СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айзирәк Гәрәева-Акчура “Өчпочмак”

Эше каты кояшның, җирне җылытам дип, тәмам кызарып пешкән. Инде бераз сүрелергә дә вакыты җитеп килә. Аннары авыл артындагы басуга гына тәгәрисе кала. Көндәгечә, авыл урамы кичке шәфәкъ нурына күмелер... Җиргә сеңеп барган тәбәнәк эскәмиясендә җыйнак аркасын койма баганасына терәп утырган Әсматтәй дә...
Бүген Әсматтәй «тормыш иптәше»нә әйләндергән баганасын сагынгандай ашыкты, бераз иртәләде капка төбенә чыгарга.
Килене янына күрше Зифаныкы Гөлфирә — тел бете керде. Авылда берәрсе хакында гайбәт чәйнәми калса, төн йоклый алмас. «Ярар, әйдә, сөйләшсеннәр. Яшь чакта шулай инде ул, гомер узмас, сөйләр сүз бетмәс төсле», — дигән булып чыгып китте шул.
Кичкырын бер-берсенә кара-каршы «утырырга» яраткан кояш белән Әсматтәйне урам юлы гына аера. Капка төбендәге эскәмиядә багана белән «парлашкан» карчык күз алдында авылдашларының әле берсе, әле икенчесе бер-ике секундка гына булса да тукталып, кояшның басу буйлап сузылып килгән нурларына күмелеп ала. Туктап та тормаслар иде, әмма әбидә үзенә генә хас бер тарту көче бар төсле, һәрчак елмаеп, үз итеп дәшәр. Шаян сүзләре белән әллә каян сине каршы алыр: «Хәлләр бер дигән әле, бер дигән. Менә колагым гына катыланды. Сәламеңне дә ишетми торам... Иптәшем дә бер көе, күз тимәсен, карт сөяккә сөялергә ярап тора...» Шундый кеше янына ничек тукталмый үтеп китәсең?!
— Исәнме, Әсматтәй!
— Утырасыңмы, Әсматтәй?! Тормыш иптәшеңә сәлам!
— Хәлләр ничек, Әсматтәй?!
— Саумысыз!..
Авылдашлары, баеп баручы кояшка аркаларын куеп, Әсматтәйгә карап туктала. Бәлки әле, шул мизгелдә күңелләреннән «Капка төбен сагалаудан башка эше юк» яисә «Картаймыш көндә капка баганасы тормыш иптәшеңә әйләнә күрмәсен» кебегрәк уйлар да узып китә торгандыр...
Ә менә бернәрсәне алар гомер уйламаслар. Йөз төрле уйлары белән бергә әби каршында нурга күмелеп алуларын күз алларына да китереп карамаслар! Әсматтәйгә исә менә шул гына кирәк кебек. Әйтерсең аның кояш белән кара-каршы утыруының бөтен кызыгы, мәгънәсе менә шунда — юлдагыларны бер мизгелгә генә булса да нурлы түгәрәк эчендә итеп күрергә теләүдә.
— Әсмәттәй, күрмәдеңме, дим? Әвен базарында йөрисеңме соң син? Онык үтеп китмәдеме? Кайсы якка китте? Түбән очка табамы?
Үзенең капка төбеннән генә кычкырган Зифаның яңгыравык тавышы бу. Ярый, әйдә, кычкырсын, аннары әле «Әй, синнән сорап торган тагы» дигәндәй кул селтәр һәм кереп китәр. Ул бит гел шулай итә. Гомере Әсматтәйгә кул селтәп узды.
Иртәрәк чыккан шул. Узып-китеп торучыларны гына түгел, хатирәләрен дә баеп барган кояш нурына күмәргә, алай гына түгел, җылытып калырга вакыт бар икән әле...
Борһан, Зифаны ияртеп, Әсмадән фатиха сорап кергән мәлдә, өчесе дә үзгәрде төсле. Әлеге вакыйгадан соң аларны яхшы белгән кеше Борһан — элеккеге Борһан, Зифа — элеккеге Зифа, Әсма элеккеге Әсма түгел дияр иде. Кеше, ниндидер бер адым ясап, тормышын гына түгел, иң беренче чиратта үз-үзен үзгәртә икән. Күңелдәгеләрен чит ятларга сиздермәскә тырыштылар. Бары тик бу үзгәрешне ара-тирә аларның күз карашлары гына сатты. Борһанда гаепсезгә гаепләнгән кеше карашы барлыкка килде. Ул Әсмага туры карый алмый башлады. Зифа исә, киресенчә, Әсманы очратса, кисеп-сынап карый. Әсманың күз карашында кайчак моңсу чарасызлык уйный торганга әйләнде.
— Син бит миңа бертуган апам төсле. Безгә фатихаңны бир, — диде бусагада Зифаны җитәкләп басып торган Борһан.
Әсманың печән җыеп, әлсерәп кайтып кына кергән һәм йотлыга-йотлыга су эчеп торган мәле иде. Кулындагы сулы чүмечен аздан гына төшереп җибәрмәде.
— Фатиха?
— Әйе, без өйләнешәбез. Әнкәй, үлгәнче, синең карауда булды. Аңардан кала минем башка якын кешем юк. Син бертуган апа төсле...
Нинди апа булсын ди ул! «Үскәнем» дип әйтми башлаганга да бишбылтыр бит! Аларның уртак серләре, ниятләре дә бар! Әнисе, мәрхүмә, аны, күрше кызын, килен итеп бетергән иде бит! Моңа егет үзе дә каршы түгел кебек иде... Ә ул «башкага әйләнәм» ди. Ни булган Борһанга?
Әсма сораулы карашын егеткә төбәп торган арада, сүзгә Зифа кушылды:
— Мин аңар район үзәгендәге туганнан туган апасына барыйк дигән идем...
— Зифа! Фатиханы аны якын күргән кешедән алалар.
— Туган кешедән алалар!
Пар иткәне клубка эшкә килгән күрше авыл кызы чая Зифа икән. Әсма якын иткән кешесе генә булып чыгамы?! Якын иткән кешегә өйләнмиләр микәнни соң? Әсма озак уйлап тормады, тизрәк чыгып китсеннәр һәм, башка күземә күренмәсеннәр дигән уен ясалма елмаю артына яшереп:
— Миннән сезгә фатиха. Матур яшәгез, әйбәт торыгыз, үскәнем, — диде, Борһанга карап. — Ә син, Зифа, миңа килен инде, алайса. Борһанга апа булгач... Килен, Борһанга каршы төшеп маташма, ул төшеп калган егет түгел. Бәхетле булыгыз... Ачуланмагыз, кичкә кадәр печәнне чүмәләп бетерәсе бар...
Зифа ни рәхмәт әйтмәде, ни каршы дәшмәде. Борһанга ияреп чыгып китте. Алар чыгып китүгә, Әсма күзенә тыгылган яшьләренә ирек бирде. Мендәренә капланды. Косынкасын онытып калдырганга күрә, Зифа исә кабат керде һәм аның сулкылдап елавын күрде. «Барыбер Борһан аныкы, нәфесеңне сузып ятмасана карт кыз башың белән» дип әйтергә теле бик кычытты кычытуын, әмма Борһанга әйтер дип куркып, мыштым гына яулыгын алды да чыгып китү ягын карады.
Берничә көннән Әсма күптәннән туганнары димләп йөргән иргә ризалыгын бирде. Аның тизрәк авылдан китәсе килде. Менә шулай итеп, бер атнада ике күрше авыл кыз алышты. Ике авыл да киленнән уңды...
— Исәнме, Әсма апа!
Әсматтәй уйларына чумган арада янына килеп баскан хат ташучы Әнисәнең тавышына сискәнеп китте. Абайламый да тора икән ләбаса.
— Әллә чын-чынлан йоклап утырасың инде, Әсматтәй? — дип көлде Әнисә.
— Кояш җылысына изрәп киткәнмен бугай шул, — дип, кыз янына утырсын өчен, урыныннан күчебрәк куйды. — Көн дә почта таратасың, хет бүген миңа бер хат алып килдеңме?
Әнисә утырырга ашыкмады:
— Нинди хат инде ул тагы? Кемнән көтәсең?
— Нинди, нинди дип, мәхәббәт хаты!
Әнисә, мәрхүм анасы Гөлфәния төсле итеп, баягыдан да кычкырыбрак көлеп җибәрде. Гөлфәния — Әсма килен булып төшкән күрше авылдан. Шуңа ул кызны балачагыннан ук белә, якын итә. Гадәттә, аны кояш нурында башкаларга караганда күбрәк тә тотарга тырыша кебек. Тиз генә җибәрергә тормый, каршында шактый бастырып тота. Әнисе мәрхүмәкәйнең рухы куансын, кызым кояш нурында яши, дисен. Бу юлы да күбрәк сөйләндерергә ниятләде, әмма Әнисә ашыга иде.
— Чын сөйлисең дип торам тагы! Бүгенгә менә район газетасын укый тор, яме, Әсматтәй. Ашыгам, шәһәрдән түткәйләр кайта... Менә ал әле газетаны... Андагы котлаулар мәхәббәт хатларыннан бер дә ким түгел. Су буе итеп язылган.
— Карт кешегә шул да ярап тора дисеңме?!
Әнисә, көлә-көлә нурга күмелеп, үз юлы белән китеп барды.
Бераз алдашты, мәхәббәт хатын укыганы бар аның. Ул чакта почтаны Гөлфәния өләшә иде әле. Гөлфәния аңар капка төбендә хат тоттыргач, ул шунда ук ире читтә эшләп кайткан урыннан килгән бу хатны берни шикләнеп-нитеп тормастан укый башлады... Укып чыкты да, үзе генә ишетердәй итеп:
— Беркемгә дә бирмим, — дип, Гөлфәниягә «сау бул» да әйтеп тормый, ишегалдына атылды.
Нишләсен, бирде, хатны гына түгел, ирен дә. Мәхәббәт хатында бала хакында сүз булмаса, бәлки, Әсма аны ертып кына ташлаган булыр иде дә!
Аннары ире, бала табып, шуны үстереп яткан читтәге мәхәббәтенә «барып кына кайтам» дип китте. Берничә айдан Әсма кабат ата-анасы нигезенә юл тотты. Тиздән аның малае туды...
Зифаның күл селтәүләре менә шуннан соң башланды да кебек. Әсманы ире ташлап киткән, туган авылына кире кайткан хатын дип түбәнсетүе идеме, әллә һаман Борһанын тартып алыр дип куркудан чыдаша алмавы идеме, кул селти дә китеп бара.
Берсендә чишмәдән кайтып килеше иде, Борһан юлына аркылы төште. Бераз салмыш ир:
— Әсма, телисеңме иреңне эзләп табам? Телисеңме, мин аны халык судына бирәм? Хатынын, баласын ташлап киткән өчен, арт сабагын укыттырырга кирәк аның! Син курыкма, миңа гына әйт, яме, эзләп табам! Эшләгән җиренең адресын бир. Әйт, барыйммы, ә? — дип очынды.
Хатынның җавабы кыска булды:
— Бер тапкыр фатихамны алдың. Җитмиме?
Әлеге сорауны ишеткәч, Борһан бүтән «батырлык» күрсәтергә талпынып йөрмәде. Кеше күңеле тоташ әрнүләрдән генә тормый. Бигрәк тә сабыен бишек җырлары көйләп үстергән, аннары улының мәктәптәге уңышларына куанган, югары уку йортын тәмамлап, авылда агроном булып эшли башлауларына горурланган ананың күңеле әрнүләрдән тора дисәләр, Ходайга каршы сүз әйтү белән бер булыр. Шәһәрдә укыганда танышып, дуслашып алган кызын күрсәтергә алып кайткач, күңелендә ниндидер бер әрнүгә охшаш хис кузгала башлаган иде башлавын, әмма булачак киленнең беренче күрүдә үк үзенә бертөсле ягымлылык белән «әни» дип эндәшүе җанына май булып ятты.
Шулай да, бер җай китереп, улына күңелендәгесен әйтеп салды:
— Улым, башка кызларың юкмы?
— Булса да, алар Ленага тормыйлар.
— Ничек алай?
— Менә, әни, авылдагы кызлар шундый авыр уйлыйлар, тегеләй дә ярамый аларга, болай да... Үзең ишеткәнсеңдер, әни, кирәкми миңа авыл кызлары. Ә Лена ул бөтенләй башка.
Әсма улын ахырга кадәр тыңлап бетермәде. Ленаны хурлап, кирегә сүз сөйләп утырырга теле бармады. Күренеп тора: начар, тәрбиясез бала түгел бит, татар кызы түгел түгелен, нишлисең. Шулай да сүзне башка яклап дәвам итте:
— Бәлки, улым, өйләнергә ашыкмассың? Бераз уйла, тормышыгыз алда бит әле...
— «Эшли башлауга өйләнәсең, кара аны, малай актыгы!» — бу кемнең сүзләре, әни?
Алар икәүләп көлеп җибәрделәр. Сүз беткәнгә санап, улы эшенә ашыкты. Әсма исә, үз алдына сөйләнә- сөйләнә, өстәл өстен җыярга кереште:
— И Алла!.. Кеше үзе дә, теләге дә үзгәрми тормыйдыр, нишләтәсең. Әнә беркөнне — бәлеш, икенче көнне өчпочмак ашыйсы килгән төсле. Югыйсә ите дә, бәрәңгесе дә шул, хәтта камырын да бертөсле әзерлибез: тоз, су, он. Барыбер бәлешкә генә риза түгел, өчпочмакка үреләбез шул... Өчпочмак кирәк, дибез. Хәерлегә булсын инде...
Әлеге сөйләшүдән соң бер атна чамасы үтте микән, бернинди туйсыз гына, Лена, ашыгып, килен булып төште. Кызларының татар егете белән йөрүен, аңар кияүгә чыгарга җыенуын белеп алгач, ата-анасы ду купкан икән. Кызларын акылга утырту ниятеннән өйдән бөтенләй чыгармый башлаганнар, тиз арада ерактагы туганнарына җибәрергә билетларга кадәр алганнар. Ә ул менә, поездына утырмый, вокзалдан яратканы янына юл тоткан. Ничек инде улың өчен шундый адымга бара алган кызны куып чыгарасың? Шәһәр читендәге бистәдә үз йортлары белән яшәгәнгә күрә, аңар авыл бер дә чит түгел. Авыл эшенә кулы ятып тора. Иң беренче итеп, өчпочмак пешерергә өйрәтүне сорады. Бәхетләре генә була күрсен... Әсманың теләгәннәре тормышка ашты, өчәүләп матур гына яшәп киттеләр.
...Берәү койма буйлап кына килә. Юлдан барса, Әсматтәй каршында нурга күмелер иде, белми шул. Урам уртасыннан барырга кыенсынамы икән, нигә шулай коймага елышырга?!
Ул арада ишегалдында килененең биләмгә кергән күрше хатыны белән сөйләшкәне ишетелде.
— Теге көнне сездә ашта булып кайткач, әнкәй ачуымны чыгарып бетерде. «Әсматтәйнең килене килен менә, ичмасам! Өчпочмагын ашап туймалы түгел!» дип төшләремә керә язды. Әйт әле, Лена, ничек пешерәсең син шул өчпочмагыңны? Рецептын бир, зинһар, ә?
—Обычный рецепт. Бераз эченә дуңгыз мае гына салам.
— Алай икән... Мин алай сала алмам инде...
Әсматтәйнең күз алдында кояш басуга тәгәрәмичә генә урынында юкка чыкты. Коймага елышып килгән кеше утырган урынында авып барган әбине тотып калды. Шул минутта ук аның урамны яңгыратып кычкырган тавышы ишетелде:
— Лена, тиз бул, чык монда!
Телләренә салынып торган хатыннар капка төбенә атылып чыктылар. Бу вакытта Әсматтәй «тормыш иптәше»нә башын салган килеш тып-тын калган иде. Эштән кайтып килгән салмыш ир чарасыз калып нишләргә белми торганда, Лена, йөгереп килеп, Әсматтәйне үзенең кочагына алды:
—Әни, әни... Ни булды? — Каенанасы дәшмәгәч, үртәлеп иренә ташланды: — Синең эчеп йөрүләреңнең результаты бу!
— Йом авызыңны! Әнине дә карамыйсың!
Ир белән хатын әйткәләшеп торган арада, Әсматтәй аңына килде. Улына карап эндәште:
—Юлга чык, сине дә нурга күмәсем килә. Түгәрәк нурга...
Улы, аны тыңлап тормый, кабат хатынына җикеренде:
—Әнине өйгә алып керергә кирәк. Нәрсә карап торасың?! Күтәрергә булыш!
Хатыны җавап биреп өлгергәнче, әнисе аптырашта калдырды:
— Юк-юк... Кирәкми, килен. Ә кая соң әле минем улым? Улым эштән кайтмадымы әле? Шуны гына көтеп утыра идем...
— Әни, мин монда бит?! Әллә күрми башладың? — диде тәмам каушап калган ир. Ул, иелеп, әнисенең кулларын тотты, үзенә каравын өметләнеп тынып калды.
Әсматтәй исә аны әллә ишетте, әллә юк. Әллә кулын тойды, әллә юк. Ул инде аларның икесенең берсен дә танымый башлаган иде, күрәсең. Сөйләнүе исә саташуны хәтерләтте:
— Минем киленем татар кызы булмады инде. Алай да өчпочмак пешерә белә. Тик менә безнеңчә пешерми икән...
— Әни, әни, син өйрәткәнчә пешерермен... Өчпочмак түгел... Син яраткан бәлешне салырмын. Чирләмә генә... — дип елап җибәргәнен сизми дә калды Лена.
— Нинди бәлеш? Хатын, мышкылдама әле!
Әсматтәй аларның сүзен гүя ишетмәде, үзенекен дәвам итте:
—Улым — минем авылда иң кирәкле кеше... Ул минем бердәнберем. Әллә каян гына табып, шуңар эчертәләр менә. Исерек түгел бит ул. Менә бу туры юлдан барганнар нурга күмелә... Көн дә күрәм. Улым да шул юлдан кайтмасмы дип көтәм, аны да нурга күмәсем килә. Зинһар, кешегә сөйли күрмәгез, яме... Бүтәннәрне юри туктатам. Әй, юри сөйләндереп торам шунда. Әйдә, түгәрәк кояшта нурга күмелеп калсыннар, дим. Тормыш бит үзе бер дә түгәрәк түгел. Түгәрәк булсын, дип, и телисең, и телисең. Өчпочмаклыга әйләнә дә тора ул... Әле мәхәббәте, әле михнәте-хыянәте, әле дуңгыз мае, аракысы почмак ясап төртергә генә тора. Чын-чын... — Әсматтәй, ниһаять, бераз һушына кайткандай булды. Әле килененә, әле улына күңелендәге бар яратуын бирергә теләгәндәй, якын итеп карады. — Дөнья нурын да, тормышның өчпочмакланган вакытларын да үзем күрдем, балакайларым. Шул бер почмактан икенче почмакка и бәргәләнәсең, и тулганасың... Кояш кына түгәрәк. Нурлы түгәрәк, улым...
Әсматтәйнең тавышы өзелде. Ир белән хатын бер-берсенә карап сүзсез генә аңлаштылар да, икәүләп әниләрен өйгә күтәреп алып кереп киттеләр.
Икенче көнне хат ташучы Әнисә Зифаларның капка төбендә тукталды.
—Кем уйлаган, кичә генә сөйләшеп тордым бит, — диде ул, яшьләнгән күз төбен сөртеп.
Зифа әби:
—И-и-и, әйтмә дә... Барыбызга да шунда барасы, — дип авыр сулап алгач, сүзен дәвам итте: — Улын танымаган, үләр алдыннан акылын җуйган, ди. Безнең килен шунда булган.
— Китсәнә, ишетмәгән идем, Зифа апа... Ул миннән мәхәббәт хаты сорады. Мәхәббәт хаты укый алмый гомер үтте, диде. Шул саташа башлавы булды микәнни? Мин аны шаярта гына дип торам. Шаян сүзгә кесәгә керми торган карчык иде бит, — дип, чынлап торып аптырады Әнисә. Әмма аннары мәрхүм әнисенең ахирәт дусты турында шулай шикле сүзләр сөйләнеп торуга әллә нинди бер юньсезлек эшләгәндәй кыенсынып китте: — Юктыр, юктыр, Зифа ана. Әсматтәй төсле матур кеше авылда юк иде. Карт кешенең уйлары чуалмый тормый инде ул. Бик матур яшәде, бик матур килеш китте дә...
Зифа аны ахырга кадәр тыңлап тормыйча, олыгая барган саен еш кабатлый башлаган гадәтен — кулын селтәүне дә онытып, капкасын ачты.
...Кояшка инде бераз сүрелергә вакыт җитеп килә. Аннары авыл артындагы басуга гына тәгәрисе кала. Көндәгечә авыл урамы кичке шәфәкъ нурына күмелер. Әсматтәйнең «тормыш иптәше» белән бергә капка төбендәге эскәмия дә...