СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Яңгырдан качкан (Америка Мөһаҗирләре әкияте) (Разил Вәлиев тәрҗемәсе)

Әле генә алган өр-яңа матур костюмын киеп, Беркатлы Джон күрше авылга бармакчы булган.
— Кара син анда, улым, берүк яңгырда чылана күрмә, — дигән аңа әнисе. — Югыйсә, өр-яңа матур костюмың эштән чыгар. Яңгыр ява башласа, шунда ук берәр җиргә кереп кач.
— Ярар, — дигән дә Беркатлы Джон, юлга чыгып киткән.
Озакламый күктә болытлар куера башлаган. Елга аша салынган күпергә керүгә, яшен яшьнәп, яңгыр ява башлаган.
Беркатлы Джон, әнисенең сүзләрен искә төшереп, кая качарга белмичә аптырап тора икән. Уйлаган-уйлаган да бу, күпердән елгага сикергән. Муенына кадәр болганчык суга кереп баскач, менә хәзер костюмыма яңгыр тими, дип уйлап, бик тә сөенгән. Аннары, башлыгының яңгырда чыланганын күреп, аны да суга тыккан.
Баштанаяк ләмгә баткан Беркатлы Джон өйләренә кайтып кергәч, әнисе аһ-уһ килә башлаган:
— Нәрсә булды сиңа, улым? Мин бит сиңа яңгырдан качып берәр җирдә ышыкланырга кушкан идем, — дигән.
— Ә мин шулай иттем дә! Яңгыр ява башлауга костюмымны саклау өчен елгага сикердем. Хәтта башлыгымны да су астына качырдым! — дип акланган Беркатлы Джон.