СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Михаил Туруновский "Тылсымлы болыт".

Тирә-юнь караңгылыкка чумды, бар табигать татлы йокыга талды.
Гадәти генә бер шәһәрнең гадәти бер фатирында яшәүче кечкенә Кызның да йокларга ятар вакыты җитте. Бу Кыз да, башка бик күп балалар кебек, үзе генә йоклап китәргә яратмый иде.
— Миңа шундый күңелсез, — дип әйтә иде ул һәрчак әнисенә.
Йоклар алдыннан әнисе һәрвакыт, форточканы ачып, Кызның бүлмәсен җилләтеп ала иде.
Тик бүген, кызның әнисе бүлмә ишеген ябу белән, ниндидер сәер хәл булды. Ябылмый калган форточка аша бүлмәгә тылсымлы Болыт очып керде.
Болыт карават янына килеп җитте дә, җиңел һәм җылы мамык юрганга әйләнеп, Кызның өстен каплады. Кыз шул минутта ук битендә Болытның йомшак һәм назлы кулын тойгандай булды. Аның күзләре әкренләп йомылдылар һәм ул тирән татлы йокыга талды.
Моннан соң инде чын могҗиза булды. Болыт йомшак кына итеп Кызны кочаклады да аны күкнең иң биек катына алып менеп китте. Анда, мамык кебек йомшак болытлар арасында, алар зур тизлек белән бер аска төшеп, яңадан өскә күтәрелеп, һава тауларында сикереп уйнадылар. Бу чын-чынлап һава аттракционнары паркы иде. Искиткеч таганнар Кызны үзенә бер төрле җиңеллек белән атындырдылар, ә тылсымлы карусельләр үзләренең кабатланмас һава вальсында әйләндерә башладылар.
— Нинди искиткеч төш күрдем мин бүген, — диде Кыз, уянгач.
Соңрак ул түземсезлек белән икенче төн килеп җитүен көтә башлады. Кичәге тылсымлы төш тагын кабатланыр кебек гоелды аңа.
һәм менә, көтеп алынган кич җиткәч, Кыз зур бер кызыксыну белән, юрганын ябынып, карватына менеп ятты. Ятуы гына булды, ул тагын битендә таныш иркәләү тойды һәм шунда ук әле узган төнне генә күргән татлы төшкә чумды.
—Хи-хи-хи-хи-хи! — дигән кызык һәм шул ук вакытта тере тавыш ишетелде аңа.
—Кем бу? — дип сорады Кыз һәм шунда кечкенә тылсымлы Болытны күреп алды. Болыт бик-бик җиңел һәм йомшак иде. Әйтерсең ул җир йөзендәге иң матур елмаю белән карый, һәм шуңа күрә дә Болытның йөзендә тыйнак кына чокырлар да күренә иде.
Кыз белән Болыт шунда ук кызып-кызып сөйләшә башладылар һәм берничә минуттан алар чын дусларга әверелделәр. Моннан соң инде бу ике дусның тылсымлы сәяхәтләре һәр төн саен кабатлана башлады.
Бу мәңге онытылмас искиткеч мизгелләр иде. Кыз белән Болыт, бер болыттан икенчесенә сикерә-сикерә, бөтен күкне иңләп йөрделәр. Иң-иң йомшак батутларда уйнаган кебек мәтәлчек аттылар. Монда барысын да эшләргә мөмкин иде:йөгерергә, әйләнергә, хәтта очарга да.
Кабатланмас һава пируэтларында әйләнү исә Кызга аеруча ошады. Моңа кадәр аның пируэтларны һава гимнастлары башкаруында циркта гына күргәне бар иде.
Бу әкияти һәм могҗизалы искиткеч дөнья кебек тоелды аңа, чөнки мондагы болытлар бик оста уйлап чыгаручылар иде. Алар хәтта төрле әкият геройларына әверелә алалар. Безнең дус Болытыбыз да әнә шундыйлардан иде. Ул, җилкенчәк атка әйләнеп, Кызны аркасына утырта да бөтен күк йөзе буйлап чабарга тотына. Кайчагында хәтта зур-зур яшен болытларына менәргә дә тайчанмый. Анда бу зур соры болытлар бер дә куркыныч булып тоелмый. Менә бу юлы да атка әверелгән Болытны бәйрәм салютын хәтерләткән яшен чаткылары да куркыта алмады.
Ике дусның бик каты очасы килгәндә, Болыт кошка әйләнә дә, аркасына Кызны утыртып, күкнең иң биек ноктасына таба юнәлә. Менә шунда Кыз ирекле һәм әйтеп бетермәслек җиңел, матур кошлар очышын тоя иде.
Болыт кечкенә дустының нәрсә теләячәген алдан ук сизә, белә торган тугры дус булды. Уйный-уйный, аларга кызу булып китсә, Болыт Кызны җәйге саф яңгыры белән коендырып ала.
Кайчагында алар янына безнең Болыт кебек кечкенә болытлар да килә. Менә шунда инде чын мәгънәсендә бәйрәм башлана: алар барысы бергә, зур-зур болытлар артына посып, качышлы, әбәкле уйный башлыйлар.
Хәзер инде Кыз, йокларга ятканда, бүтән зарланмый башлады, ә, киресенчә, үз бүлмәсенә юнәлгәндә, зур бер маҗара көтә иде. Моңа аның әнисе шатланып туя алмады.
—Болыткай, — диде бервакыт Кыз моңсу гына, — минем синең белән төннәрен һәм төштә генә дус буласым килми. Мин синең нәкъ минем кебек булуыңны телим. Аңлыйсыңмы?
—Әлбәттә, — диде Болыт. — Мин инде күптәннән кеше булырга хыялланам һәм, бәлки, бу хыялым әле тормышка ашыр да. Тик моның өчен бераз көтәргә туры килер. Без синең белән күпмедер вакыт күрешә дә алмабыз, әмма син бер дә борчылма. Мин яңадан пәйда булгач, син бу турыда иң беренче белерсең.
Болыт шат һәм күңелле елмаеп саубуллашты да очып китте.
Чираттагы кичне Кыз, Болыткайны көтеп җиткерә алмыйча, үзе генә йокыга китте. Ә Болыт икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмады. Нәни кыз аны юксына башлады һәм бер көнне «Болыт мине бөтенләй онытты бугай», — дип елап җибәрде. Төн арты төн узды, ә Болыт һаман күренмәде.
Көннәрдән бер көнне Кызның гаиләсендә искиткеч вакыйга булды. Аның кечкенә сеңлесе туды.
—Сеңлеңә нинди исем куярбыз икән? — диде әнисе, кызын бәби яткан карават янына алып килгәч.
Кызның, кечкенә сеңлесенең башыннан сыйпыйм дип, кулын гына тигерүе булды, шунда ул аермачык итеп бик тә таныш шат көлү тавышын ишетте: «Хи-хи-хи-хи-хи!»
—Болыткай, бу синме? — дип сорады Кыз, шатланып һәм шул ук вакытта гаҗәпләнеп. — Хәзер син минем сеңлемме?
Бәби, аңа җавап итеп, йөзендә безнең Кызга инде бик тә таныш булган чокырлар күрсәтеп елмаеп җибәрде.
—Болыткай? — дип гаҗәпләнде әнисе. — Менә нинди исем уйлап таптың син сеңлеңә. Хәер, ул чыннан да кечкенә болытка охшаган бит!
—Болыткай, син кайттың! Нинди бәхет! Хәзер без һәрвакыт бергә булырбыз! — дип пышылдады Кыз кечкенә сеңлесенең колагына.
Ә кечкенә бәби үзенең нәни генә кулын Кызга таба сузды да йомшак һәм тылсымлы итеп аның битенә кагылды. Бу бик тә таныш, бик тә якын җылы кул иде.