СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гүзәл Галләмова "Ялкынлы проект"

Халык телендә «урыс капка» дип атала торган капканы ярата Фазыл. Күңелгә ул капкалар матур булганы, яңгырдан ышыклаганы өчен генә якын түгелдер. Балачактан шундый капка төпләрендә уйнап үскәнгә, шундый капка төпләрендә озата барган сөйгән кызыңны, өенә кертмичә, озак кына шаярып торганга, шул ук вакытта, шул капкаларга сөялеп, тәүге тапкыр мәхәббәттә аңлашкан рәхәт чаклар истәлекле һәм кадерле мизгелләр булып хәтердә сакланганга да якындыр...
Фазыл, башка чыкканда ук, авылда беренчеләрдән булып җил капка куйган иде. Җил капканы яратмады ул башта. Татар авылындагы бер килмешәк йорт капкасы итеп хис итте ул аны. Күңеленә газиз булмагач, никадәр бизәкләп эшләнмәсен, ул капканың хәтта матурлыгы да күренмәде аңа. Инде соңгы елларда, авылда урыс капкалы йортлар «картаеп» барганга, аларны сүтеп, бакча эченә таба йортлар салу, җил капка урнаштыру «модада» булганга, авылда Фазылныкы кебек капкалар шактый күбәйде. Күршеләр дә, бертуган сеңлесе дә йортларын бакча уртасына салып куйдылар. Җил капкаларыннан үткәндә, аллы-гөлле чәчәк бакчалары аша хозурланып атлыйсы аларга. Тик Фазылның туганына да, күршесенә дә җпл капкадан үтә алганы юк диярлек. Хәзер бит авылныкылар да, шәһәр халкы кебек, бикле капка-ишекләр артында яши. Төнлә түгел, көндез дә бикле капкалар. Күпләр, бик күпләр шулай: ир, хатын эшкә, бала-чагасы мәктәпкә яки балалар бакчасына юнәләләр — капка бикләнә; кайткач, бик ачыла... Хуҗасыз йортлар юк бит! Өйләреннән сирәк кенә чыккан хуҗалар да бар ул. Әнә, Фазылның хатыны Саҗидә, чагыштырмача яшь булса да, йорт-җир саклап яшәргә яратылган кеше сыман гел өйдә. Тәм-том пешерергә һәвәс, кайдадыр эшләп кайту — аңа бөтенләй ят нәрсә.
Фазылның сеңлесе дә яшь бала белән өйдә утыра. Иртән ирен эшкә, ике малаен мәктәпкә озатып, артларыннан бикләп кала, ә аннан кайткан берсе телефоннан шылтыратып ачтыралар. Фазыл, йомыш белән туганына барса, иң әүвәл шылтырата, сеңлесе шуннан соң гына капка ача. Уң як күршеләре дә шулай. Әгәр телефон номеры булмаса, «син минем кирәкле кешем түгел» булып чыгасың. Баксаң, звонок куюны да кирәк тапмыйлар. Гомер эчендә бер йомышы төшеп, элекке хезмәттәшенә барган иде. Тәүлекле эштә эшләгән Ришатның ул көнне ял итүен белде. Капка әллә эчтән бикле, әллә тыштан — шайтан белсен. Кыңгырау төймәсен эзләде. Куярга кирәк тапмаганнар булса кирәк, югыйсә калада электриклар бригадасында хезмәт итә үзе. Капка кагу килешле һәм матур эш түгел, ә телефон номеры булса, ул килеп тә тормас, өйдән генә гозерен җиткерер иде дә бит...
Фазыл бер дә яратмый иде бу күренешне. Ачуын басу өчен, әче итеп сызгырды да, ике кулын кесәсенә тыгып, горур кыяфәттә кайтырга борылды. Шулчак, тәрәзә пәрдәсе ачылып, яртылаш ялан тәнле Ришат пәйда булды. Бикләнеп, тынычлап йоклавы булган икән...
—Капкагыз бикле, нервыма ярамый, бармыйм мин сезгә, — диде беркөнне Фазыл, сеңлесе бәрәңге буразнасын ерырга ярдәмгә чакыргач.
—Бәтәч, бакча ерырга килгән абыема ачып куям ич инде мин капканы, — дип елмайды сеңлесе.
Фазыллар кечкенә чакта әтисе капканы кояш баегач кына бикләтә иде. Әнисе, кояш чыгу белән, йокысыннан тора, тәһарәт алырга ишегалдына чыга. Баскыч төбен чистарта: кыш булса, карын себерә, җәй булса, юеш чүпрәк белән сөртеп ала. Аннан, биек урыс капканың аркавы кадәр озынлыктагы, беләк юанлыгындагы агач җепсәне бисмилласын әйтеп тарткач: «Фәрештәләр, бу йортта кеше яшәми, ахрысы, дип төшми китмәсеннәр. Килгән кеше дә, капкалары бикле дип, кире борылмасын!» — дип әйтә иде. Бу гадәтләр, гамәлләр Фазылның күңелендә бер изге нәрсә кебек сакланган иде. Фазыл хәтерли әле: күршеләре Наҗия апа көндезен дә капка бикләп яши иде. Ул елларда көндезен бикле булган капка гайре табигый хәл саналды. Аларның урыс капка янәшәсендә җил капкалары да бар иде. Наҗия апа урыс капканы тыштан элә дә җил капкадан өенә кереп китә икән. Моны белгәч, мәрхүмә әниләре:
—Килешә торган эш түгел бу, Наҗия! — дигән.
—Кеше кергәч, аның белән утырырга кирәк. Никадәр эш эшләнмичә кала, — дигән чисталыкта үрнәк хуҗабикә.
Әниләре, вакытлар үткәч тә, күрше апа җавабына бик гаҗәпләнеп: «Вәйт бит, ә, шулай диде», — дип кат- кат әйтеп куя иде.
Бу көздә Фазылларда капка белән бәйле ыгы-зыгы килеп чыкты. Әйбер сатып йөрүче чегән кеше күргәч аяк астына ятарга торган күтәргесез симез ике бройлерны сумкасына салып чыгып киткән. Хатыны ярсыды: «Безнеке хәтле проходной двор тирә-якта юк! Бер гаилә кешеләре дә, телефоннан гына шылтыратып, «вход» ясаган заманда нишләп бер без биксез яшибез?!»
Фазыл капка-ишекләрне көндез бикләп йөрүгә каршы иде, әлбәттә. Саҗидәсе әллә ипләр казып чыгарды. Үткән айда гомер аяк басмаган элекке хезмәттәше килгән булган, идәнен юарга өлгермәгән, тегесе аның пычрак идәнен күреп чыгып киткән, имеш... Үткән ел Фазылның сеңлесе: «Ашка итне аз салып пешерә икән Саҗидәсе. Саранрак безнең килен. Фазыл әллә шуңа бик ябык микән безнең?..» — дип, ахирәтенә гайбәт җиткергән булган. Кызып киткәч, Саҗидә авызыннан бу гайбәт сүз дә «тишелде». Әрләшеп туйгач, карар кабул иттеләр: безгә дә бикле капка артында яшәргә! Беркем керми, берни күрми! Кызулык белән капка биклим дип җилсенгән Фазыл капка буена җитә килә кире борылды. Ни көләргә, ни еларга белмәде ул. Моннан унбиш ел элек куелган җил капкада ни эчтән, ни тыштан бикләү җайланмасы юк иде шул. Саҗидә бер кызган уңайдан ирен булдыксызлыкта гаепләде. Фазыл хатыны сүзенә әллә ни исе китмәде, «ничек шулай яшәлде икән?» дип бик гаҗизләнде. Ул балта остасы, ни тотса — шуны булдыра. Иорт-җирен дә үз куллары белән җиткерде. Ә менә капкага бик куелмаган! Чынында ул аны кирәксенми иде. Авылда беркем дә начар уй белән кермәде аларга, кермәячәк тә дип ышанган хәлдә яшп бирә иде. Сүрелгән иде инде ир, тыныч кына:
— Веранда ишегендә эчтән келә дә, тыштан йозак элү өчен чылбыр да бар, бикләрсең, — диде ул хатынына.
Шулай итеп, Фазыллар да, соңлап булса да, кызлары шаяртып әйткәндәй, «бикле ишекләр проектына» кушылдылар. Фазыл эшкә бик иртә китә. Чит авылда үзе җитәкләгән бригадасы белән йорт салалар. Көн матурында кайтулары да кояш баеганда гына.
Кояш чыкканда, Фазыл артыннан Саҗидә шарт итеп эчтән бикләп калды. Кызы да иртән калага, аквапаркка китеп барды. Бикле өйдә Саҗидә үзен бертөрле кырысрак эшем иясе кебек хис итте. Әйтерсең, ишек бикләп, чегән урлаган тавыклар өчен янган күңелен баса, капкага бик куя белмәгән иреннән үч ала...
Ул, телевизорны кабызып, «Мәйдан» каналын ачты. Ярсу күңел белән гадәттәгедән катырак итеп тавышын да ачып куйды һәм көндәлек эшенә тотынды: камыр изеп, таба ризыклары пешерергә әзерләнде. Ишек бикле булуын исенә төшергәләде. «Бар да кешечә!» — дип бераз горур кыяфәттә йөрсә дә, әледән-әле күз алдына кемнеңдер, аларга керә алмыйча, кире борылуы килде. Телевизор тавышын да кысты, шакысалар, ишетмичә калмыйм тагын, дип тә тынгысызланды, берничә тапкыр тиктомалдан тәрәзәдән дә карап килде. Эше эш булмады, камыр ризыклары да уңмады, хәтта бер табасы артык кызарып, камыры катып та китте.
Бу көн хуҗабикә өчен җиңел булмады. Ишек-капкаң бикле булгач, күңелең дә бикле булырга тиеш икән ләбаса. Кешенең үзенә, проблемаларына битараф булып: «Килсә-ә?! Кире китәр!..», «Борылып китсә, кабат килер, кирәк булса» дня белергә, күпмедер дәрәҗәдә туң йөрәккә әйләнергә кирәк! Юкса тынычлык таптым юк икән... Ул үзен, әле кичтән генә шаяртып атаган яңа проектка әзерләп, шулай тынычландырырга тырышты.
Каладан кайтып килешли, кызы шылтыратты:
—Әни, ялкынлы кайнар сәлам сиңа! Мине кертәсеңме-е? — Шат көлү авазы көчлерәк ишетелде, Саҗидә, җавап биргәнче, телефонын колагыннан ерагайтты: — Әкрен... Хәзер ачам...
Кичен Фазыл да күңелле генә шылтыратты:
—Әй! «Бикле ишекләр проектын»нда катнашучы Сазидя ханум! Ишекне ачмассызмы икән?
Кәефе күтәрелгән хатын:
—Баш өсте, Фазылҗан әфәнде, — дип, үзе дә сизмәстән, кычкырып көлеп җибәрде.
Көннәр шулай үтә торды, һәрнәрсәгә ияләшә адәм баласы. «Авыл җирендә көндез капка бикләү нигә кирәк ул?» дип яшәгән Фазыл да күнде. Бикләнеп яшәүне «проект» дип исемләп, ачы көлү белән әйтеп сөйләшсәләр дә, Фазыл күрә: алар гаиләсе, алар авылы кешеләре генә түгел, ил белән бер-берсеннән читләшә бара кешеләр, аралашу да чикләнә бара.
Күп көннәрдә ачы көлү татлы көлүгә әйләнде, «Сөеклем, ач инде!» дигән купшы сүзләр белән дә бизәлде. Уналты яшьлек кызлары әнисе белән янәшә аралашып тора, ә үзе, читтәге кеше сыман, әнисенә әйтер сүзен телефоннан шылтыратып әйтә, шуннан кызык таба. Беренче сүзен — «Ялкынлы кайнар сәлам, әни!» диюне гадәткә кертте. Югыйсә берничә сәгать элек өйдән чыгып киткән бала бит үзе. Кызык бит, Фазыл капкага да бик куйды, верандадагы бикләрне дә заманчага алыштырды. Саҗидә, «шәп проект булып чыкты бу!» дип, үзалдына елмайды.
Үз ачкычын оныткан вакытларда, хуҗа үз йортына хатыныннан капка ачуын сорап үтенә, Саҗидә ачарга чыкканын озаграк көткәндә, ризасызлык белдергәч әйткәләшеп тә алалар.
Күнәсең икән ул. Гадәтләнгән нәрсәгә тәмам ияләшәсең икән, хәтта үз дөньясы белән генә яшәгән кеше ваемсызлана да икән ул.
...Саҗидә очраклы гына тәрәзәгә карады һәм күршеләре Гатаулла бабай оныгын күреп алды. Капканың бикле булуыннан борылып китеп барышыдыр дип аңлады. Хуҗабикә, өйдә булуын белгертеп, тәрәзә шакырга бер уйласа да, уеннан кире кайтты. Йомышы — кызларынадыр. Бер класста укыйлар бит. Шунда ук, «ник мәктәпкә бармады икән бу чибәркәй» дип уйлап алды алуын, тик сәбәбе артык кызыксындырмады. Берәр нәрсә сорыйсы булгандыр. «Мә» дип ник килсен икән? Сорыйсы нәрсәсе булгандыр?!
Күңелең тар булса, тарлыкка сыешып була, киң булса гына — киңлек сорар ул күңел дигәнең!
...Аталары белән чордаш, күрше Гатаулла бабайның үлемен аны җирләгәннең икенче көнендә генә белделәр
Фазыл белән Саҗидә. Бу хәл бераз кәефләрен алды алуын. Тик онытылды, аннары... Күрше булып та кереп тә карамадыгыз, дип үпкә белдерүче дә булмады. Гаеп сүз әйтүче булгандыр авылдашлар арасында, булмый калмагандыр анысы, ләкин аралашмагач, аларга әйтүче дә, җиткерүче дә булмады.
Фазыл, әлбәттә, уңайсызланды. Кулдашлары белән түбә ябалар иде. Шунда да мәрхүм Гатаулла картны уйлап эшләде. Ә төнлә карт аның төшенә керде. Озын түгел иде төш. «Энем, безгә кунарга кер!» — диде дә билгесез юнәлештә, караңгылыкка таба таякка таянып китеп барды. Йокысыннан торгач та, гел исендә булды бу төш. Үлгән кеше үзенә чакырамы, әллә яшәгән йортына чакырамы? Эштә дә күргән төшен уйлады, эше эш булмады. Ник алай дип әйтте? Керешеп, аралашып яшәгез диюе булгандыр инде дип тынычландырырга тырышты ул үзен.
Ихлас күңелле, ярдәмчел иде шул Гатаулла бабай. Әтисе сөйли иде. «Бер дә белмәгән кешеләрне дә ашатып-эчертеп чыгара иде Гатаулла. Юлчыларны кундырып чыгара иде» дигәннәре әле дә исендә.
Әйе шул, Фазыл кечкенә чакта да узгынчыларны, табынга утыртып, чәйләп сыйлап чыгаралар иде. Әле күп еллар элек түгел бит. Утыз ел элек кенә! Тарих өчен утыз ел чүп бит ул. Кешелек дөньясында үзгәрешләр шулкадәр тиз бара. Кызганыч, сөенечле түгел бугай. Сәбәп нидә? Элегрәк халык гади, игелекле, юмарт булган, барын уртаклаша белгән. Барын дигәннән, үзләрендә дә ризык мулдан булмаган бит ул елларда. Бик тиз үзгәрәбез шул. Сүз дә юк, һәркемнең күңеле кушканча яшәргә хакы да бардыр. Ләкин һәр кеше заман шаукымына иярергә тиеш дигән сүз юк. Асылыңа хыянәт итмичә, үзең булып калырга кирәктер, бәлки. «Бикле капкалар проекты»н уңыш белән үттек» дип шаяртып сөйләшсәләр дә, Фазыл күңелендә әнә шундый ризасызлык бар иде әле, бар. Әйтерсең әти-әнисенең васыятен үтәмәгән, гореф-гадәтләрдән читләшкән өчен, Гатаулла карт аны үзенә акыл-нәсыйхәткә чакыра.
...Төтен исен иң беренче Гатаулла бабайның өчесенә җыелган ирләргә бәлешләрен җылы мичтән табынга чыгарырга җыенган Фәридә сиземләде. «Мичемнең очкыннары, чәчрәп, чүпрәк-мазарга кунган идеме икән әллә» дигән уй башына яшен тизлегендә килеп китсә дә, ул янган иснең ачык тәрәзәдән килүен яхшы чамалады. Нинди көч иярләгәндер Фәридәне, үзе дә белми: табындагыларга берни белдермичә, өйдән йөгереп чыгып, Нәзирәләр белән Саҗидәләр арасындагы биек коймага үрмәләп, хәйран биеклектән сикереп төште дә йодрыгы белән тәрәзәгә китереп сукты:
— Мунчагыз яна! — Чылтырап тәрәзә коелды...
Бу тавышка бикле ишеген ачып атылып чыккан Саҗидә генә түгел, искә алу ашына килгән ирләрнең яшьрәкләре дә, ызандагы койманы бер сугу белән аударып, ут ялкыны күренгән мунчага таба чаптылар.
Күрше йорттан ыргылып кергән ирләр ярдәмендә янгынны тиз арада сүндереп, инде тынычланырга өлгергән Саҗидә эштән кайткан ире белән шул ызандагы ватык койма уемы аша Фәридәләргә рәхмәт әйтергә керделәр.
Фазыл, күршеләреннән чыгу белән, капканың эчтәге биген салдырып алды. Уйлары ярсу иде аның. Кулындагы бик артык кайнар булып тоелдымы, әллә бик сөйкемсез күрендеме — аны учында чөеп торды ул. Яңаклары сикереште. Күз карашы бераз янып каралган мунча бүрәнәсенә төште. Күз алдына ялкынлы мунча килеп басты. Фазылның җанын көйдергән уйлар белән бергә бикләү җайланмасы тирес өеменә очты...
2025-07-25 19:34