СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рус халык әкияте "Шалкан"

Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды. Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
Әби булышырга оныгын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
Кыз шалканны тартышырга Жучканы чакырды. Жучка — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Жучка ярдәмгә песине чакырып китерде. Песи — Жучкага, Жучка — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Жучкага, Жучка — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга ябышты.
Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.