СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Батулла “Өч дус”

Әмзәр Осланов җырчы булырга хыяллана иде. Җырчылар дан яулый, аларны алкышлыйлар, аларга хөрмәт. Ләкин аның тавышы да, ишетү сәләте дә чамалы иде. Шулай булса да, тора-бара тавышы ачылмасмы дип, аны училищега шартлы рәвештә генә алдылар. Сыйныфташлары җырлый, яхшы билгеләр алалар, ләкин Әмзәр, бичара, бүрттерә алмый. Башкалар җиңел җырлый, рәхәт җырлый, ни өчендер Әмзәрнең эше бармый. Бер ел укыгач, укытучылары да, комиссиядәгеләр дә Әмзәргә бу өлкәдән китәргә киңәш иттеләр. Башка һөнәр сайла, диделәр. Әмзәрнең укытучыларга булган нәфрәте кып-кызыл булып чыраена чыккан иде. Һөнәри дәресләрнең барысыннан да «ике»ле алгач, аны ике дусты Мәхмәт Хәшәпов, Бостам Гарипов белән училищедан чыгардылар. Ул театрга да кереп карады, баш режиссер аңа:
- Хатыныңа кычкырырга тавышың юк, син ничек сәхнәдә уйнамак буламсың? - диде.
Әмзәр режиссерны да җене сөймәс булды. Әмзәр үзен бик сәләтле саный иде. һәр тәнкыйтьләгән кеше аның кан дошманына әверелә барды.
Ни хикмәттер, аның мәхәббәт кишәрлегендә дә уңышлары булмады. Бу да аның кимчелекле ягы булып, монда да ул кызлары күп булган егетләрдән көнләшеп, аларга нәфрәтле булып яши килде.
Училищедан, театрдан куылган көннәрдә ялгызлыктан, уңышсызлыктан тинтерәп йөргәндә, Әмзәрнең абзар сымак, салкын дымлы бүлмәсендә могҗиза булып алды. Ач карынга йокларга гына яткан иде, бүлмәдә бер кыз пәйда булды.
Озын-мәһабәт егетләрнең гүзәл кызларны култыклап, көлешә-көлешә, рестораннарга, кино-театрларга кереп киткәннәрен күреп: нигә ул кыз минеке түгел? Нигә ул аның кызы дип, Әмзәр өзгәләнә иде.
Үз каршында эчке күлмәкчән генә гүзәлләр гүзәле басып торганын күргәч, Әмзәр беләген тешләде, беләк авырта иде:
- Юк, Әмзәркәй, син төшеңдә түгел! - диде, зеңгеләп торган матур тавышлы кыз. - Син өнеңдә! Мин синең күңелсез тормышыңны бизәр өчен килдем.
Әмзәр нидер әйтергә теләде, теле әйләнмде, аның авызыннан бары тик:
- Мүъ-мы-мүъ, - кебек мүкелдәү генә килеп чыкты.
Ул арада гүзәлкәй Әмзәрнең җылынып та бетмәгән юрганы астына шуды. Әмзәрнең каушавы шулкадәр куәтле иде ки, ул берни дә эшли алмады.
- Борчылма, Әмзәркәй! Башта шулай була ул! Күнегерсең! - диде кыз.
Чыннан да, тора-бара атнага ике тапкыр очрашканда, алар бер берсенә нык ияләшеп өлгергән иде.
- Яз син, Ослан! - диде бер кичне кыз. - Синең каләмең бар. Син әнә теге атаклы артист турында тәнкыйть яз! Халык артисты, имеш, Дәүләт бүләгенә ия, имеш. Кулларын кая куярга белми бит ул... Әнә син теге мәшһүр музыкант турында яз! Аның теге симфониясе плагиат бит!
Кыз Әмзәрнең укралы битен үбеп алды.
- Тыңла, Әмзәрчегем! - диде гүзәлкәй. - Син язган җәнҗаллы мәкаләләр астында Әмзәр Осланов исеме тора. Аһ, ничек шәп яңгырый: Әм-зәр-р Осланов! Кабатлале!
Бичара Әмзәрнең куанычтан йөзе тимгел-тимгел булды, аның иреннәре мәмнүният белән мүкелди башлады:
- Мүъ-мы-мүкъ!
- Кабатла! - диде кыз.
Булачак сәнгать белгече аягүрә басып, үз исемен кабатлый башлады:
-Әзмәр-р Осланов! Әмзәр-р Осланов! Әмзәр-р Осланов!
- Шәп! - дип кул чәбәкләде кыз. - Хәзер дөнья шартлаткыч мәкаләләрне язасы гына калды. Осланнан да чыксын бер даһи!
Дөрестән дә, Әмзәр Ослановның мәкаләләрен бик еш баса башладылар, аның тәнкыйтьләре гауга куптарды. Әмзәр дан казанды. Ул гына түгел аның ике дусты Мәхмәт Хәшәпов белән Бостам Гарипов та матбугат яулады. Алар язган сүгү мәкаләләре матбугатны туфандай каплады. Кемгә кирәк ул? һич аңлап булмый иде. Матбугат ирегеме бу?! Ачык хәбәрдарлыкмы?! Әллә эт-баш, сыер-аякмы?
Тәнкыйтьләнгән атаклы кешеләргә:
- Судка тарт син аларны! - диделәр.
Ләкин атаклыларның шул нәҗесләрнең нәҗесе белән нәҗесләнеп торасылары килмәде. Атаклылар турында ялган һаман тарала торды.
Әмзәр яхшы фатирга тиенеп алды. Язу өстәле дә, йокы бүлмәсе дә, ваннасы да - бар да бар. Гүзәл хатын шушы матур фатирда атнага ике тапкыр йорт яме булып китә.
Менә кайда Әмзәрнең талантлы ачылды. Сәнгать белгечедәй, ул музыкантларны, җырчыларны, артист-режиссерларны тәнкыйть утына тота башлады.
Музыка, театр сәнгатенә керә аямаганнарны киң күңелле әдәбият үз канаты астына алды.
Аның дусты Мәхмәт Хәшәпов исә аннан да арттырып, халык каһарманнары турында яман сүз тарата, аларны төрлечә мыскыллый, шуннан тәм таба иде. Язучы булып карап та язучы чыкмагач, журналист булып та журналист чыкмагач, ул да кара тәнкыйть өлкәсендә канат җәйде.
Өченче дус Бостам Гарипов шөһрәт казанган шәхесләргә астан да, өстән дә ябырыла, аларның абруйларын какшатырга тырыша иде. Шунысы гаҗәп, бу өч дус тәнкыйтьләгән атаклы кешеләр турындагы бөһтанны, булганын-булмаганын да гәзитләр рәхәтләнеп бастыра, гуагалы дан казанмак булып, күп тираж җыймак булып маташа. Юкса, гәзитчеләр атаклылар турындагы бу җыен юк-барның дөрес түгеллеген дә белә, аларга сенсация кирәк. Әмзәрнең дә нәселсез, кимсенүле кеше икәнен, Мәхмәтнең дә бабасы башы белән ташка екканы аркасында, сәеррәк булып үскәне, Бостам Гариповның да бала чактан ук «уйнаш баласы», «җилдән туган» дигән сүзләргә үч итеп, ата-аналы яшьтәшләренә нәфрәтле булып үсүе, аларның бүгенге «иҗаты» асылында ята икәнен берәү дә белмәде. Алар үзләре бу турыда уйламый, белми иде шикелле. Кимчелек чире мескенлекне уята, мескенлек көнчелекне кузгата, көнчелек кеше данына кызыгуны арттыра, дан яуларга мөмкинлеге булмагач, андыйлар үч юлына баса. Үч алам, башкаларга зыян салам, дигән фикер аларның башына да килми, алар мин дөресен сөйлим, халыкка хезмәт итәм, гаделлекне яклыйм дип, куанып яши. Мескенлек чире ялган бөеклеккә китереп чыгара. Ялган бөеклек паранойяның төбендә ята.
Тарихка кереп калыр өчен, Артемиданың изге храмын яндырган Герострат кебек, болар да мәшһүрләрне сүгеп дан казанмакчы.
Әмзәрнең башкалар алдында гүзәл хатыны белән мактанасы килә иде. Ләкин хатын каршы торды.
- Юк, әфәндем Осланов, - диде гүзәлбикә. - Мин синең белән беркая да бармам, беркем дә безне бергә күрергә тиеш түгел.
Сүз шунда төкәнде. Әмзәр тулысы белән бу хатынның ихтыярына буйсынган иде. Каршы килсә, кыз китәр, аны ташлар, дип курыкты. Ләкин Әмзәрнең дусларына гына булса да серне чишәсе килә иде.
Көннәрдән бер көнне алар яңа гына олы гәзиттә басылып чыккан мәкаләне юып утыра иде, Әмзәр мекелдәргә тотынды, аннан соң сүз башлады:
- Мүъ-мы-мүъ, мин өйләндем бит, егетләр! - диде.
- Кит аннан! - диде ике дус. - Булмас ла.
Әмзәр төнге маҗаралары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тегеләр дә өйләнгән булып, хатыннарын кеше арасына чыгармыйча, өйдә генә тота икән. Барысының да хатыннарын бер-берсенә күрсәтәсе, мактанасы килә иде.
Болай килештеләр. Ике дус Әмзәрнең бүлмәсендә яшеренеп торада, Әмзәрнең хатынын күрә, шуннан, алар Мәхмәтнең дә, Бостамның да хатыннарын чиратлап күрәчәкләр.
Әзмәр ике дустын тәрәзә пәрдәләре артына качырып куйды. Менә бер заман төнгә каршы бүлмәдә гүзәлләр гүзәле пәйда булды. Кыз чишенеп, Әмзәрнең юрганын ачкан гына иде, качкан урыныннан Бостам атылып чыкты да:
- Бу бит минем хатын! - дип кычкырды.
- Ул минем хатын! - дип акырып, Мәхмәт тәрәзә төбеннән сикереп төште.
Ул арада гүзәлләр гүзәле җыланга әверелеп юкка чыкты.
Зур ут кабынды. Әмзәр Осланов, Мәхмәт Хәшәпов, Бостам Гарипов, тораташ булып, бер-берсенә карап катканнар иде.
Иң беренче Бостан айныды:
- Атнага ике көнгә килә торган хатыным, сезнең икегезгә дә икешәр көн йөргән булып чыгамыни? - диде.
- Шулай булып чыга! - диде Мәхмәт. - Мин аны гына сөя идем.
- Ул да мине генә сөя иде кебек! - диде Әмзәр. - Ул миңа кайсы артистны, кайсы язучыны, кайсы композиторны хурлап язарга әйтеп тора иде. Мин кул гына куям!
Хәшәпов белән Гарипов та нәкъ шулай язганнар.
- Хәзер кем икәнен аңладыгызмы гүзәлкәйнең? - диде Мәхмәт.
- Ул юха җылан булган! - диде Әмзәр.
- Атнага алты көн эшләп, бер көн ял иткәч, димәк, ул ниндидер кантурда хезмәт итә! - диде Бостам Гарипов.
- Тик кайсы кантурда? - диде Әмзәр.
Күпме генә көтсәләр дә гүзәлләр гүзәле кабат берсенә дә килмәде. Өчесенең дә каләме ташка төртелде. Гәзитләр аларның мәкаләләрен кире бора тордылар. Шулай итеп, алар эш уңмас тәнкыйтьче кисәкләре булып калды.
Тора бара Мәхмәт Хәшәпов эчкегә бирелде, эчте эчте дә, эче янып «иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун» булды.
Бостам Гарипов тилеләр йортына эләкте.
Әмзәр Осланов исә һаман мүкелдәп йөри, редакциядән редакциягә керә, шигырь китерә, мәкалә кертә, ләкин редакция хезмәткәрләре әдәпле генә аның «әсәрләрен» кире бора торалар.
Кире кагылган мәкаләсен алып, Әмзәр Осланов ачуыннан кызарып-бүртеп:
- Мүъ-мы-мүъ, сез чын талантны аңламыйсыз шул! - дип мүкелдәп чыгып китә.
Теге кантурдан юха җылан тагын аның янына килмәс, дип кем кистереп әйтә ала?