Хәдичә апаның гомер иткән сул як күршесе, йорт- җирен сатып, Әлмәткә китеп барды. Аның урынына Казаннан бер гаилә күченеп килде.
Бакчасында суган чүбе утап азапланган Хәдичә апа, машина тавышы ишеткәч, койма өстеннән башын сузып карады.
Урындык, өстәл, шкаф ише җиһаз тулы кузовта кара бөдрә чәчле, озын буйлы яшь кенә ир белән ябык кына гәүдәле, нечкә сары толымлы хатын утыра иде. Башта ир машинадан үзе сикерде, аннары хатынын күтәреп төшерде.
Ул арада кабинадан шәһәрчә киенгән малай белән кызчык төштеләр. «Ул белән кыз үстерәләр икән. Минем Нуриям белән Гаязым да шулай пар үскәннәр иде. Гомер диген, үстеләр дә, очтылар да», - дип, Хәдичә апа, кияүдәге кызы белән укудагы улы турында уйлап, көрсенеп куйды.
Күршеләр дүртәүләшеп капкадан кереп киттеләр. Хәдичә апа, чәнечкеле куралардан шәрә беләкләрен тырнатып, ике арадагы койма янына килде.
Тегеләр ишек төбендә гөрелдәшәләр. Хатыны иренең беләгенә тотынган, балаларын җитәкләгәннәр.
- Хәерле сәгатьтә, - ди ир. - Уң аяктан атлап керик.
Тик, бусагадан атлыйк дигәндә, әле малай, әле кызчык аякларын ялгышып аптырадылар.
Хәдичә апа койма буеннан китеп үз эшенә тотынса да, нәрсәдер аның эчен пошырып, күңелен тынгысызлап торды. «Ни булды соң әле?» - дип, үзеннән-үзе төпченә торгач, тынгысыз уйның очы яңа күршеләргә, дөресрәге, аларның ишек төбендә күмәкләшеп көлешеп торган минутларына килеп тоташты.
Көтү каршына чыккач, уң як күршесе Мәүлихәттәй белән дә шуны сөйләшеп алдылар:
- Ышанма-а, Хәдичә, ышанма-а, - диде Мәүлихәттәй, сүзләрен сузып-сузып. - Ире әртис ди бит, клубта тиятр уйнап төчеләнергә өйрәнеп беткән ул. Кеше алдында гына шулай кыланалар! Өйгә кергәч, пыр талашалардыр, сугышалардыр әле. Әртис кеше шул хатынга гына карап торамы соң! Хатынын әйтәм, үзе сары, үзе юка, тәнендә черки тешләр ите дә юк!
Мәүлихәттәй, кай арада белеп өлгергәндер, сары хатынның укытучы икәнлеген, ә ирнең клуб мөдире булып эшләячәген әйтеп бирде. Сөйли торгач, чутсыз мавыгып, көтү кайтып беткәнен, ала кәҗәсенең үтеп киткәнен күрми калды. Ахырда, кулына озын чыбык алып, итәкләрен кыстырып, каргана-сукрана су буена төшеп китте.
Мәүлихәттәй сөйләгәннәр, гәрчә ышандырып ук җиткермәсәләр дә, Хәдичә апаның күңеленә хуш килде.
Әмма сыерны савып, мал-туарны абзарга япкач, яңа күршеләр тагын күңелне кытыклый башлады.
Ахырда түзмәде Хәдичә апа, бер җамаяк җылы сөт күтәреп, чирәм үскән ишегалдына барып керде.
-Рөхсәтме? - диде ул, өй ишеген ачып.
Сары хатын янып торган мич каршысыннан кузгалды.
-Рәхим итегез, узыгыз!
Мичкә ягып та өлгергәннәр. Өстәлдә, олы чуен табада, мичкә тыгарга әзер өчпочмаклар. Яшь булсалар да, эшнең рәтен беләләр икән: мичкә якмый, өйгә ямь керми бит.
Таныштылар: сары хатын - Фәридә, ире Рөстәм исемле икән. Хатын рәхмәт әйтеп сөтне алды да балаларын чакырды. Олы як ишеген каерып ачып, куыша-куыша әлеге малай белән кызчык килеп чыкты. Ачык ишектә гаилә башлыгы күренде: ул идән юып маташа иде...
Бу күренештән өнсез калган Хәдичә апа Фәридәнең сүзләрен ике-өч тапкыр кабатлагач кына ишетте:
-...Өчпочмак ашарга керегез. Парлашып. Абый өйдәдер бит?
-Эштән кайтып җитмәде шул әле.
-Ул эштән кайтуга, безнең өстәл әзер булыр. Керегез, яме?
Фәридәнең чын күңелдән, теләп чакырганы сизелеп тора иде. Хәдичә апа баш тартырга җөрьәт итмәде.
«Ай-Һай, юньле ир түгелдер бу, - дип уйлады ул капкадан чыгып килгәндә Рөстәм турында. - Кулыннан эш килә торган кеше булса, хатыншаланмас иде».
Җиргә эңгер-меңгер төшкәч кенә кайтты Шакир абзый. Яңа күршеләр килгәнен, үзләренең кунакка чакырулы икәнен белгәч:
-Һе, ялкауга ял килгән, сиңа аш пешермәскә җай чыккан икән, - дип кеткелдәде.
-Менәтерә, сүз дисәң ие! Кайчан аш пешерергә иренгәнем бар минем?
Хәдичә апа, өй котлап бирергә дип, сандык төбеннән чиккән башлы озын сөлге тартып чыгарды. Заманча бүләк түгел түгелен, кибеткә барырга вакыты тар шул.
Табын матур гына иде. Хәдичә апа тәмләп чәен эчте, башкалар мәеннән авыз иттеләр.
Шакир абзыйга яшьләр бер күрүдә ошады. Рөстәм белән чишелеп, рәхәтләнеп Казан хәлләрен сөйләшеп алдылар. Казанда нинди төзелешләр бара, театрларда ниләр куела, халык ничегрәк яши... Шакир абзый, тәмам ачылып китеп, үзенең дә клубны читләтеп узмаганын, яшь чакларда «Асылъяр» пьесасында Шәрәфне уйнаганын исенә төшерде.
- Хәзер дә чакыргалыйлар әле, тик Шәрәфне уйнарга кушмыйлар, һаман киребеткән картлар ролен тоттыралар.
- Карагыз әле, Шакир абзый, безнең Фәридә Ләлә ролен уйнаган иде бит, - диде Рөстәм һәм, урыныннан кузгалып, почмактагы тартмадан ялт-йолт итеп торган олы баянын чыгарды. - Әллә соң, җыен артист бергә җыелгач, бер җырлап алыйкмы?
- Кхм-кхм, - дип тамак кырып куйды Шакир абзый. - Хәзер инде «Асылъяр»ны җырларлык чама юктыр...
Фәридә, елмаеп, кулын селтәде:
- Юк-юк, «Асылъяр»ны җырламыйк. Ул пьесаны куйганда болай да Рөстәм гел үпкәли иде миңа. Мин чит егеткә гыйшык җыры җырлыйм, ә ул, бичара, сәхнә артында баянда уйный, үзе, арттырып җибәрмәсен бу дип, мине күзәтә...
Рөстәм, үзен шаяртканнарын сизмәмешкә салышып, баян төймәләренә басты.
Шакир абзый, җитди төс алып, куе, калын тавыш белән әкрен генә башлап җибәрде:
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек...
Ул җырның сүзләренә игътибар да итмәде, бары тик, дөрес җырлыйммы, ялгышмыйммы дигәндәй, үз тавышын гына тыңлады.
Аңа Фәридәнең артык көчле булмаса да, матур, аһәңле тавышы кушылды, ара-тирә керфекләре аша гына иренә күз ташлап алды ул: «Мин юри генә җырлыйм моны, сер сөйләр кешем бар минем, ул - син, миңа бүтән берәү дә кирәкми...» - ди иде аның карашы.
Бу минутта ул җәйге таңда талпынып сайраган кошны хәтерләтә иде. Аннан тыйнак нәфислек, хисләр тирәнлеге бөркелеп тора, яшь кызларныкы кебек җиңел сөякле зифа гәүдәсе, янып торган бит алмалары, сөрмәле зәңгәр күзләре теләсә нинди егетне дә гашыйк итәрлек. Бер куплет бетеп, баян гына уйнаганда:
-Хәдичә апа, әйдәгез, сез дә кушылыгыз, - диде ул.
Юк, олы хатын ир-ат алдында ничек инде авыз күтәреп җырлап утырсын ди! Аның җырын балалары гына, алары да бишектә чакта гына тыңлады.
Өстәвенә Хәдичә апа арада авызына бер тамчы хәмер капмаган аек кеше иде. Ул бик җентекләп каршында утырган яшьләрне күзәтте һәм аларның әле бүген генә бер-берсенә гашыйк булгандай сөешеп карашуларына, бер- берсен олылау-хөрмәтләүләренә хәйран калып утырды. Фәридәне тәнкыйть иләгеннән үткәрде, бер дә искитәрлек җирен тапмады, аның бу чаклы бәхетле булуын берничек тә аңлата алмады.
Өйгә чыккач, Хәдичә апа картыннан:
-Ошадымы соң яңа күршеләр? - дип сорады.
-Ир белән хатын инде. - Шакир абзый, йокысы килгәнен белгертеп, озак итеп иснәде. Бу инде баягы Шакир абзый түгел, аның арыганлыгы да, олыгайганлыгы да берьюлы бөтен кыяфәтенә бәреп чыккан иде.
-Сиздеңме, бер-берсеннән күзләрен алмыйлар.
-Алмасалар алмаслар, үз ирекләрендә. Йә, җәй әле урынны!
Арыган булса да, йоклый алмый аптырады Хәдичә апа. «Яшьләр шул әле, - дип уйлады ул күршеләре турында. - Яңа җиргә, ят кешеләр арасына күчеп килгәч, хисләре яңаргандыр, бер-берсенә тагын да кадерлерәк, якынрак тоелалардыр. Рөстәме дә гел хатынын мактап тора, безнең Фәридә аш-суга оста, дигән була. Баксаң, өчпочмаклары бер дә әллә ни түгел иде: тозы да җиңел, борычы да әзрәк ».
Ә Хәдичә апа катыкка гына изеп, сары майда йөздереп пешергән бодай кабартмалары ярата иде... Бар иде аларның да шундый яшь чаклары. Менә шулай берзаман Шакир урам буйлап велосипедында кайтып килә. Моны ян тәрәзәдән күзәтеп торган Хәдичәнең йөрәге дөп-дөп тибә.
Шакир, ишектән керә-керә иснәнеп:
-Ни пешердең? — ди.
-Кабартма...
Шакир кылыч борынын җыера:
-Бар белгәнең шул көлчә!
Аннары кире велосипедына атлана да су коенырга китеп бара. Бер-ике сәгатьтән, шау-гөр килеп, бер көтү дусларын ияртеп кайта ул:
-Кая, ашарга китер!
Кесәләрдән өстәлгә шешәләр чыгып утыра. Ашау-эчү, шау-шу, җыр китә. Хәдичә, ашыгып-кабаланып, учакка яга, битләре янып пешкәнче, йөрәге сулкылдап типкәнче, чи утынга өрә. Өстәл белән мич арасында соса кебек йөреп тора. Ул, Шакир белән икәү кара-каршы утырып ашарбыз дип, көндез дә авызына ризык алмаган, хәзер дә ашап алырга вакыт тими.
Өстәл янында көлешәләр:
-Иртәрәк өйләнеп ташлагансың, Шакир, - ди берсе. - Юкка ашыккансың камыт кияргә.
-Абындым шул, егетләр, бүрәнәгә абындым, - ди Шакир, кара мыегын бөтереп.
Исерек баштан әйтелгән бу сүзләр утыз ел үткәч тә онытылмаслык булып Хәдичә апаның күңеленә сеңеп калган. Актарына башласаң, йөрәккә кадалып калган андый шырпылар берәү-икәү генә түгел алар!
Шакир, Хәдичә гомер буе аз сүзле дип исәпләп йөргән Шакир, берәр кеше ияртеп кайтса, сөйләшеп туймый иде. Кая аның серен алган кешеләр?! Баксаң, хатыны Хәдичәдән дә якын кешесе юк бит...
Ниһаять, төн урталарында мәҗлес тәмамлана. Эчкәндә беркайчан да чамасын югалтмый торган Шакир, өйалдына чыгып, әзер урынга үрмәли. Хәдичә өстәлдән савыт- сабаны, аш калдыкларын, үзенә рәхәтләнеп утырып ашарга насыйп булмаган кабартма сыныкларын җыеп ала, пычранган идәнне юа.
Мондый «күңел ачулар» Хәдичә апа гомерендә аз булмады! Ә менә үз өендә түр башына менеп, матур киеме белән масаеп, кунаклар алдында ире тарафыннан макталып утырганын хәтерләми ул.
Эченнән генә әрнеп, офтанып яткан Хәдичә апа таң алдыннан гына йокыга талды. «Хәдичә! Хәдичә!» дигән чәрелдек тавышка уянса, көтү китеп бара икән. Ул ничек кирәк алай өстенә бишмәт эләктереп, яланаяк ишегалдына йөгереп чыкты да саумаган сыерын, зарыккан сарыкларын урамга куып чыгарды.
-Ай-Һай, тәмләп йоклыйсың! - диде Мәүлихәттәй, көлемсерәп. - Кичәге кунак килеште сиңа, ә?
-Уятуыңа рәхмәт инде, Мәүлихәттәй. Тәки маллар көтүдән каладырые, - дип, сүзне шома гына борып куйды Хәдичә апа.
Ул суга барырга чыкканда, Мәүлихәттәй, көянтә-чиләкләрен күтәреп, аны көтеп тора иде. Иртәнге саф һава йокыны бик тиз качырды. Кояш чыгып кына килә, тыкрыктагы бәбкә үләнендә, күзне камаштырып, чык ялтырый. Атлаган саен чүәк башыннан тамчылар чәчри. Елга суы чык тамчыларыдай салкын, чиста, төбендә сыр-сыр булып утырган ком аермачык күренеп тора. Казлар төшеп суны болгатып өлгермәгән әле. Тулы чиләкләрдән көмеш тамчылар сибелә. Дөнья матур, дөнья картаймый.
-Ниләр кылана соң теге әртис? - диде Мәүлихәттәй.
-Соң килештерәләр инде, килештерәләр. Хәлил белән Галиябану кебек күзләрен күзләрдән алмыйлар.
-Ышанма-а, Хәдичә, ышанма-а! Мөгаен, ире йөргәндер дә хатыны берәр кыз белән тоткандыр. Минем Гайнетдин, чуалып кайткач, гел күземә генә карап торадырые, мәрхүм. И-и, үткән гомер - искән җил, диген. Бар иде безнең дә яшь чаклар, ә!
Әрәмә артыннан тәгәрәп чыккан кояшка хатыннарның күзләре чагыла. Әйе, дөнья картаймый шул. Кеше генә картая. Хәер, һәркемнең үз пары, Хәдичә апаның янында үз Шакиры. Әлегә икесе дә сау-сәламәтләр, го мерләре дә гөл кебек. Бу рәхәт дөньяда иркәләшеп, бербереңне кадерләп яшәмәгәч!
Судан кайтып, көянтәсен иңеннән төшергәч тә өйгә керде һәм өстәл турындагы көзге каршына басты Хәдичә апа. Башка чыккач та алынган бу зур көзге самовар парыннан башта сипкелләнде, аннары шадраланды. Көзгедәмени хикмәт, үзе шадра булса да, биттәге җыерчыкларны аермачык күрсәтә. Картаелган шул, нихәл итәсең. Заманында билгә төшеп торган коңгырт толымнарны вакыт дигәнең сиздерми генә йолкып бетергән... Шулай да зур соры күзләр уңмаган әле, тешләр дә таза, ак. Матуррак итеп киенеп тә җибәрсәң... Бу корымга, сөткә, тавык боламыгына буялган алъяпкычны салып ташласаң, яңа оеклар киеп куйсаң...
Кичен, Шакир абзый эштән кайтканда, өй ялт иткән, авыздан сулар китереп, итле аш исе аңкый иде. Көрән йон күлмәген кигән, мәк чәчәге төшкән яулыгын артка бәйләгән Хәдичә апа ирен болдырга чыгып ук каршы алды.
-Әллә кунак-мазар килдеме? - ди Шакир абзый, шикләнеп. - Киенгәнсең, ясангансың.
-Үзебез дә бу дөньяда кунак кына, үзебез өчен ясандым.
Хәдичә апа иренә кулъюгычтан юынырга ирек бирмәде, комганнан җылы су салып торды. Өйгә керү белән тәрәзә пәрдәләрен корып, электр уты кабызды. Өстәлгә кадерләп тота торган ашъяулык җәйде, табак белән аш, аерым тәлинкәдә бәрәңге белән тавык ите китерде. Икесенә дә аш бүлде дә, уйланып, Шакирына карап утыра башлады.
-Аша, нәрсә утырасың, - диде ахырда Шакир абзый. — Ашаганда авызыма карап торганны яратмыйм мин.
Өстәлгә җырлап торган җиз самоварны куйгач, Хәдичә апа картына янә бер өздереп карады. Утырды, чәй ясады. Шакир абзыйның такыр итеп кырган башын сыйпыйсы килә иде аның. Кытыршыдыр. Уч төпләрен кытыклыйдыр... Аңа да рәхәт булыр микән? Хәдичә апа кулын күтәрде. Юк... йөрәге җитмәде, кыймады. Гомер андый нәрсәләргә күнекмәгәнгә, кыенсынды, кыз кеше кебек оялып куйды. Шакир абзый, бик мавыгып, шырпы кыйпылчыгы белән тешен казый иде. Сул кулы тезендә ята. Хәдичә апа, батыраеп, зәңгәрсу тамырлары бүртеп чыккан шул зур, кызыл кулны сыйпады. Шакир абзый борылып та карамады, ул хатынын аңа ялгыш кына орынды дип уйлады, күрәсең.
-Приемникка бас әле. Дөньяда ниләр бар икән.
Иренә сүзсез буйсынырга күнеккән Хәдичә апа урыныннан кузгалды.
-Дөнья хәле, дисең... - диде ул әрнеп, иренә карамыйча. - Минем хәлне белмисең. Әнә кешеләр ничек матур торалар. Кешенең хатыны да кадерле...
Шактый вакыт сүзсез торгач, табышмакны чиште Шакир абзый:
-Ә-ә, син теге яңа күршеләрдән күрмәкче инде. Соң, алар яшьләр бит. - Монысы гына аз күренде, ахры, ул тагын бер дәлил китерергә булды: - Хәзерге яшьләрнең бозыклыгы да чиктән ашкан. Аларга карасаң... Кая, тагын бер чынаяк чәй яса да урын салып бир. Арылды бүген.
Хәдичә апа авыз ачарга да өлгермәде, радиоалгыч кызды һәм рус телендә калын ир тавышы белән бөтен өйне яңгыратып сөйләргә тотынды. Шакир абзый карчыгын онытты.
Карты ятып йоклады, ә Хәдичә апа суынган самовары янында моңаеп утырып калды. Аның йөзендә үпкәләү дә, үкенү дә, сүнеп барган өмет тә чагылды. Сөйкемле дә, кызганыч та иде ул бу минутларда. Тик аның янында юатучы, аның уйларын тыңлаучы юк иде шул. Бары ра диоалгычның яшел күзе генә аңа текәлгән һәм шул җансыз күз яшь койгандай бер киңәя, бер кысыла иде.
Хәлбуки Хәдичә апага нинди дә булса юаныч бик-бик кирәк иде. Һәм ул, саламга ябышкандай, Шакир абзый әйткәннәргә тотынды: «Ие шул, яшьләр артыннан куып җитәрлекме соң? Сугыштан соң үскән балалар кайгы- хәсрәт күрмәде, дөньяның рәхәтен генә татып яшәде.
Аларга ни кылансалар да килешә. Менә башлары ул-бу бәлагә тарыса, олы хәсрәт килсә, күзгә-күз карашып кына яши алмаслар әле нибуч!»
...Көннәрнең берендә Рөстәм кулларына ике чиләк тотып иртәдән төшкә чаклы су ташыды, өй артында күгәреп яткан тимер мичкәне тутырып куйды хәтта.
Аннары Хәдичә апаларга килеп керде.
-Бик зур үтенечем бар иде сезгә, - диде ул, бераз кыенсынгандай. - Мин Казанга китәм. Мин югында Фәридәгә бераз ярдәм иткәләсәгезче... Аңа авыр эш ярамый.
-Бәй, бик озакка китмисеңдер лә?
-Аз дисәң дә, бер өч-дүрт көнсез кайтып булмас. Якын ара түгел бит.
-Керермен, керермен, бер дә борчылма, - диде Хәдичә апа. Үзе эченнән генә: «Өч көн өчен шулчаклы килештереп йөрмәсәң! Нинди авыр эше булсын аның, айлык суын ташып куйдың бит инде», - дип уйлады.
Иртәгесен көн болытлады, игеннәр өчен бик шифалы, талгын яңгыр ява башлады. Хәдичә апа, бәйли торган оекбашын күтәреп, Фәридә янына кереп китте.
Бакча якка чыга торган тәрәзә шар ачык. Карлыган яфраклары яңгырда шыбырдый. Рәхәт шундый көннәрне сөйләшеп утырулары. Фәридә Рөстәм кайтуга дип яңа күлмәк тегә, аның да ашыгыч эше юк.
-Хәзерге яшьләр гел калага китү ягын карыйлар. Сез ничек монда кайтасы иттегез?
-Авылның һавасы әйбәт бит, Хәдичә апа... Миңа саф һава кирәк.
Хәдичә апа сагаеп куйды:
-Авырмыйсыңдыр бит?
-Авырган идем шул... Үпкәм слабыйрак. Шуңа авылга күчәргә булдык. Шәһәрдә квартирабыз бик яхшы иде, калдырырга туры килде.
Хәдичә апа туктап торган энәләрен тагын хәрәкәткә китерде.
-Ни-и, бик дөрес эшләгәнсез, бик дөрес. Безнең авылның һавасы бик шифалы. Менә ай да үтмәс, тазарырсың әле. - Үзе Фәридәнең кыенсынганын сизде һәм сүзне икенчегә борырга кирәк тапты. — Рөстәмне әйтәм, көн дә баянын тага да клубка чыгып китә. Гел-гел яшь кызлар арасында чуала. Көнләшмисеңме?
Фәридә елмаеп куйды:
-Юк, Хәдичә апа, көнләшмим. Чөнки мине башка берәүгә мәңге алыштырмаячак ул.
-Ышангансың икән ирләргә!
- Ышандырды ул мине... - Аннары, шактый тынып торгач: - Әгәр ташларлык булса, элегрәк ташлар иде. Ул мине бик авыр чагымда больницадан өенә алып кайтты, шуннан соң өйләнештек. Ул булмаса, мин бу дөньяда яшәмәс тә идем инде, мөгаен...
Хәдичә апа, күзләрен зур ачып, Фәридәгә гаҗәпләнеп карап утырды. Белсәң иде нинди мәхәббәте бар икән бу очлы борынлы, ак чырайлы, ябык хатынның? Менә дигән чибәр Рөстәм ничек өйләнгән аңа?
Өенә чыккач та һаман шул турыда уйлады ул. Ничек шулчаклы иреннән уңган икән бу сары хатын? Дөньяда бәхет, мәхәббәт дигәнең кешенең кай ягына карап бирелә икән?
Яшь чагында Хәдичә апа шул сары чәчле Фәридә ише генә идеме соң? Кече урамның беренче чибәре иде. Ак, шома тула оеклар, шыгырдап торган яңа чабаталар киеп, чулпыларын чылтыратып урамнардан үткәндә, бер генә егетнең йөрәге җилкенмәгәндер. Ашыкмады Хәдичә, уйлады, сайлады, авылның иң шәп егетенә, армиядән яңа гына кайткан кара мыеклы, яшькелт күзле Шакирга чыкты... һәм каенана белән каенатага, каенишләргә килен хезмәте күрсәтә башлады.
Каенатаның, түр башында кулына китап тотып:
Әтәч суйсаң, элек алгыл ботыны,
Хатын алсаң, элек алгыл котыны,
-дип, акыл өйрәтеп утырганы әле дә хәтерендә. «Ник алай рәнҗетәсең мине?» — дип әйтә алмады килен, чөнки ул элекке гадәт буенча тел яшерә иде. Шакир исә атасы сүзләрен сеңдереп кенә барды.
Нәкъ шул елларда Хәдичәнең яшьтәшләре төрле курсларга укырга киттеләр, бер-ике елдан медсестралар, укытучылар булып кайттылар. Хәдичәне дә укырга димләгәннәр иде, бармады: «Гаиләбез зур, күбесе ирләр, ничек ташлап китим», - диде. Ахмак, диген, юләр. Килен хезмәте укып чыккач та качмас иде әле. Шакир да аны җибәрергә риза түгел иде. Кая ул, җибәрәме соң, биш ай буе аның кулына комганнан җылы суны кем салып торыр?
Зирәк иде югыйсә Хәдичә. Мәктәптә укыганда, кызык өчен китаптагы шигырьләргә үз такмакларын кушып җибәрә торган иде. Соңрак гарәп хәрефләре бетте, латинча яза башладылар. Ликбезларга йөреп, анысын да ничек кирәк алай өйрәнеп, гадәтләндем генә дигәндә, рус хәреф ләренә күчтеләр. Русчасын Хәдичә апа тәки булдыра алмады, Ильясова дип фамилиясен көчкә куя. Газетаны да хәрефләп кенә укый. Надан булып калды зирәк Хәдичә...
Армиядән аң-белем алып, күтәрелеп кайткан Шакир чит авылларга җитәкчелек итеп йөрде.
Башка чыккач, ир бала тапкан иде Хәдичә. Урак өстендә, дүрт яше тула дигәндә, ул бала эч китүдән үлде. Шакир ерак авылдан баланы күмәргә генә кайтып җитте. Хәдичә аның өйалды почмагында үксеп торганын күрсә дә, янына барырга кыймады, ул үзе күз яшен түгеп бетергән иде инде. Теле белән әйтмәсә дә, Шакирның кыя фәтеннән: «Шул баланы саклый алмадың», - дип үпкәләү сизелә иде.
Кайгыдан суырылып калган Хәдичә ерак басуга ашлык сугарга китте.
Көндез ярыйсы. Кояш эссесендә бәйләнгән авыр көлтәләрне молотилкага атып торганда уйланырга вакыт калмый.
Караңгы төшкәч, ригада, кылчыклы салам өстенә яткач авыр. Хәдичәгә улы үлмәгәндер, элеккечә, тәрәзә төбенә басып, әнисен көтәдер, инде елап ярсып беткәндер кебек тоела башлый. Ул, иптәшләрен уятмас өчен, ригадан сак кына чыга да авылга йөгерә. Көзге айсыз төннәр караңгы. Туктап-туктап юлны кулы белән капшый ул. Сулышына кабып, капкадан кайтып керә. Ә өйдә тынлык, шомлы почмаклар, салкын мендәр. Аңа өйдә бигрәк тә авыр...
Бер башына төшкән хәсрәт түгел иде югыйсә, уртак кайгы иде. Шакир да газиз улын югалтты лабаса! Ул да чит өйләрдә, ят түшәкләрдә төннәрен йокысыз үткәргәндер, мөгаен! Алар кайгыларын аерым кичерделәр, шуңа күрә ул икеләтә авыр тоелды.
Сугышы, ачлыгы, авыр эше - болары ил белән килгән кайгы, аны бөтен халык белән күтәрделәр. Ярый әле Хәдичәнең бәхете булды, Шакиры исән-сау әйләнеп кайтты.
Шакир абзый кайтып кергәч, сөенечтән бераз аңына килгәч, Хәдичә апа сандыгыннан картының дүрт костюмын тартып чыгарды.
-Карале син, сал инде ул гимнастеркаларыңны. Бу костюмнарыңны кайчан киясең?
Тизрәк ирен гади костюмнан күрәсе килде. Бары шунда гына сугышның бетүенә, тыныч тормыш башлануына күңеле ышанып җитәчәк иде аның.
-Боларны ничек сакладың син? - диде Шакир абзый, сөенеп тә, гаҗәпләнеп тә. - Берсе калса, бүтәннәрен сатсаң да сүзем булмас иде... Үзең дә өстеңне алыштыр инде,болай булгач. — Ул карчыгының селтедә юудан төссезләнгән ямаулы күлмәгенә ишарә ясады.
Хәдичә гаепле кешедәй кызарынып башын иде:
-Юк шул... бүтән күлмәгем юк... Яхшыларын ипигә алыштырып бетердем...
Ул минутларда Шакирның күңелендә хатынына рәхмәт хисе, аны кызгану, хөрмәтләү, иркәләү теләге уянган иде.
Әмма көннәр үтте, мөнәсәбәтләр элекке эзгә кайтып төште. Хәдичә һаман бик күпләр каршында бурычлы кеше саналды. Ул колхозда сутый куарга тиеш (эшләмәгән - ашамый), ирен, балаларын тәрбияләргә тиеш (ир хакы - Тәңре хакы), каенанасына, каенатасына, каенишләренә ярарга тиеш (килен кеше - ким кеше). Һәм ул, ничаклы гына тырышса да, күпме генә чапса да, нихәтле генә аз йокласа да, бу бурычларны тиешенчә үтәп бетерә алмый иде; көн артыннан көн килә, таң аткан саен, эш арта, Хәдичә апаның үзе турында уйлап карарга вакыты да калмый иде: «Тукта, картның кәефе кырылмасын», «Тукта, балалар бераз исәйсен», «Кыш үтсен», «Игеннәрне җыеп бетерик»... Шулай дия-дия, утыз ел гомере үткән дә киткән. Шул гомер эчендә берәү дә Хәдичә апага ярарга тырышмаган, беркем аның күңелен күрмәгән, аның хис-уйлары белән кызыксынмаган...
Хәзер инде тормыш та рәтләнде, балалар үсте, колхозда эшләр җиңеләйде. Инде үзеңне карарга да вакыт җитәрлек. Әмма утыз ел гомерне кире кайтарып булмый шул.
Утыз ел эчендә ничаклы сүзләр сөйләнмичә күңелгә төер булып утырган! Күпме бәйрәмнәр, бәхетле булырдай минутлар сизелми үтеп киткән! Никадәр сөелү-назлану күрелмәгән!
Бөтен җаны-тәне белән иренә әрнеде Хәдичә апа. Әгәр ул аңа кешечә караган булса, дус-иптәш итсә, болай кадерсез үтмәс иде аның гомере! Ул гынамы, калган гомере дә шулай кадерсез үтәчәк бит әле!
Хәдичә апа, яңгыр туктаганны да көтмичә, җил-җил колхоз бакчасына китеп барды. Анда әллә ни эш юк иде, шулай да караңгы төшмичә кайтмады ул.
Шакир абзый өйдә иде инде. Ул карчыгын биләмдә йөргән дип белде булса кирәк.
-Кая, ашарга берәр нәрсә әмәлләп бир әле, - диде.
-Әмәлләрмен. Тик әүвәл син миңа су алып кайтып бир. Хәтирәттәйләр ындырына да күз сал, сыер шунда йөрмиме икән?
Шакир абзый карчыгына, акылдан яздыңмы әллә, дигәндәй карады.
-Бәлеш! Мин суга барырга, син хаста түгел бит әле.
-Хаста мин, бик хаста! Авыр күтәрүдән эчем төшкәнгә унбиш ел инде! Әнә күрше хатынына бер чиләк су да күтәртми! Мин, юләр, егылганчы чабам! Утыз ел чаптым, сиңа ярый алмадым! - Хәдичә апа тәмам ярсыган иде.
Шакир абзый:
-Сыер дуласа, аттан яман, - дип мыгырданып, капкадан чыгып китте. Кибет тарафына юнәлде, тагын кая барсын.
Иртән Хәдичә апа торып чыкканда, карты, өстен дә чишенмәгән килеш, өйалды идәнендә толып өстендә йоклап ята, янында таш кебек каткан прәннекләр ауный иде. Ул, ишек шакылдаган тавышка уянып, өйгә керде.
Урамнан ашыгып Рөстәм кайтып килә иде. Кулында бер бәйләм эре-эре йөнтәс чәчәкләр, Фәридәсе, яңа күлмәген киеп, балаларын җитәкләп каршысына чыккан!
Рөстәмне тәрәзәдән күргән Шакир абзый:
-Менә бит син аларны, нинди матур тормышыбызны боздылар! — дип мыгырданды.
Ә Хәдичә апа, җил капка аратасына ябышып, күршесен яшьле күзләре белән озатып калды.