СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ләбиб Лерон "Мактанчык Мырыйнур"

Мырыйнур шәһәрдән кайтты. Аны күргәч, авыл мәчеләре барысы да «ах» итте. Үзе ябыккан — чыра кебек инде менә. Өстендәге күлмәге-чалбары, ертылып-теткәләнеп беткән. Җитмәсә нечкә муенына нәзек чылбыр белән калай тычкан таккан булган.
— Мырыйнур, ничек соң, шәһәрдә шәп яшәдеңме?— дип сорады аннан Мыраугали исемле тук чырайлы мәче.
— Әйе, шулхәтле шәп яшәдем! Искиткеч! — дип җавап кайтарды Мырыйнур һәм баш бармагын югары тырпайтты.
— Ашау ничек соң калада?— дип сүз катты Мыяубикә.— Ризыклар һаман да талонга гынамы?
— Ашау — байларча! Көн саен балык: тозлысы, кипкәне, шулпада пешкәне...—дип санап китте Мырыйнур.
— Ә тычканнар? Тычканнар бармы шәһәрдә?— диде Мыраугали, төкерекләрен көчкә йотып.
— Көн саен ашадым аларны: каклаганнарын, кыздырылганнарын.. .
— Шәһәрдә дә яшәргә була икән, алайса?! — диде Мыяубикә.
— Әлбәттә, әлбәттә! — диде Мырыйнур.— Әле ничек кенә яшәп була! Көн саен сөт эчтем: сыерныкын, кәҗәнекен, күгәрченнекен... Каймакларны әйтәсе дә юк!
Авыл мәчеләре телләрен чыгарып, иреннәрен ялманып алдылар.
— Шәһәр шәһәр инде! Хәерче авыл түгел,— диде Мырыйнур.
Авыл мәчеләренең берсенең дә шәһәрдә булганнары юк иде шул. Шуңа күрә алар бердәм көрсенеп куйдылар.
— Шәһәр — оҗмах ул! — диде Мырыйнур, үзен шаккатып, авызларын зур ачып тыңлаучыларга күңеле тагын да булып.
Шулвакыт Мияугөл исемле мәче каяндыр зур тә линкәгә салып сөт алып килде. Авыл мәчеләре дәррәү сөт эчәргә керештеләр.
Мырыйнурның авызыннан сулар килде.
— Дөресен генә әйткәндә,— диде ул,— минем күптән җүнләп ашаган-эчкән юк инде!..
Авыл мәчеләре тәмләп сөт чөмерү белән мәшгуль иделәр, алар Мырыйнурның ошбу сүзләрен ишетмәделәр.