СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гөлфия Исхакова “Урман кызы”
Шәмсия үзен һәрвакыт урман кызы итеп хис итте. Дөньяның бөтен матурлыгын үзенә җыйган яшел аланда, төрле төстәге чәчәкләр арасында күбәләкләр белән куышып үсте ул. Болындагы һәр чәчәк, һәр үлән аңа таныш. Серле урман шавы, бишек җыры булып, нәни кызчыкны иркәли, искән җилләр аңа үз телендә бетмәс-төкәнмәс тарих, әкиятләр сөйли. Барын да аңлый иде кебек Шәмсия. Күп вакытын әтисе белән умарталыкта үткәргән кыз җомга көнне авылга мунча керергә кайта да, иртә таңда ат арбасына утырып, әтисе белән кабат урман ягына юл ала. Бала-чага белән тулган авыл түгел, нигәдер, урман тарта аны үзенә. Гасырлар буе урман эчендә сакланган серләрне беләсе, табышмактай чишәсе килә.
Урманны яратырга, тыңлый белергә генә кирәк икән. Ул да серләшә, сөйләшә бит. Сине дә тыныч кына тыңлый, бәхетен, шатлыгын сандугачлар җыры белән аңлата, авырлыкларга түзем булырга өйрәтә. Әнә җил-давыл алдыннан ничек итеп ыңгыраша урман. Йөзләгән Шүрәле теш кайрый диярсең. Шавы белән хәвеф-хәтәр килүе турында тереклекне кисәтә, сак булырга куша. Шәмсия белә: тиздән яңгыр явачак. Шуңа да, ашыга-ашыга, кер бавына киптерергә элгән кием-салымны умартачы өенә ташый. Табигать кочагында өстәл хезмәтен үтәгән йөзьяшәр имән төбе өстендә иртәнге аштан соң җыймый калдырган савыт-сабаны җыя. Шушы төп янына Шәмсия соңгы вакытларда куркып кына килә. Нигәдер, еланнар үз иттеләр бу төпне. Беркөнне уйламый-нитми төшке аш әзерләргә җыенган кызны төп өстендә бөгәрләнеп яткан зур гына кара елан ысылдап каршылады. Шәмсия башта, тораташ булып, бер урында катып калды. Моңа кадәр аның бу кадәрле зур еланны күргәне дә юк иде. Әтисе сөйләве буенча, еланнар үзләре беренче булып кешегә һөҗүм итмиләр икән. Ысылдау ул еланның үзен саклау чарасы гына икән. Шулай да алардан курка Шәмсия. Ул, еланнан күзен алмыйча, әкрен генә артка чигенде. Елан селкенмәде. Кыз тагын чигенә-чигенә барды да, бар көчен җыеп, өйгә таба йөгерде. Бусагадан атлап керү белән, ишекнең келәсен төшерде. Елан куып килер дә ишек төбендә аның чыкканын көтеп ятар кебек тоелды кызчыкка.
Төшке ашка кайткан әтисе кызының көпә-көндез ишек бикләп утыруына аптырады. Шуңа күрә Шәмсиянең елан турында сөйләми чарасы калмады. Урман тормышын якыннан белгән әтисе бу көнне кызына еланнар, җәнлекләр турында бик озак сөйләде. Үлеп сөт ярата икән еланнар, аларны агач төбенә дә сөт исе тарта икән.
- Авылдан алып килгән сөттән еланнарга да өлеш чыгарырга кирәк, кызым, - диде әтисе, - эчәрләр дә китәрләр.
Шәмсия шуннан соң һәрвакыт имән төбеннән ерак түгел савыт белән сөт калдыра башлады. Бүтән еланнарның үзләрен күрмәсә дә, берсе иске кабыгын салып калдырды төп өстендә.
Шәмсия аны, авылга алып кайтып, кызык өчен күршедәге малай-шалайны да куркытып йөрде. Аннан икенче уен тапты. Кәтүк җебе бәйләнгән елан кабыгын кичкырын юлда калдыра да, юлчы килеп җиткәндә генә, җепне үзенә таба тарта башлый. Моны күреп, бала-чага гына түгел, картлар да куркып кала: «Елан, елан!» - дип кычкырыша башлыйлар. Бәләкәй бакчадагы шомырт агачы артында качып, бу манзараны көлә-көлә күзәткән Шәмсияне әнисе килеп туктатмаса, әле күпме барыр иде бу уен, билгесез.
- Йа Хода, балам! Каян таптың моны? Хәсрәт китерә күрмәсен берүк, ыргыт тизрәк. Тапкансың уенчык! - дип, кыз кулындагы кабыкны җирәнгәндәй итеп, бармак очы белән генә эләктереп алды да, көрәк алып килеп, тиреслеккә күмеп тә куйды.
Шәмсиягә тагын авылда яшәүнең кызыгы бетте.
Урман сихерле дә әле ул, һәр көнне үзгәреп тора сыман. Агачларның һәм куакларның ниндие генә юк биредә. Ак каеннар яфрак ярган мәлләрдә, яшь кызлардай нәфис алтын алкалар аскан чакларда, Шәмсиянең урманнан кайтып китәсе дә килми. Ә чәчәкләр! Төрле төстәге күкебашлар, энҗе бөртекләреннән җыелган ак сәйләндәй ландышлар үскән аланлыклар күп биредә. Аларның иснәп туйгысыз хуш исе!.. Хуш ис дигәннән: кечкенәрәк чагында ап-ак чәчәктә утырган ландышлыкка килеп чыккан иде Шәмсия. Андагы матурлыкка сокланып, йөгерә- йөгерә, чәчәкләр җыйды. Авылга алып кайтырга дип, берничә бәйләм ясады. Инде кайтыр юлга борылгач кына, башы әйләнеп китте. Шуннан берни дә хәтерләми. Ярый әле, ландыш исеннән исергән Шәмсияне умартачы бабай табып, әтисенә хәбәр иткән. Кем белә, тагын күпме йоклар иде әле ул яңа чыккан яшел үлән өстендә.
Урманда рәхәтләнеп теләгән кадәр кычкырып җырларга, чикерткәләр белән көне буе бергәләп сикерергә, кыргый куяннарның курка-курка үлән кыркыганнарын күзәтергә, хәтта хәйләкәр төлкеләрнең үзләрен очратырга була. Булдыра алса, Шәмсия шул урманда гына яшәп калыр иде. Шуңа да урманга җиләккә, көзен чикләвек җыярга килүчеләрне өнәми. Тавышсыз гына якыная да кыргый җәнлекләр тавышы чыгарып кычкыра, куркып йөгергән кызлар, бала-чага артыннан хихылдап көлеп кала.
Тора-бара авылда урман турында төрле куркыныч маҗаралар сөйли башладылар. Имештер, кура җиләге җыярга барган Миңсылу карчыкны кемдер килеп артыннан тоткан. Коты ботына төшкән карчык тегеләй дә, болай да итеп карый, селкенә дә алмый икән. Карчык белгәннәрен укый башлаган. Артындагы җенме, пәриме, карчыкка: «Яшисең килсә, чиләгеңне калдыр да сыпырт минем урманнан!» - ди икән. Миңсылу карчык артына да борылып карарга куркып, көч-хәл белән кайтып егылган, ди, авылга.
- Урманга бүтән үлсәм дә аяк атламыйм, - дип ант иткән бахыр.
Әтисе, умарталыктан кайткан араларда, дәшми генә тыңлый инде хатынының бу әкиятләрен. Шәмсия китап укып утырган була, сүзгә катышмый. «Юк, алай түгел, менә ничек булды», - дип әйтеп булмый бит әнисенә. Шаяртканны да аңламыйлар бу карчыклар! Миңсылу абыстай, йөгергәндә, үзе чиләген ыргытып калдырды ич.
Шәмсия әтисеннән, ир-атлардан гына әзрәк шүрли, тик барысыннан да түгел. Әнә авылның Нургали бабай иң яхшы печәнлекне сайлаган да, кеше кермәсен өчен, баганага такта беркетеп: «Тукта! Кермә! Бу Нургали паҗмасы», - дип язып куйган.
Кызык инде, «паҗма» дигән. Шул печәнлектер инде ул.
Нургали абзыйның печәнлегенең бәрәңге утыртмый калдырган бакча башы икәнен күрше кәҗәсенә кадәр белә ләбаса. Шуңа да тактаны каерып, умарталыкка алып кайткан иде дә, әтисе, ачуланып, кире илттерде. «Үзең олы кешегә ихтирам күрсәтер, ярдәм итәр урынга этлек эшләп йөрисең», - дип, бертын ачулангач, Шәмсияне ияртеп барып, тактаны баганага алынмаслык итеп кадаклап куйды.
Шәмсия печән чапмый анысы, тик җиләк җыярга ярата. Үзенең җиләклеге дә бар аның. Бу урынны авыл халкы яхшы белгәнгә, киләләр дә чиле-пешле җиләкләрне Шәмсия килгәнче җыеп та китәләр. Быел ул үзе генә җыячак кып-кызыл булып өлгергән алан җиләген, хәйләлиячәк. Юкка гына кыш буе уйлап йөрмәде бу турыда. Алан уртасындагы сыгылмалы яшь каенны да күптән билгеләп куйды. Каенның өске ботагына менеп бассаң, авыл юлы тасма булып күренеп тора. Көнгә әллә ничә тапкыр менеп төшә кыз каен башына.
Ул көнне иртәннән көтте Шәмсия җиләкчеләрне. Чиләкләр тотып килгән ике хатынны ерактан күреп алды. Алдан яшереп куйган урыннан алып, сәләмә чалбар, умарталыкта торган карачкыдан салдырып алынган иске пинжәкне киде дә сүстән бәйләнгән бау белән билен буды. Учактан алган күмер белән битенә, тешләренә сызгалагач, чәчен туздырды. Шәмсия бу вакытта әкият китапларында сурәтләнгән урман хуҗасына охшап калды. Кыз шушы кыяфәттә аландагы каен башына үрмәләде. Юлчылар тәмам якынайганнар иде, кулларын бутый-бутый сөйләшүләренә караганда гамьнәре башка нәрсәдә.
Килсеннәр әле, килсеннәр! Шәмсия аларны кызык итәр. Ул каенның иң өске бер ботагына менеп кунаклады. Хатыннар якынайган саен, кызның да йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып дөпелдәде.
Шәмсия җиләкче хатыннарны танып алды. Икесе дә югары урамныкылар икән. Әнисе әйтмешли, Аксак Нурый хатыны белән Төксе Нәгыймә. Нурый хатыны, кызып-кызып, ниндидер песиләр турында сөйли.
- Малайкачкаем, белсәң иде ул песи балаларының матурлыгын! Түлке кая куеп бетермәк кирәк аларны? Йорт саен песи бит!
- Шуннан? - дип, төксе генә сорап куйды Нәгыймә.
- Капчыкка салдык та малай белән урманга алып киттек. Аналары елап арттан бара башлаган иде, келәткә бикләп калдырдык наныемны. Барабыз, зур юлда кеше очрый да кеше очрый. «Кая барасыз? Капчыгыгызда ни бар?» - дип сорыйлар. «Песи балаларын адаштырырга барабыз», - дип әйтергә тел әйләнми. Урманга кергәч, юлдан чыгып, тар сукмак белән киттек. Бераз баргач, капчыкны ачып песи балаларын чыгардык. Алларына ипи-сөт куйдык. Хайван дисәң дә, акыллы үзләре. Аңладылар булса кирәк, ашамыйлар, сөткә борылып та карамыйлар, кычкыралар. Җанны өзделәр инде бәгырьләр. Көч-хәл белән аерылып, кайтыр юлга борылдык. Белсәң, Нәгыймәкәем! Зур юлны таба алмый берничә сәгать адашып йөрдек бер урында, әйләнәбез дә киләбез, әйләнәбез дә киләбез. Хәйран калырлык хәл булды ул.
- И-и Әминә, песи каргышы төшкән сезгә-ә-ә, - дип сузып җибәрде Нәгыймә исемлесе.
Шулвакыт каты җил исеп китте. Шәмсия чүт кенә каен ботагыннан егылып төшмәде. Кызның чыелдап җибәргән тавышын җиләк җыючы хатыннар да ишетеп калдылар, ахры.
- Бездән башка да кемдер бар, ахры, биредә, - диде каен төбендә җиләк җыючы төксе Нәгыймә. Әминә дигәне, чиләген тотып, дусты янынарак елышты. Алар бер-берсенә карашып алдылар да әкренрәк сөйләшә башладылар.
Хатыннарның куркаклыгы каен ботагында утырган кызга канат үстерде. Ул шыпырт кына тагын да өскәрәк үрмәләде.
Хатыннар, тынгылыкларын югалтып, як-якларына каранган арада, үз авырлыгыннан сыгылган каен ботагы белән бергә Шәмсия җиләклеккә, хатыннар каршысына ук килеп төште, һавада «У-у- у-х!» дигән тавыш ярылып ишетелде. Ул урманда, кайтаваз булып яңгырап, ниндидер куркыныч шом тудырды.
Моны көтмәгән хатыннарның берсе, җирдәге килбәтсез затны күреп, читкә сикерде.
- Убыр, убыр! - дип кычкырып, бар көченә юлга таба йөгерә башлады. Төксе Нәгыймә, чиләген дә алырга онытып, урман эченә атылды. Шәмсия җиңү тантанасы кичерде. «Шул кирәк аларга! Песи балалары адаштырып йөрмәсеннәр бүтән!» — дип уйлады урман кызы, һәр ял саен шул песи балаларына сөт ташый икән бит Шәмсия авылдан.
- Мунча керергә кайткан Шәмсияне әнисе бүтән урманга йөрмәскә үгетләде: «Әллә нигә тарырсың, балам, урманда тыныч түгел, диләр. Әнә өске урам хатыннары җиләккә баргач, өсләренә убыр сикергән икән. Үзе бөкре, үзе ямьсез, ди. Йөрәкләре чүт кенә ярылмаган мескенкәйләрнең».
Шәмсия дәшми генә тыңлады. Менә сиңа, ничек итеп бармасын инде ул урманга? Аныкы, фәкать аныкы гына бит ул җиләкле алан, урман буйлары, кошлар, җәнлекләр дә аныкы. Юкка гына аны авылда «урман кызы» дип атамыйлар инде.
Ә әнисе сөйләгәндә дәшми утыра икән, шулай кирәк, димәк. Дөресен сөйләсәме? Дөресен сөйләсә, әтисенең ишек катында эленгән тиредән эшләнгән каешы, һичшиксез, аның аркасына төшәчәк. Менә шул!
2023-10-17 14:39