СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Күндәм кыз"

Бер көнне бер ана үзенең кызына:
— Карале, кызым, нигә син һаман эшсез утырасың? — дигән.
— Нәрсә дә булса эшләр идең, ичмасам.
— Ни эшлим соң, әнием? — дип сораган кыз.
— Бүтәннәр ни эшләсә, син дә эшлә.
— Ә бүтәннәр ни эшли соң?
— Анысын бар әнә күршеләргә кер, кара.
Шуннан кыз авыл буйлап кешеләрнең ни эшләгәннәрен карарга чыгып киткән. Бер өйгә барып керсә, анда ашлык җилгәрәләр икән, икенчесендә юылган киемнәрне казанда кайнаталар икән, өченчесендә мичкә ипи тыгып яталар икән.
Кыз өйләренә кайткан да бүтән кешеләр кебек үк ашлык җилгәрмәкче булган. Өйдә ашлык табылмагач, ишегалдына он алып чыккан да җилгәрә башлаган. Ул шулай бөтен онны җилгә очыртып бетергән.
Бу эшен төгәлләгәч, икенчесенә тотынган. Башта казан астына ягып су җылыткан, аннары казанга салу өчен берәр нәрсә эзләгән дә әтисенең тунын табып казанда пешереп чыгарган.
Инде соңгы өченче эш — мичкә ягып берәр нәрсә пешерәсе калган. Кыз кыяр тозлап куелган кисмәкне алган да янып торган мичкә тыккан.
Шул чакны әнисе кайтып кергән дә кызыннан сораштыра башлаган:
— Я, ничек соң, кызым, эшләргә өйрәндеңме? — дигән.
— Өйрәндем, өйрәндем! — дигән кыз, мактанып. — Онны да җилгә очыртып бетердем, тунны да кайнаттым, кыярны да пешердем.