сокның кавышуга өмет өзмичә, һаман бер-берсенә тавыш бирүләре, аларның мәңге арымавы мине сокландыра.
Сак белән Сок тавышы тынган арада, мин каршыдагы өянкенең яфраклары җиләс кенә искән җилгә җилфердәвен, Кече Эйек буендагы тирәклекләрдә сандугач чутылдавын, көндез кипкән тизәк астында яткан зур кызыл коңгызның жуылдап очуын ишетәм.
Кемдер әнә озак кына капканы ача алмыйча изаланды. Бу бит безнең ак сыер! Көтүдән кайткач, сөтен саудырып, тагын чемченергә чыгып киткән иде, туеп кайткан да мөгезе белән капканы үзе ача. Һаман шул гадәте икән, ишегалдына кергәч тә, мыш-мыш иснәнеп бераз йөри бирде. Аның шулай эзләнерен әнием белеп, урам уртасындагы агач кисмәккә су салып калдыра. Бүген су әзрәк булган, ахры, ак сыер аны бер-ике чөмерүдә эчеп бетерде дә, кытыршы теле белән тамчысын да калдырмыйча яларга тотынды. Ахры, ачуланып, тоягы белән кисмәкне аударып ук китте. Менә шул тавышлар астында йокыга талып күпме ятканмындыр, таң алдыннан ниндидер тавышка уянып киттем. Инде Сак белән Сок тавышы да, өянке яфракларының хәбәрләшүе дә, Эйек буендагы сандугачның чутылдавы да тынган. Бөтен җирдә тик шул гаҗәп шыбырдау ишетелә. Мин аның каян килгәнен аңлый алмыйча, колак салып озак кына тыңлап яттым. Ачык ишектән яңгыр исе килеп бәрелгәч кенә исемә төште. Бу бит киртә буенда үскән тигәнәк яфракларында яңгыр тамчылары шулай шыбырдый! Кичтән аяз иде, кай арада болыты куерып өлгергән диген?
Малай чакта да мине шулай яңгыр уята иде. Уянам да, киредән рәхәтләнеп, яңгыр тавышына тирбәлеп йоклап китә идем. Ә бу юлы уяндым да, кабат күземә йокы кермәде. Шып-шым гына килеп явып торган яңгыр астында шыбырдаган тигәнәк яфраклары миңа нидер сөйли, ялвара төсле тоелды. Әйе, әйе! Мин, иртән торгач та бу тигәнәкләрне чабып ташламакчы булып, үткер көрәк әзерләп куйган идем бит. Иртәгә һәлак буласыларын сизгән кебек борчылалар, минем рәхимсезлегемә үпкәлиләр төсле бу тигәнәкләр.
Кичә килеп төшкәч тә кәләшем яратмады аларны.
— Авылда иң яратмаганым тигәнәк. Нигә күптән шуның тамырын корытмыйча йорт тирәсендә үстерәләр икән? — дип, киртә буенда тигәнәк үскәнгә мине гаепләгән төсле, сөеклем күзләремә сораулы карады. — Аның кылчыгы күзгә төшә диләр бит!
«Иртәгә үк чабып ташларга кирәк ул тигәнәкләрне, кәләшемнең эчен пошырып утырмасыннар», — дип карар кылдым эчемнән генә, иртүк торып бу уемны тормышка ашыру өчен көрәк тә әзерләп яттым. Дөресен әйтергә кирәк, әллә бала чактан шул тигәнәкләрне күреп үскәнгәме, читтә йөргәндә аларны да сагына торган идем.
Әле менә иртә таңнан уянып, тигәнәкләр миңа үзләренең файдасы тигән чаклар турында сөйлиләр төсле. «Малай чагында безнең яссы киң яфракларыбыздан кәләпүш ябып уйнаганыңны оныттыңмыни? Ә балыкка барганда суалчанны, чикерткәне нәрсәгә төреп йөртә идең? Әнием печәннән кайтканда җиләкнең иң эреләрен тигәнәк яфрагына төреп, сиңа алып кайтып ашата иде. Аны да оныттыңмы?
Мин уйга калдым, күз алдымнан төрле күренешләр үтте...
...Әллә бал яратканга, тигәнәк чәчәк атканны аеруча түземсезлек белән көтә идем мин. Әллә ни искиткеч матурлыгы да, тәмле исе дә юк аларның. «Тигәнәк чәчәк атса, бал пешә» дип, әтиемнең әйткәне күңелгә сеңеп калган. Мин, ябышкак тигәнәкләрдән күз алмыйча, кайчан аларның кыл уртасында гына көрән-кызыл чәчәкләр борынлар икән дип, ашкынып көтеп йөрим! Әтием умарталарын ачып кәрәзле бал алырга бик ашыкмый: «Кортлар бал ташый әле, аларны эштән туктатырга ярамый», — ди.
Менә көткән көн килеп җитә. Әтием лапас түбәсенә кыстырып куйган черекне алачыктан төтәтеп алып чыга, әнием зур агач табакны, баллы кәрәз кырка торган озын пычакны әзерләп, мине тигәнәк яфраклары өзеп алып килергә җибәрә. Капкачны бик саклык белән генә ачар алдыннан, әтием мин алып килгән яфракларны әйбәтләп умарта төбенә түши. Черектән очкын-фәлән төшеп, җирдәге коры-сары кабынып китмәсен, пычак очыннан төшеп китә калса, бал туфракка буялмасын дип яфрак түшәгәнен беләм, шуңа күрә аларның иң киңнәрен, әкәм-төкәмнәр тишкәләп бетермәгәнен алып киләм. Бал кортларын зәңгәр төтен белән өрдереп умарта эченә куалаган әтием дә яфракларның зурлыгына аптырап куя хәтта.
Безнең корт караганны әллә каян белеп, ишегалдына бала-чага җыела. Батырраклары киртәгә атланып, умарта эчендәге агачтан сыдырылган ак юкә кайрысы кебек астан өскә тәңкә-тәңкә булып сузылган кәрәзләрне әтиемнең үткер пычак очы белән кырыкканын, табакның өяләмә булып бал белән тулганын карап утыралар. Әтием, мин алып килгән яфраклар өстенә зур-зур кисәк кәрәзле бал салып, бөтен балаларга өләшеп чыга. Иптәшләрем белән бергә мин дә яфракка бал салдырып алам. Шулай чиксез тәмле күренә.
Яңгыр көчәя төште, ахры, тигәнәк яфраклары ярсыбрак шауларга тотындылар, ә минем күз алдыма икенче бер истәлек килеп басты.
...Мин армиядән сугыш бетүгә бер ел тулып килгәндә, апрель аенда кайтып төштем. Җир кардан арчылган, кипшенгән тау битләрен сөрә башлаганнар. Агачлар яфрак ярып өлгермәгәнгә, безнең авылны уратып алган таулар өстендәге урманнар үтә күренмәле булып шәп-шәрә утыралар. Агач төпләрендә, түшәлеп яткан былтыргы яфракны калкытып, яшь үлән чак борынлап килә. Карага бик ябыгып аяк баскан малның теленә эләгерлек түгел әле ул.
Авыр килде ул яз. Сугыш елларында халыкка ачыктырмый күтәреп килгән бәрәңге уңмыйча, инде тыныч тормышта иркенләп тын алам дигәндә, шулай касыкка суга.
Минем Берлиннан әйләнеп кайткан солдат капчыгымның төбендә дә күчтәнәч сай иде. Кайдандыр алган ике әчмуха цейлон чәе белән пайга тигән шикәр комыннан башка әниемә чыгарып бирерлек бернәрсәм дә юк.
Уңайсызланганымны күреп, әнием:
— Солдат — үзе күчтәнәч. Синнән күчтәнәч өмет итү кая, әллә кәсептә йөргән кешеме син! Шултикле кырылыштан алты әгъзаң исән кайтып күзебезгә күренү — үзе таудай шатлык! — дип, куанычыннан каушап, ни эшләргә белмәде.
Самавырны пырхылдатып кайнатып алып кереп, кызыл ашъяулык өстендәге подноска чынаякларны тезгәч, әнием, бик авырсынып:
— Бернәрсәбез дә юк шул чәй янына куярга, өзек чакта кайттың. Әтиең базарга барса, он табу хәстәрен күрә тор ан иде лә ул, бу атнада Кече Эйек җибәрмәде, ярдан ярга ятты, — дип, әтиемә сорау белән карады.
Күчтәнәч шикәр комын бармак бите белән генә теленә салып, тәмен авызында озак тоткач, эндәшмичә генә тыңлап торган әтием аның соравын аңлады булса кирәк:
— Нәрсә ояласың, бар алып кер сыеңны, — диде.
Әнием чыгып киткәч, ул, минем алда гаебе булган кеше сыман, күзләремә карады.
— Болар гел шулай ризыксыз яшәгән дип уйлама. Икмәкне авыз тутырып ашамасак та, бәрәңгедән өзелмәдек. Сыер булгач, бәрәңге белән дә бирешми идек әле. Былтыр бәрәңгене боз сугып харап итте.
Без элек умартадан кәрәзле бал алганда гына тотыла торган агач табакта әнием нидер алып керде. Бәрәңге дисәм — озынча, чөгендер дисәм — юан түгел.
Мин күземне алмыйча озак текәлеп утырганмындыр, ахры, әтием, авызын кыймылдатып:
— Аша, улым, аша, бер-ике капканчы гына ят тоела, хәзер бер өйрәнгәч, яхшы үтә! — дип, мине кыстады.
— «Үлмәскә — үле балык» дигәндәй, өзеккә ялгау булды әле. Казырга көч күп кирәк түлке, — дип, әнием, гадәтенчә, аш табагындагы ят ашамлыкның иң әйбәтрәген калак белән минем алдыма шудырды...
...Соңыннан, еллар имин булып киткәч, әтием дә, әнием дә, мин дә шул яз тигәнәк тамыры ашаганны бервакытта да искә алып сөйләми торган идек. Әле таң алдыннан килеп явып торган яңгыр астында телгә килгән тигәнәкләр һичкемгә сөйләмичә йөрткән серемне искә төшерделәр. Әйтерсең лә алар: «Безнең дә иң авыр чакларда таяныч булганыбызны оныттыңмы? Оныттыңмы?! Оныттыңмы?!» — диләр иде.
Мин кургашын шикелле авыр йокыга талганмын, иртәгесен соң уяндым. Кәләшем минем уянганны көтеп тормаган, безнең бәрәңге бакчасы артыннан гына аккан Кече Эйеккә барып юынып кайткан да, мине «йокы чүлмәге» дип ирештерә-ирештерә, көзге алдында чәчен тарый.
Әниемнең алачыкта чыжлатып коймак майлаганы ишетелә.
Бу ни гаҗәп! Күк йөзендә бер генә болыт та тапмассың. Әллә яңгырны мин төшемдә генә күрдемме? Юк, төш түгел. Әнә киртә буендагы тигәнәкләрнең яфраклары юеш бит. Мин, киртәгә түшем белән сөялеп, иртәнге кояш җылысы яфракларындагы соңгы тамчыларны ялаган тигәнәкләргә текәлеп карап торам.
Яныма әтием килеп басты.
— Нинди урман үстергәнсез дип, аптырап карап торасыңмы әллә, улым? Мин чабып ташларга җыенгач, әниең тыеп туктатты. Ни өчен дисәң, тавык чебешләрен каравылларга безнең ише бала-чагасыз картларга ярый әле алар. Явыз кош-корт күрендеме, шунда качып-посып калалар, чебешләрне әйтәм...
Әнием ни уйлап басып торганымны белдеме икән?!
Әйе, көнгә күренмичә җир астыннан аккан елгалар кебек, бервакытта да тышка чыкмаган уйлар була кеше күңелендә. Таң алдыннан күңелемдә тигәнәкләр кузгаткан уйларым да нәкъ шул җир астыннан аккан елгалар төсле. Онытмыйм мин аларны. Онытсам, бүгенге тормышның яме, кадере кимер төсле күренә.