СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рабит Батулла "Аю баласы Әппәс"
Урманда Әппәс исемле бәләкәй аю баласы яши икән. Бәләкәй генә булса да, ул бик эшчән булган, ди. Әппәс яз көне бакча казыган, кишер чәчкән, чөгендер, кәбестә, кыяр утырткан. Шулай ук помидор, шалкан да үстергән. Түтәлләргә һәр көнне су сипкән, чүпләрен утаган.
Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю чөгендер, кишер алган; кәбестә, кыяр җыйган; шалкан йолкыган.
Аларны чишмә суында юган да ашый башлаган икән үзе.
— Мәм-мәм-мәм, шундый тәмле!.. — дип сөйләнә икән үзе.
Шулчак бер Куян узып бара икән. Куянның бик каты ашыйсы килгән.
— Аю Әппәс, миңа да тәмле әйбер бир әле, — дигән ул.
— Мә, тәмле итеп аша, — дигән аю баласы.
Куянга үзе үстергән һәр яшелчәдән өлеш чыгарган. ~ - Мәм-мәм, ай-яй тәмле икән болар! — дигән Куян. — Рәхмәт сиңа, Әппәс, рәхмәт!
Бераздан Әппәс янына Керпе килеп чыккан.
— Мә! Син дә авыз ит! — дип, Әппәс Керпегә дә яшелчә биргән.
— Мәм-мәм, телеңне йотарлык икән болар! — дигән
Керпе дә. — Рәхмәт сиңа, Әппәс!
Озакламый аю баласы Тиенне очраткан.
-Тиен, син дә аша яшелчә! Бик тәмле! – дигән аю баласы.
Әппәс әнә шулай урмандагы барлык җәнлекләрне күчтәнәч белән сыйлаган. Барысы да Әппәскә рәхмәт әйткәннәр.
Кыш җиткән. Аюлар, кар астындагы өннәренә кереп, кышкы йокыга талганнар. Бәләкәй Әппәс тә кар астында куыш ясап йокларга яткан.
Син дә йокла инде, балам, аю баласы Әппәс кебек, син дә йокла...
Әлли-бәлли көйлим мин,
Әкиятләр сөйлим мин.
Тыныч йокы тели-тели,
Сиңа бәхет юллыйм мин
Бәү-бәү итәр, бәү итәр,
Улым йокыга китәр.
Улым, йокыдан торганда,
Дәү булып үсеп җитәр.
Йокла, улым, йом күзең,
Йом, йом күзең, бәбием.
Йокың һәрчак татлы булсын
Сәламәт бул, нәнием!
2023-10-31 14:10