СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Кәҗә белән сарык”

Бервакыт бер кеше кәҗә белән сарык алган. Кыш көне моның хайваннары яши торган урыны бик салкын булган. Шуңа күрә кәҗә сарыкка аркасын терәп ята да икән, бик әйбәт җылынып йоклый икән. Шунда кәҗә сарыкка әйтә, ди:
— Сарык агай, кил, без синең белән дус булыйк. Мин сине беркайчан сөзмәм дә, аерым йөртмәм дә. Шулай дус кына җәен дә, кышын да яшәрбез. Көтүдә дә бергә-бергә йөрербез,— ди.
Сарык та моңа бик риза була. Бу ике дус кыш көнен шулай бик тату гына үткәрәләр.
Кыш үтә, яз килеп җитә. Хуҗалары боларны көтүгә җибәрә. Җәйнең матур, җылы көннәре дә килеп җитә. Шул вакыт кәҗә сарык белән дус булганын оныта.
Көтүдә кәҗәнең тигез җирдә генә йөрмәвен һәркем белә. Шулай беркөн сарык елга читендә үлән ашый икән. Моның өстенә елга ярыннан туфраклар коела башлый. Шунда сарык башын күтәрә дә:
— Кем анда яр башыннан минем өскә туфраклар коя?— ди.
Тегеннән яр башыннан:
— Мин, кәҗә морзаң,— дип кенә җавап бирә кәҗә.
Йортка кич кунарга кайткач та, кәҗә йорт уртасына ята да янына сарык килә башласа:
— Минем яныма килмә, синнән ис килә,— ди, сарыкны якын да җибәрми.
Җылы, матур көннәрнең үткәнен кәҗә сизми дә кала. Суык кыш та килеп җитә. Шунда инде кәҗә оятыннан сарык янына җылынырга килми, абзарның караңгы почмагына кысыла да салкыннан дерелдәп ята.
Сарык моның тавышын ишетә дә:
— Кем анда караңгы почмакта дерелди?— дип сорый.
— Кәҗә мескенең,— дип кенә җавап бирә кәҗә.
Сарык моңа:
— Яныма яткызыр идем дә, минем яннан ис килә шул,— ди дә йортка чыгып, ап-ак кар өстенә ята.
2024-01-23 08:22