СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вахит Монасыйпов "Ике шәм"

Чоланда, тартмалар арасында, ике шәм качып калган.
Үзләре моңа бик тә шатланышканнар. Янәсе, күрмәделәр, утлы эшкә җикмәделәр.
Әзме-күпме вакыт узгач, берсе болай дип сүз каткан:
— Юк, агай-эне, качып-посып ятар өчен яралмаган без.
Хезмәттә, кызу хезмәт ялкынында янар өчен яралган!
—Китсәнә, җүләр!— дигән икенчесе.— Шундый япь- яшь башыңны көпә-көндез әрәм итәргә?!
—Юк, юк! Эшсез торалмыйм мин! Янсам янам, әмма чыгам мин кешеләр янына, дәртем сүнгәнче хезмәттә янам!
Сау бул, мин киттем.
Шулай дигән дә тартмалар арасыннан шуышып чыккан.
Аны шундук күреп алганнар, һәм шәм, караңгы төшүгә, ялкынланып эшкә тотынган...
Ә чоланда посып калган икенче шәмне шул ук кичне тычканнар кимереп бетергәннәр, валчыгын да калдырмаганнар, ди, бичараның...
2025-12-04 16:17