СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рахман Шәфигуллин “Тегермән хуҗасы”
Безнең авыл җиде чишмә буена урнашкан. Исемнәре дә ни тора! Былбыл, Чүчу, Алгазак, Нәбәт, Кадермәт, Түрүш, Ат чишмәләре. Аларның тәмле суы тәнгә — сихәт, яшеллеккә тормыш бирә. Җиде чишмә инешне хасил итә. Элегрәк аларның әллә суы күбрәк булган, әллә авыл халкы аз булган — инеш-чишмәләр авыл ихтыяҗларын канәгатьләндергән. Үткән гасыр башында инешкә тагын бер йөк — су тегермәне корганнар. Менә ничә еллар ул халыкка хезмәт итә. Анысы бер хәл, ә менә безгә, яшь-җилкенчәккә, балык каптыру, җәйге челләдә су керү үзе зур бәхет.
Менә бүген дә җыелышып балык тотарга барабыз. Кояш әле Чистай ягыннан чия төсенә кереп чыгарга гына җыена. Тегермән буасы шулкадәр матур. Нәкъ көзге кебек тип-тигез. Ник бер дулкын әсәре булсын! Буаның сайрак урыннарында төнбоеклар, тагын без белмәгән матур чәчәкләр үсә. Алар арасыннан, «Тиздән кояш чыга, яңа көн туа, уяныгыз!» дигәндәй, вак балыклар сикерешә.
Балык инеш борылышларында яки чишмәнең койган җирендә шәп каба. Челәүләрне энәдән ясалган кармакларга кидереп кенә өлгер — калкавыч төпкә китә. Тартып чыгармасаң, балык та юк, челәүдән дә җилләр искән.
Буа инешнең ике ярын тоташтыра. Нык булсын өчен аңа кызыл балчык, таш, куаклар салалар. Бер ягында — арык. Аккан су махсус сулыклар аша тегермән тәгәрмәчен әйләндерә. Тәгәрмәч исә икешәр метрлы түгәрәк ташларны хәрәкәткә китерә. Мөшкедән ашлык агып тора. Җып-җылы он әкрен генә капчыкларга төшә.
Суга, тегермән буасына кагылышлы эшләрне Ибрай һәм Мәүлә белән хәл итәргә тырышабыз. Сәбәбе гап-гади: аларның әтисе Минниша абый тегермәнче. Ул безнең туган. Безне авылда Хәмзәнекеләр дип йөртәләр.
Килгәндә-киткәндә без тегермәнгә сугылабыз. Аның үзенә күрә сәбәбе дә юк түгел: Минниша абыйның һәрчак ипие була. Ул безгә берәр телем ипи кисеп бирә дә: «Сөякләрегез нык булсын», — дип, маллар ялый торган тозны сибә. Су тегермәненә чит авыллардан да халык өзелми. Әле бер кергәндә Учина урыслары тозлы гөмбә һәм сало белән сыйладылар. Хәрәм булса да, тәмле!
Тегермән эче онга күмелгән — ап-ак. Болай да ак кашлы, ак керфекле Минниша абый Кыш бабайга әйләнә. Без дә Минниша абый кебек онны кулга алып, бармаклар белән капшап карыйбыз. Аннан — авызга. Их, нинди тәмле ул яңа тартылган арыш оны! Тиздән аны күәскә салып әчетерләр дә, икенче көнне өстәлгә күпереп пешкән ипи килер. Яңа салган ипи исе дүрт-биш йорт аша ук килеп тора. Арыш ипие әчкелтем. Чәйнәгән саен чәйнисе килә. Шул ук камырның ике ягына да сыек май ягып пешерелгәне «көлчә» дип атала.
Затлы саналган бодай оныннан кабартма, пәрәмәч, төш, дучмак, тагын әллә никадәр ризык пешерелә. Монысы исә бәйрәмнәрдә яки кунак чакырылганда эшләнә.
Тегермәнче абый он ашаганга сүз әйтми. «Сугыш вакытында онны чишмә суы белән бутап ашау байлар ризыгы иде», — ди.
Минниша абый тегермәнне үзе корган, аның ташларын куйганда кулы, кысылып, беләгеннән өзелгән. Шуңа да карамастан, кирәк булса, сәгатен көйләп, кирәк булса, чиләген төпләп бирә.
Ә тегермән — аның тормышы, аның байлыгы. Акмаса да тама дигәндәй, халык он тарткан өчен капчыгыннан бер кило өлеш чыгара. Колхозныкы инде почти үз кулында.
Тегермәнченең абруе сугыш елларында аеруча югары була. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, халыкка тегермән кирәк! Тегермән эшли икән, әле яшәргә була.
Кулсыз Минниша абый шул тегермәне белән черек тешле, үзе кебек үк ак кашлы, сипкелле балаларын да саклап кала. Үзе җор күңелле, балаларының тешләрен конфет күп ашаганга черек, ди (әле шикәр эләксә зур бәхет!).
Тегермәнче гап-гади авыл мужигы инде. Башкаларга яраган әйберләр аңа да чит түгел. Минниша абый, җае килсә, әче балын да, аннан көчлерәген дә кире какмый. Аз-маз булганда, буена сеңдерә. Күпкә китсә, бер-ике көн тегермән «конторында» — землянкада ял итә. Хет башына менеп сикер, исенә дә алмый! Бервакыт шулай «бераз чирләп» алды. Мин кергәндә, тегермәнче түрдәге сәкедә ята иде. Аларның өйләре бәләкәй булса да, биш бала мич артындагы сәндерәләргә сыеп бетә. Асларында да салам салынган капчыклар. Шуңа күрә ишекне ачу белән борынга әчкелтем-төчкелтем ис бәрелә. Тик, иң мөһиме, Миңсылу җиңги атна саен мичкә ягып ипи сала. Аның саны җиде, ягъни һәр көнгә зур гына түгәрәк ипи. Кыскасы, гаилә ипидән өзелми. Моның өстенә катык, сөт. Тегермәнче абыйның тагын бер яраткан шөгыле — умарта тоту. Умарталарның саны шулай ук җиде. Уңышы артык булмаса да, август аеның бер җомга көнендә бал аертыла. Бу эш бик зур сер итеп сакланса да, без беләбез: бу көнне ишле гаилә ипи белән туйганчы яңа бал ашый.
Менә шул, әйткәнемчә, Минниша абый сәкедә уфылдап ята.
Минем яшьтәш Ибраһим, абыйлары Мәүлә, Хәйдәр, алны-артны белмичә, ниндидер яңа уен өйрәнәләр. Аны үзләре кебек үк ак керфекле Казан малае Хәлил өйрәтә. Мин, керүгә, алар янына идәнгә чүгәлим һәм күзәтәм. Ул да булса карта уены икән. Кем дурак кала, шул йә эт булып өрә, йә әтәч булып кычкыра. Уен көйле барса да, умарта күче кебек бөтерелеп тә ала.
Уен туйдыргач, Мәүлә миңа сүз ката:
— Син вилсәпидтә йөргәннәрен күргәнең бармы? — ди.
— Бар, — мин әйтәм, — әнә Катама Хәсияте, Маша Гомәре...
— Юк, дөрес аңламадың. Йоклаган кешенең дип әйтүем... Менә хәзер күр инде.
Ул «Коммунизмга» дигән бер битле район газетасын пөхтәләп сигез кисәккә кисә дә әтисенең юылмаган аяк бармаклары арасына кыстыра. Аннан шырпы алып ут төртә. Тирән махмырдан интегеп ятучы Минниша абыйның фикерләү сәләте бөтенләй булмаса да, саклану күзәнәкләре уяу. Аяклар кызуга чыдамый, велосипедта йөргән кешене хәтерләтеп, ниндидер хәрәкәтләр ясый башлый.
Тегермәнче бер мизгелдә сикереп тора. Миләр уйлый башлый. Аяклар ни өчен пешкән, кем этлегеннән? һәм бернинди гаебе булмаган Ибрайның яңагына чулак кулы белән сугып җибәрә. Тегесе сәке астына оча. Минниша абый мич алдындагы комганнан зыян күргән аякларын чылата да кабат сәкегә барып ята. Тегермәнченең башка балалары «вилсәпидче» Мәүләне кыйнап калалар. Әмин, яңа оннан пешкән бер телем ипине тәки ашый алмыйча, Кадермә елгасы аша өйгә шылам.
Минниша абыйның иң яратмаганы яшен. Сәбәбе дә юк түгел — яңгыр күп яуса, килгән су арыкка сыймый, буа өстеннән ага. Ә ул буа китү белән тәмамлана. Аны салу ай-һай күп көч таләп итә! Илле яхшы ат белән чыбык-чабык ташыйлар, шулкадәр үк кызыл балчык китерәләр. Эш фәкать бер көн эчендә башкарылырга тиеш. Су буага бер атна буена тула һәм арыктан тегермәнгә ага башлый. Авыл халкы яңадан онлы була, ипи ашый. Тегермәнче дә канәгать, балалары да тук.
Тик, язмыштан узмыш юк, диләр. Тегермәнебезгә ачы язмыш язган, күрәсең.
Ул җәйнең җиләк пешкән көннәрендә, Байтирәк ягыннан кара болыт чыгып, чиләкләп яңгыр койды. Бәләкәй генә елгалар инешкә әйләнде, буа — киң дәрьяга. Бөтен авыл халкы буаны сакларга түбән очка чапты. Тик ташкын булып аккан суны кешеләр генә җиңәрлек түгел иде. Арыкны киңәйтү дә файда китермәде — су буа өстеннән ага башлады. Ташкын тегермәнгә һөҗүм ясады. Таза бүрәнәләрдән салынган бина, көчле агымга чыдый алмыйча, ыңгырашып алды. Тиздән тегермән эчендәге капчык-капчык он, арыш-бодайлар йөзеп йөри башлады.
Мәхшәргә кушылып, Миннехаят апаның ачынып елавы өстәлде:
— Балаларыма ни ашатырмын, соңгы ашлык иде бит...
Менә шул мизгелдә тегермәндәге байлыкны коткарырга ферма мөдире Газиз абый ташланды. Әгәр алданрак керсә, арыкның тегермән ягына чыгып җитәр дә иде. Ләкин көчләр тигез түгел. Солдат гимнастёркасы кигән Газиз абый арыкның уртасына да җитә алмады, су ташкыны аны бөтереп упкынга тартты...
Тегермән дә бу гарасатка каршы тора алмады, күз алдында җимерелеп, дәрьяга китеп барды.
Минниша абый бу фаҗигане бик авыр кичерде. Бүтән су тегермәне кормады да. Бер-ике елдан, хәсрәткә чыдый алмыйча, үзе дә гүр иясе булды...
Ә тегермән, анда үткәргән балачак мизгелләре бүген дә һәркайсыбызның күңелендә иң матур хатирәләр булып саклана.
Их, шул су тегермәнендә тартылган оннан пешкән ипине тагын бер тапкыр ашарга иде!
2023-12-21 14:23