СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Япон халык әкияте "Комсыз хуҗабикә"

Бер авыл кунакханәсенә илләр гизеп йөрүче сәүдәгәр туктаган, ди. Җилкәсенә зур гына төенчек аскан була ул. Кунакханәнең хуҗабикәсе үтә дә комсыз хатын икән. Төенчеккә күзе кыза бит моның. Сәүдәгәрне бүлмәсенә озатып куя да шундук ире янына киңәшкә йөгерә.
— Җиңел эш бу, — ди ире. — Мёга дигән үләнне җый да кайнап торган суда пешер. Мёга үләне ашаган кеше нең хәтере югала. Ашына катыштырып бирсәң, төенчеген онытып калдыра да калдыра сәүдәгәрең.
Хуҗабикә ире кушканча эшли. Сәүдәгәр кичке ашны тәмләп кенә ашап куя. Башы әйләнеп киткәндәй була, күзен кан баса, йоклыйсы килә башлый.
Иртән уянса, үтереп башы чатный. Озак уйланып тормый сәүдәгәр, җыена да авылдан чыгып тая.
Хуҗабикә аның китүен көтеп кенә тора да сәүдәгәр кунган бүлмәгә ташлана. Бүлмәдә исә җилләр уйный... Бөтен бүлмәне айкап бетерә хатын. Төенчек энә түгел ич инде — әллә каян күренер иде. Хатынның бик нык ачуы килә, ире янына йөгереп бара да:
— Синең мёга үләнең бер тиенгә яраксыз! — дип кыч кыра. — Сәүдәгәр киткән, төенчеген калдырмаган...
— Булмас! — ди ире. — Мёга үләне ашаган кешенең хәтере югала. Юньләп эзлә, нәрсәсендер оныткан ул, минемчә...
Хуҗабикә яңадан бүлмәнең астын-өскә китерә, тик берни дә таба алмый. Ахырда ул бүлмә уртасына баса да учы белән маңгаена шапылдатып кычкырып җибәрә:
— Оныткан! Оныткан!
Ире аның тавышын ишетә дә бүлмәгә керә.
— Нәрсәне? Нәрсәне оныткан? — дип ашыга-кабалана сорый.
— Кунган өчен акча түләргә! — ди үрсәләнгән хатын.