СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Галиев "Кичер мине, Сүрия"

Нишләп өске күз кабаклары шулчаклы нык авырайган соң әле? Нигә күтәреп булмый аларны? Чү, кемнәр ул анда сөйләшәләр? Нишләп аларның тавышлары бик тонык, зәгыйфь булып ерактан ишетелә? Кем ул аның исемен атап, битенә, иягенә суккалый? Суккалаучының кулыннан спирт, йод һәм шуның ише тагын ниндидер Камилгә ят, таныш булмаган ис аңкый. Бу ис аның бугазыннан борын эченә үтеп керә, сулышын каплый. Камил шул истән качарга теләп, йә бер якка, йә икенче якка башын боргалый. Ләкин әлеге ис аны эзләп таба һәм тагын шул ук хәл кабатлана.
Ниһаять, ул бар көчен туплап, күз кабакларын бераз күтәрә алды. Беренче булып аңа үзенә таба иелгән ак шәүлә күренде. Аннан әкренләп соры-аксыл томан артында янәшә басып торган ике шәүлә хасил булды. Бераздан томан сыекланды, җил куган пар кебек юкка чыкты. Аңа таба иелгән ак халатлы ир-ат мөлаем итеп елмайды да:
— Уяндыгызмы? Һм-м. Кем әле? Камил...— диде. Аннан йомшак кына итеп:
— Хәлегез ничек, егет? — дип сорады.
Нишләп аның хәлен сорый соң әле ул? Камил, берни дә аңламыйча, кайда ятканын төшенергә теләп, хәлсез карашы белән бүлмә эченә күз йөртеп чыкты. Аның койкасы каршында бераз гына түрдәрәк ак халатлы тагын бер ир-ат һәм кара бөдрә чәчләрен косынка астына яшереп бәйләгән чибәр генә туташ басып тора иде.
Хастаханә түгелме соң бу? Ничек килеп эләккән ул монда? Камилнең колаклары корт күче чаккандагыдай шаулый, шуның өстенә үтереп эчәсе килә, авыз эче күбек капкан кебек корыган, кече теле аңкавына ябышкан иде. Камил: «Су бирегез»,— дип әйтергә теләде, әмма берничек тә телен әйләндерә алмады. Ак халатлы туташ, нәрсәдер әйтергә теләгәнен күреп, аңа таба иелде. Камил көч-хәл белән телен чыгарып, аскы иренен ялап алды да:
— Су...— диде.
Ак халатлылар үзара сөйләшеп алдылар. Ак косынкалы бөдрә чәч ашыгып чыгып китте һәм кулына стакан тотып кире керде. Җәһәт кенә стакан эченнән дымлы мамык кисәге алып, Камилнең авызына каптырды. Ак халатлылар үзара гәпләшеп алдылар да чыгып киттеләр. Камил янында бөдрә чәч кенә калды.
Камил һаман да үзенә нәрсә булганын төшенә алмыйча газапланды. Нишләп гәүдәсен кузгата алмый соң әле ул? Эченә нәрсә булган? Нигә аны авырттырып баскалыйлар? Ул уйларының очына чыгарга өлгерә алмады, авыз эче янәдән кипшенде, корыды. Камил ялварулы күзләрен мөлдерәмә итеп бөдрә чәчкә текәде һәм хәлсез тавыш белән: «Зинһар, су, су»,— дип пышылдады. Бөдрә чәч Камилгә тагын юеш мамык кисәге сузды. Авыру аның кулын кире этәрде, эчәргә сорады.
— Су эчәргә ярамый сезгә, егет. Сезнең эчегезгә катлаулы операция ясалды.
Бөдрә чәч, шулай дип, стакан төбеннән яңадан мамык кисәге алып, аның авызына каптырды да палатадан чыгып китте.
«Операция дидеме? Димәк, аңа операция ясаганнар? Алай... Менә ул ни өчен гәүдәсен кузгата алмый икән?» Камил, кулын җәймә астына тыгып, эчен капшады. Кулы гәүдә буенча җилем белән ябыштырылган марляга тигәч, йөрәге кысылып куйды.
Аның янына яңадан теге ак халатлы ир кеше керде. Камилнең кулын алып, пульсын тикшерде, кан басымын үлчәде. Ишектә бөдрә чәч күренде.
— Гали Рәхимович,— диде ул, кергән уңайга,— бүген төнлә бу егетне озата килгән кыз донорлар алып килгән. Группаларын билгели башлыйкмы?
— Яхшы, башлагыз,— диде Гали Рәхимович.— Әйтегезче, ничек әле ул кызның исеме? Хәтерем ялгышмаса, Сурия бит әле, шулаймы?
Бөдрә чәч, аның сүзен раслап, ияк какты.
— Исеме дә үзе кебек матур икән,— диде Гали Рәхимович эчкерсез елмаеп: — Сөйгән кызыгызмы әллә? Минемчә, андый кызны сөйгән егет бәхетле! — Аннан йөзенә җитди төс чыгарып өстәде: — Сурия сезне үлемнән алып калу өчен бик күп эшли. Рәхмәт аңар.
Гали Рәхимович белән бөдрә чәч палатадан чыгып киттеләр.
Сурия! Камилнең Сүриясе! Хәер, аныкы дияргә яраса инде хәзер. Их, соң шул инде, бик соң ялгышны төзәтергә! Рәнҗетте, бик нык рәнҗетте шул ул Суриясен.
Беренче тапкыр ничек башланды соң әле Сурия белән дуслыклары?
Тәүге тапкыр кайда игътибар итте соң әле ул Суриягә?
Үткән җәйдә булды бу хәл. Печән өстендә генә була торган эссе, бөркү көн. Камил эсселектән, кигәвен бимазалавыннан качып таллык сазлыгына кергән сыерларын җыйды да елгага куып төшерде. Сыерлар, корсак аслары күмелгәнче эчкә кереп, озак итеп чөмерә-чөмерә су эчтеләр. Аннары ул аларны елга яры өстендәге тупыллар ышыгына алып менде. Биредә салкынчарак, җиләсрәк иде. Камил агач төбендә күшәп ятучы сыерларны барлап чыкты һәм шунда «Бану» кушаматлы сыерның юклыгын ачыклады. Ул яңадан бер кат сыерларын күздән кичерде дә күләгәдә тыныч кына ятканнарын күргәч, «Бану»ны эзләп китте. Тәмле тамак «Бану» еш кына уҗымга кача, аның өчен Камилгә агрономнардан эләккәли иде. Ике көн элек кенә агроном Нургали: «Бу сыерыңны тагын бер тапкыр иген басуында күрсәм, акт язып, идарәгә тапшырам»,— дип кисәткән иде. Камил, «Бану» бер дә әллә кайда булмас, урман кырыендагы борчак уҗымын урып ятадыр дип, шунда таба атлады. Бераз баргач, елга яры буенда сөйләшкән хатын-кыз тавышлары ишетеп, туктап калды. Тиз генә таллар артына яшеренде дә тавышлар килгән якны күзәтә башлады. Савымчы кызлар, көлешә- көлешә сөйләшеп, елгага су коенырга төшеп киләләр иде. Алар ярдан төштеләр дә, комлыкта тукталып, кеше-кара күренмиме дип як-якка каранып алдылар, шикләнерлек нәрсә күренмәгәч, кабаланып чишенергә керештеләр. Камил яшеренгән урынында кузгалырга да куркып, катып калды. Күңеле белән каракларча күзәтүнең әдәпсезлек икәнлеген белсә дә, берни эшли алмады, ниндидер кызыксыну көче, әллә кайдан калкып чыккан яшерен шайтани тойгы әдәплелек төшенчәсеннән өстенрәк булып чыкты.
Кызлар тавышсыз-тынсыз гына чишенделәр. Берничәсе купальниктан иде, купальниклары юкларлифчик-рейтуздан гына калдылар. Кызларның сылу гәүдәләрен күреп Камилнең исе- акылы китте. Араларында быел гына урта мәктәпне тәмамлап савымчы булып эшкә килгән Сурия дә бар иде. Ул кыңгырау чәчәкле күлмәген салды да комлык уртасындагы ташка басып, озын кара толымнарын сүтеп җибәрде. Камилгә ул бүтән кызлардан якынрак тора, хәтта аның сулаганы ишетелгән кебек, килешле, бераз гына калку күкрәге бер өскә менә, бер аска төшә. Кызның җыйнак төз гәүдәсе, нечкә биле, матур балтырлары Камилне тәмам сихерләде.
Сурия сүтелгән чәч толымнарын баш түбәсенә күтәреп бәйләде дә суга сикерде. Суда түгәрәк дулкыннар ясап, йөзеп китте. Камил дә, кулы белән аралап тоткан тал ботакларын ычкындырып, шыпырт кына үз юлына китеп барды.
Камил май урталарында гына армиядән кайтты. Аның әле көтүче булып эшли башлаганына да бер ай чамасы гына иде. Сурия дә савымчы булып июнь азагында гына килде. Камил аны беренче күрүдә үк ошатты. Берничә тапкыр, үзенә карата кызның тел төбен белергә чамалап, сөйләштереп карады. Ләкин нигәдер Сурия Камилне күрү белән кызарып китә, якын нан сөйләшүдән кача иде. Артык тыйнак, бик оялчан шул Сурия!
Сурия белән Камилнең якыннан дуслашуына шул рәхмәт төшкере «Бану» кушаматлы качак сыер сәбәпче булды да инде.«Бану» Сурия группасындагы сыер иде, Камил көндез аны куелыктан алып чыкты да көтүгә кушты. Көтүне кичке савымга алып кайтканда «Бану» тагын юк иде. Камил сыерларын утарга кертеп япты да «Бану»ны эзләргә урманга чапты. Сыерны урман читендәге борчак уҗымыннан алып чыкканда бүтән савымчылар эшләрен бетереп кайтып киткәннәр, лагерьда Сурия генә калган иде. Саву аппаратын җибәреп тормадылар. Сурия «Бану»ны кул белән генә сауды да утарга кертеп җибәрде. Аннан кайтырга җыендылар. Камил утар киртәсенә бәйләп куйган атын чишеп алды да Сурия янына килде. Алар арасында шундыйрак сөйләшү булып алды:
— Сурия, әйдә бергә кайтыйк, атка атланып.
— Икебез бер аткамы? —Суриянең ике бит уртасы яңа гына пешә башлаган чия кебек кызарып чыкты, үзе көлгән булды.— Атыңның биле сынмасмы соң?
— Сынмас, минем Дунай сыната торганнардан түгел.
— Икәүләп егылып төшсәк?
— Җирдән түбән төшмәбез әле, Сурия.
Кызның күзләре нур чәчеп елмая, йөзеннән мөлаемлык бөркелә, ул шат иде. Камил Сурияне ияргә атландырды. Аннан егетләрчә җитезлек белән сикереп үзе атланды. Ат әкрен генә кузгалып китте, Сурия баштарак бик уңайсызланды, гел алгарак тартылды. Ләкин беркая да барып булмый. Камил аны бер кулы белән биленнән кочып алган, икенчесе белән тезгенне тоткан иде. Камилнең мәхәббәте, бәхет кошы кочагында иде ул вакытта. Суриянең башы аның иягенә үк терәлгән, чәчләреннән кыр, болын чәчәкләре исе аңкый, бу рәхәт ис Камилнең җи- ңелчә генә башын әйләндерә иде.
Алар шактый араны үз уйларына чумып сүзсез генә кайттылар. Камил, сүзен кайдан, ничегрәк башлап җибәрергә белмичә, тирләп-пешеп чыкты. Яратуын ничек белдерергә соң? Кисәктән генә: «Мин сине яратам, Сурия»,— дип булмый бит инде.
Алар инде урманнан чыктылар, арырак, болын юлыннан туп- туры авыл башына гына кайтып керәсе калды. Ә Камил күңел түрендә кадерләп саклап йөргән, татлы хыялларга чумдырган, төн йокыларын алган серне иясенә һаман да әйтә алмый әле. Менә сиңа парашютларда сикергән, тирән елгаларны кичкән батыр десантчы! Алдында утырып кайткан мәхәббәтең каршында кабара алмаган чүпрә сыман җебеп төш инде!
Камилне бу хәленнән юлга аркылы яткан сазлы ерганак коткарды. Ат кинәт тукталып калды, ерганакның икенче ягына сикереп чыгарга әзерләнеп, биеп тора башлады. Сурия кинәт Камилгә таба борылды. Камилне ике кулы белән кысып алды да: «Ай, беттек, егылабыз, Камил!» — дип, кычкырып җибәрде.
Ат ерганакны җиңел генә сикереп чыкты. Алар бер-берсен кочкан килеш бер мизгелгә онытылып, оеп калдылар. Шунда аларның күз карашлары очрашты. Сурия кинәт сискәнеп китте, тиз генә Камилнең кочагыннан чыкты да алга тартылды, оятыннан ике кулы белән йөзен каплады. Камил аны яңадан кочагына тартып алды, Сүриянең колагына кайнар сулышын коеп пышылдады: «Нигә миннән качасың, Сурия? Яратам бит мин сине, яратам»,— диде.
Камил, түземсезлек белән җавап көтеп, Суриягә текәлде. Кызның ике бит уртасы уттай янып чыкты, һәм ул, ниһаять, көч-хәл белән генә: «Мин дә сине яратам»,— дия алды.
Камил шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Сурияне үзенә тартты, аларның иреннәре якынлашты, кыз бу юлы карышмады, үбеште. Ләкин уңайсызлануыннан колак яфракларына кадәр кызарды, керфекләре калтыранды. Оялчан, бигрәк оялчан иде шул Сурия!
Алар авыл башына кайтып җиткәндә кич яңадан дискотекада очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Шул кичтән башлап алар һәрвакыт бергә булдылар.
...Камилнең яңадан зиһене чуала башлады. Авызындагы юеш мамык сыгып алган кебек корып калды. Камилнең күз алдында кара таплар биеште. Сурия дә, соры томан эчендә эреп, әкренләп юкка чыкты. Ул, аңын югалтып өлгергәнче, хәленең җитдилеген кемгә булса да ишеттерәсе килеп ыңгырашырга теләде, ләкин тавышы чыкмады. Галлюцинация башланды. Янәсе, ул көтүен авыл каршындагы тау итәгенә куган. Баш мие пешәрлек эссе көн икән. Сыерлары да эсселектән әлсерәгән, су сорап, Камилгә тилмерешеп карап торалар. Камил үзе дә йөгерә-йөгерә агач күләгәсе эзли, тик беркаян да таба алмый, имеш.
Шулчак аның колагына чишмә челтерәве ишетелде. Кара!.. Үзләренең авыл башындагы таныш чишмәләре икән ич бу! Әйе, шул, үзе! Әнә бит колаша агач улактан челтерәп ага! Челтер- челтер, челтер-челтер! Камил йөгерә-йөгерә улак кырыена килде, кулларын кушучлап улак башына куйды да, учын тутырып- тутырып, комсызланып эчәргә кереште. Тутырып ала да эчә, тутырып ала да эчә, әмма нигәдер һич кенә дә сусавы басыл мый, җанны илертеп, арта гына бара... Уф, нигә басылмый соң бу сусау? Моннан да авыр газап юк икән бит...
Камил, кинәт сул кулында авырту сизеп, әкрен генә керфекләрен күтәрде. Каршында үзенә «система» куеп торучы бөдрә чәчне күрде. Ул энәне Камилнең кан тамырына кадаган, шуны пластырь белән ябыштырып тора иде.
— Тыныч кына ятыгыз! Кулыгызны тартып ала күрмәгез! — диде ул.— Югыйсә венагыздан энә шуып чыгуы мөмкин.
Камил, аңладым, дип хәлсез генә баш селкеп куйды. Берникадәр вакыттан соң Камилнең сусавы кимеде, янәдән зиһене ачыла башлады. Күз алдына тагын озын кара толымнары, үпкәле карашы белән Сурия калкып чыкты.
Сурия!.. Камилнең исәбе аңа, бары тик аңа гына өйләнү иде. Ул инде аны беркайчан да үзгәртмәслек итеп күңеленә беркетеп куйган иде. Хыялы көзен каз өмәләре башлангач өйләнү, авылны гөрләтеп туй ясау, тормыш корып җибәрү иде.
Август башларында Сурияне Болгариягә ике атналык туристик сәяхәткә җибәрделәр. Камил аны беренче көннән үк юксына башлады, үзен кая куярга белмичә йөрде. Көннәр ничектер буш, күңелсез, кызыксыз булып калды.
Ләкин һич тә көтелмәгән бер вакыйга барысын да кире якка үзгәртте дә куйды. Камил, көтүен төнге көтүчеләргә тапшырып, Суриясен уйлый-уйлый өйләренә кайтып килә иде. Күршеләре Зәки картларның капка төбендә ялгызы гына утыручы кыз, гамьсез генә яныннан үтеп баручы Камилне күреп, урыныннан торды.
— Камил! — дип дәште кыз аңа таба атлый-атлый.— Сез Камил бит әле, әйеме?
Камил туктады.
— Әйе,— диде дә, кем диеп әйтергә белмичә, гаҗәпләнеп кызга текәлде.
— Әллә мине танымыйсызмы? Исәнмесез!
— Исәнмесез!
Камил бу сүзне аптырау катыш кыюсыз гына итеп әйтте. Кыз, зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп, Камилне башыннан аягына кадәр карап чыкты да алын тешләрен ялтыратып елмайды.
— О-о, нинди кавалер булгансыз сез! Просто удивительно! Интересно, йә, үзегез мине таныйсызмы соң?
— Гафу итегез,— диде Камил, кызның исемен исенә төшерә алмаганга уңайсызланып. Аннан кинәт, кызның исемен хәтерләп, көлеп җибәрде.
— Эльмира!.. Эльмира бит әле, шулаймы?
— Кто же еще! Конечно, Эльмира! — диде кыз, яңгыравыклы көмеш тавыш белән көлә-көлә.
...Эльмира кечкенәрәк чакта һәр җәйне әти-әниләре белән бабалары Зәки картларга кайтып йөрде. Авыл халкы, Зәки картның уртанчы улы Фатыйхны шәһәрдә бик төшемле урында эшли икән, дип сөйли иде. Ул турыда Камил дә берничә тапкыр ишетте. Хәер, булса да булгандыр, чөнки Эльмира чит илдән кайтарылган киемнәр генә киеп, сөт кебек ап-ак «Волга »га гына утырып кайтыр иде. Матурлап кискән коңгырт чәченә алсу бантик таккан Эльмира, бераз гына үҗәтрәк булса да, эчкерсез, беркатлы кыз иде. Камил белән көннәр буе уйнап туймаслар иде. Үсә барган саен Эльмираның авылга кайтуы сирәгәйде, аннан бөтенләй кайтмас булды. Инде менә 10—11 елдан соң яңадан очрашу! Аның каршысында бантиклы кыз урынына ультрамод- ный киемнән, түшенә аскан энҗе муенсаларын җемелдәтеп, шәһәр туташы басып тора.
— Кайттым әле менә,— диде ул.— Только монда одна скука. Просто барыр урын юк.
Камил Эльмираны шатландырырга теләп ашыга-ашыга:
— Бүген мәдәният йортында дискотека булырга тиеш бит,-— диде.
— О, дискотека! Авыл дискотекасы! Это интересно! Мине дә алып барырсыңмы?
— Әлбәттә!
Камил, үзе дискотекага чыкканда, Эльмираны кереп алырга вәгъдә биреп, китеп барды.
Алар мәдәният йортына барып кергәндә дискотека башланырга тора, кызлар-егетләр тезелешеп утырганнар, музыка башланганын көтәләр иде. Камил белән Эльмира кергәч, зал дагы барлык күзләр дә аларга текәлде. Күз уйнату, колактан- колакка пышылдашу китте. Ниһаять, музыка уйнап җибәрде. Камил белән Эльмира уртага биергә чыктылар. Эльмираның биюе сокландыргыч иде. Аның гәүдәсенең билдән түбән өлешен бүтән кызларга караганда уздырып хәрәкәтләндерүе, елмаюлы йөзе, җилкәләрен, күкрәкләрен артыграк селкетүе ча масызрак кылану булып күренсә дә, бу кыланчыклык ничектер килешле, Камилнең йөрәгенә ятышлы иде. Әйтерсең ул кыз гел дискотекаларда гына биеп йөргән, шуның өчен генә туган иде.
Бераз ял иткәннән соң вальс башланды. Эльмира алтын беләзекле кулын йомшак кына итеп Камилнең җилкәсенә куйды, бөтен гәүдәсе белән Камилнең кочагына сыенды. Кызның һәр хәрәкәте төгәл, нәзакәтле иде, күзләре Камилгә төбәлгән, бу күзләрдә күпмедер тәкәбберлек, һавалану, «йә, нинди мин?» дигән мактану чалымы сизелә иде.
Кыз аны тәмам әсир итте, зиһенен чуалтты. Камил, үзе дә Эльмирадан калмаска тырышып, канатланып биеде. Менә аларның күз карашлары очрашты. Бөтен нечкәлекләрен белеп сөрмә тартылган керфекле күзләр! Француз косметикасының соңгы казанышларын оста кулланып бизәлгән йөз, алсу иреннәр! Ул шунда кинәт Сурияне күз алдына китерде, кая инде Суриягә болай бизәнә белү?! Битенә пудра ягына, иреннәренә иннек яга беләме икән әле?! Сурия моның кебек бии дә алмый, хәрәкәтләрен дә тартынып, уңайсызланып кына ясый. «Һәй, авыл кызыннан нәрсә көтәсең инде»,— дип уйлап куйды Камил.
Ниһаять, музыка тынып калды, яшьләр өйләренә таралыша башладылар. Камил белән Эльмира да кайтырга чыктылар. Эльмира аны култыклап алды да юл буенча үзе турында сөйләп кайтты. Ул кибеттә кассир булып эшли икән, авыр булса да, эшен ярата икән. Ял алган да авылга кайтырга булган, ә башка елларны көньякка барган. Бу радиация заманында авылда ял итүдән дә яхшысы юк, янәсе. Әмма ул монда да бик озак тормаячак, иптәш кызы килү белән, Мәскәүгә китәчәк икән.
Шулай сөйләшеп кайта торгач, Зәки картларның капка төпләренә кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Алар шактый вакыт сүзсез басып тордылар. Камил нәрсә сөйләргә белмичә аптырап бетте. Бу Сурия түгел, моңар ничек көтү көткәнеңне сөйләп булмый бит инде. Камилнең күз алдына Суриясе килеп басты. Сурия, бер күзен кысып, аңа бармак яный, «әй, егет, сиздем эшеңне, сагынып көтәрмен, дигән вәгъдәң шул булдымы инде», дия төсле иде. Ул, Эльмираның көлеп җибәргән тавышына айнып, башын күтәрде.
— Их, син, аю, авыл аюы,— диде Эльмира көлә-көлә,— кочаклаша да, сөйләшә дә, үбешә дә белмисең икән бит син, ха- ха-ха.
Эльмира, көмеш чыңлаган тавыш чыгарып, рәхәтләнеп көлде. Аннан кинәт:
— Кая, башлап үзем үбеп алыйм әле бер,— диде дә җәһәт кенә Камилне кайнар сулышы, әллә нинди хушбуй исләренә коендырып, иреннәреннән үбеп алды, шунда ук: «Хуш, егеткәй, миңа вакыт, чао»,— диде дә капкадан кереп китте.
Камил, бик озак йокыга китә алмыйча, Эльмираны уйлап ятты. «Менә бу кыз, ичмасам! Кыз гына түгел, ут, яшен ташы! Яратмаган җиреннән яраттырыр бу! Мин, җебегән, үбүенә үбү белән җавап кайтара алмадым. Җебегән уҗым бозавы!»
Икенче көнне кич җиткәнен зур түземсезлек белән көтте. Камил, көне буе Эльмираны уйлап йөрде. Сыерларын таратып бетерде, эшенең рәте-чираты булмады. Ул ара-тирә Суриясен күз алдына китерергә тырышты, әмма шул секундта ук күләгә кебек Сурия алдына Эльмира калкып чыкты. Сурия сыек томан арасында эреп югала барды. «Шулай ук биләп алды микәнни бу шәһәр назлыбикәсе минем йөрәгемне? Нәрсә бу? Яратумы, вакытлы бер мавыгумы?» Камил бу сорауларга җавап таба алмады.
Камил көтүдән кайткач, башка көндәге кебек юынды, сабан туенда гына кия торган костюмын киеп, хушбуйланып, Зәки картларга ашыкты.
Эльмира аны капка төбендәге утыргычта көтеп утыра иде. Ул, Камилне күрү белән, урыныннан торып, егетне каршы алды, бик җылы итеп күреште. Алар, җитәкләшеп, мәдәният йортына юнәлделәр. Бу кичне дә хәлдән тайганчы биеделәр, күңел ачтылар. Камил Эльмирадан күзен алмады, аның һәр хәрәкәтен, һәр кыланышын сокланып, яратып күзәтте.
Капка төбенә кайткач, Камил Эльмирага үзенең яратуын белдерде. Эльмира Камилнең бу сүзеннән бөгелә-бөгелә рәхәтләнеп көлде генә:
— Ах, Камил, нинди наивный егет син! Нәрсә ул ярату? Вообще бармы ул?
— Бар ул, бар ярату! Менә мин сине үлеп яратам,— диде Камил. Эльмираны кайнар кочагына тартып алып үбәргә теләде. Әмма шул вакыт Эльмира бер кулы белән Камилнең авызын каплап өлгерде, үзе ярым шаяртулы тавыш белән: «Ноу-ноу »,— диде.
— Кичә үзегез үптегез, ә бүген ярамый,— диде Камил, үпкәләп. Эльмираның болай кылануын берничек тә башына сыйдыра алмады. Кинәт кыюланып, Эльмираны үзенә таба тартып китерде. Тегесе карышып маташмады. Камилнең кочагына сыланды, аның калку күкрәге Камилнең түшенә терәлде, егет кинәт әллә нишләп китте, гәүдәсе, тез аслары калтыранды. Тәне буйлап ток сыман сәер дулкын йөгерде. Үзенә ишетелерлек итеп чигә тамырлары белән дөп-дөп итеп йөрәге типте Камилнең. Эльмираны кабат үбәргә теләп, аңа таба иелде. Ләкин шул вакыт шыгырдап өй ишеге ачылды, өйалды баскычыннан йөткерә- йөткерә Зәки картның төшеп килгәне ишетелде. Эльмира җәһәт кенә Камилнең кочагыннан чыкты да, саубуллашып, капкадан кереп китте.
«Нәрсә ул ярату? » — дигән була бит әле. Вәт шайтан кызыйны, ә! Камилне шаяртырга уйлый, билгеле! Ярата! Яратмаса кочакка сыенмас, күкрәккә башын куеп, назлы итеп елмаймас иде. Нинди елмаю булды икән ул? Бу елмаюда ниндидер астыртын, хәйләле көлү сыман чалым да сизеп алды Камил. Анысы нәрсә инде тагын?.. Хәер, шәһәр кызы бит ул, аларда нинди хәйлә, мутлык булмас! Камил шуларны уйлый-уйлый өйләренә таба атлады.
Камил ике кич рәттән Эльмираны күрә алмады. Алмаш көтүчесе Миңнегалинең хатыны авырып китте. Миңнегали хатынын үзләреннән унике чакрымдагы участок хастаханәсенә салып кайтам дип киткән иде. Әмма ул уйлаганча гына барып чыкмаган. Участок табибы Миңнегали хатынында ниндидер катлаулы авыру тапкан, шуны ачыклау өчен район поликлиникасына алып барырга кушкан булып чыкты. Шулай итеп, Камилгә лагерьда ике тәүлек куна-төнә ятарга туры килде.
Камил ике көндә дә Эльмира белән кабат очрашуны түземсезлек белән зарыгып көтте. Иң авыры алмашка Миңнегали киләсе көнне булды. Камил көнне үткәрә алмыйча аптырап бетте, үтереп эче пошты. Давыл алдыннан була торган ниндидер билгесез хәвефле тойгы туктаусыз аның җанын кимерде. Түгәрәк аланга сыерларны алып чыкты да, ял итәргә туплады. Үзе кулларын баш астына куеп чалкан ятты да, иксез-чиксез зәңгәр күккә текәлеп, эч пошуның сәбәбен эзләргә кереште. Шунда кинәт кылт итеп аның исенә Суриясе төште. Бүген сәяхәттән Сурия кайтырга тиеш ләбаса. Ул бүген ике ут арасында калачак, әйе, әйе, ике ут арасында. Ах, нишләр инде ул? Суриянең күзенә ничек күтәрелеп карар? Шуларны уйлап аның эче яңадан «жу» итеп китте. Камил бик озак үзенә аклану эзләде, әмма Сурия алдында акланырлык бернинди дәлил дә таба алмады.
Эльмира аны кич елмаеп-балкып каршы алды. Эльмира бичаракай ике көн гел өйдә утырган, «скукадан үлә язган» икән. Ул инде барысына да кул селкеп китеп барырга да уйлаган, тик Камилне күрмичә китәргә яхшысынмаган. Алар сөйләшә- сөйләшә мәдәният йортына керделәр. Бер генә лампочка белән яктыртылган ярым караңгы коридордан фойега үткәндә: «Эмма! Остановитесь! На минуточку!» — дигән тавышка икесе дә башларын борып, тукталып калдылар. Ул арада Эльмираның ике ягына ике егет килеп басты. Егетләрнең берсе озын буйлы, йөзгә чандыр, маңгаена төшереп таралган кыска чәче кыйгач итеп киселгән, икенчесе тәбәнәк, базык гәүдәле, киңчә йөзле, чәче бритва белән алынгандыр, башы иләнгән сарык тиресе кебек ялтырап тора иде. Озын буйлысы Эльмираның кулыннан эләктереп алды, күзләрен кысып елмайды.
— Эмма! Есть разговор! Пойдем,— диде. Эльмира кискен хәрәкәт ясап тегенең кулыннан беләген тартып алды да:
— Куда? — диде ачулы тавыш белән. Базык гәүдәлесе, ерткыч җанвар җитезлеге белән Эльмираның кулын эләктереп, үзенә таба тартты, күзеннән зәһәр уклар чәчеп:
— Пойдем! Там узнаешь,— диде.
Эльмира башын күтәреп Камилгә карады, шул мизгелдә аларның күз карашлары очрашты. Эльмира тәмам каушап калган, тегеләрнең таләбен үтәргәме, юкмы,— бу сорауга җавапны ул Камилнең күз карашыннан эзли кебек иде. Камил кискен хәрәкәт белән ялтыравык башның кулыннан Эльмираның кулын тартып алды да читкә этеп җибәрде.
— Кагылмагыз аңар! Ул сезнең белән беркая да бармаячак,— диде. Аннан Эльмираны култыклап алды, фойега кереп китте. Тегеләр иярмәделәр, урыннарында басып калдылар.
Фойеда дискотека башланган иде инде. Яшьләр бер-берсенә каршы елмаешып бииләр. Биергә чыкмаган берничә кыз стена буендагы урындыкларга утырган. Алар арасында Сурияне күреп, Камил тәмам җебеп төште, урлашып тотылган кеше кебек башын түбән иде. Суриядән күпме генә күзен яшерергә тырышса да, бер мизгелдә барыбер аларның күзләре очрашты. Камил тетрәнеп китте. Җиткерергә өлгергәннәр! Суриянең үпкә катыш гаҗәпсенүле күз карашыннан Камил барысын да аңлады. Хәер, нәрсәсен яшереп торсын. Эльмира белән бергә килгәнне үз күзләре белән күрде ич инде ул. Янында Эльмира утырганын хәзер дә күреп тора.
Ишектә теге егетләр күренде. Алар ишек катында туктап фойедагы яшьләрне күзләре белән сөзеп чыктылар. Эльмира белән Камилне күреп алдылар да аларга якынлаштылар. Камил авыз ачарга да өлгерә алмады. Эльмираны ике ягыннан култыкларына алып фойедан чыгып та киттеләр. Камил шундук артларыннан чыгарга дип кузгалган иде, үзенә төбәлгән күзләрне күреп тукталып калды. Бигрәк тә ул Сурия янында утыра торган кызларның күз карашларында астыртын көлү һәм тантана итү чалымын күрде.
Камил күңеле белән бөтен кеше алдында Эльмираны алып чыгып китүләренә гаять гарьләнде, бик нык ачуы котырды, күңелен әрнетеп, йөрәгендә көнчелек давылы купты. Фойеда беразга гына туктап торганнан соң яңадан барабан дөбердәде, электр гитарасы зыңлады. Яшьләр уртага биергә чыктылар.
Камил шул ыгы-зыгы арасында шыпырт кына чыгып ычкынды. Тегеләрне ишегалдыннан эзләде, анда күренмәгәч, тышка чыкты. Клуб бакчасына таба карап тыңланып торды. Күктә йолдызлар җемелдәшә, ай калыккан, төн бик ямьле, һавасы салкынча, суларга рәхәт иде. Кайдадыр авыл уртасында өреп куйган этләрдән башка тавыш-тын юк иде. Ул парк эченәрәк кереп тукталды да колагын торгызып тыңлана башлады. Ерак түгел сөйләшкән тавышлар ишетеп, шунда таба атлады. Якынлашкач, юкә агач артында ышыкланып, тегеләрне тыңлый башлады.
— Не играй дуреху, Эмма, японский видеоларны күпмегә юлладың? — Бу теге озын буйлы егетнең тавышы иде. Камил аны шундук тавышыннан танып алды.
— Сезгә аны белү нигә кирәк? Шеф тиешлесен түләдеме сезгә, түләде. Тагын ни кирәк? Нигә эзәрлеклисез мине?
— Синнән үз өлешебезне алмыйча, сиңа бездән тынычлык булмаячак, Эмма!
— Сез нәрсә сөйлисез? Нинди өлеш?
— Безгә тиешлесе.
— Егетләр, мине кемгә саныйсыз сез?!
— Фәрештә булып кыланма, Эмма! Безгә барысы да билгеле. Видеолардан өч лимон үзеңә калдыргансың. Давай, тигез итеп бүләбез. Берсен үзеңә калдыр. Ике лимонны безгә.
— Ялгышасыз сез. Миндә бер лимон да юк.
— Бар. Алдашма, стерва!
— Спокойно, Дрос, спокойно. Алай кызарга кирәкми.
«Әһә, Дрос дигәне теге бритва белән чәчен алдырганы икән»,— дип уйлап алды Камил.
— Эмма! Будь умницей. Ике лимонны бир дә без моннан отчаливаемся.
— Юк. Миндә бер тиен дә юк!
Сүзгә яңадан Дрос кушылды:
— Красавица, тыңла! Йә ике лимон, йә эшеңне бетереп, буага ташлыйбыз! Шархан! Җитте аның белән церемонничать!
Камил сагайды, Шархан дигәне озын буйлысы икән.
— Эмма! — диде Шархан, тавышын тыныч тотарга тырышып.— Әгәр безне тыңламасаң, авылда кем белән роман корып йөргәнеңне шефка җиткерәчәкбез. Шефның законнарын беләсең.
— Эмма! Әллә син аңар чыгарга җыенасыңмы? Ха-ха-ха! А что, выходи, Эмма! Преподнеси сюрприз шефу... Ха-ха! —Моны Дрос әйтте.
Эльмира: «Бик кирәк ул миңа... Деревенский теленок »,— диде.
«Теленок! Ха-ха-ха!» — Тегеләр шаркылдашып, рәхәтләнеп көлделәр.
Камил бер мәлгә өнсез калды. Әйтерсең аның яңагына суктылар. Их, Эльмира, Эльмира, кем уйлаган, әнә кем икәнсең бит син. Камил мыскыл ителүдән, гарьлектән изелеп хәлсезләнде. Сулып сызлаган йөрәген тотып җиргә чүгәләде. Бераз хәл алгач, әкрен генә торып басты, китәргә әзерләнде. Шул вакыт Эльмираның ачы итеп кычкырганы ишетелде, Камил кул селтәп китеп барды, ләкин берничә адым атларга өлгермәде, ачыргаланып, ыңгырашып кычкыру яңадан кабатланды. Ул туктап калды. Юк, мондый хәлдә дошманың булса да ташлап китү егетлек түгел иде.
Камил ук кебек атылып тегеләр янына барып җитте. Тегеләрнең Эльмираны тезләндереп, кулын каерып торганнарын күреп: «Нишлисез сеа? Хатын-кызга көч кулланырга ничек оял мыйсыз?!» — дип кычкырып җибәрде.
Тегеләр бер мәлгә катып калдылар, ләкин бик тиз арада аңнарына килделәр. Беренче булып Шарханның теле ачылды.
— О... Дон Жуан! Добро пожаловать! Говори, нәрсә кирәк?
— Эльмираны җибәрегез!
— Җибәрмәсәк нишләрсең?
— Нишләргә икәнен белербез. Хәзер үк җибәрегез аны. Эльмира! Бар, кайтып кит!..
Шархан тактиканы үзгәртте. Эре адымнар белән Камилгә якынлашты. Килә-килешкә: «Әйдә әле, агай-эне, әйбәтләп кенә сөйләшик»,— диде. Астыртын елмаеп, Камилгә текәлде.
— Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк, Эльмираны җибәрегез!
— О... син әле бездән таләп итәсеңме, сопляк!
Шархан кинәт башы белән Камилнең сул як ияк астына сөзде. Камилнең сул як күзеннән аллы-гөлле ут көлтәсе чәчелде. Ул чайкалып куйды, ләкин егылмады. Шунда ул бу егетләр яныннан болай гына ычкынып булмасын аңлады. Инде отпор бирергә кирәк иде, хәрбиләрчә төгәллек белән, оста итеп. Менә кайчан кирәк булды аңар һава десанты гаскәрләрендә алган һөнәре! Кәм ул шулай яшен ташы тизлеге белән җавап хәрәкәте ясады. Бар куәтенә Шарханның күкрәк астына йодрыгы белән бәрде. Бәрү уңыш лы чыкты. Шархан, ике кулы белән эчен тотып, бөгелеп төште.
Дрос чандыр гына, күрер күзгә куәте күренеп тормаган бу авыл егете белән бәхәсне Шархан бик тиз хәл итәчәгенә нык ышанган иде. Ләкин хәлнең көтмәгәндә болай катлаулануын бик тиз төшенеп алды. Ул алга ыргылды, исәбе уң аягы белән Камилнең күкрәгенә тибеп, аны аяктан егу иде. Ул һәрвакыт моны төгәллек белән үти, максатына ирешә, дошманын җиргә тәгәрәтә иде. Әмма бу юлы барып чыкмады, Камил читкә тайпылып өлгерде, кырыеннан ажгырып узып киткән Дроска аяк чалырга да җитеште. Дрос гөрселдәп җиргә капланды. Ул арада күпмедер хәл алырга өлгергән Шархан, күсегә ташланган мәче кебек, арттан килеп, Камилне муеныннан эләктереп алды һәм бар көченә келәшчә кебек куллары белән кыса башлады. Бугазы, муен тамырлары кысылудан Камилнең күз алмалары урыныннан атылып чыгардай булып чәнчеште, сулышы буы лып, тамак төбе гырылдады. Ул үзенең хәлсезләнә башлавын, тез буыннарының дерелдәвен, берничә секундтан җиргә салынып төшәчәген шәйләп өлгерде һәм нәкъ менә шул мәлдә, бар көчен туплап, тегене башы аркылы җиргә ыргытты, кабат аягына басарга маташкан Шарханның күкрәгенә аягы белән басты. Теге чәбәләнеп, аяк астыннан чыгарга маташты. Ләкин Камил җитезрәк булып чыкты. Эһ дигәнче тегене чәченнән эләктереп, җиргә терәде, сул тезе белән эченә басты. Шархан Камилдән ычкына алмасын аңлады. Карлыккан, гыжылдык тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Дрос! Син аны перо белән. Ишетәсеңме, перо белән! Ну!
Дрос, уң кулын алга сузып, Камилгә таба атлады. Караңгыда аның кулындагы металл кисәге ялтырап китте. Камил шунда моның нинди «перо» икәнлеген аңлап алды. Тегенең пычаклы кулына тибәргә әзерләнеп җәһәт кенә гәүдәсен турайтты. Ләкин шул мизгелдә тынлыкны ярып:
— Камил, саклан! — дип ачыргаланып кычкырган Сурия тавышы ишетелде. Камил тавыш килгән якка башын борды һәм шул вакытта бәгырьне ярып, эче кендеге турыннан авыртып китте, ул бераз чайкалып торды да, бөгәрләнеп, йөзтүбән авып төште. Каяндыр, бик ерактан, тонык кына булып, Суриянең: «Нишләттегез? Нишләттегез сез аны?» — дигән тавышы ишетелгәндәй булды.
...Сурия башта тегеләрнең, бераздан алар артыннан Камилнең залдан чыгып киткәнен күз кырые белән булса да күреп калды. Беренче карашка бу хәлгә бер дә исе китмәгәндәй утырса да, эчендә ут иде аның. Иптәш кызлары аңа Камилнең хыянәте турында көндез үк җиткергәннәр иде инде. Ләкин Сурия бу сүзләрне гайбәт кебек кенә кабул итте, күңеленнән шикләнсә дә, йөрәге белән ышанмаган иде. Инде менә, ниһаять, барысын да үз күзләре белән күрде. Гайбәт кенә булса икән дә, юк шул, чын дөреслек иде бу. Аның инде залдан чыгып китәсе килә, тик «Камил артыннан шымчы кебек ияреп чыкты», димәсеннәр өчен генә түзеп утырды һәм бер арада, иптәшләренә сиздермәскә тырышып, шыпырт кына чыгып китте. Төнге саф, салкынча һава Сүрияне авыр уйларыннан бераз гына айнытып җибәргәндәй итте. Аның баш миендә адашып калган уйлары яңадан хәрәкәткә килделәр.
...Ничек зарыгып, өзелеп көткән иде бит ул Камил белән күрешүне. Көннәрне генә түгел, минутларны санап гаҗизләнеп бетте. Кунакханәләрдә тәмле йокыларын качырып, гел аны уйлап ятты. Моннан соң Камил белән ягымлырак, назлырак булырга күңеленнән кат-кат ант итте. Буш вакытларында ничек итеп күрешәчәкләрен күз алдына китереп хыялланыр иде. Йа Раббым! Шулкадәр сагынып кайткан иде бит ул аны! Ә ул? Кем уйлаган?! Их, Камил, Камил!..
Сурия шул уйларына чумып өйләренә таба атлады һәм кинәт парк эчендә сөйләшкән тавышлар ишетеп тукталып калды. Тавышларның берсе Камилнекенә охшаган иде. Ул ниндидер күңелсез бәхәс барганын төшенеп тавышлар ишетелгән якка йөгерде һәм килеп җитү белән иң элек теге егетләрнең берсе пычак тоткан кулың сузып Камилгә якынлашканын күрде. Ул, Камилне кисәтергә теләп, кычкырып җибәрде. Әмма коточкыч фаҗигане булдырмыйча кала алмады.
Сурия, Камилгә кадаганнарын күргәч, елый-елый мәдәният йортына йөгерде. Бирегә яшьләрне ияртеп алып килгәндә, Камил аңын җуйган, тегеләр качып өлгергәннәр иде инде. Сурия башта фельдшерны уятты, аннан машина сорарга колхоз рәисенә чапты. Камилне тиз генә машинага салып район хастаханәсенә алып киттеләр. Табиблар төне буе Камилгә операция ясадылар. Сурия керфек тә какмыйча, хастаханә коридорында утырды, операция иртәнге яктылык иңә башлаганда гына тәмамланды.
Сурия операция бүлмәсеннән чыгып килүче хирургны күреп каршысына ашыкты.Уф, нинди генә хәбәрләр ишетермен икән, дип тәмам каушап, ялварып сорады:
— Ул исәнме? Исән калдымы? Зинһар, яшермичә генә әйтегез, үтенәм сездән!
Хирург чалбар кесәсеннән кулъяулыгын алып күзлеген сөртте. Сурия шул арада аның озакка сузылган авыр операциядән соң шешенгән күз кабакларын, йончып калган йөзен күзәтеп өлгерде. Хирург, Сурияне аягыннан башына кадәр күзеннән үткәргәч, елмаеп:
— Сез ул егетнең кеме буласыз? — дип сорады. Сурия, ике бите уттай янып, кызарып аска карады.
— Әһә, кәләше, димәк.— Хирург күңелле итеп көлеп җибәрде, аннан, җитдиләнеп, Камилгә катлаулы операция ясалганын, егетнең хәле авыр икәнлеген, бик күп кан югалтканлыгын әйтте. «Донорлар кирәк булачак, никадәр тизрәк булса — шулкадәр яхшырак»,—диде.
Сурия ашыгып авылга кайтып китте. Өйдән-өйгә йөреп яшьләрне җыйды; шулай итеп, иртәнге обход башланганчы донорлар алып килергә өлгерде.
Кан салганнан соң, Камил күзләрен ачты. Янында пульсын тикшереп торучы хирургны күреп елмайды. Тегесе Камилгә таба иелә төшеп:
— Хәлегез ничек, егет? — дип сорады.
— Әйбәт,— диде Камил, үзенең күзләреннән ике бөртек яшь атылып чыкты.— Үлемнән алып калуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бик зур рәхмәт.
— Сез рәхмәтегезне, егеткәй, донор булып килгән дусларыгызга әйтегез! Рәхмәтегезнең иң зурысы Суриягә булсын! Исән калуыгыз белән беренче чиратта сез аңар бурычлы, шуны оныт магыз,— диде дә йомшак кына басып палатадан чыгып китте.
«Сурия! Әнә бит ул нинди аның Суриясе! Хәер, аныкымы соң инде ул хәзер?!»
Камилнең күз алдына озын кара толымнарын салындырып яңадан Сурия килеп басты.
«Нишләдем мин?! Аны кемгә алыштырдым бит?! Йә, кай җире әйбәтрәк иде соң ул Эльмираның Суриядән? Француз косметикалы битеме? Яисә авыл кызларыннан арттырырга тырыша-тырыша кыланчыкланып биюеме? Нәрсәсе? Их, Камил, Камил, алтыннан бакырны аера белмәгәнсең бит син! Ябышкак кәгазьгә эләккән чебен кебек алдангансың, Камил! Ничек элегрәк күрмәгәнмен, иң зур мәхәббәткә лаек икәнсең бит син, Сурия! Ә мин вәгъдәсендә тора белмәүче начар егет булып чыктым. Их, ялгышудан да үкенечлерәк тагын нәрсә бар икән дөньяда?! Аякка гына басыйм!..— дип пышылдады Камил.— Каршысына тезләнеп, ялварып гафу үтенермен, Сурия, булдыра алсаң, кичер мине, диярмен. Бәлки, ышаныр миңа, кичерер дә әле..."