СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Латыш халык әкияте “Өч еланның өч бүләге”

Бер кызның әнисе үлә. Әтисе яшь хатын алып кайта. Ул хатынның үз кызы да була. Беркөнне бу хатын үги кызын атасына аш илтергә кырга җибәрә. «Аш өстенә япкан ак яулыкка бер генә тамчы да тимәсен, кара аны», — дип кисәтә үги ана. Кыз ничек кенә сакланып барса да, яулыкка тап тия. Кыз аны сабынлап та юып карый, һич агармый. Аптырагач, елга буена утырып, елап җибәрә. Шулчак бер елан шуышып килә дә әйтә: «Елама, чибәр кыз. Минем сеңлемнең иртәгә туе, шуңа такыя үреп бир», — ди. Үги кыз, чәчәк җыеп, еланга такыя үрә. Тагын ике елан такыя үрүен үтенәләр. Кыз аларга да матур такыялар үреп бирә. «Моның өчен сиңа нинди яхшылык эшлик?» — дип сорый еланнар. «Берни кирәкми, яулыгымны гына агартсагыз ла», — ди кыз. «Яулыгың агарыр, үзең тагы да чибәрләнерсең, тавышың нәфис булыр», — диләр еланнар. Өйгә кайткач, үги ана кызга гаҗәпләнеп карый, серне беләсе килә.
Икенче көнне үз кызын кырга — атасына аш илтергә җибәрә. Кыз юлда яулыкны бөтенләй пычратып бетерә.
«Әниең күрсә, ачуланыр, нигә болай буядың яулыгыңны?» — ди атасы. «Ачуланмас, кичә сеңлем аны кайдадыр ап-ак итеп юган, шуны беләсе иде», — ди кыз. «Күз яшьләре белән югандыр», — ди әтисе. Кыз кайтырга чыга һәм тырышып-тырышып елагандай итенә. Юлда моңа бер-бер артлы өч елан очрап, аннан такыя үреп бирүен сорыйлар. Кыз аларны тибеп кенә очыра. «Яулыгың сумаладай кара булсын», — ди беренче елан. «Йөзең кыяфәтсезгә әйләнсен»,— ди икенчесе. «Тавышың майламаган капка кебек шыгырдасын», — ди өченчесе.
Бервакыт болар йорты яныннан узып барганда бер баһадир егет латышлар гөсләсе кебек яңгыравыклы назлы тавыш ишетә. «Кем тавышы бу?» — дип кереп сорый. Хатын үти кызын яшерә, тавышны үз кызыныкы дип алдаша. Кызның кыяфәтеннән егетнең хәтта аты да өркә. Шулчак үги кыз килеп чыга. Егет аңа шундук гашыйк була. Егет аны атына утырта да авылларына алып китә, алар, өйләнешеп, бик бәхетле гомер итәләр, ди.