СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Ай белән Кояш"

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Менә алар, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош — Ярканат кына кул куймыйча калган, ди. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
— Барлык кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин, — дигән Ярканат, — шул сәбәпле куймадым, Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, — дигән. Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр: — Дөрес әйтә, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми, — дигәннәр.
Ай белән Кояшның икесенә дә бер җирдә генә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәячәкмен, — дигән.
Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Ай Ярканатка каршы сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.