СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рөстәм Галиуллин "Мин беренче"

Әниләр көнен бакчага йөрүче балалар көтеп алдылар һәм әниләренә концерт номерлары күрсәтергә әзерләнделәр. Аеруча биш яшьлек тиктормас, шук Рөстәм бик шат иде. Ник дисәң, ул хорда җырлаячак! Тәрбияче апалары:
—Кая барма, гел синең тавышың ишетелә. Менә хорда җырлап кара әле, — дигәч, түбәсе күккә тигәндәй булды малайның.
...Аларның җыры иң соңыннан иде. Дулкынланып йөргән Рөстәм тыңлаучылар арасында әнисен күргәч тынычланып китте.
Баянчы Нәфисә апалары аккорд бирде дә уйный башлады. Аңа уннан артык бала кушылып, әниләргә багышланган җыр суздылар. Рөстәм аеруча нык тырышты, әнием ишетсен дип бар көченә җырлады.
Бирелеп тыңлап утырган Зөлфия апага күршесе:
—Карале, кем баласы соң анда бар көченә акыра? Үзе башкалардан берничә сүзгә алда да бара! — дип әйткәч, аның Рөстәм икәнен таныды ул.
Чыннан да, аның тавышы аермачык булып ишетелеп тора, һәм калганнар белән тигез җырламый да иде. Ул арада җыр тәмамланды. Дулкынланган, күзләреннән очкын чәчелгән Рөстәм әнисе янына йөгереп килде дә, барысына да ишетелерлек итеп:
—Әни, ишеттеңме, мин беренче җырлап бетердем! — диде.
Зөлфия апа ни көләргә, ни мактарга белми аптырап калды...