Теге чакны, тәтәй бара, мин дә барам, дип квартирга чиратка язылган булдым бит. Кызлар әйтте аны:
— Тиле, нәрсәгә сиңа квартир, әнә өйләнәсе егетләр кайгыртсын ул хакта,— диеп.
«Мин: «Борчылмагыз, җаныкайлар, Хәлимә апагыз белми эшләмәс, квартирлы кызга кияү тизрәк чыга ул»,— дип авызларын томаладым үзләренең.
Белмим, шаяртып кына әйттем микән ул сүзләрне? Әллә чыны да катышты микән? Ни әйтсәң дә, утызның аръягы инде ул, җаный, иләс-миләслектән арынып, башка исәп төшәр чак. Яшерен-батырын түгел, гомер буе карт кыз булып тулай торакта яшәргә калмагаем дигән шөбһәле уйлар да кергәндер апагызның башкаена. Язмыштыр инде, шул яшькәчә үз тиңем очрамады шул. Монысы да язмыш микәнни: квартирга чират җиткәч кенә, чуенның меңнән беренче кисәгедәй каратутлы, чем-кара күзле бер егет күңелемне биләп куймасынмы? Апагыз унҗиде яшенә кайттымыни — әллә җирдән йөрим, әллә күктә очам. Бу тикле тамашаны җаным тойганы юк иде әле. Шушы соңарган тиле мәхәббәт баш-күземне әйләндерде бит тәки. Әйләндереп кенә калса, бер хәер иде, апагыз шул көзне үк кияүгә дә чыгып куйды.
Теге матур квартирга егетне алып кайткансың инде, дисезме? Юк шул, җаныкайларым, юк шул... Бөтен бәла дә шунда. Егетнең үзенең хан сараедай йорты бар булып чыкты. Баш әйләнгән чак иде шул, аны-моны уйлап тормаганмын инде, егет булгач, шул җиткән. Соңыннан искә төште төшүен. Үзегез уйлап карагыз, нинди шәп квартир кулга керергә тора иде: ул газы дисеңме, ул чыжылдап торган кайнар суы дисеңме... Шәһәрнең кыл үзәгендә булуы ни тора! Йокы качты бит, җаный. Кияү кешенең иркә-назларын да тоймас булдым. Нишләргә соң миңа, нишләргә дим. Шул сорау белән юристка йөгердем. Юрист дигәнем пеләш башындагы ике-өч бөртек чәчен тарагы белән артка сыпыргалады да, күзлеге өстеннән миңа текәлеп:
- Сез, ханым, иптәшегез белән законный брактадыр бит, - дип сорады. Аннары минем җавапны да тыңлап тормыйча, ызначит, бернәрсә дә барып чыкмаячак,— дип кырт кисте.
Ары чаптым, бире чаптым. Вәт, тамаша, берни кыйратып булмый гына бит.
- Оҗмахтай квартирсыз калам бит! — дип өзгәләнәм иремә. Ә аның ник бер чәч бөртеге кыймылдасын. Ул шундый инде, квартирыңны түгел, хет үзеңне көпә-көндез кычкыртып алып китсеннәр, сүз дәшәчәк түгел.
Вай, дөньялар, инде ни кылырга? Тагы кая чабыйм?
Шул вакыт миемдә менә дигән фикер тумасынмы.
— Әй, Шиһап,— дим иремә,— без аерылышабыз!
Гомерендә һичнәрсәгә исе китмәгән ирем аптырап калды.
— Син нәрсә, тиле бәрән орлыгы чәйнәдеңме әллә? — ди.
- Ни чәйнәгәнемне белеп чәйним, Шиһабулла,— дим.— Иртәгә үк аерылышу хакында судка гариза языпбирәбез.
Пошаман керде пошмас Шиһабуллага да:
- Нәрсә булды, кай җирем ярамады? — ди Шиһабым. Хәтта үзен бераз кызганып та куйдым. Тик һаман үз кырыгым кырык:
—Берни аңламыйсың син. Без чынлап түгел, юри-мырый гына аерылышабыз. Юри дип... Аерылышу законный булыр инде ул... Тик... Ничек кенә адәм рәтле аңлатыйм соң? Әнә юрист әйтә, син ирең белән язылгансың, шулай булгач, ирең йортында яшәргә тиеш, ди.
—Соң ни бит...
—Курыкма, җаным, мин беркая да китмим. Синеке инде мин, синеке. Әллә ничек кебектер дә инде... Аның каравы, шәһәр үзәгендә менә дигән квартирыбыз, ә шәһәр читендә дача кебек үз йортыбыз булыр. Я, Хәлимәңнең башы эшлиме?
—Эшләвен эшли дә, тик...
—Менә бетте-китте. Кара аны, судта нык тор. Аның белән тормыйм, аны яратмыйм диген.
—Соң...
-Беләм, беләм, мин дә бит... Тик шулай кирәк. Шулай кирәк, Шиһабуллам!
Билгеләнгән вакыт үтеп китте. Шиһабулла алдан, ә мин аның артыннан юри соңарып бардым. Судның формаль өлешен үтәгәннән соң, судья, икебезгә дә бер үк сорауны бирде: «Әйе, гаризада язган фикердә калабыз», дидек, бер-беребезгә күтәрелеп тә карамыйча.
— Соң ник аерылырга булдың? — дип сорый карлыккан тавышлы судья иремнән.
Шиһабуллам:
—Я-яратмыйм, шуңа аерылам,— ди тотлыгып.
Күр син аны, ичмасам, күзен дә акайта белми бит. Үзем аңа карап күземне чекерәйтәм — син дә шулай чекерәйт, янәсе. Аннан бөтен бер обойма автомат очереды сиптергәндәй:
— Тормыйм аның белән, тормыйм. Гөлчәчәктәй яшь гомеремне шул уҗым бозавы белән яшәп әрәм итәр хәлем юк,— дип тезеп китәм. «һай, Шиһабуллам да булдырса ярар иде»,— дим эчемнән аның өчен көенеп.
Ай, рәхмәт, сынатмый тагы. Күзен әллә ни чекерәйтмәсә дә, шактый килештереп:
— Әһә, мин уҗым бозавымы? Ярар, уңганны табарсың! — дип дулый гына мин сиңа әйтим.
Йөрәгем никтер чымырдап китсә дә, эчемнән котлыйм Шиһабулламны: «Менә шулай, менә шулай»,— дим. Ә үзем тагын да яманрак чәрелдим:
- Син ике аяклы ишәк! Син адәм аңгырасы белән көн иткәнче...
Иремә кайдан килгәндер шундый тәвәккәллек:
— Бик шәп, кем сиңа ялына! Миңа урта бармактай кызлар да бетмәгән! — дип гайрәтләнә бит, җаный. Эчем эсселе-суыклы булып китте. «И, ходаем, бу әллә чынлап инде?» — дим.
Ә ирем кызганнан-кыза бара:
— Аңа өйләнеп ялгышуымны соңыннан гына төшендем. Холкы да бер тиенгә яраксыз, үзе кирәкмәгән мал җанлы. Кыскасы, иптәш судья, яшәмим мин ул капитализм калдыгы белән.
Кинәт тез буынымның тотрыгы бетте. Ләкин телемне тешләп булса да чыдадым, авыз ачып сүз әйтмәдем.
Урамга чыккач, Шиһабуллага сүз катып карыйм, әйләнеп тә карамый. Аягына аегылам, бары: «Бер киселгән икмәк кире ябышмый ул»,— ди.
- Вай, вай, үләм, суга батам! — дип үкереп еларга тотындым.
— Адәм актыгы, ике аяклы ишәк белән яшәгәнче суга батуың хәерлерәк булыр,— ди Шиһабулла.
Билләһи, бата идем, суы салкын булып кына калдым.
Хәзер торуыммы, шул шәһәр үзәгендәге квартирда инде...