СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәубанова "Чеби белән Тукран"

Булган, ди, бер Тавык. Җыйган, ди, бу чеби чыгарырга йомырка. Шунда бер йомыркага урын җитмәгән дә йомырка читкә тәгәрәгән. Тавык исә аның тәгәрәгәнен сизмәгән.
Ә йомырка эчендә Чеби йокымсырап яткан. Ул әле би-ик кечкенә булган. Шунлыктан аңа үзе яшәгән йомырка эче зур булып тоелган. Ул аның иге-чиген табарга көн тырышкан, төн тырышкан, әмма барыбер таба алмаган. Шулай итеп, Чеби дөньяның чиксез икәнлеген аңлаган һәм, бу ачыштан бик тә канәгать булып, ай үсәсен көн үсә башлаган, ди.
Көннәрдән беркөнне оясыннан егылып төшкән Тукран баласы йомырканы шакыган, ди.
— Тук-тук, Чебикәй, багалмакай, зинһар, үз яныңа керт, — дигән ул.
Чеби куанып риза булган, бергә-бергә күңеллерәк булыр дип уйлаган. Тотынганнар болар ишек уярга. Тукран тыштан тукылдата, Чеби эчтән чукый, ди. Азаплана торгач, йомырка ярылып та киткән. Инде аның ике җанны сыйдырырлык түгел, бер Чебигә өй булырлык та рәвеше калмаган. «Нишләргә?» — дип аптырашып торганда агач башыннан Әни-Тукран очып төшкән, оясын калдырып, Тавык йөгереп килгән. Әниләр улларын канат астына алып җылытканнар. Шуннан соң Тавык нәни Тукранга рәхмәт әйткән: «Минем Чебиемә чыгарга булыштың, зур булып, акыллы булып үс!» — дигән.
«Мин бит аны чыгармакчы түгел идем, мин бит үзем йомыркага кермәкче идем...» — дип аптыраган Тукран.
«Әле ярый йомырка ватылган, монда бигрәк матур, бигрәк рәхәт!» — дип сөенгән Чеби.
Шуның белән әкият тә беткән.