СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәлил Шәриф "Быел кыш нигә соңлады?"

Урманга көз килде. Агач яфраклары алтынсу төскә керде. Кояш, хәйләкәр елмаеп, үзенең нурларын мул сипте. Якындагы нәни аланлыкта бернәрсә дә үзгәрмәде. Кыргый җанварлар, көзнең матурлыгына сокланып, көнозын уйнап, чабып йөрделәр.
Көн артыннан көн туды. Җанварлар бөтен көзне шулай үткәреп җибәргә! булырлар иде. Ләкин көннәрдән бер көнне аланлыкта сәер тавыш ишетелде «Шак-шок, шакы-шокы. Кыш килә!»
Урманга хәбәрче аты чыккан озын койрык саескан очып килгән иде.
Яңа хәбәр тирә-якка тиз таралды. Бу тавышны иң беренче куркак куян ишетте. Ишетте дә «Ах!» итте. Озын колак, бер тунына, бер саесканга карап алгач, оятыннан чабып ук китте.
Агач ботагында нарат күркәләре белән сыйланып утырган тиен дә тиз үзгәрде. Саескан хәбәренә колак салды. Бер мәлгә гаҗәпләнеп, аптырап калды Куркуыннан авызындагы күркәсен төшереп үк җибәрде. Үзе дә ботактан чак кына ычкынып китмәде. Ярый әле кәкре койрыгы коткарды.
Саескан хәбәренең асылына тиз төшенгән төлке исә шунда ук аю янына элдерде, ялагайланып кына аңа бу хәбәрне җиткерде.
Камыт аяк башта яңа хәбәргә ышанмыйча торды. Аннары, алпан-тилпән атлап, аланлыкка йөгерде.
Төлке бер уңайдан бурсыкка да курку салып үтте. Ә үзе, кояш нурларында туйганчы бер иркәләнеп калыйм әле дигәндәй, бурсык калдырып киткән урынга — комлы ярга сузылып ятты.
Ә саескан, болай гына ишетмәсләр дип, ахры, аланлыктагы иң биек карама агачы очына кунып, тагын да ныграк шакылдарга тотынды: «Кыш килә! Кыш килә!»
Җанварлар бөтенләй куркуга төштеләр. Иң беренче саескан кунган агач янына куян килеп җитте. Аннары: «Саескан, зинһар, коткара күр, мин бит кышка әзер түгел», — диде ул, елак тавыш белән. Чөнки әле куянкай соры тунын акка алмаштырмаган иде.
Саескан куянга җавап биреп тә өлгермәде, якындагы агачтан тиен тавышы ишетелде: «Минем дә чикләвек җыясым, гөмбә киптереп куясым бар иде».
Саескан янына бер тәпән бал күтәргән аю килеп җиткән. Ул да үтенечен тапшырырга ашыккан.
Бу вакытта ерактан, бик салкын яктан, Кыш бабай белән Кар кызы безнең якларга дип юлга чыккан булганнар. Кыш бабай бөтен җирне бураннар, ә Кар кызы энҗедәй кар бөртекләре белән күмеп килгән. Саескан, килеп җитү белән, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Кар кызы белән Кыш бабай җанварларны бик кызганганнар һәм көтәргә булганнар.
Менә ни өчен быел бездә кыш соңлап килгән икән.