СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Николай Сладков "Аю белән Кояш"

Яз башында Аю өненә Су үтеп керде дә йоклап яткан Аюның ыштанын чылатты. Аюга бу хәл бер дә ошамады. Суны, икеле-микеле сөйләргә урын калдырмаслык итеп, сүгә башлады:
— Каян килеп чыктың әле син монда, истә-санда югында? Мине бимазаларга ничек җөрьәт иттең? Кирәгеңне бирәм хәзер, кибеп-корып беткере.
Бу сүзләрдән Су хафага төште, челтер-челтер пышылдап болай диде:
— Минем тамчы да гаебем юк, Аю абзый. Карда бөтен хикмәт, аннан җавап ал. Тик торганда җебеп эри башлады бит. Кар эрегәч, мин нишлим, су булам да түбән җиргә ага башлыйм.
— Әле шулаймыни, Кар гаеплемени? Күрмәгәнен күрсәтәм мин аның хәзер! — дип үкерде астына су кергән Аю.
Кар, бу янауны ишетеп, бер агарды, бер күгәрде. Көчкә-көчкә телен әйләндереп, болай диде:
— Минем гаебем юк бит, Аю абзый, Кояш гаепле. Бер кыздыра башласа, чик-чаманы белми, кыздыра да кыздыра. Эремичә нишлим, табигатемә каршы килә алмыйм бит инде.
— Димәк ки, минем ыштанны чылатучы Кояш дисез инде сез? — диде Аю Кояшка бармак янап.— Менә хәзер сабагын укытам мин аның.
Тик Аю юкка гына тузынды. Күктәге Кояшны нишләтсен ул, тешләп тә, камыт аяклары белән таптап та, изеп тә булмый бит аны. Әнә ул, елмаеп-көлеп, бар җиһанга шифалы нурларын чәчеп, биектә-биектә йөзә. Карны эретә, оя-өннәрне суга батыра, Аюның ыштанын чылата. Чебен дулап тәрәзә ваталмаган кебек, Аю мескен нишләсен?! Өнен ташлап чыкмый хәле юк. Зарланды, зарланды да, камыт аякларында әвеш-тәвеш килеп, өненнән кузгалды. Ыштанын киптерергә, язны каршыларга якты дөньяга чыкты Аю.