СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәсән Сарьян "Зәңгәр күл сагышы".

Хикәянең башы 1, 2 нче бүлекләрдә.
3нче бүлек
Безнең пароход Кама Тамагына җитеп килә иде инде. Кеше кулы ясаган чын диңгезне тамаша кылыр өчен, мин икенче катның палубасына мендем. Кояш Иделнең уң ягындагы аксыл таулар тезмәсе өстенә төшеп бара. Коры җирдә хәзер тын алгысыз бөркүдер. Ә су өстендә җиләс. Көнбатыштан йомшак кына җил исеп куя, һавасы да җиңелчә дым тартып йомшарган — биткә ягылып китүенә кадәр бүтәнчә иде. Түбәнәеп килгән кояшның алтынсу нурлары, ялтырап яткан озын юл булып, безнең пароходка хәтле сузылып төшкән, су өсте шул буйдан гына икегә аерылып киткән төсле иде. Шәрә таулар, Идел аккан уңайга борылып, артка чиккән саен, кояш юлы озыная бара, озыная бара... Идел чикләре дә, әллә кайда күздән югалып, тигез офык сызыгына түгелеп тоташкан иде.
Мин, утырыр җай чамалап, тирә-ягыма каранып алдым. Капитан мостигына менә торган баскыч төбендә ялгызы гына Хәнәфи утыра иде. Палубаның ул өлеше икеләтә киң. Хәнәфи урындыгын тимер челтәр буена тарткан да, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә аркасын куеп, Иделнең түбән агымына текәлгән. Янына мин килеп баскач кына, күтәрелеп карады.
—Сез дә чыктыгызмы, абый?
—Чыктым әле, — дидем мин. Бер урындык алып янына утырдым.
Без инде икәүләшеп Идел өстенә текәлдек. Кургашындай авыр су өсте офыкка киткән саен, сөзәкләнеп менгән тау кебек, безнең пароходтан да биек калку булып ята иде.
Күз алдыма бүгенгедәй яңарып Хәнәфиләрдә үткәргән төн, аның зифа буйлы хатыны килеп басканнан бирле, мине борчып-тынгысызлап, шушы тоташ диңгез кебек, юлдашым Хәнәфи язмышы биләп алды. Минем әле бервакытта да кеше язмышы белән бу тикле янып кызыксынганым юк иде. Көн артыннан көн кичеп, гомерең эш белән, мәшәкать белән чабып кына үткән бер заманда кеше язмышын каян белеп бетермәк кирәк?! Без бая сөйләшә алмадык. Сүзебез, өр-яңадан танышып, «Кая бардыгыз?», «Кая барасыз?» дип сорашудан ары китмәде. Аннары, Хәнәфи минем хатын алдында ничектер кыенсынган, тартынган шикеллерәк иде. Соңыннан шаулашып балалары килеп керде дә ашарга утырдылар. Пароход белән поездда шулай бит: кузгалып китү белән халык ашарга керешә. Алардан соң без дә, өсләр алмаштырып, чәйләр әзерләп, бераз капкалап алдык. Казаннан Кама
Тамагы ерак түгел — дүрт сәгатьлек юл шулай үтте дә китте. Әле менә ул да ялгыз, мин дә ялгыз, — сөйләшеп утырыр өчен моннан да уңай форсат килерме? Минем хатын бүген чыкмаячак: бик төпләнеп, тамырланып, китап укырга ятты. Ә Хәнәфинең балаларын әйтәсе дә юк — аларның үз гаме, үз дөньясы. Инде җаен табып сүз генә башлый белергә кирәк.
—Ни рәхәтләрдә яшәү соң, Хәнәфи энем? Тазалыкмы? Тормышлар иминме?
—Имин генә, абый. Рәхмәт, имин генә. Картларча әйтсәк, сезнең хәер-фатихадабыз.
—Киленкәй һаман шул... магазинында эшлиме? һаман шулай чибәрме?..
Хәнәфием җавапны бик озак көттереп бирде.
—Сез элекке хатыным Гөлбәдәрне әйтәсездер инде, абый... — Ул көрсенеп куйды; көрсенүеннән сагыш бөркелеп чыкты. — Әйе, чибәрлеге күпләргә җитәрлек иде... Тик юк инде ул, абый... Юк...
—Ничек юк?! Кем юк? Әллә... ниме?
Хәнәфи баягыча, су белән күк тоташкан беленер-беленмәс сызыкка текәлгән көе, шул сызыкта гомеренең дә Идел суыдай агып киткән бер өлешен күреп торгандай, сүз башлады:
—Менә әле мин сез чыкканда гына, шушы диңгезгә карап, әллә ниләр уйлап утыра идем. Монда безнең дә Агыйдел суы бар бит! Ләкин кайда ул хәзер? Гөлбәдәр дә әнә шулай юкка чыкты. Улмы, минме — кайдадыр ялгыштык без. Шушы кадәр дәрьядан Агыйдел суын аерып алып булмаган шикелле, кайвакыт мин дә кайда кем ялгышканлыгын белми аптырыйм. Кем сөйләсә, шуныкы дөрес, ди бит безнең халык.
—Ни булды соң? Сөйләгез. Юл озын, — дидем мин.
—Алайса, тыңлагыз. Сез инде — үзебезнең Уфа кешесе. Яшегез белән дә, гыйлемегез белән дә — зур кеше, гаеп итмәссез. Гөлбәдәр дә һәрвакыт: «Тузга язмаган ниләр сөйләп, сорап, зур кешеләрне ялкытма», — дип тирги торган иде. Шул гадәтем бетмәде инде... Ярый, абый, ялыкмасагыз, сөйлим. Кайда дөресе, кайда ялгышы, аерып алып, үзегез хөкем чыгарырсыз
Хикәянең дәвамы 4 нче бүлектә.
2025-01-17 15:22