Бармаклар үзеннән-үзе кесә телефоны төймәләренә баскалады. Баш бармак өч-дүрт санны җыя да, азрак туктан торганнан соң, кызыл төймәгә баса.
— Тынычлыкта калдыр инде шул телефоныңны азга булса да, — диде Алсу, телевизор каналларын күчерә-күчерә. — Синдә генә яңа телефон диярсең.
— Көне-төне уйнап утырсаң, акылдан да язарсың әле. Баш миенә зарары күп икән аның. Синең ишеләргә бигрәк тә. Хәзер теге мәхәббәт турындагы кино башлана. — Бусы Ләйсән тавышы.
Тик Алия кымшанырга уйламады да. Пип-пип иткән тавышлар чыгарып, төймәләргә баскалавын дәвам итте. Бу юлы бармаклар, акыл дигән салкын көчкә каршы торып, йөрәк әмеренә буйсынды: номерны тулысынча җыйды һәм трубканы колагына терәде. Ләкин аргы башта бернинди дә җавап сүзе ишетелмәде. Сизгер күңел шулай булачагын күптән белә иде, әлбәттә. Шуңа да дистәләгән тапкыр җыела башлаган цифрларны боздырырга мәҗбүр итте. Чөнки сизә: ничә тапкыр шалтыратса да — җавап ишетә алмаячак Алия, бары тик яралы йөрәге генә сыкраячак...
Күзләреннән ихтыярсыз тамган яшь тамчыларын иптәшләренә күрсәтмәс өчен, балконга атлады Алия. Тәрәзәне тутырып ачып куйды. Әллә урамнан кергән салкын һавадан туңып, әллә ярсып типкән йөрәген баса алмыйча калтырана-калтырана, сигаретка ут элдерде. Әле кайчан гына тәмәке тартучы кызларга җирәнеп карый иде ул. Тарткан дуслары янәшәсендә басып торганда да укшый башлый иде. Тормыш өйрәтә икән ул. Аның урынында булып карамыйча, берәүгә дә бәя бирмә икән...
...Әйе, соңгы арада бик нык үзгәрде Алия. Йөзеннән елмаю качты, очкынланып янып торган кара күзләре моңсуланып калды. Барысына да ул гаепле. Әгәр ул булмаса, җавапсыз мәхәббәтнең, күңел газабының ни икәнен дә белмәс иде кыз...
Әле кайчан гына университетны тәмамлау шатлыгыннан күбәләктәй очынып йөрде Алия. Башкалар, кризис вакытында ;эш табуы кыен дип борчылып, тыз-быз килгәндә, ул бу хакта уйлап та карамады. Ә нигә борчылырга? Кесәсендә диплом, янәшәсендә яраткан егете Ислам бар. Егерме яшьлек кызга тагын ни кирәк?! Янәшәңдә сине өзелеп яраткан, һәрвакыт ярдәм итәргә торган кешең булганда, теләсә нинди авырлыкларны да җиңәргә була бит! Әйе, шулай дип уйлаган иде кыз. Тик очраклы бер мизгел аның тормышын тамырдан үзгәртте.
Дуслары белән урамнан үтеп барганда, бер фирманың ишегенә ябыштырылган «Сәркатип кирәк» дигән игъланга юлыкты Алия. Әлегә эшкә урнашу турында артык уйланмаса да, юри генә анкета тутырып карарга булды. Тутырды да, ишектән чыгуга, бу хакта онытты. Икенче көнне аны әңгәмәгә чакырдылар. Менә шунда аның күңеле төпсез чоңгылга тәгәрәде дә инде. Сөйләшүне алып барган фирма директоры Айрат Маратовичны күрүгә, үзен гипнозлангандай хис итте кыз. Сорауларына да тулы җавап бирә алмады, иңнәрен җыерып, елмаеп утыра бирде. «Ә инде иртәгәдән без сезне эшкә чакырабыз», — дигән сүзләрне ишеткәч, үзенең, чыннан да, бәхетле йолдыз астында туганлыгына ышанды.
Беренче эш көнендә кыз үзен әкият дөньясында сәяхәт иткәндәй тойды. Күз карашы исәпсез-сансыз документлардагы язуны түгел, ә директорны эзләде. Моны сизгәндәй, Айрат Маратович та Алиягә елмаюын кызганмады. Моңарчы Исламны үлеп яратам дип йөргән кыз аңа карата булган хисләренең акрынлап сүрелә баруын тойды. Иртән торганда да, арып-талып эштән кайтканда да, күңелендә гел уйчан карашлы директор булды.
Дөньяда мәхәббәткә каршы тора алырлык көч юк сыман. Бигрәк тә мәхәббәт очкыннары ике йөрәктә берьюлы кабынган очракта. Бу хакта сөйләшкәннәре булмаса да, Алия Айрат Маратовичның да (күңелендә ул аның өчен күптән Айратым иде инде) үзенә карата битараф булмавын сизә иде. Шуңа сабыр гына әлегә бөреләнеп килгән хисләрнең чәчәк атуын көтте.
Тик вакыйгалар бөтенләй икенче төрле борылыш алды. Беркөнне эштә озаккарак тоткарланырга туры килде Алиягә. Документларны барлап, урамга атлаганда, инде караңгы төшеп килә иде. Машинасы янында басып торган директор аны өенә илтеп куярга булды. Кыз, билгеле, шатланып ризалашты.
— Алия, нигә мин сине иртәрәк очратмадым икән? — Сүзне Айрат Маратович башлады. — Кайларда йөрдең син моңа кадәр?
— Нишләп алай дисез? Әллә картая башлаганмынмы? — Кыз, гадәттәгечә, башын артка ташлап көлеп җибәрде.
— Мин бит шаяртмыйм. — Директорның йөзе, чыннан да, җитди иде. — Ошаттым мин сине. Бер күрүдә...
— Мин хәзер нәрсә эшләргә тиеш инде? — Кыз тагын сүзне шаяртуга борды. — Сез миңа нишләргә боерасыз, иптәш директор?
— «Сез» дип дәшмә миңа...
— Ярар, иптәш директор, син дигәнчә булыр. Бар булган теләгең дә шул гынамы?
— Син аз гына булса да җитди була беләсеңме?
— Әлбәттә! Бер, ике, өч, менә хәзер җитди кызга әверелдем! Ачуланма инде, мин дә сине яратам бит.
— Синең белән шундый күңелле. Кызганыч, ничек кенә теләсәм дә, без бергә була алмаячакбыз...
— Нигә? Әллә берәрсе куркыттымы үзеңне?
— Минем гаиләм бар. Хатыным һәм улым...
— Җир йөзендә утыз ел яшәп, яшүсмер малай кебек акылымны югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булырмын дип башыма да китерми идем.
— Мин сине барыбер яратам!..
— Куркам мин бу мәхәббәттән, Алия. Синең тормышыңны җимерүдән куркам. Артка юл юк...
Алия, бер сүз дә дәшмичә, күз яшьләренә буылып, машинадан чыкты. «Кит! Югал!..» —дип кычкырасы килде аның, әмма тыелып калды. Башкача мин ул эшкә аягымны да атламыйм. Аның турында гомерлеккә онытачакмын, дип, үз үзенә сүз бирде.
Әмма икенче көнне дә, аннан соң да барды ул эшкә. Ул гына да түгел, Айратның шалтыратуын, һич югы, исәнләшеп китүен секундларны санап көтте. Сөйгәненең «Исәнме? Хәлләр ничек? Эшләр барамы?» кебегрәк сүзләре дә дөньядагы иң татлы сүзләр булып тоела иде аңа. Ә инде күз карашлары очрашса, үзен кая куярга белмичә дулкынлана башлый иде.
Гомереннән артык яратты да, шул ук вакытта үзен шулай салкын тота алуы өчен күрә дә алмады Алия Айратны. Эшен юри начар башкарды, тәмәке тартуны ташладым дигән сүзләрен ишеткәч, үч итеп, сигаретка үрелде. Кыздагы үзгәрешне иптәш кызы да сизеп алды. Инде үз-үзен кая куярга белмәгән Алия аңа барысын да сөйләп бирде.
— Акылыңа кил, ул барыбер синеке булмаячак, — дип киңәш бирде аңа Ләйсән. — Аның гаиләсе, баласы турында уйлап карадыңмы соң син?
— Мин бит аны гаиләсеннән тартып алырга җыенмыйм. Бары тик яратам гына...
— Алайса, кеме булырга җыенасың инде син аның? Сөяркәсеме?
— Белмим... Миңа аннан берни дә кирәк түгел. Бары тик шалтыратсын, миннән, үз-үзеннән качмасын. Әгәр бөтенләй араны өзсә яши алмам мин.
— Юләрләнмә! Синең өчен үләргә дә әзер булган Ислам бар. Өч ел буе аны яратам дип алдап йөрдеңмени?
— Шулай дип уйлый идем. Ялгышканмын.
— Күрәм: синең белән сөйләшүдән файда юк. Тик кара аны, соңыннан үкенерлек булмасын, һич югы, Исламга барысын да аңлат. Газаплама егетне.
Тыңлады Алия дустын. Икенче көнне үк очрашып, барысын да сөйләп бирде. Егет берни дә әйтмәде. Кызга бүләк итәргә дип алып килгән розаларны эри башлаган пычрак кар өстенә ташлады да кырт борылып китеп барды. Кызгандымы аны Алия, әллә юкмы, аңлый алмады. Ял көннәре булганлыктан, Айратны инде ике көн күрмәгәнгә, йөрәге сыкрый иде аның. Телефон да үч иткәндәй җавап бирми. Хатыны янында булырга тиешлеген белеп торса да, күптән яттан белгән номерны җыюын дәвам итте кыз. Ниндидер фильм караган, бүген алган косметикалары белән мактанган иптәшләрендә эше юк иде аның...
Өзлексез гудокларны тыңлый-тыңлый тәмам арыган бер мизгелдә элемтәнең аргы башында «Алло!» дигән тавыш яңгырады. «Хатыны!» дигән уй йөгереп үтте мизгел эчендә Ал иянең башыннан. Шулай да трубканы куярга ашыкмады. «Нишләп мин генә газапланырга тиеш? Миңа авыр икән, ул да бәхетле булмаячак!» — Кызның күңелендә беренче тапкыр көнләшү, нәфрәт хисе кабынды.
— Алло! Айрат Маратовичны мөмкинме? Мин кем белән сөйләшәм?
— Мин шәфкать туташы. Ир үз машинасы белән КамАЗга бәрелгән. Ул авыр хәлдә, бик күп кан югалткан.
— Кайсы больницага алып барасыз аны?
—Бишенче шәһәр хастаханәсенә. Сез аның кеме буласыз?
Алия, киенеп тә тормыйча, урамга йөгерде. Беренче очраган машинаны туктатып, больницаның адресын әйтте.
— Нигә елыйсың? Якыннарыңа берәр хәл булдымы әллә? — дип сорады шофёр егет. — Син мине хәтерлисеңме? Рамил мин. Ислам белән бергә укыдык.
Әллә ишетте аны Алия, әллә юк — йөзендә бер генә үзгәреш тә сизелмәде. «И Ходаем, — дип, яшь аралаш үз-үзенә сөйләнде ул. — Әгәр исән-сау булса, башка беркайчан да шалтыратмас идем, аның турында бөтенләй онытыр идем. Исән генә булсын. Бергә булмасак та, бәхетле булсын».
Шофёр егет, кызганып булса кирәк, аны хастаханәнең ишек төбенә кадәр китереп куйды. Үзенә дип сузылган акчаны кире этеп, кирәкми дип, баш какты.
Регистратурада Айратка хәзерге вакытта операция ясалуы хакында әйттеләр. Берничә минуттан чыккан шәфкать туташы, ишек төбендә елап утырган кызны күреп, аның янына килде:
— Авыруның тормышына куркыныч янамый. Туганнарына кереп чыгарга рөхсәт ителә. Сез аңа кем буласыз?
— Беркем дә түгел... — Алия, күз яшьләренә буылып, урамга атылды.
Анда аны әлеге хәлләрне дусты Рамилдән ишетеп белгән һәм әле дә хисләре сүрелмәгән Ислам көтә иде...